Скачать 5.88 Mb.
|
Фонетика. Орфоэпия
Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия. Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Аларга фонетик анализ ясау. Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую). Шушы максаттан чыгып, орфоэпик сүзлектән файдалана белү. Графика 1.Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте. 2. Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру. Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмиятен аңлау. Морфемика һәм сүз ясалышы
Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.
Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү. Уку эшендә төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану. Лексикология һәм фразеология Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология. Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Синонимнар, антонимнар һәм омонимнар. Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре. Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр. Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр. Диалекталь сүзләр. Терминнар һәм һөнәри сүзләр. Жаргон сүзләр, сленг. Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр, иске сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр. Тел белеменең бер бүлеге буларак фразеолология. Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек. 2. Сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча, кулланылу ешлыгы буенча бүлә белү. Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану. Сүзләргә лексик анализ ясау. Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану. Морфология Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология. Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр. 2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. Синтаксис
Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Тиңдәш кисәкләр. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы. Гади җөмлә төрләре: бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр. Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре. Туры һәм кыек сөйләм.
Орфография һәм пунктуация
Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы. Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу. Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Орфографик сүзлекләрдән файдалану. Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация. Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте. Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану. Стилистика Функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре. Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау. Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү. Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү. Тел һәм мәдәният
Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.
Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү. СОДЕРЖАНИЕ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ПО татарской литературе (для детей татар). Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә. V-IX сыйныфларда татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:
Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора. Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, балалар үсә барган саен зуррак күләмле әсәрләрнең татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә. Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ V- IX сыйныф Әдәбият тарихы Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана. Халык авыз иҗаты Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар. Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге. ХIХ йөз әдәбияты Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну. ХХ гасыр татар әдәби яты Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте. Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман проблемаларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру). Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре. Төп әдәби-теоретик төшенчәләр Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ. Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой. Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр: Танып-белү өлкәсендә:
коммуникатив яктан:
эстетик яктан:
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
|
Основная образовательная программа Среднего (полного) общего образования... Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Большековалинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального... | Приказ №163 от 31 августа 2013 года Образовательная программа основного... «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан | ||
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Образовательная программа мбоу «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан... | Карта результативности профессиональной деятельности Зиганшиной Гульназ... «Основная общеобразовательная школа села Верхнее Стярле» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан | ||
Образовательная программа основного и среднего общего образования Высокогорской средней общеобразовательной школы №1 Высокогорского муниципального района Республики Татарстан «Учхозская средняя общеобразовательная... | Пояснительная записка 5 природоведение Филиал муниципального образовательного учреждения всош №3 Высокогорского муниципального района рт- пановская основная общеобразовательная... | ||
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Филиал муниципального образовательного учреждения всош №3 Высокогорского муниципального района рт- пановская основная общеобразовательная... | Рабочая программа По литературному чтению для 3 класса Филиала мбоу... Филиала мбоу бирюлинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан Большебирюлинская... | ||
Карта результативности профессиональной деятельности Султанова Ильшата... Султанова Ильшата Марселовича, учителя основ безопасности жизнедеятельности муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения... | Основная образовательная программа муниципального бюджетного образовательного... | ||
Приказ №25 от 24. 05. 2013г. Образовательная программа Муниципального... Муниципального казенного общеобразовательного учреждения «Никольская основная общеобразовательная школа» | Образовательная программа основного общего образования Муниципального... «Тахталинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района | ||
Основная образовательная программа начального общего образования... Руководитель отдела образования и по делам молодежи администрации Куженерского муниципального района | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Публичный доклад директора Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Байрашевская основная общеобразовательная школа»... | ||
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Вого качества образования учащихся муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Карабашская средняя общеобразовательная... | Основная общеобразовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеуслонская основная общеобразовательная школа Верхнеуслонского муниципального... |