Диплом участника





НазваниеДиплом участника
страница9/14
Дата публикации07.03.2015
Размер0.95 Mb.
ТипДиплом
100-bal.ru > Информатика > Диплом
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

ОБЯЗАТЕЛЬНЫЙ МИНИМУМ СОДЕРЖАНИЯ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ



Өченче баскычта укыту укучыларның татар теленең төп курсыннан алган белмнәргә нигезләнә һәмаларны системалаштыру, гомумиләштерүгә йөз тота. Өлкән сыйныфларда тел иҗтимагый күренеш һәмтамгалар системасы буларак өйрәнелә. Татар теленең үсеш этаплары, төрки һәмевропа телләре арасындагы урыны, бүгенге җәмгыятьтә телләрнең үзара мөнәсәбәте, керешүе өйрәнелә. Күрсәтелгән материалны программа һәмдәреслек авторлары, укыту максатларын күздә тотып, киңәйтә һәмтулылындыра ала.

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәмязма сөйләм) камилләштерелә. Укучы аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәмсөйләм берәмлекләрен дөрес, төгәл сайлап, иркен куллана, үз фикерен раслый һәмдәлилли.Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзи, тәкъдим ителгән текстларның тел үсешенең кайсы этабына каравын күзаллый, татар язуы үсешендә кулланылган язу үрнәкләрен аера, тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле сөйләм этикеты нормаларын үзләштерә һәмгамәли куллана, тел-сурәтләү чараларын дөрес һәмтөгәл кулланып, рус теленнән татар теленә һәмтатар теленнән рус теленә тәрҗемә ясый.

Лингвистик компетенция Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

"Сөйләм ситуациясе", "әдәби тел", "тел нормасы", "сөйләм культурасы" төшенчәләре. Татар халкының язу тарихы, орфографик принциплар, орфоэпия. Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормалары.

Лексикология фәненең тармаклары. Сүзнең лексик мәгънәсе, аның үсеш-үзгәреше. Татар теленең сүзлек составын төркемләү. Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр.

Сүз төзелеше һәмсүз ясалышы, татар теленең сүзлек составын баетуда сүз ясалышының толе.

Сүз төркемнәре, аларны төркемләү, сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Синтаксисның төп берәмлекләре ,аларның төрләре. Текст, текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше.

Язма һәмсөйләмә тел, аларга хас үзенчәлекләр. Тел-сурәтләү чаралары.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибар юнәлтү. Тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәмберәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу.

ОБЯЗАТЕЛЬНЫЙ МИНИМУМ СОДЕРЖАНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ



Гомуми белем бирүнең эчтәлеге (фундаменталь төш)

Борынгы татар әдәбияты (5—12 гас.) Гомумтөрки әдәбият. Орхон-Енисей ташъязмалары.

Урта гасыр әдәбияты Болгар чоры мәдәнияте (12—13 гас. 1 яртысы). Кол Гали. «Кыйссаи -Йосыф» поэмасы.

Алтын Урда чоры мәдәнияте (13—15 гас. 1 яртысы). С.Сарай. «Гөлестан бит төрки» поэмасы. Котб. «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы*.

Казан ханлыгы чоры мәдәнияте (15 гас.1 яртысы—16 гас.2 яртысы). Кол Шәриф шигърияте*: «Иңел...», «Башькүтәр гафтдин».

Мөхәммәдьяр. «Нәсыйхәт» шигыре, «Нуры содур» поэмасы*.

Торгынлык чоры мәдәнияте (16 гас.2 яртысы—19 гас. яртысы/

М.Колый. Хикмәтләр: «Юмартлык бу күңелне рушан кылыр...», «Игенчелек гали эшдер...»*, «Гыйлемлек хак рәхәттер...»*.

Г.У. Имәни. «Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим Болгари» шигыре*. «Мөһиммәтез—заман» поэмасыннан «Йегет булмакның бәяны» бүлеге*.

Яңарыш чоры әдәбияты

XIX йөз мәдәнияте. Г.Кандалый. «Якутлар табыладыр вакыт берлән...», «Бу
илләрдә торып калсам...» шигырьләре, «Сәхибҗамал» поэмасы*.
Акмулла шигырьләре: «Башка милләт алга таба барыр булды...», «Сүз чыгар
шагыйрьләрдән хикмәт белән». «Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе»
поэмасыннан өзек.

Ф.Кәрими. «Морза кызы Фатыйма» повесте.

XX йөз башы мәдәнияте

Г.Ибраһимов. «Яшь йөрәкләр»романы. «Татар шагыйрьләре» китабы*.

Г.Исхакый. «Көз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз»*, «Остазбикә»*, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестьлары.

Г.Тукай шигырьләре: «Үтенеч»*, «Күңел», «Аң»*, «Өзелгән өмид», «Мәхәббәт», «Кыйтга», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»*. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»*.

С.Рәмиев шигырьләре: «Җәмилә»*. «Сүзем һәм үзем»*. «Пәйгамбәр».

Дәрдемәнд шигырьләре: «Кораб», «Гөрләгән сулар башында», «Бүзләрем маналмадым»*, «Без», «Сеңеп җиргә...»*, «Куанды ил»*.

Г.Камал. «Банкрот» комедиясе*.

Ф.Әмирхан. «Фәтхулла хәзрәт» повесте*. «Шәфигулла агай» хикәясе.

М. Фәйзи драмалары: «Галиябану», «Ак калфак»*.

Г.Колахмәтов. «Ике фикер» драмасы*.

XXгасыр әдәбияты

20-30 еллар мәдәнияте.

М.Галәү. «Болганчык еллар» романы*.

К.Тинчурин. «Американ» комедиясе. Г.Рәхим. «Идел» повесте*.

Һ.Такташ. «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы. «Җир уллары» трагедиясе.

Сугыш чоры мәдәнияте.

М.Җәлил. «Моабит дәфтәрләре» циклы.

Ә.Еники. «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә» хикәяләре.

Ф.Хөсни «Йөзек кашы» повесте.

Сугыштан соңгы чор мәдәнияте (50-60 еллар). Х.Туфан шигырьләре: «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар»*, «Агыла да болыт агыла», «Иртә төшкән кар»*, «Сиңа».

Х.Вахит «Беренче мәхәббәт» драмасы.

1960-80 еллар мәдәнияте.

.Еники. «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте. «Төнге тамчылар» хикәясе*, «Тынычлану» повесте*.

С.Хәким шигырьләре: «Башка берни дә кирәкми», «Сусау».

А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир» повесте.

Ш.Хөсәенов. «Әни килде» драмасы.

1980-2000 еллар мәдәнияте.

И.Салахов. «Колыма хикәяләре» романы.

Ф.Бәйрәмова. «Болын» повесте*.

М.Хәбибуллин. «Кубрат хан» романы.

Т.Миңнуллин. «Эзләдем, бәгърем, сине» драмасы.

И.Юзеев. «Гашыйклар тавы» поэмасы.

Гамил Афзал шигырьләре: «Язмышлар», «Елмаям уйчан гына»*, «Бигрәк юаш басып йөрдем җиргә», «Чабаклар йөзгән Иделдә»*.

Р.Фәйзуллин. «Нюанслар илендә» циклы.

Зөлфәт шигырьләре: «Баш очында...», «Дүрт җыр», «Тамыр көлләре»*, «Тойгыларда алтын яфрак шавы»*.

2000—2008 еллар мәдәнияте.

М.Кәбиров. «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте*.

З.Хәким. «Бит» драмасы.

Р.Зәйдулла шигырьләре: «Без очарга әзерләнгән идек...»*, «Соңару», «Буран».

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Әдәбият тарихы. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар: реализм (мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик реализм), романтизм, модернизм (символизм, имажинизм, футуризм Һ.6.).

Әдәби барыш. Традицияләр. Яңачалык. Дәвамчанлык. Халыкчанлык. Тарихилык. Миллилек.

Әдәби төрләр (эпос, лирика, драма) һәм жанрлар: роман, повесть, хикәя, очерк, нәсер, поэма, баллада, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика, гражданлык лирикасы, комедия, трагедия, драма.

Әдәби әсәр: тематика һәм проблематика, сюжет, композиция. Образлар системасы. Персонаж. Характер. Тип. Лирик герой.

Әсәрдә сурәтләнгән дөнья: портрет, пейзаж, психологизм, деталь. Юмор һәм сатира.

Әсәр теле. Сурәтләү чаралары. Стиль. Шигырь төзелеше. Әдәби тәнкыйть.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Борынгы, Урта гасыр һәм XIX йөз әдәбияты.

Бу чорлар әдәбиятында төп тема һәм мотивлар (гуманлылык, әхлакый сафлык, мәхәббәт, кешенең бәхеткә хокукы, сабырлык, изгелек). Әдәбият үсешендәге төп юнәлешләр (яңарыш, дини-әхлакый, суфичыл). Әдәбиятның милли үзенчәлеге. Шәрык әдәбияты йогынтысы. Сүз сәнгатенең ислам дине идеологиясенә нигезләнүе. Үзәктә Алла һәм Кеше мөнәсәбәте тору. Сурәтләүдә Урта гасыр романтизмы өстенлек итү, аның төп сыйфатлары. Жанрлар төрлелеге.

Тормыш-чынбарлыкны әдәби күзаллауның яңа баскычы буларак XIX йөз урталарында реализм мәйданга чыгу. Кеше шәхесенә игътибар арту, аның милләт язмышы белән кушылып китүе. Әдәбиятның мәгърифәтчелек идеяләрен нигез итеп алуы. Яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү. Рухи дөньясы һәм тышкы кыяфәте матур булган идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятта алгы планга дини һәм дөньяви белем системасын камилләштерү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, хатын-кыз язмышы, шәхескә мохит йогынтысы, искелек һәм яңалык көрәше, алдынгы халыклар мәдәниятен үзләштерү кебек мәсьәләләр чыгу. Дөньяви проблемаларның дини карашлар белән кушылып китүе.

XX йөз татар әдәбияты Татар әдәбиятының Яңарыш чорына керүе. Чынбарлыкны реалистик һәм романтик сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыру. Яңа әдәби агымнар эзләү. Тарихи-иҗтимагый, мәдәни вакыйгалар (инкыйлаблар, гражданнар сугышы, күмәк хуҗалыклар төзү, репрессияләр, ике тапкыр алфавит алышыну) һәм аларның әдәбиятка йогынтысы. 20-30 нчы елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Вульгар социологизм күренеше. Төп иҗат методы буларак социалистик реализмның кабул ителүе. Бөек Ватан сугышы һәм аның әдәбиятта чагылышы. «Хрущев җепшеклеге»нең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. Сәнгати эзләнүләрнең киңәюенә, тема-мотивларның, жанрларның төрлелегенә омтылу. Идеологик таләпләргә буйсындырылган официаль юнәлеш белән янәшә милләт язмышын үзәккә куйган гуманистик эчтәлекле әдәбиятның үсеш-үзгәреш кичерүе.

1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

Похожие:

Диплом участника iconДиплом участника
Почётная грамота от Администрации Президента Российской Федерации «За большой вклад в развитие системы образования по итогам Года...
Диплом участника iconДиплом участника Проскурина Дарья
Конкурс среди учащихся негосударственных общеобразовательных учреждений и школ-интернатов ОАО «ржд» на лучшее сочинение о железнодорожном...
Диплом участника iconДиплом 1 место 5 класс Диплом 1 место 8 класс Диплом 1 место 11 класс...
Посещают секцию мальчики и девочки разных возрастов ( от 7 до 16 лет). В конце каждого учебного организуются общешкольные ежегодные...
Диплом участника iconДиплом участника, сертификат публикации статьи 2011,2012,2013 с учащимися...
Мониторинг участия педагогических работников (в том числе с учащимися) в сетевых конкурсах
Диплом участника iconДиплом участника Межрегиональный научно-практический семинар «Технологии,...
...
Диплом участника iconКонкурс на образовательном проекте Маааm/ru. Работы воспитанников:...
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности...
Диплом участника iconПолностью готовый диплом
Реферат прилагается в 2-х экземплярах: один вшивается в диплом, второй вкладывается
Диплом участника iconИгра “Слабое Звено”. Назад цель: проверить степень усвоенности пройденного...
Время каждого тура ограничено. После окончания тура команда выбирает “слабое звено” – выбывающего из игры участника. В конце игры...
Диплом участника iconИНСТРУКЦИЯ для участника экзамена
Настоящая Инструкция определяет порядок действий, права и обязанности участника экзамена государственной (итоговой) аттестации
Диплом участника iconФайла заявки участника должно содержать фамилию участника, например...
Фио авторов и названия организаций. Название файла должно содержать фамилию участника, например – Иванов-тезисы doc
Диплом участника icon«Московская городская педагогическая гимназия – лаборатория» г. Москвы Диплом
Диплом посвящен исследованию стихотворений поэтов-декабристов с позиции сохранения и продолжения в них традиций «высокого штиля»...
Диплом участника iconДиплом Истоки и причины языковой победы
Поэтому мой диплом особенно актуален для людей, интересующихся историей языка, а именно английского языка в его американском
Диплом участника iconДиплом Диплом государственного образца
Проектирование объекты природообустройства, водопользования и обводнения (мелиоративные и рекультивационные системы, водохозяйственные...
Диплом участника iconДиплом победителя по дартсу на ХII спартакиаде коллективов общеобразовательных...
Агпи по специальности: английский и немецкий языки – учитель средней школы. Абакан, 2 июля 1987год, №153
Диплом участника iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Лица, имеющие высшее профессиональное образование (имеющие диплом бакалавра, диплом специалиста) при приеме для получения второго...
Диплом участника iconСправочник участника ГИА
Справочник участника ГИА-9


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск