Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года





НазваниеПротокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года
страница7/10
Дата публикации17.08.2013
Размер1.71 Mb.
ТипОбразовательная программа
100-bal.ru > Литература > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

Хәзерге татар прозасының түбәндәге авторларыннан өчесенең әсәрләрен сайлап: А.Гыйләҗев, М.Юныс, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Х.Сарьян, Р.Хафизова,(5с) Р.Батулла, А.Тимергалин.

Хәзерге татар поэзиясенең түбәндәге авторларыннан өчесенең әсәрләрен сайлап: И.Юзеев, Н.Нәќми, Р.Миңнуллин, Зөлфәт, Р.Гаташ, Р.Харис, А.Хәлим.

Хәзерге татар драматургиясенең түбәндәге авторларыннан өчесенең әсәрләрен сайлап: Т.Миңнуллин,(5с.) А.Гыйләќев, И.Юзеев, Ш.Хөсәенов, Ф.Садриев, Р.Мингалим, Ф.Яруллин,Р.Батулла,

Тугандаш халыклар әдәбияты

М.Кәрим. “Озын-озак балачак”

Ч.Айтматов. “Бәхил бул, Гөлсары”.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылу. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иќтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәќәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.
Фольклор

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иќаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иќатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары.
Борынгы һәм Урта гасырлар татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иќатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм ќәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм ќир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлык, сабырлык . Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.
Х1Х йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасырлар әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, ќәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәќәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәќәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.
ХХ гасыр татар әдәбияты

Иќтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм ќәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм ќәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман сорауларына актив мөрәќәгать итүе. Ќәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иќаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ. .

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, ќанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре.

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иќади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иќади бирем белән);

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;

  • сочинение элементлары белән изложение язу;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

  • тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрќемә итү.



Төп гомуми белем баскычын тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.

Татар әдәбиятын өйрәнү нәтиќәсендә укучыда булырга тиешле

белемнәр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате турында;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иќат юлларының төп фактлары;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;


күнекмәләр:

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • автор позициясен ачыклау;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, үзеңнең фикерләреңне дәлилле рәвештә яклау, башкаларның карашын тыңлау һәм аңлау;

  • мөстәкыйль укыган әсәрләр буенча бәяләмә (отзыв) язу.


Алган белем-күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә һәм көндәлек тормышта куллану:

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү


Татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем стандарты.

Урта (тулы) гомуми белем баскычында әдәбиятны өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлтелгән:

  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы ќитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;

  • укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иќади сәләтне, кызыксынуны, әдәби зәвыкны; телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

  • матур әдәбият текстларын эчтәлек һәм форма берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

  • әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби ќирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

  • туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятларында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау

Гомуми белем программалары эчтәлегенә куелган мәҗбүри таләп.
Мәҗбүри өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр.
Мәктәптә өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәќрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла. Укучыларның төп гомуми белемнәренә нигезләнә. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы сүз сәнгатенең тарихи үсешен системалы күзаллау булдыруга һәм шуның аша классик һәм бүгенге әдәбиятның үзара бәйләнешен, керешеп китүен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары аерым үзенчәлекләрне исәпкә алуга китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләргә йөз тоту; в) татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү.
Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбияты
Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф”.

С.Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”.

“Идегәй” (өзекләр).

Мөхәммәдъяр. “Төхфәи мәрдан”,”Нуры содур”.

М.Колый. Хикмәтләр (өчесен сайлап).

Г.У. Имәни. Өч шигырен сайлап.
Х1Х йөз әдәбияты

Г.Кандалый. “Тотынышып кулың кулга...”, “Йакутлар табыладыр вакыт берлән...”, “Илаһи, барча галәмне...”, “Сәхибќамал”.

К.Насыйри. “Кырык бакча” (өзекләр).

М.Акмулла. “Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе” һәм өч шигырен сайлап.

Ф.Кәрими. “Шәкерт илә студент”.

З.Һади. “Мәгъсүм”.

Ш.Мөхәммәдев. “Япон сугышы яки Доброволец Батыргали агай”.
ХХ йөз әдәбияты.

Г.Тукай. “Көзге ќилләр”.”Сайфия”. “Милли моңнар”. “Сәрләүхәсез”. “Өзелгән өмид”. “Мәхәббәт”. “Кыйтга”. “Милләтә”. “Китмибез”.”Ќәйге таң хатирәсе”. “Дусларга бер сүз”.“Печән базары яхуд яңа Кисекбаш”. “Халык әдәбияты”.

Г.Исхакый. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”. “Кәләпүшче кыз”. “Ул әле өйләнмәгән иде”. “Зөләйха”.

С.Рәмиев. “Ул”. “Ќәмилә”. “Сүзем һәм үзем”. “Пәйгамбәр”.

Дәрдемәнд. “Кораб”. “Рәсем”.”Шагыйрьгә”.“Гөрләгән сулар башында”.

Г.Камал. “Банкрот”.

Ф.Әмирхан. “Хәят”. “Шәфигулла агай”.

Ш.Бабич. “Бәхетем”. “Ямьле ќәй”. “Халкы өчен”. “Габдулла әфәнде Тукаев”. “Ике аккош” һәм “Газазил”, “ Кандала” поэмаларының берсен сайлап.

Г.Ибраһимов. “Яшь йөрәкләр”. “Тирән тамырлар”(сайлап).

Н.Думави. “Хәрәбә”, “Юкка үлдем”, “Берлек – туганлык”. “Мәңгелек мәхбүс”.

К.Тинчурин. “Американ”. “Зәңгәр шәл” (сайлап).

Г.Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”.

М.Җәлил. “Хат ташучы”. “Кошчык”. “Кичер, илем”. “Вәхшәт”. “Кошчык” Һәм өч шигырен сайлап.

Г.Бәширов. “Намус”. “Ќидегән чишмә” (сайлап берсен).

Ә.Еники. “Саз чәчәге”. “Әйтелмәгән васыять”.

Х.Туфан. “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”. “Кармәт истәлекләре” һәм өч шигырен сайлап.

С.Хәким. “Башка берни дә кирәкми”. “Сусау” һәм өч шигырен сайлап.

А.Гыйләќев. “Өч аршын ќир”. “Яра” (сайлап берсен).
ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасы.

Г.Ахунов,М.Юныс, М.Хәбибуллин, М.Хәсәнов, Ф.Садриев, М.Галиев, Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим.

Ике авторның әсәрен сайлап.
ХХ йөзнең икенче яртысы татар поэзиясе.

Г.Афзал, Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Гаташ, Л.Шагыйръќан, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев.

Ике авторның әсәрләрен сайлап.
ХХ йөзнең икенче яртысы татар драматургиясе.

И.Юзеев, Р.Батулла, З.Хәким, М.Гыйләќев, Ю.Сафиуллин, Р.Хәмид, Р.Мингалим.

Ике авторның пьесаларын сайлап.
Чит илләрдәге татар әдәбияты.

Г.Исхакый. “Көз”.”Олуг Мөхәммәд”.

Х.Габдүш. “Уртак вөќдан” (хикәя). Мирас. 1996.- №.-5-6
Әдәбият теориясе һәм тарихы буенча мәгълүматлар.
Борынгы, Урта гасырлар һәм Х1Х йөз әдәбияты.

Бу чорлар әдәбиятында төп тема һәм мотивлар (гуманлылык, әхлакый сафлык, мәхәббәт, кешенең бәхеткә хокукы, сабырлык, изгелек). Әдәбият үсешендәге төп юнәлешләр (яңарыш, дини-әхлакый, суфыйчыл). Әдәбиятның милли үзенчәлеге. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Сүз сәнгатенең ислам дине идеологиясенә нигезләнүе. Үзәктә Алла һәм Кеше мөнәсәбәте тору. Сурәтләүдә Урта гасыр романтизмы өстенлек итү, аның төп сыйфатлары. Жанрлар төрлелеге. Тормыш-чынбарлыкны әдәби күзаллауның яңа баскычы буларак Х1Х йөз урталарында реализм мәйданга чыгу. Кеше шәхесенә игътибар арту, аның милләт язмышы белән кушылып китүе. Әдәбиятның мәгърифәтчелек идеяләрен нигез итеп алуы. Яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү. Рухи дөньясы һәм тышкы кыяфәте матур булган идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятта алгы планга дини һәм дөньяви белем системасын камилләштерү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, хатын-кыз язмышы, шәхескә мохит йогынтысы, искелек һәм яңалык көрәше, алдынгы халыклар мәдәниятен үзләштерү кебек мәсьәләләр чыгу. Дөньяви проблемаларның дини карашлар белән кушылып китүе.

ХХ йөз татар әдәбияты.
Татар әдәбиятының Яңарыш чорына керүе. Чынбарлыкны реалистик һәм романтик сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыру. Яңа әдәби агымнар эзләү. Тарихи-иќтимагый, мәдәни вакыйгалар (инкыйлаблар, гражданнар сугышы, күмәк хуќалыклар төзү, репрессияләр, ике тапкыр алфавит алышыну) һәм аларның әдәбиятка йогынтысы. 20-30 елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Вульгар социологизм күренеше. Төп иќат методы буларак социалистик реализмның кабул ителүе. Бөек Ватан сугышы һәм аның әдәбиятта чагылышы. “Хрущев ќепшеклеге” нең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. Сәнгати эзләнүләрнең киңәюенә, тема-мотивларның, жанрларның төрлелегенә омтылу. Идеологик таләпләргә буйсындырылган официаль юнәлеш белән янәшә милләт язмышын үзәккә куйган гуманистик эчтәлекле әдәбиятның үсеш-үзгәреш кичерүе.


Әдәби-теоретик төшенчәләр.

Матур әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Әдәби образ. Эчтәлек һәм форма. Әсәрдә тормыш материалы һәм әдәби уйланманың үзара мөнәсәбәте.

Әдәби төрләр (эпос, лирика, драма) һәм жанрлар: роман, повесть, хикәя, очерк, нәсер, поэма, баллада, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика, гражданлык лирикасы, комедия, трагедия, драма.

Тематика һәм проблематика. Сюжет. Композиция. Конфликт. Автор-хикәяләүче. Автор образы. Персонаж. Характер. Тип. Лирик герой.

Портрет. Пейзаж. Психологизм. Деталь. Юмор һәм сатира.

Әдәби юнәлешләр һәм агымнар: реализм (мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик һәм яңартылган реализм буларак билгеләнгән “авыл реализмы”, “психологик реализм”, “милли реализм” һ.б.), романтизм, модернизм (символизм, импрессионизм, экзистенциализм һ.б.). Танылган язучыларның тормыш һәм иќат юлындагы төп фактлар.

Халыкчанлык. Тарихилык. Миллилек.

Әсәрнең теле. Сурәт чаралары. Стиль. Шигырь төзелеше.

Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби тәнкыйть.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре.

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иќади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре;

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • укыган әдәби текстның төрен һәм жанрын билгеләү;

  • автор позициясен һәм аны чагылдыручы төрле чаралар урын алган текстны анализлау; геройларның теге яки бу эш-гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклау;

  • телнең сәнгати сурәтләү чараларын һәм әсәрдә аларның идея-тематик эчтәлекне ачудагы ролен ачыклау;

  • бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү;

  • рефератлар, докладлар әзерләү; әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинениеләр язу;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләү, эхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү; милли үзенчәлекләрне һәм аларның әдәби-эстетик чагылышын аңлату;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрќемә итү; әдәби сурәтләү чараларының ике телдәге эквивалентларын табу һәм дөрес куллану.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

Похожие:

Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПротокол №1 от 15 августа 2013 года Починок-Сутер №111 от 27 августа 2013 г
Задача: продолжить знакомство с творчеством Г. Х. Андерсена и со сказкой как жанром литературного произведения
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconВизитная карточка
Министерства образования и науки Российской Федерации от 09 марта 2004 года №1312, в редакции приказов Министерства образования и...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconУрок (русский язык история)
Министерства образования и науки Российской Федерации от 09 марта 2004 года №1312, в редакции приказов Министерства образования и...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconРабочая программа по истории 9 класс Пояснительная записка
Министерства образования и науки Российской Федерации от 09 марта 2004 года №1312, в редакции приказов Министерства образования и...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconРабочая программа по обществознанию в 10-11 классах составлена в соответствии с
Министерства образования и науки Российской Федерации от 09 марта 2004 года №1312, в редакции приказов Министерства образования и...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПротокол №1 От «30» августа 2012 г. «Согласовано» Зам директора по...
Р. з. Нахождение относительной молекулярной массы вещества по его химической формуле
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconРабочая программа по курсу «русская литература» для 10 класса
Протокол №1 от «27» августа 2010 г. Приказ №111 от «28»августа 2010г
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПротокол №1 От «30» августа 2012 г. «Согласовано» Зам директора по...
Электронное облако и орбиталь, их формы. Электронные и электронно-графические формулы в нормальном и возбужденном состояниях. Ковалентная...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconОт 28 августа 2012 года Рассмотрена на заседании педагогического...
Мбоу «Солгинская средняя общеобразовательная школа №86» Вельского района Архангельской области
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПриказ от 24 августа 2012 года №115/1 «О начале нового учебного года»...
Гпд строго следить за количеством детей, передаваемых на кружки и во время прогулок
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПротокол №1 от «30» августа 20 12 года
Экзамен по географии в рамках государственной (итоговой) аттестации за курс основной школы в Духовницком районе в 2012 г сдавали...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconМетодические рекомендации Давлеканово 2013 2013 год официально объявлен...
России Годом охраны окружающей среды. В указе Президента РФ №1157 от 10 августа 2012 года говорится, что это важное событие проводится...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года icon«23» августа 2013г. «26» августа 2013 года Приказ № от
Образовательного государственного стандарта основного общего образования по истории, утвержденного Приказом Минобразования РФ от...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconРабочая программа по литературе для 10 класса создана на основе Федерального...
Протокол №1 от «27» августа 2010 г. Приказ №111 от «28»августа 2010г
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПостановление от 6 декабря 2012 года №372-п г. Петрозаводск о долгосрочной...
В соответствии с постановлением Правительства Республики Карелия от 29 апреля 2009 года №93-п «О долгосрочных целевых программах...
Протокол №1 от 15 августа 2012 года. №111 от 27 августа 2012 года iconПротокол №1 от 29 августа 2012 года Присутствовало: 21 человек Повестка
Муниципальное казённое общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа сельского поселения «Село Маяк» Нанайского...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск