Татар теле һәм әдәбияты кабинеты





НазваниеТатар теле һәм әдәбияты кабинеты
страница1/8
Дата публикации16.01.2015
Размер0.72 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Спорт > Документы
  1   2   3   4   5   6   7   8


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты


Татар теле һәм әдәбияты кабинеты
Казан, 2008

Мәктәптә татар теле кабинеты.

Бүгенге көндә татар теленең иҗтимагый функциясе киңәя, тәрбияви роле үсә.

Татар баласы татар мәктәбендә ана телендә белем һәм тәрбия ала, үз милләттәшләре белән аралаша; алдагы буыннарның бай тәҗрибәсе, тарихы, гореф - гадәт - йолалары белән таныша; фикерләү сәләтен үстерә; сөйләмә һәм язма тел культурасын баета; уку предметларының башкаларын да ана телендә үзләштерә ала. Боларның барысы да татар укучысын җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый.

Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер -берсеннән шактый аерыла. Шәһәр җирлегендә яшәүче татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар.

Рус телендә сөйләшүче балаларга мәктәптә татар телен өйрәтүнең максаты шул: балага татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аны татар телендә ирекле аралашырга өйрәтү, аңа татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерү.

Гомуми урта белемне татар телендә бирүче мәктәпләрдә, гадәттә, бер махсус татар теле кабинеты булдырыла.

Гомуми урта белемне рус телендә бирүче мәктәпләрдә махсус җиһазландырылган татар теле кабинеты балалар санына карата икедән алтыга кадәр булырга тиеш.

Рус мәктәбендә татар теле кабинетын, татар телен өйрәнүче татар һәм башка милләт балаларын истә тотып, укыту һәм өйрәтү максатларының үзенчәлекләренә ярыштырып җиһазлау кирәк.
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинеты алдында түбәндәге бурычлар тора:

  • гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында
    татар теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;

  • белем бирү процесына заманча педагогик һәм информацион
    технологияләрне кертү;

  • татар теленнән Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен
    материал туплау, кодификатор һәм бәяләү критерийларын
    әзерләү;

  • белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм
    әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм
    күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг
    системасын формалаштыру;

  • мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы
    тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;

  • татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең
    эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү.

  • укучылырның мөстәкыйль эшләрен оештырганда тел турында
    фәнни - популяр әдәбиятны кайдан алырга, язучылар иҗаты
    буенча библиографик һәм фәнни - теоретик белешмәләрне
    ничек үз кулында булдырырга - бала шундый сорауларның
    барысына да җавапны татар теле кабинетында табарлык
    булсын.


Укыту кабинетында түбәндәгеләр булырга тиеш:

  • кабинеттагы җиһазларны күрсәткән паспорт;

  • кабинетның еллык һәм перспектив планы;

  • кабинетта санитария - гигиена таләпләрен һәм иминлек
    техникасын саклау кагыйдәләре;

  • даими һәм алышынып тора торган укыту һәм белешмә
    стендлары;

  • мәктәпнең татар телен һәм әдәбиятын укыту планы;

  • кабинетның профиленә һәм белем бирү программаларына
    туры килгән укыту җиһазлары;

  • укыту - методик комплекс чаралары;

  • белем бирү процессының һәм укытуның сыйфатына
    диагностика үткәрү өчен һәр класска дидактик материаллар
    комплексы, биремнәр, тестлар;

  • мөстәкыйль һәм контроль эшләрнең тупланмасы;

  • укучыларның һәр класста беренче чиреккә, ярты еллыкка, уку
    елының азагына белем сыйфатын күрсәткән экран, таблица,
    схема булдыру;

  • укыту программасына туры килгән дәреслекләр, дидактик
    һәм тарату материаллары;

  • укучыларның уку эшчәнлеген проектлаштыру, осталык һәм
    күнекмәләрен үстерү программасы, аның үтәлеше турында
    белешмә;

  • өй эшләрен оештыру һәм үтәү буенча эшчәнлекнең төрле
    формаларына (практикумнар, семинар үткәрү, тестларга
    җавап бирү, зачет, әңгәмә, имтиханнар һ.б.) өйрәтү
    стендлары;

  • дәресләр, факультатив занятиеләр, өстәмә белем бирү
    программалары белән эшләү өчен күрсәтмәләр;

  • сәләтле балалар, программаны авыр үзләштерүче укучылар
    белән эшне оештыру һәм консультацияләрнең расписаниясе.


Татар теле кабинетына таләпләр.

Татар һәм рус мәктәпләрендәге татар теле кабинетына таләпләр татар теленнән гомуми урта белем бирү буенча Татарсан Республикасының дәүләт стандартларына, регионда тулы гомуми урта белем һәм һөнәри белем бирү программаларына нигезләнеп төзелә.

Таләпләргә татар теле һәм әдәбияты предметын укыту процессын тәэмин итүче материаль - техник чаралар да, китапханә фонды, компьютер һәм мәгълүмат чаралары, аудиовизуаль чаралар керә.

Укыту җиһазлары бер укыту кабинеты өчен бирелә.

Сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле булган чараларның, техник җиһазларның һәм башка әсбапларның саны (күләме) һәр сыйныфта укучы балаларның уртача саныннан (24-30 укучы исәбеннән) чыгып билгеләнә.

№ п/п

Җиһазлау Җиһазлар

Саны

Макс. балл

Җиһазлану баллары

I.

Гомуми күренеш




5




1.

Җиһазлау эстетикасы




3




II.

Татарстанның символикасы

2

4




III.

Санитария - гигиена таләпләренең үтәлеше:













• кабинетта укучылар өчен өстәл һәм
урындыкларның урнашуы;

• мебельнең торышы;

• яктылык төшү;

• җилләтү системасының эшләве;

• кабинетны җиһазлауда төсләрнең
сайланышы.




2


1 2 1
2






IV.

Норматив документлар













• Россия Федерациясе Конституциясе;

1

1







• Россия Федерациясенең " Мәгариф турында "гы Законы

1

1







• Татарстан Республикасы Конституциясе;

1

1







• Татарстан Республикасының " Мәгариф турындагы " Законы;

1

1







• Россия Федерациясенең " Россия

Федерациясе халыклары телләре турында " гы Законы;

2

2







• Татарстан Республикасының

"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында " гы Законы;

1

4







• 2004 - 2013 нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының дәүләт программасы;

1

4







• Татарстан Республикасында теленнән теленнән һәм әдәбиятыннан белем бирү буенча дәүләт стандартлары.

3

6



  1   2   3   4   5   6   7   8

Добавить документ в свой блог или на сайт

Похожие:

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconТатарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Крым-Сарай урта гомуми...
Р. З. Хәйдәрова, Л. Д. Белоусова, Э. Н. Хәбибуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), тр мәгариф министрлыгы тарафыннан...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconРабочая программа по предмету «Татарский язык» в 4 классе на 2013-2014 учебный год
Укучылар белергә тиеш: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, татар теленең үзенчәлекле авазларын һәм хәрефләрен аерып әйтә белү
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconЧеловек и окружающая среда. Экология. Охрана природы. Кеше һәм тирә-юньдәге...
Баширов, З. Татарстан : памятники природы : фотоальбом / З. Баширов. – Казань : Татар кн изд-во, 1994. – 240 с ил. – Текст парал...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconНигезендә төзелде(Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 1997)....
Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 1997. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconИзложение Сочинение
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (2008)
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты icon82 Матур әдәбият. Әдәбият белеме
Абай. Шигырьләр һәм поэмалар / Ибраһим Конанбаев; кереш сүз авт. С. Хәким; төз. Л. Хәмидуллин. – Казан : Татар кит нәшр., 1981. –...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconЖурналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы...
Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconЗакон рт «Об образовании»
Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 2009г. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconБеркетмә №1 “
Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа Төзүче-авторлары: Заһидуллина...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconБаш 7орт теле 32м 262би2те у7ытыусы3ына яр6ам4а
Был 7улланма баш7орт теле 32м 262би2те у7ытыусы3ыны8 эшен аны7 ойоштороу6а яр6ам ите1 ма7сатында т060лд0
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconШиһабеддин Мәрҗани исемендәге республикакүләм
Ш. Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconOnline-школа «Ана теле» открыла двери первым 10 тысячам пользователей...
...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconО проекте онлайн-школы «Ана теле» по обучению татарскому языку Проект...
...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconЭлективный курс по биологии для 9-го класса «В здоровом теле здоровый дух»
Программа элективного курса, объемом 10 часов, по теме «В здоровом теле – здоровый дух» для учащихся 9 класса
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconНародные медицинские знания тоболо-иртышской группы сибирских татар
Охватывают период с конца XIX в до начала ХХI в. Такой выбор дает возможность наглядно представить специфику бытования народной медицины...
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты iconВ заводы, школы, кабинеты



Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск