Скачать 5.59 Mb.
|
Әзерлек чоры ахырына балалар: 1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;. 2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр. Язу (4 сәг.) Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә. Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру. График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү. Әзерлек чоры ахырына балалар: 1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;. 2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза Әлифба чоры (78 сәгать) Уку (39 сәг.) Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау. Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү. Парсыз сонор тартык авазлар [м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү. Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү. Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы. Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү. Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар). Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру. Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья) ь билгесе куелуын аңлатыла). Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку. Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. (Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.) Парсыз тарлык авазлар Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Әлифба чорының ахырына балалар: 1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен; - сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын; - сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен; - сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен; - сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын; - әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген; элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын; - һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш. 2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә; - анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана; - сүзне иҗекләргә бүлә; - схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый; - схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый; - сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә; - элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый; - аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала; - билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза; - иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти; - тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта; - күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза; - бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр. Язу (39 сәг.) Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру. Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү. Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү. Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү. Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре. Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре. Әлифба чорының ахырына балалар: 1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен; - сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын; - сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен; - сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен; - сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын; - әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген; элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын; - һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш. 2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә; - анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана; - сүзне иҗекләргә бүлә; - сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә; - элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый; - аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала; - билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза; - иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти; - тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта; - күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза; - бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр. Әлифбадан соңгы чор Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу. Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү. Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары: 1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый; - татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын; - һәр хәрефнең элемент формаларын; - дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш. 2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый; - текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ; - укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә; - тыңланган текстка исем куша; - төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш. Язу Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу. Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары: - төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш. - О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу; - әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү; - тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану; - хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру; - татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр. |
Пояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования | Основная образовательная программа начального общего образования... Пояснительная записка основной образовательной программы начального общего образования | ||
Основная образовательная программа общего образования муниципального... ... | Основная образовательная программа начального общего образования... Руководитель отдела образования и по делам молодежи администрации Куженерского муниципального района | ||
Приказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа... Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения | Основная образовательная программа начального общего образования... Образовательная программа в соответствии с требованиями фгос содержит следующие разделы | ||
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «основная общеобразовательная школа №108» | Основная образовательная программа начального общего образования... Муниципальное казённое общеобразовательное учреждение «ложкинская основная общеобразовательная школа» | ||
Основная образовательная программа начального общего образования... На педагогическом совете мкоу «Уразметьевская основная общеобразовательная школа» | Основная Образовательная программа начального общего образования... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования | ||
Основная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная... | Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Пояснительная записка | ||
Пояснительная записка Основная образовательная программа начального... Программа духовно-нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования | Пояснительная записка Основная образовательная программа начального... Программа духовно-нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования | ||
Образовательная программа основного общего образования Муниципального... «Тахталинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района | Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа... Директор мбоу «Среднепшалымская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района рт |