ОБЯЗАТЕЛЬНЫЙ МИНИМУМ СОДЕРЖАНИЯ ОСНОВНЫХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ПРОГРАММ по татарской литературе 1 баскыч
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
• татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;
өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;
әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;
текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга;
автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;
әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1^1 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
• аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән - 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә; ;
• тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;
1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;
текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;
• изложение, диктант яза алырга;
автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;
• бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;
• халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
• әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;
• текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;
китап сайлау нечкәлекләре турында;
төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;
балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:
әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат (уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын (төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;
әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку, хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү;
укучыларда . әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;
укучының үзенә бәя бирә белүенә,үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү.
2 баскыч
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
текстларны әрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне
тану;
• әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;
татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
• язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:
әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, турлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.
3 баскыч
Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белергә;
мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзалларга;
әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализларга һәм шәрехләргә;
әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерергә, аңлатырга;
классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белергә;
әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белергә (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар - чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре);
• татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булырга тиеш.
Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;
изложение һәм өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән темага сочинение язу;
тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү;
язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү;
әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;
татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу өчен кирәкле;
әдәбияттагы «үтәли» һәм «мәңгелек» проблемаларны ачыклый торган;
сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү өчен кирәкле;
татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбияты мәйданындагы урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итүче.
Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:
сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү, әдәбиятның сәнгать төре буларак үзенчәлекләрен тулырак ачыклау;
әдәбиятны татар теле белән бәйләп, чор әдәбияты стиле, иҗат юнәлешләре стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын анализларга күнектерү; татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбиятлары мәйданындагы урынын, дәрәҗәсен билгеләү;
әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, әдәбиятны чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзаллау формалаштыру.
Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;
матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау; укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру;
әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
3. Гомуми белем бирүнең эчтәлеге (фундаменталь төш)
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе (1 нче баскыч - I-IV сыйныфлар)
Халык иҗат иткән әкиятләр: «Өч кыз», «Зөһрә кыз», «Наян төлке», «Камыр батыр». «Сак-Сок» бәете*'. Җ.Тәрҗеманов. «Тукран малае Шуктуган» әкияте. Дәрдемәнд хикәятләре*: «Кояш нурлары», «Богдай», «Гали». А.Алиш әкиятләре: «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Чукмар белән Тукмар».
Г.Сабитов хикәяләре: «Чүкеч», «Тәүге соклану»*, «Тәүге шатлык»*, «Тәүге батырлык»*.
Ф.Яруллин шигырләре: «Гайни», «Туган ягы кирәк кешегә». Н.Әхмәдиев. «Ана»*, «Тәрбияле малай» хикәяләре.
Г.Тукай шигырьләре: «Туган тел», «Сабыйга»*, «Җир йокысы»*, «Бәхетле бала»*, «Эш». «Су анасы»*, «Шүрәле»* поэмалары. «Исемдә калганнар»* автобиографик хикәясе. М.Гафури. «Тавык белән үрдәк» мәсәле*.
Һ.Такташ шигырьләре: «Тәүфыйклы песи», «Пи-би-бип», «Урман»*. Б.Рәхмәт шигырләре*: «Чүлмәк башлы кәҗә», «Кыш һәм кеше», «Кошлар киткәндә».
М.Җәлил шигырләре: «Карак песи», «Яз»*. Н.Исәнбәт. «Мыраубай батыр» әкиятеннән өзекләр*. Х.Туфан. «Туган тел» шигыре. З.Туфайлова. «Әни сүзе» шигыре.
Ә Бикчәнтәева шигырьләре: «Каз бәбкәләре», «Дәү әнием», «Җил сөйләшә беләме?».
Зыя Мансур шигырьләре: «Кырмыска», «Озын колак баласы елак-мылак»*. Хәй Вахит. «Наратлыдан Каенсарга...» шигыре. С.Сөләйманова. «Кем уяткан Ләйләне» шигыре.
Ш.Галиев шигырьләре: «Витаминлы хәрефләр»*, «Мактаныша малайлар», «Онытылган», «Борау»*, «Пәрәмәч»*, «Рәхмәтләр хакында». Р.Миңнуллин шигырьләре: «Югалган көн», «Саный беләм», «Дөньядагы иң зур алма»*.
Н. Фәттах. «Энҗеле үрдәк» драмасы*. Т.Миңнуллин. «Кәрлә — мәктәп баласы» комедиясе.
Гомуми төп белем бирү мәктәбе (2 нче баскыч - V-IX сыйныфлар)
Халык авыз иҗаты
Риваятьләр һәм легендалар. «Иске Казан каласы корылуы»*, «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган», «Елан тавы»* риваятьләре; «Зөһрә кыз», «Кеше гомере ничек корылган»* легендалары.
Җырлар: «Болгар иленең кызлары»*. «Пугач явы»*. «Иске кара урман». «Гөлҗамал». Кыска җырлар.
Әкиятләр: «Ак бүре»*. «Таң батыр»*. «Серле балдак». «Кәҗә белән сарык».
Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләр. Мифлар: «Су иясе»*. «Алып кешеләр». Дастаннар: «Идегәй»*.
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты Кол Гали. «Кыйссаи-Йосыф». С.Сараи. «Сөһәйл вә Гөлдерсен». XIX йөз татар әдәбияты Г.Кандалый шигырьләре: «Иген икмәк бирер икмәк». «Бу бала хәсрәте түкде...», «Бу хәсрәтләр бетәр микән?». К.Насыйри. «Әбүгалисина» повесте. М.Акъегет. «Хисаметдин менла» повесте. З.Бигиев. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы*. Ф.Халиди. «Рәдде Бичара кыз» драмасы*. Р.Фәхретдин. «Әсма, яки Гамәл вә җәза» повесте* (өзекләр).
XX йөз башы әдәбияты Ф.Әмирхан. «Хәят» повесте. «Бер хәрабәдә» хикәясе.
Дәрдемәнд шигырьләре: «Каләмгә хитап»*, «Замана»*, «Видагъ», «Җәй үтте...».
Г. Ибраһимов хикәяләре: «Яз башы».
Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай»*, «Кәҗүл читек» хикәяләре. «Алдым-бирдем» комедиясе*. Г.Камал «Беренче театр» комедиясе. Ш.Камал «Буранда» хикәясе. «Акчарлаклар» повесте*. С.Рәмиев шигырьләре: «Таң вакыты», «Сызла, күңелем», «Авыл»*.
Г.Тукай шигырьләре: «И каләм!», «Туган авыл», «Пар ат», «Туган җиремә», «Милли моңнар», «Кичке азан»*, «Ана догасы»*, «Шагыйрь»*. М.Гафури. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.
XX йөз әдәбияты
J 920-30 еллар Ф. Бурнаш. «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе. Г. Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе. «Кызыл чәчәкләр» повесте*. Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте.
Һ.Такташ шигырьләре: «Зәңгәр күзләр»*, «Алсу», «Болай ...гади җыр гына», «Мокамай».
К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Г.Исхакый. «Җан Баевич» комедиясе.
Ватан сугышы чоры әдәбияты Г.Кутуй. «Сагыну» нәсере.
Ф.Кәрим шигырьләре: «Үлем уены», «Кыр казы»*, «Сибәли дә сибәли», «Сөйләр сүзләр бик күп алар».
М.Җәлил шигырьләре: «Җырларым», «Тик булса иде ирек», «Кызыл ромашка». «Сандугач һәм чишмә» балладасы*.
Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият Х.Туфан шигырьләре: «Гөлләр инде яфрак яралар», «Киек казлар», «Чәчәкләр китерегез Тукайга»*, «Кайсыгызның кулы җылы», «Илдә ниләр бар икән».
С.Хәким шигырьләре: «Әнкәй», «һәйкәл урынында уйланулар», «Колын». Ә.Еники хикәяләре: «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Туган туфрак», «Матурлык»*.
Ф.Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте*, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.
М.Әгъләмов шигырьләре: «Китә алмыйм...», «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде».
А.Гыйләҗев. «Җомга көн кич белән» повесте*. М.Мәһдиев. «Кеше китә — җыры кала» повесте. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.
Р.Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...»*, «Вакыт»*, «Якты
моң». Кыска шигырьләр.
Н. Фәттах. «Ител суы ака торур» романы*.
И.Юзеев. «Бакчачы турында баллада» балладасы. Шигырьләре: «Сагышлы мирас», «Гасыр кичкән чакта...», «Без». «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы*. Ф.Садриев. «Таң җиле» романы*, «Кыргый алма әчесе» повесте. М.Галиев. «Алтын тотка» повесте.
Төп әдәби-теоретик төшенчәләр Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.
Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт. Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.
Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.
|