Каралды килешенде раслыйм





Скачать 383.55 Kb.
НазваниеКаралды килешенде раслыйм
страница1/4
Дата публикации27.05.2015
Размер383.55 Kb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Биология > Документы
  1   2   3   4


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе»

КАРАЛДЫ

КИЛЕШЕНДЕ

РАСЛЫЙМ

Фән укытучылары методик берләшмәсе утырышының 1 номерлы беркетмәсе

Мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

Мәктәп директоры

________И.М.Гиниятуллин

«28» август 2014 ел

__________Э.И.Салахова

Приказ № 46

28.08. 2014 ел

.

«28» август 2014 ел.


Эш программасы

Укыту фәненең исеме -биология

Сыйныф - 8

Уку елы – 2014-2015

Укыту планы буенча сәгатьләр саны:

Барысы 70 сәгать, атнага 2 сәгать
Планлаштыру

Биология фәне буенча эш программасы РФның 2004 елгы төп гомуми белем бирү стандартына, биология буенча якынча программага һәм мәктәпнең 2014-2015 уку елына укыту планына таянып төзелде.


Эш программасын төзеде: Гиниятуллина Дилә Раил кызы

Биологиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, Россия Федерациясе Мәгариф белем бирү Министрлыгы тарафыннан расланган “Норматив документлар җыентыгы”на нигезләнеп төзелде. Дәүләт стандарты федераль таләпләренә һәм мәктәпнең 2014-2015 уку елына укыту планына таянып төзелде.

Атнага 2сәгать, уку елына 70 сәгать.

Укыту авторлары : Д.В.Колесов, Р.Д.Маш, И.Н.Беляев ”Биология. Кеше” 8 класс Казан: Мәгариф, 2009 булган Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган дәреслек буенча алып барыла.

Электрон өйрәнү чараларыннан биологиядән дисклар, интернет- ресурслар файдаланыла.

8 сыйныф укучыларында мөстәкыйльлек күнекмәләренең булуын истә тотып дәреслек материалы үз белемеңне күтәрү, ныгытуга, эзләнү, анализлау, информацияне эшкәртә белүгә юнәлдерелгән.

Материалны үзләштерү дәрәҗәсен арттыру максатыннан , программага нигезләнеп лаборатор, практик эшләр алынган.

Укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатыннан үтелгән материалны ныгыту өчен эш дәфтәрләрендә күнегүләр, биремнәр урнаштырылган. Таблицалар, схемалар, телсез рәсемнәр белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Якынча программа укыту стандартына предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, укыту сәгатьләрен якынча бүлекләргә бүлә һәм предметара һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, укыту процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып укыту предметының бүлек һәм темаларын өйрәнүнең якынча тәртибен тәкъдим итә.

Якынча программа ике төп функция башкара:

Информацион-методик функция укыту процессында катнашучыларга укучыларны әлеге предмет җиһазлары ярдәмендә укыту, тәрбияләү һәм үстерүнең максатлары, эчтәлеге, гомуми стратегиясе турында күзаллау алырга мөмкинлек бирә.

Организацион-планлаштыручы функция укыту этапларын аеруны, укыту материалын структуралаштыруны, һәр этапта аның сыйфат һәм микъдар характеристикаларын билгеләүне алдан күрә.

Биология предметына гомуми характеристика.

Төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә биология курсы укучыларда терек табигатьнең аерымлык үзенчәлекләре, аның күптөрлелеге һәм эволюциясе, кешенең биосоциаль зат булуы турында күзаллау булдыруга юнәлтелгән. Курсның эчтәлеге мәдәниятле бала тәрбияләүгә нигезләнеп төзелгән. аның нәтиҗәсенд укучылар әйләнә-тирәлекнең һәм үзенең сәламәтлеген саклап калу буенча төп белем һәм күнекмәләр алырга тиеш. Эчтәлекнең структурасы нигезендә берничә блок аерылган: “Тере организмнарның төп билгеләре”, “Терек табигатьнең системасы, күптөрлелеге һәм эволюциясе”, “Кеше һәм аның сәламәтлеге”, “Организмнарның һәм әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнешләре”. Биология курсын өйрәнүнең нигезе экологик-эволюцион һәм функциональ якын килү тәшкил итә. Аның буенча организмнарның күптөрлелеген өйрәнү аспектларын аерым вәкилләрнең төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнүгә, аларның тормыш эшчәнлеге процессларын һәм эволюция барышында катлаулануын, яшәү тирәлегенә җайлашуларын, экосистемалардагы ролен ачыклауга күчерелә. “Кеше һәм аның сәламәтлеге” бүлегендә кешегә социаль зат буларак һәм әйләнә-тирәлектәге роленә игътибар бирелә.

Төп гомуми белем бирү баскычында биологияне өйрәнү түбәндәге максатларны тормышка ашырырга юнәлтелгән:

Терек табигать һәм аңа хас закончалыклар, тере организмнарның төзелеше, тормыш эшчәнлеге һәм тирәлек барлыкка китерүче роле турында; биосоциаль зат буларак кеше турында; кешеләрнең практик эшчәнлегендә биология фәненең роле; терек табигатьне танып белү методлары турында белемнәрне үзләштерү;

Терек табигать күренешләрен һәм процессларын аңлату өчен биологик белемнәрне куллану; сәламәтлек һәм аңа тискәре йогынты ясаучы фактлар, биология һәм экология өлкәсендәге заманча уңышлар турында информация куллану; биологик приборлар, инструментлар, справочниклар белән эшләү күнекмәләрен булдыру;

Тере организмнарны күзәтү, биологик экспериментларны үтәү, төрле информация чыганаклары белән эшләү процессында иҗади, интеллектуаль һәм танып белүгә кызыксынучанлык үстерү;

Терек табигатькә үзеңнең һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш, табигатьтә үз-үзеңне әхлаклы тотуга тәрбияләү;

Алган белем һәм күнекмәләрне үсемлекләр, йорт хайваннары тәрбияләгәндә, үз сәламәтлегеңне кайгыртканда, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә беренче ярдәм күрсәткәндә, табигый тирәлеккә, үз организмыңа, башка кешеләрнең сәламәтлегенә карата эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бәяләүдә, әйләнә-тирәлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, сәламәт яшәү рәвеше нормаларын үтәгәндә, авыруларны, травматизмны, стрессларны, начар гадәтләр һәм ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалауда куллану.

Төп гомуми белем бирү баскычында биология предметы өчен приоритет булып торалар:

объектларны танып белү, чагыштыру, классификацияләү, анализ һәм бәяләү.

Укыту программасының мәҗбүри минималь эчтәлеге

Кеше һәм аның сәламәтлеге

Сәламәтлекне саклау өчен кеше организмы эшчәнлеге һәм төзелеше турындагы белемнәрнең әһәмияте. Кеше организмын өйрәнү методлары, аларны үз тормышыңда куллану һәм әһәмияте.

Органик дөнья системасында кешенең тоткан урыны һәм әһәмияте, аның хайваннар белән охшашлыгы һәм аерымлыгы.

Кеше организмы төзелеше һәм тормыш эшчәнлеге процесслары.

Туклану. Ашкайнату системасы. Ашкайнатуда ферментларның роле. Ашкайнату өлкәсендә И.П.Павлов тикшеренүләре. Азык – тормышның биологик нигезе. Гепатит һәм эчәк инфекцияләрен профилактикалау.

Сулыш. Сулыш системасы. Сулыш органнары аырулары һәм аларны профилактикалау. Үз организмыңны саклау өчен профилактика чараларын үтәү һәм инфекцион авыруларның таралуын кисәтү. Атмосфера һавасының чисталыга сәламәтлек факторы. Суга батучыны коткарганда, ис газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү алымнары.

Матдәләр алмашы. Организмның эчке тирәлеге. Кан һәм лимфа әйләнеше системасы. Организмның эчке тирәлегенң даимилегенең әһәмияте. Кан. Кан төркемнәре. Кан салу. Иммунитет. Иммунитетка тәэсир итүче факторлар. Иммунитет өлкәсендә Л.Пастер һәм И.И.Мечников эшләренең әһәмияте. Артериаль һәм веноз кан агулар. Кан акканда беренче ярдәм күрсәтү алымнары.

Матдәләр алмашы һәм энергия әверелеше. Витаминнар. Авитаминозларның чагылышы һәм аларны кисәтү алымнары.

Бүлеп чыгару. Сидек бүлеп чыгару һәм җенес системасы. Сидек юллары һәм җенес системасы инфекцияләре, сәламәтлекне саклап калу өчен аларны кисәтү чаралары.

Терәк һәм хәрәкәт. Терәк-хәрәкәт системасы. Травмаларны кисәтү. Терәк-хәрәкәт системасы җәрәхәтләре вакытында әйләнә тирәдәгеләргә һәм үзеңә беренче ярдәм күрсәтү алымнары.

Тән япмасы. Тире, чәч һәм тырнакларны тәрбияләү. Өшегәндә, пешкәндә һәм җәрәхәтләр вакытында беренче ярдәм күрсәтү, аларны булдырмау чаралары.

Үрчү һәм үсеш. Кешедә билгеләрнең нәселдән нәселгә күчүе. Нәселдәнлек авырулары, аларның сәбәпләре һәм кисәтү. Гаилә планлаштырганда генетик белемнәрнең әһәмияте. Җенес системасы сәламәтлеге. Җенси юл белән күчүче инфекцияләр, аларны профилактикалау. ВИЧ-инфекция һәм аны профилактикалау.

Сизү органнары, аларның кеше тормышындагы роле. Начар күрү һәм ишетү, аларны профилактикалау. Организмның тереклек эшчәнлеге процессларының нейрогумораль көйләнүе. Нерв системасы. Эндокрин система. Эчке һәм тышкы секреция бизләре. Гормоннар.

Кешенең үз-үзен тотышы һәм психологиясе. И.М.Сеченов, И.П.Павлов, А.А.Ухтомский һәм П.К.Анохин тикшеренүләре. Югары нерв эшчәнлеге. Шартлы һәм шартсыз рефлекслар. Баш миенең танып белү эшчәнлеге. Йокы һәм аның әһәмияте.

Кешенең биологик табигате һәм социаль асылы. Кешенең аңы. Хәтер, эмоцияләр, сөйләм һәм фикерләү сәләте. Кеше психикасы үзенчәлекләре: кабул итүнең аңлы булуы, сүзле-аңлы фикер йөртү, информацияне туплау һәм аны буыннан буынга тапшыру сәләте. Интеллектуаль, иҗади һәм эстетик мохтаҗлыкның әһәмияте. Шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләре: мөмкинлекләре, темперамент, характер. Кешенең үз-үзен тотышы һәм психикасының үсешендә өйрәтү һәм тәрбиянең роле. Эш һәм ялны рациональ оештыру.

Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен һәм санитар-гигиеник нормаларны үтәү. Сәламәтлекне ныгыту: аутотренинг, чыныгу, хәрәкәт активлыгы. Физик күнегүләрнең органнарга һәм органнар системасына тәэсире. Куркыныч фкторлар: стресслар, гиподинамия, талчыгу, артык туңу. Файдалы һәм зыянлы гадәтләр, аларның сәламәтлеккә йогынтысы.

Кеше һәм әйләнә-тирәлек. Табигый һәм социаль тирәлек, кешенең аңа җайлашуы. Әйләнә-тирәлекнең матдәләр һәм энергия чыганагы буларак әһәмияте. Кеше сәламәтлегенең әйләнә-тирәлек халәтенә бәйлелеге. Үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезе буларак әйләнә-тирәлектә, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү.

Гади биологик тикшеренүләр уздыру: үз организмыңның халәтен күзәтү (тән температурасын, кан басымын, масса һәм буй, пульс һәм сулыш ешлыгын үлчәү); таблицалардан орган һәм органнар системаларын танып белү; рациональ туклану нормаларын билгеләү; сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторларны бәяләү һәм анализлау.

Курсны үзләштергәч укучылар түбәндәгеләрне белергә тиешләр:

- Кеше организмының тышкы һәм эчке төзелеше, аның функцияләре,

  • сәламәтлеккә уңай һәм тискәре йогынты ясаучы факторлар,

  • үзеңнең сәламәтлегең һәм аның турында кайгырта белү,

  • үз фикерләрен дөрес итеп аңлата белергә,

  • микроскоп белән эш итә, микропрепаратлар ясый белергә,

  • тәҗрибәләр эшли һәм аларны аңлата белергә,

  • биологик белемнәрен практикада куллана белергә тиешләр,

  • дәрес материалы буенча план , конспект төзи белергә, өстәмә материал белән эшли белергә,

  • рефератлар яза белергә ,

  • шәхси- гигиена кагыйдәләрен үти белергә,

  • алган белемнәрне к өндәлек тормышта һәм эшчәнлектә куллана белергә,

  • үсемлекләр, хайваннар, бактерияләр, гөмбәләр, вируслар кузгатучы авырулар, аларга каршы профилактика чаралары,

  • травматизм, стрессны кисәтү,

- ВИЧ-инфекция, начар гадәтләрне ( тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания) булдырмау,

  • сын- гәүдә бозылу, күз, ишетү авырулары, профилактика чаралары.

- агулы үсемлекләр, гөмбәләр белән агуланганда, хайваннар, бөҗәкләр тешләгәндә яисә чакканда, өшегәндә, пешкәндә, суга батканда, сынганда беренче ярдәм күрсәтү,

  • үзеңнең организмыңны, анда булган уңай, тискәре үзгәрешләрне күзәтә белү,

  • эш һәм ялны дөрес итеп оештыра, чиратлаштыра белү,

  • презентация ясый белергә,

  • интернет аша материаллар табарга, аларны ала, куллана белергә тиешләр.



Лабораторные и практические работы


  • Изучение микроскопического строения тканей.

  • Изучение микроскопического строения крови (микропрепараты крови человека и лягушки).

  • Измерение массы и роста своего организма.

  • Распознавание на таблицах органов и систем органов человека.

  • Изучение строения головного мозга человека (по муляжам).

  • Определение норм рационального питания.

  • Выявление влияния статической и динамической работы на утомление мышц.

  • Подсчет ударов пульса в покое и при физической нагрузке.

  • Определение частоты дыхания.

  • Измерение кровяного давления.

  • Изучение приемов остановки капиллярного, артериального и венозного кровотечений.

  • Изучение действия желудочного сока на белки, действия слюны на крахмал.

  • Изучение внешнего вида отдельных костей.

  • Изучение изменения размера зрачка.

  • Анализ и оценка влияния факторов окружающей среды, факторов риска на здоровье.



Календарно-тематическое планирование по курсу «Биология. Человек» 8 класс.

п/п

Название темы, урока




Тип урока

Элементы содержания

Требования к уровню подготовки

дата



1

Введение (2ч)

Методы изучения организма человека, их значение и использование в собственной жизни.

(Кеше анатомиясе, физиологиясе, психологиясе һәм гигиенасы)


2.09

Вводный урок, урок изучения и первичного закрепления новых знаний.

Значение знаний об особенностях строения и жизнедеятельности организма человека для самопознания и сохранения здоровья.

Анатомия, физиология, гигиена, психология,


Определять принадлежность биологического объекта «Человек разумный» к классу млекопитающих, отряду приматы.

2

Становление наук о человеке.

(Кеше турындагы фәннәрнең формалашуы)


5.09

Урок изучения и первичного закрепления новых знаний.

Анатомия, физиология, гигиена, психология,


Давать определения ключевым понятиям, объяснять роль биологии в практической деятельности людей. Распознавание на таблицах органов и систем органов человека.

3

  1   2   3   4

Добавить документ в свой блог или на сайт


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск