Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош»





НазваниеПояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош»
страница16/19
Дата публикации29.10.2014
Размер2.48 Mb.
ТипПояснительная записка
100-bal.ru > Военное дело > Пояснительная записка
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19
2.18.ПО ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА

Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре

(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбияты

Сүз сәнгате булган әдәбият – тормышны үзенчәлекле танып белү формасы, ул хисси-эмоциональ тәэсир чаралары ярдәмендә дөнья сурәтен, моделен төзү һәм шуңа карата мөнәсәбәт формалаштыру сәләтенә ия. Мәктәптә укыту предметы буларак ул әхлакый-эстетик һәм интеллектуаль әзерлекле шәхес, гражданин тәрбияләүдә турыдан туры катнаша. Укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен, халыкның рухи байлыгын үзләштерә - тормыш фәлсәфәсенә төшенә. Шуңа күрә гомуми белем бирү системасында бу укыту предметының әһәмияте зур.

ХХI гасырның беренче чирегендә гомуми белем сыйфатына таләпләрнең үзгәрүенә, яңа карашлар формалашуга нисбәтле, укытуның эчтәлеген заманга туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, методик алым-чараларны камилләштерү, әдәбият укытуны яңа нигезләргә кору көн тәртибенә куелды. Татар әдәбияты тарихындагы, әдәбият белемендәге яңарыш-үзгәрешләр дә, татар әдәбиятыннан имтиханның БРИ форматында уздырыла башлавы да уку-укыту эчтәлеген яңарту кирәклекне искәртә.

Гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбияты предметыннан тәкъдим ителә торган үрнәк программа шушыларны исәпкә алып төзелде. Ул Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм икенче буын федераль дәүләт мәгариф стандартларына нигезләнде. Алга таба татар әдәбияты предметыннан төп (авторлык) һәм эш программаларын төзү өчен нигез булып торачак: монда укыту предметының мәҗбүри өлеше билгеләнгән. Үрнәк программада башлангыч белем бирү баскычында формалаштырыла башлаган барлык күнекмәләрне үстерү күздә тотыла.

Программа урта сыйныфларда һәр баланың татар әдәбиятыннан яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, гомуми төп белем бирү баскычында укучыларны әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты белән таныштыруны, аларны тикшерү–анализлау юлларын өйрәтүне күздә тота; зур сүз осталары иҗатының яңалыгын дөрес аңларга, объектив нәтиҗәләр ясарга, мөнәсәбәт формалаштырырга юнәлеш бирә, балаларның психик һәм физик сәламәтлеген саклауны тәэмин итә.

Гомуми төп белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбияты предметы укучыларга әдәби белем бирүне, әдәби әсәрне, язучы иҗатын аңлау өчен кирәкле иҗади һәм теоретик күнекмәләр формалаштыруны, милли мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар җиткерүне үз эченә ала. Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:

• укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

• укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

• укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

• укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

- сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

- язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

- баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

- төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

- аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

- укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

- укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

- милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

- әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

- өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

- автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

- әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

- баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

- рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.
Бүгенге яшүсмер укучы алдагы буын укучылардан нык аерыла, телевидение, радио, интернет һ.б. бик күп мәгълүмат чаралары тирәлегендә үскән һәм тәрбияләнгән бала бай мәгълүматлы була, әмма еш кына әлеге мәгълүматлар аның рухи дөньясына тискәре йогынты да ясый. Шуңа күрә шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

- укучының җаваплылык хисен активлаштыру;

- укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

- баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

- төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

- татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

- мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.
ӘДӘБИЯТ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Урта сыйныфларда әдәбият укыту әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты белән укып танышу һәм аларны өйрәнү, тикшерү–анализлау һәм нәтиҗәләр ясауга, бәяләүгә йөз тота. Укучыларда язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик), әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорлар әдәбиятының йөзен билгеләгән әсәрләр, язучылар турында өстәмә, әдәби әсәрне, иҗатны тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик, әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле мәгълүматларның туплануы мөһим.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятының аерым чорлары үзара бәйләнешле өйрәнелә башлый, аерым фольклор үрнәкләре, аларга анализ аша поэтик-фәлсәфи йөкләмәне, эчке, субъектив мәгънәне табу күнекмәләре формалаштырыла – болар әдәби иҗатка карата күзаллау булдыруда катнаша. Әдәби үрнәкләр белән танышу эше өч төрдә алып барыла: аерым әдәби әсәрләр уку һәм анализлау, аерым берләре укып фикер алышу, кайберләре сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителә. Әмма һәр очракта да алда куелган критерий һәм таләпләр истә тотыла.

Әдәбият тарихы

Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана.

Халык авыз иҗаты

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләренең үзенчәлекле сыйфатлары, аларда гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык авыз иҗатында образлар бирелеше. Фольклорда дөнья сурәте: каһарманлык, яхшылык һәм явызлык, яшәеш һәм кеше, кеше һәм табигать хакында күзаллаулар.

Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр, жанрлык сыйфатлары, жанр төрләре. Җыр жанрына хас сыйфатлар. Җырларны төркемләү. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүз. Кыска жанрлар: табышмаклар, мәзәкләр, мәкальләр һәм әйтемнәр. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар, аларга хас үзенчәлекләр. Мифлар. Мифларның килеп чыгышы хакындагы карашлар. Мифларны төркемләү. Татар халык мифлары. Дастан жанрына хас сыйфатлар.

Халык авыз иҗаты поэтикасы (фантастик яки мифологик сюжет һәм детальләрдәге чынбарлыкка охшату; сурәтләү чаралары буларак кабатлау, каршылык, чиктән тыш арттыру, кечерәйтү, чагыштыру һ.б.). Татар халык авыз иҗатының башка халыклар фольклоры белән аваздашлыгы һәм аермалы яклары.

Әдәбиятның барлыкка килүе, татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнешләре. Фольклор жанрларының әдәбиятка күчүе.

Борынгы, урта гасырлар һәм XIX гасыр татар әдәбияты

Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Тотрыклы мотивлар: гадел идарәче, мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек.

Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.

XX йөз — ХХI йөз башы татар әдәбияты

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

1920-1930 елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр. Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте.

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы.

ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.
Әдәбият теориясе

Әдәби төр һәм жанрлар. Эпос, лирика һәм драма төрләре. Жанр. «Жанр хәтере». Эпик жанрлар: роман, повесть, хикәя. Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Шәркый жанрлар системасы. Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма. Лиро-эпик жанрлар: сюжетлы шигырь, мәсәл, баллада, нәсер, поэма. Төрара формалар: сәяхәтнамә.

Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Лирик герой, хикәяләүче, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Табигать образы, әйбер образы, мифологик образ, фантастик образ, архетип.

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт, хронотоп. Текст: эпиграф, багышлау, көчле позиция.

Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Лирик чигенешләр. Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Шигырь төзелеше. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж. Язучы стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик һ.б. башлангычлар.

Әдәбият тарихы. Традицияләр, яңачалык. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият.

Әдәби барыш. Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты.
Күнекмәләр формалаштыру

Укучыга билгеле бер күләмдә белем бирү белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим. Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:

- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.

- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.

- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

- сүз сәнгатенең образлы табигатен;

- милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның, Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;

- өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;

- сүз сәнгатенең образлы асылын;

- төп әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

- әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;

- әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

- әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;

- әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;

- әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;

- геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;

- сәнгатьле уку;

- әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә.

Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.

Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, язучы иҗаты хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби күренешләр һ.б. хакында сөйләшү.

Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру һ.б.

Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр куллану да уңышлы санала. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, укучыга татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт (республика) имтиханына әзерләнү барышында да ярдәм итә ала.
УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ

МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше белем бирүнең сыйфаты белән турыдан-туры бәйләнгән һәм түбәндәге яссылыкларда аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш:

• уку-укыту бинасының һәм кабинетларның төзеклеге, эстетик бизәлешнең укучы зәвыген һәм милли үзаңын, этномәдәни күзаллавын үстерерлек булу;

• укытучы эшчәнлеген дөрес оештыру, дәрестән тыш, тәрбия чаралары, мәдәни чаралар (язучыларның юбилейларына, күренекле даталарга багышлап кичәләр, язучылар һәм галимнәр белән очрашулар, иҗади-музыкаль кичәләр, спектакльләр кую, әсәрләрне сәхнәләштерү, яшь иҗатчылар, сәнгатьле уку конкурслары) уздыруга зур игътибар бирү;

• мәктәп һәм кабинетның заманча җиһазландырылуы, кабинетта рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләренә репродукцияләр, музыкаль әсәрләр; дәресләрдә куллану өчен таратма һәм күрсәтмә әсбаплар, методик һәм мәгълүмати материалларның җитәрлек күләмдә булуы;

• дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият булдыру, халык авыз иҗаты үрнәкләре тупланган җыентыклар, тарихи чыганаклар, сүзлекләр, энциклопедияләр; балалар өчен чыгарыла торган газета һәм журналлар, яңа әдәби китаплар белән даими тәэмин итү;

• лингафон кабинет булдыру, укытучыны техник, телевидение һәм Интернет мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәкле чаралар, шул исәптән аудио-һәм видеоәсбаплар, мультимедиа укыту программалары, электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр, электрон китапханә, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен компьютер программалары белән тәэмин итү;

• сәләтле укучылар өчен газета-журналларда, фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, конкурсларда, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу өчен шартлар тудыру.

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы
5 сыйныф

«Ак бүре» әкияте (кыскартып).

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте.

«Зөһрә кыз» легендасы.

«Иске кара урман» җыры.

«Сак–Сок» бәете.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре.

Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте.

М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре.

Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.
6 сыйныф

«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.

М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы.
7 сыйныф

«Идегәй» дастаны (өзекләр).

Г.Тукай «Милләтә» шигыре.

Н.Думавиның «Яшь ана» хикәясе.

Г.Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясе.

Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте (өзекләр).

С.Хәким «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре.

Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.

Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасы.

Г. Сабитовның «Тәүге соклану» хикәясе.

М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повесте.

Г.Гыйльмановның «Язмышның туган көне» хикәясе.
8 сыйныф

Мөхәммәдьярның «Нәсыйхәт» шигыре.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли” шигыре.

Р.Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» шигыре.

Т.Миңнуллиннның «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

М.Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.
9 сыйныф

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр).

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе.

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр).

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере.

М.Җәлилнең «Җырларым», «Тик булса иде ирек» шигырьләре.

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе.

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре.

А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр).

Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.

Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр).

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре.
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

Похожие:

Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к рабочей программе по литературному чтению в 3 классах
Настоящая рабочая программа разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта...
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconРабочая программа по биологии 5- 9 класс Пояснительная записка
Приложение к Основной образовательной программе основного общего образования мбоу «Кейзесская сш»
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к образовательной области «Художественное творчество»...
Конспект урока русского языка в 4 классе «Б» гбоу сош №56 имени академика В. А. Легасова
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка Образовательная программа основного общего...
Мбоу «Ямашурминская сош» разрабатываются рабочие программы основного общего образования образовательного учреждения. Разработка образовательным...
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconРабочая программа по физической культуре в 5 классе мбоу татарско-Кандызская сош
Пояснительная записка к рабочей программе по физической культуре для учащихся 5–11 классов
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к образовательной программе школы 3
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к образовательной программе основного общего образования 1
Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы школы
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка. Общие сведения о программе
Её преобразование определяется эффективным внедрением в практику работы новейших достижений в области инновационной деятельности....
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка Данная рабочая программа разработана на основе:...
Рабочей программы История России. Предметная линия Данилов А. А., Косулина Л. Г. 6-9 класс. –М: Просвещение, 2014
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» icon1. Пояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися...
Содержание основной образовательной программы основного общего образования мбоу сош №4
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к образовательной программе школы Нормативно-правовая...
Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы школы
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconОбразовательная программа начального общего образования для 1 2 классов...
Пояснительная записка к основной образовательной программе начального общего образования гбоу прогимназии №1792 «Остафьево»
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к основной образовательной программе начального...
«средняя общеобразовательная школа» это программный документ, на основании которого осуществляется управление и обеспечение качества...
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к образовательной программе школы Нормативно-правовая...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куркачинская средняя общеобразовательная школаВысокогорского муниципального...
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка программа состалена в соответствии с образовательной...
Программа состалена в соответствии с образовательной программой начального общего образования мбоу «Комсомольская №1 сош», авторской...
Пояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош» iconПояснительная записка к учебному плану мбоу сош с. Малиновка на 2013 2014 учебный год
Учебный план мбоу – сош с. Малиновка является нормативным документом, определяющим распределение учебного времени, отводимого на...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск