Скачать 2.73 Mb.
|
Выводы по результатам анализа
Зам. дир. по УВР: Рахматуллин И.Р. Директор школы: Габбасов А.Г. Л.Айтуганов ис. Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2009-2010 нче уку елында эшчәнлегенә анализ. l. Гомуми нәтиҗә 2009-2010 нче уку елына түбәндәге максат куелган иде: Мәктәпне интенсив үстерүнең төп шарты буларак укучыларга сыйфатлы белем бирүне төп өстенлекле эш юнәлеше итеп, коллективның “Профиль алды һәм профильле укытуга күчү шартларында укучыларда интеллектуаль сәләт формалаштыру һәм үстерү” бердәм методик тема өстендә эшен нәтиҗәле дәвам итү, “Мәгариф” өстенлекле милли программасына нигезләнеп төзелгән Сетевой план һәм Программаны тормышка ашыруны гамәлдә үтәргә. Әлеге максатны тормышка ашыру чарасы буларак түбәндәге бурычлар билгеләнде: - белем бирү процессында информацион-коммуникатив технологияләрне актив куллану; яңа төр сыйфатлы укыту продукциясе һәм интерактив чаралар белән тәэмин итү; - бюджеттан тыш средстволар эшләү хисабына кабинетларның материаль-техник базасын ныгыту; - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү системасын камилләштерү, мәктәпкә әзерлекнең яңа модельләрен кертеп балаларның старт мөмкинлекләрен тигезләү; - бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек чаралары сыйфатын күтәрү; - укучыларның асоциаль тәртибен кисәтү эшен камилләштерү, яшүсмерләрне иҗади, фәнни-эзләнү, проект эшчәнлегенә киңрәк тарту; - укучыларның сәламәтлеген саклаучы технологияләр белән эшләүне дәвам итү; - методик эшне оештыруда һәр укытучының иҗади эшләү теләген уятырдай стимуллар табып, аларның шәхси үсешен тәэмин итәрдәй алымнар кулланып эшләү. Уку елы дәвамында әлеге бурычларның зур күпчелеге тормышка ашырылды. Моңа дәлил булып түбәндәге реаль позитивлар тора: ll. Позитивлар. 2.1.Методик хезмәтнең педагогик кадрлар белән эше. Укытучыларның алдынгы педагогик тәҗрибә тарату юнәлешендә эшчәнлеге Уку елы азагына гомуми профессиональ компетентлыгы югары дәрәҗәле педагоглар 85,7% (18 педагог) тәшкил итә. Бу уку елында 6 педагог аттестация үтте. Башлангыч класслар укытучысы Шакирова З.Х., химия, биология, физика укытучысы Габбасов А.Г., ТИН укытучысы Муратов К.Н., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Муратова Г.Г. I категориягә, математика укытучысы Саттарова Л.В., татар теле, әдәбияты, рус теле, әдәбияты укытучысы Даутова Ә.Ф. II категориягә лаек булуларын расладылар. Аттестация комиссиясе әлеге педагогларның дәресләре югары әзерлекле үтүен, укытучыларның профессиональ осталыгы нәтиҗәсе буларак соңгы 2 елда район күләмендә төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләре артуын билгеләп үтте. Комиссия членнары әлеге педагогларның һәр төр эшчәнлек буенча соңгы нәтиҗәләргә йөз тотып эшләвен билгеләде. Шулай итеп, узган уку еллары белән чагыштырмада укытучыларның теоретик-методик әзерлеге, педагогик компетентлыгы үсеш тенденциясендә булды. Укытучылар һәркайсы шәхси үсеш планнары буенча эшләп, үз эшчәнлекләрен яңа педагогик технгологияләр кулланып тагын да методик яктан баеттылар.Укытучылар узган уку елында төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, теоретик һәм методик әзерлекләре югары булуын дәлилләделәр. Физкультура укытучысы Гатауллина Г.В. район башлыгы грантына үткәрелгән “Иң яхшы физкультура-сәламәтләндерү педагогик хезмәткәре – 2009” бәйгесендә III дәрәҗә дипломга, мәгариф бүлегенең рәхмәт хатына лаек булды. Педагогик һәм методик идеяләр фестивалендә актив катнашып, Шакирова З.Х., Даутова Ә.Ф., Саттарова Л.В., Габбасов А.Г., Муратов К.Н. грамота белән бүләкләнделәр. “Ел укытучысы” район бәйгесендә үз номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, Габбасов А.Г., Габбасова Г.Г., Рахматуллин И.Р., Шакирова З.Х., Шарипова Г.М., Фархушина Г.Ф. сертификатларга ия булдылар, ә Рахматуллин И.Р. “Яшь укытучы” номинациясендә район күләмендә җиңүче булды. Гатауллина Г.В., Арсланова А.Н., Габбасова Г.Г. район администрациясе башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Ә.Ф. “Фән җилкәннәре” XI республика фестивале сертификатына, Шарипова Г.М. белән берлектә регионара “Зирәк тиен” бәйгесе сертификатына лаек булдылар. Яшь педагоглар Габбасов Айнур һәм Гүзәлияләр елдан-ел һөнәри үрләргә ирешәләр: бу уку елында Айнур Габделнурович ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Республика биологик-экологик үзәге мактау грамотасы белән бүләкләнде, “Алтын көз” Россия күләмендәге күргәзмә дипломына лаек булды. Гүзәлия Гыезовна “Нократ осталары – 7” регионара конкурсы дипломына, “Тылсымлы җеп – 2010” республика күргәзмәсенең мактау кагәзенә лаек булды. Спорт сөюче бу гаилә спорт һәм туризм бүлеге үткәргән район бәйгесендә III урынны яулады. Шарипова Г.М. укыту-тәрбия эшләрендә ирешкән уңышлары өчен район администрациясе башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ә.Ә. “За образцовое владение русским языком в профессиональной деятельности» бөтен Россия конкурсы җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде. Күп кенә педагоглар – Шайхутдинов И.Н., Муратова Г.Г., Габбасова Г.Г., Шакирова З.Х. һ.б. - үз тәҗрибәләрен һәм коллегаларының эш үзенчәлекләрен чагылдырган язмалар белән матбугатта чыгыш ясадылар. Шулай ук педагоглар Республика Интернет-педсоветында, Интернет-форумында үз тәҗрибәләреннән инновацион материаллар белән катнаштылар. Балалар белән бик күп эзләнү-тикшеренү, проект эшләре эшләнде, төрле юнәлешләрдә экскурсияләр оештырылды, сәламәтлек көннәре, төрле чаралар үткәрелде. Мәктәптә укучыларның иҗади-тикшеренү, эзтабарлык, проект эшчәнлеге, аларның язма һәм электрон мәгълүмати чаралар белән эшли белү күнекмәләре, укучыларның физик һәм рухи сәламәтлекләрен үстерүдә мәктәпнең, дәресләр һәм дәрестән тыш чараларның, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең роле чагылыш тапты. Уку елы дәвамында мәктәп администрациясе 201 дәрескә керде, ел дәвамында “Профильле укыту шартларында укучыларда интеллектуаль сәләтләр формалаштыру һәм үстерү” методик проблемасы буенча 22 ачык дәрес, мәктәпкәчә группада 10 ачык занятие күрсәтелде. Әлеге дәресләр һәм чаралар үзләренең максатчанлыгы, структураларының рациональ булуы, яңа мәгълүмати технологияләрнең уңышлы сайлануы, дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрнең даими контрольдә булуы, дәрес һәм чаралар дәвамында укучыларның югары эшчәнлеге тәэмин ителеше, эшлекле, үзара хезмәттәшлек психологик атмосферасы белән аерылып тордылар. Шулай итеп, педагогик кадрларның профессиональ осталыгына анализдан нәтиҗә ясап, коллективның түбәндәге юнәлешләр буенча уңай динамикада эшләвен билгеләп үтәргә мөмкин:
2.2 Методик эшнең эффектив формаларының укучыларның белем дәрәҗәсенә, белем сыйфатына тәэсире турында Методик эшне заман таләпләренә туры китереп оештырырга омтылу укучыларның белем һәм күнекмәләрендә чагылыш тапты. Укыту-тәрбия процессына анализ укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп ясала; тикшерү түбәндәге формаларда алып барылды: - административ контроль эшләр; - укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен тикшерү йөзеннән үткәрелгән диагностика атналыклары; - контроль дәресләр, - укучыларның проектлар һәм рефератлар яклаулары; - укучыларның фәнни конференцияләрдә чыгышлары; - укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр; - төрле дәрәҗәдә фестиваль һәм бәйгеләрдә чыгышлары; - йомгаклау аттестациясе. Башлангыч сыйныфларда йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 4 класс укучылары ( ук. Шакирова З.Х.), 2 класс (Арсланова А.Н.), Гали башлангыч белем бирү филиалы укучылары (ук. Габдрахманова И.И.) барлык предметлардан да контроль эшләрен “4” һәм “5” билгеләренә эшләделәр. 3 класста ( ук.Мөсифуллина Н.Ш.) рус теленнән контроль эштә өлгереш 100%, белем сыйфаты 80%; татар теленнән өлгереш 100%, белем сыйфаты 40%, математикадан өлгереш 100%, белем сыйфаты 80% тәшкил итте. Рус теле, математика, татар теле, биология, химия, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча 5-8, 10 классларда үткәрелгән контроль эшләрдә, 9,11 сыйныф укучыларының имтиханнарга якынлаштырылган язма эшләрдә ел дәвамында укыган билгеләрен аклаулары, кайбер балаларның югарырак нәтиҗәләр күрсәтүләре сөенечле күренеш. Бу факт билгеләрнең тулаем алганда объективлыгы турында, укытучылар Шәрипова Ә.Ә., Саттарова Л.В., Габбасов А.Г., Шәрипова Г.М., Рахматуллин И.Р., Даутова Ә.Ф.ның үз вазифаларын зур төгәллек белән башкарулары хакында сөйли. Шулай итеп, укыту-тәрбия процессына анализга нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: — укыту планы социаль-экономик юнәлештә профильле белем бирү системасын яктырта, тиешле квалификацияле һәм белемле кадрлар белән тәэмин ителгән, — укыту программалары укыту-методик материаллар белән тәэмин ителгән, — укыту программалары белем бирү стандартының федераль компоненты тулы күләмендә үтәлә; —укучыларның йомгаклау аттестациясе һәм күчеш классларында контроль нәтиҗәләре күрсәткәнчә, белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы, программаларның практик өлеше, укыту планының региональ һәм мәктәп компонентлары тулысынча үтәлә. 2.2Методик эшне оештыруда уңышлар |
Боеры к муниципальное бюджетное образовательное учреждение «средняя... Фасил әХМӘтов исемендәге кәРКӘҮч авылы урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе | Татарстан Республикасы Биектау муни ц ипал ь районы Мәмдәл урта гомуми... Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе | ||
Укыту-тәрбия планы Азнакай муниципаль районы Сарлы авылы муниципаль... Мбоу «средняя на заседании педсовета общеобразовательная школа «31» августа 2013г | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казалар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль мәгариф учреждениесе | ||
Учебный курс «Окружающий мир» Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Саклау -баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» | Ми к районы муниципаль районы хакими те «баш#ортостан республика*ы... О проведении в Миякинском районе I школьного этапа и II муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников в 2012-2013 учебном... | ||
Каралды килешенде раслыйм «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе» | Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Крым-Сарай урта гомуми... Р. З. Хәйдәрова, Л. Д. Белоусова, Э. Н. Хәбибуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), тр мәгариф министрлыгы тарафыннан... | ||
Татарстан Республикасы я ңа Чишмә муни ципаль районы Акбүре урта гомуми белем | Статья Общие положения Башкортостан Республикаһы Стәрлетамак районы муниципаль районының Бүрекаҙган ауыл советы ауыл биләмәһе хакимиәте | ||
Администрация сельского поселения петропавловский сельсовет АСҠын районы муниципаль районының петропавловка ауыл советы ауыл биләМӘҺе хакимиәТЕ | 3. Решение вступает в силу со дня принятия Башкортостан республикаhы балаκатай районы муниципаль районының ямаш ауыл советы ауыл биләМӘhе советы | ||
Башҡортостан республикаһы стәрлетамаҡ районы муниципаль район хакимиәтенең Об итогах проведения районного конкурса среди учителей географии «Лучший урок исследование по географии, посвященный Году географических... | Башҡортостан республикаһы стәрлетамаҡ районы муниципаль район хакимиәтенең В соответствии с годовым планом отдела образования приказ №427 от 14. 10. 2013 г в целях повышения профессионального мастерства педагогов,... | ||
«Аерым ф ә нн ә р тир ә нтен ө йр ә нел ә торган 32 нче урта гомуми... Об утверждении резервного состава предметных комиссий государственной экзаменационной комиссии Приморского края в период сдачи егэ... | Приказ №62 от «28» августа 2013 г. Олы салтык гомуми урта белем бирү МӘКТӘбенең Укучыларга халык музыкасы һәм профессиональ музыка сәнгатенең кыскача тарихи мәгълүматларын җиткерү бирелгән теманы анализлау, реферат... |