Беркетмә №1 “





НазваниеБеркетмә №1 “
страница1/61
Дата публикации27.04.2015
Размер7.85 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Психология > Документы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   61

“Татарстан Республикасы Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

Юнысова М.М.

Беркетмә №1

” август, 2014

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча

директор урынбасары:

Сафиуллина Э.Ф.

” август, 2014

“Расланды”

Директор:

Зиннәтуллин Л.Б.

Боерык №

” август , 2014

8 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Җәләлова Лилия Гомәр кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә

утырышында кабул ителде

Беркетмә № ______

“__” август, 2014
Тематик укытуны планлаштыру

Предмет – татар әдәбияты

Сыйныф – 8

Сәгать саны –70, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4сәгать


Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп язылды:

  1. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М., Казан, 2013.

  2. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре .(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы/ Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова, Казан, 2014

  1. ”Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр [Хәмитов Р.Г., Салихова Л.Ф. Фәнни мөхәррир: Пескарев В.И. төзүче: Мозаффарова М.Г.] Казан, 2014

Дәреслек: Әхмәдуллин А. Г. , Ганиева Ф. Ә. ”Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

Методик ярдәмлекләр:

  1. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.- Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. – Тулы. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.


Мин 8 нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту өчен эш программасын “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ, (Төзүче-авторлары: 5 сыйныф Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова; 6 сыйныф Ф.А.Ганиева М.Д., Гарифуллина; 7 сыйныф Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова; 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова; 9 сыйныф Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова) Казан 2014”кә нигезләнеп төзедем. Анда уку өчен бирелгән әсәрләр “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф.,Йосыпова Н.М. Казан, 2013” программасы белән туры килә. 8 нче сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 70 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлауга 2 дәрес өстәлде. Сөйләм үстерү – 8 сәгать: сочинение язу өчен – 5 сәгать, образга характеристика язу – 1 сәгать, әдәби әсәргә бәя – 2 сәгать.

Мин сайлаган программаның 14 сәгате дәреслек материалы белән туры килә. Әсәрләрне өйрәнүгә бирелгән 58 сәгатьнең 2се кабатлау итеп алынды. Казан ханлыгы чоры, XIX гасыр әдәбиятыннан үрнәкләр дәреслектә бирелмәгән, ХХ йөз башы әдәбиятыннан Һади Такташ иҗаты гына урын алган. Сугыш чоры әдәбиятын үткәндә, Фатих Кәрим иҗаты 7 нче сыйныфта өйрәнелгәнгә күрә, сәг. саны 3тән 1гә калдырылды, ә 2 сәгате дәреслектә булган Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә бирелде. Дәреслектә урын алмаган әсәрләрне өйрәнгәндә, мәктәп китапханәсендә булган әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итү, 9-11 нче сыйныфлар дәреслекләреннән файдалану максат итеп куелды.

Татар әдәбиятын укытуның максаты һәм бурычлары

Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:

  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Укучыга билгеле бер күләмдә белем бирү белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим. Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:

- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.

- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.

- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

- сүз сәнгатенең образлы табигатен;

  • әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Ф. Әмирханның, Һ. Такташның, М.Җәлилнең, Г. Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;

  • өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;

  • сүз сәнгатенең образлы асылын;

  • төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;

  • әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

  • әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;

  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;

  • әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;

  • геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;

  • сәнгатьле уку;

  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

  • сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

  • укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

  • укучының җаваплылык хисен активлаштыру;

  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.




Темалар

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәг. саны

Эш программасындагы сәг. саны

Дәрестән тыш уку

Бәйләнеш-ле сөйләм үстерү

Төп әдәбият

1

Сүз сәнгате буларак әдәбият

1

1







Дәреслек: Д.М. Абдуллина, Л.К. Хисмәтова, Ф.Х. Җәүһәрова “Әдәбият” 7 сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әбабы, ике кисәктә, Казан, Тат.китап нәшрияты, 2014

2

Урта гасыр әдәбияты. Казан ханлыгы чоры. Мөхәммәдьяр “Нәсыйхәт” шигыре.


2

2







Мөхәммәдьяр “Нуры содур”, Казан, Тат.китап нәшрияты, 1997, 309 нчы бит

3

XIX гасыр әдәбияты. Чорга кыскача тарихи күзәтү.

1

1







Х.Й. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева “Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен)” Казан, Тат.китап нәшрияты, 2012

4

Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте.

2

2




1

Х.Й. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева “Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен)” Казан, Тат.китап нәшрияты, 2012

5

XX гасыр башы әдәбияты

1

1







Дәреслек: Ф.М. Мусин,

З.Н. Хәбибуллина, Ә.М. Закирҗанов “Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен)” Казан, Тат.китап нәшрияты, 2012

6

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре

1

1










7

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

3

3




1

Габдулла Тукай. “Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар” Казан, Тат.китап нәшрияты, 1990, 11, 50, 84 нче битләр

8

Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты. «Буранда» хикәясе

2

2







З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтова “Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен)” Казан, Тат.китап нәшрияты, 2011”

9

Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗатын искә төшерү. “Бер хәрабәдә” хикәясе.

2

2




1




10

Фәтхи Борнашның тормышы һәм иҗаты. «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

4

4










11

20 – 30 нчы еллар әдәбияты. Һади Такташның «Алсу» поэмасы

2

2

1




Дәреслек: Әхмәдуллин А. Г. , Ганиева Ф. Ә. ”Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

12

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте

4

4

1

1

Дәреслек: Ф.М. Мусин,

З.Н. Хәбибуллина, Ә.М. Закирҗанов “Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен)” Казан, Тат.китап нәшрияты, 2012

13

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы

4

4




1

Мәктәп китапханәсе. “Татар драматургиясе” Сайланма пьесалар, ТаРИХ – 2003

14

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Фатих Кәрим иҗаты. “Сибәли дә сибәли” “Теләк", “Бездә яздыр”, “Газиз әнкәй” шигырьләре.

3

1







Фатих Кәрим, Шигырьләр җыентыгы

15

Муса Җәлил иҗаты. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” шигырьләре; “Сандугач һәм чишмә” балладасы.

-

2







Дәреслек: Әхмәдуллин А. Г. , Ганиева Ф. Ә. ”Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

16

17

60-80 нче еллар әдәбияты.

Гомәр Бәшировның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте.

4

4






  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   61

Добавить документ в свой блог или на сайт


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск