Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения





НазваниеПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения
страница9/40
Дата публикации01.08.2015
Размер4.59 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > География > Основная образовательная программа
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   40

«3» — диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

«2» — диктантта 6 — 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтелмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.

Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тап¬кыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Билге

Хаталар саны

II

III

IV

“5”

Хаталар юк, 1 төгәлсезлек

хаталар юк

хаталар юк

“4”

1-2 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

“3”

3 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

“2”

4 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

«5» — биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4» — кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3» — билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дерес үтәлгән.

«2» — материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме — II сыйныф — 8 —10 сүз, III сыйныф— 10—12 сүз, IV сыйныф —12 — 15 сүз.

Бәяләү нормалары

«5» — хатасыз эш.

«4» — 1 хата, 1 төзәтү.

«3» — 2 хата, 1 төзәтү.

«2» — 3 — 4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 — 20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме III — IV сыйныфларда 0,5 биттен 1 биткә кадәр; бу якынча III сыйныфта 9—10 җөмлә (50 — 60 сүз), IV сыйныфта 11 — 12 җөмлә (70 — 80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар баш-кара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.

II — IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәй-ләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложение- дә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы.1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 — 2 төзәтү бар.

«4» — автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1—2 төзәтү бар.

«3» — автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда. эзлеклелек юк, 2 — 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмас¬ка тиеш. 3 — 5 орфографик, 1 — 2 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.

«2» — темага туры килсә дә, автор текстын¬нан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эч¬тәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны — 6 һәм анннан да артык, 3 — 4 пунктуа¬цион хата, 3 — 5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.

Укыту-методик комплекс:

  1. Абдрәхимова Я. Х. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф, Казан, “Мәгариф” 2008

  2. Ахиярова М. Җ., Мияссарова И. Х. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009


СОДЕРЖАНИЕ ПРОГРАММЫ по литературному чтению ( тат).
Әдәби укудан белем бирүнең максаты:

- татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру һәм әдәби әсәрләр өйрәнү аша дөньяны танып белү күнекмәләре формалаштыру.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

  1. әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

  2. баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

  3. төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

  4. яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

  5. әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

  6. әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

  7. укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

  8. әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү;


Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Фольклор әсәрләре язу барлыкка килгәнчегә кадәрге халык тормышын чагылдырырга сәләтле, шулай ук алар кеше һәм табигатъ арасындагы бәйләнешне күзалларга да мөмкинлек бирә.

Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә. Халык авыз иҗаты жанрлары барлык халыкларда да охшаш була.

Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Әдәбият курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытучының төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр

Тыңлау (аудирование)

Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә.

Уку. Кычкырып уку

Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.

Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү.

Эчтән уку

Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.

Төрле стильдәге текстлар белән эш

Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу.

Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.

Библиографик культура

Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Россиядә һәм татарларда беренче китаплар, аларның басыла башлау тарихы турында гомуми күзаллау. Уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китапта бирелгән мәгълүмат төрен ачыклау: фәнни, әдәби (тышкы билгеләренә һәм анда бирелгән белешмә-иллюстратив материал). Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия).

Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү.

Әдәби әсәр тексты белән эш

Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча, әсәрнең лексик үзенчәлекләрен истә тотып, эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү.

Сәнгатьлелек тудыру чараларын кулланып, бирелгән тексттагы геройга характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Текстны анализлау барышында автор билгеләмәләре, геройның исеме аша авторның аңа мөнәсәбәтен ачыклау. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша бирү.

Әдәби әсәр эчтәлеген сөйләүнең төрләрен (тулы, сайлап, кыскача – төп фикерне әйтү) үзләштерү.

Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәрбер өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, тексттагы җөмләләрне атау, сорау җөмлә яки үзләре теләгән форма кулланып, план төзү.

Бирелгән өзек эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлау), вакыйга буенча урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып).

Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру.

Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш

Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Риваять, легенда, мәсәл, миф, санамыш, әкият, тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, бәет кебек әсәрләрнең гомуми үзенчәлекләен аңлау. Текстларга гади анализ алымнары белән таныштыру; сәбәп һәм нәтиҗә бердәмлеген ачыклау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Текстны кабат укыганда эшчәнлек алгоритмын төзү. Терәк сүзләр, модель, схемаларга таянып, текстны кабат күздән кичерү. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне билгеләү).
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   40

Похожие:

Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа начального...
Единство этих программ образует завершенную систему обеспечения жизнедеятельности, функционирования и развития конкретного образовательного...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Стандарта), утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373 и примерной...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28»
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Примерная основная образовательная программа начального общего образования муниципального образовательного учреждения


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск