Скачать 5.59 Mb.
|
ТАТАР ТЕЛЕ. 1 СЫЙНЫФ. Ч.М.Харисова, И.Х.Мияссарова. Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү), язу. Алфавит буенча урыннарын белү. Авазлар һәм хәрефләр. Сузык әм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларның калынлыкта һәм нечкәлектә ярашуы. Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан – юлга күчерү.Сүзне тиешле басым белән әйтү(уку). Яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торгаг хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Предмет атамасын белдергән сүзләр – исем белән таныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү, уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы. Исемнәр янында куллана торган ярдәмлек сүзләр – бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән таныштыру. Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сәзләр-фигылләр белән таныштыру. Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре(җөмлә, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф)Анда сүзнең кем ? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү.Төрле интонаия белән әйтелгән җөмләләрдән соң тыныш билгеләре. Әзер текстан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү. Аерым темалардагы сүзләр һәм сүзтезмәләр, җөмләр төзү, сорауларга җавап бирү, 3-4 җөмләдән торган бәйләнешле сөйләм оештыру. Рәсемнәргә карап, сораулар бирү һәм аларга җавап кайтару, рәсем буенча кечкенә хикәяләр төзергә өйрәнү. Шигыр мәкал, әйтем һәм табышмаклар ятлау.Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгат иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ.б. очракларда). ӘДӘБИ УКУ. 1 СЫЙНЫФ. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау. Кече жанр әсәрләре: бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәләе һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Әсәрнең эмоциональ тоны Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыгында эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, твыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар. Әдәби сәнгатьлелек чаралары Текстларны анализлаганда, сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау, рифма, ритм төшенчәсен бирү. Әдәби жанр. Жанр турында гомуми кузаллау булдыру. Хикәя Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып таный белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә.Рифма белән танышу, аны таба һәм куллана белергә күнектерү. Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлек битеннән кирәкле әсәрне тизгенә эзләп таба белү. Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү.Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре белән укырга өйрәтү. 1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр: Әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү; Текст эчтәлеген аңлау; Проза һәм шигьри әсәрләрне аера белү; Фольклор әсәрләрен аера белү (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.); Текстагы кабатлау, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану; Бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу 4 Татар теле Укыту- тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләрне ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе – туган тел үзгәреәсез, универсаль чара булып кала.гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгьрифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә.Телмилләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәлектә һәм мохиттә катнашып,аралашып тәрбияләнә, аң- белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфаллары булдыра. Шәхес- тел һәм мәдәнтят бейләнеше үзәге, шуңа күрә телдә гәүдәләндерелгән шәхес турында гына сүз алып барырга мөмкин.Бала тел аша тирә-якны өйрәнә һәм үзенбашкалар арсында таныта.Халык үзфәлсәфәсендә телнең әһәмиятен бик төгәл бәяләнгән:”Халык бар,- димәк, кеше”. Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеаларыны китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга,иҗади сәләтләрен үстерегә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерегә тиеш. Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү-аның өчен табигый хәл.Башлангыч мәктәпнең бурычы-укучылырны ана телен төшенеп, аңлап,закончылыкларына таянып һәм сөйләп ситуаөияләрне туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәлегенең барлык төрлшрен дә үстерегә кирәк.Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлеш итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычланы хәл итүгә юнәлтелә:
Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлеше итеп, балаларның актив эшчәлегенә таянып оештырырга кирәк.Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә: -сөйләмне, текстны тикшереп,өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә; - укучылар үзләре “ачкан” кагыйдәне, төшенчәне,эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр; -дәреслекләргә таянып,укучылар тарафыннан ясалганачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә; - тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткүрелә. Эшнең шундый эзлеклелектә оештырылыу телне аңлауда эчтәлектән формага мөмкинлке ача, икенсе төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуциясендә әйтеләгене аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзегә салмак кучеш ясарга мөмкинлек бирә. Башлангыч сыйныф укучыларының белем , осталык һәм күнекмәлеренә төп таләпләр: Укучылар төбәндәгене белергә тиешләр:
Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиешләр: -аваз һәм хәреф; - сузык һәм тиартык авазлар; - калын һәм нечкә сузыклар; - яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз тартыклар; - исем, сыйфат ,фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә; - Тамыр йәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар; - җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре; - җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре( төрләгә бүлмичә); - җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы; - тиңдәш кисәкле җөмләләр. Укучыларда түбәндәге эш осталыклары булырга тиеш:
Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:
Белем бирүнең эчтәлеге. Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү. Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану. Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү. Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Аңлатма язуы 1 класс Эш программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды һәм С. Г. Вагыйзов һәм Р. Х. Ягъфәрованың “ Башлангыч гомуми белем бирү программалары ”на нигезләнеп төзелде. Татар теле укытуның максатлары: Укырга-язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру һәм ныгыту. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, язганда, иҗекләп, юлдан юлга күчерү. Язу күнекмәләрен шомарту. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү. Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын ныгыту. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр һәм кечкенә җөмләләр язу. Кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннары алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый), сүзләп күчере язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзегән җөмләләрне ишетеп язу. Э, о, ө, й, е, ю, я хәрефләрен, йо, йә кушылмаларын, кеше исем- фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәреф белән язу. Җөмлә ахырында нокта кую. Билгеле бер темага (әнигә булышу, су коену, җиләккә бару чана шуу, бакчада эшләү) һәм рәсемнәргә карата җөмләлә уйлау; сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенч укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хикәяләр төзү. Укучыларның укырга кергәндә белем күнекмәләре Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү-аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы-укучыларны ана теленә төшенеп, аңлап,закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Балалар укырга кергәндә хәрефләрне танып, басмача аларны яза беләләр . 2 укучы да басмача исемнәрен яза алалар иде . Төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләрнең эчтәлеге. Язарга өйрәнү – 44 сәг. Татар теле - 22 сәг Сөйләм, җөмлә, сүз. Иҗекләр. Авазлар һәм хәрефләр. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү. Сүз төркемнәре. Җәмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сөйләм төзү. Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр Укучылар түбәндәгене белергә тиешләр:
- сүз тезмә билгеләре. Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш: - аваз һәм хәреф - сузык һәм тартык авазлар - калын һәм нечкә сузыклар - яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар - исем,сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә; - җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләре. Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш: - сүзләрне иҗеккә бүлү; - сүздә аваз һәм хәреф саны чагыштыру; - алфавитны кулана белү: - сүзләрне юлдан юлга күчерү. - өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү. Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә: - җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф; - сүзләрдә о-ы, ө-е сузыклары; - ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр; - кушма һәм парлы сүзләр. Эш программасы атнага 2 сәгать, елына 66 сәгатьтән исәпләнгән. 33 эш атнасы. Программага үзгәрешләр кертелмәде. Педагогик технологияләр Информацион. Сәламәтлекне саклау. Уен элементлары. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата: Татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары:
|
Пояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования | Основная образовательная программа начального общего образования... Пояснительная записка основной образовательной программы начального общего образования | ||
Основная образовательная программа общего образования муниципального... ... | Основная образовательная программа начального общего образования... Руководитель отдела образования и по делам молодежи администрации Куженерского муниципального района | ||
Приказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа... Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения | Основная образовательная программа начального общего образования... Образовательная программа в соответствии с требованиями фгос содержит следующие разделы | ||
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «основная общеобразовательная школа №108» | Основная образовательная программа начального общего образования... Муниципальное казённое общеобразовательное учреждение «ложкинская основная общеобразовательная школа» | ||
Основная образовательная программа начального общего образования... На педагогическом совете мкоу «Уразметьевская основная общеобразовательная школа» | Основная Образовательная программа начального общего образования... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования | ||
Основная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная... | Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Пояснительная записка | ||
Пояснительная записка Основная образовательная программа начального... Программа духовно-нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования | Пояснительная записка Основная образовательная программа начального... Программа духовно-нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования | ||
Образовательная программа основного общего образования Муниципального... «Тахталинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района | Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа... Директор мбоу «Среднепшалымская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района рт |