Образовательная программа основного и среднего общего образования





НазваниеОбразовательная программа основного и среднего общего образования
страница7/42
Дата публикации01.01.2015
Размер5.42 Mb.
ТипОбразовательная программа
100-bal.ru > История > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   42

Бәйрәмнәр. Бәйрәм белән котлау. Кунаклар чакыру. Бәйрәм табынын әзерләү. Кунакларны сыйлау, кыстау. Яраткан ризыклар.Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.Туган көн.Туган көн уеннары.Милли бәйрәмнәр. Милли ризыклар. Ашамлыклар һәм эчемлекләр. Төрле рецептлар.

Дүрт аяклы дусларыбыз.Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре.Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

Без спорт яратабыз. Сәламәт булу кагыйдәләре. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре.Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары. Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт.

Светофор – минем дустым. Юл йөрү кагыйдәләре.“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы.Транспорт төрләре. Шәһәр урамында.

Табигать һәм без. Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Яшел планета” конкурсы.“Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология проблемалары. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит.

Туган җирем –Татарстан.Татарстанның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.Татарстанелгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы.Шәһәрләр һәм авыллар.

Татарстанда яшәүче милләтләр. Халыклар дуслыгы.Татарстанның башкаласы – Казан, аның бүгенге йөзе, тарихи һәм истәлекле урыннары, музейлары,театрлары.Татар сәнгатенең күренеклевәкилләре.

Өлкәннәр һәм без.Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре.Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Өлкәннәрне хөрмәтләү.“Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Әдәбият – сәнгать дөньясында. Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри,

Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева;композиторлар: С. Сәйдәшев, С. Садыйкова;рәссамнар: Харис Якупов, Б. Урманче.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре:(санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре: мөрәҗәгать итү, үтенеч белдерү, тәкъдим итү, тәкъдимне кире кагу, гафу үтенү, теләк белдерү, риза булу (хуплау), риза булмау, гаҗәпләнүне белдерү, канәгатьсезлек белдерү, рәхмәт һәм хөрмәт белдерү.
Урта баскычтауку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән

әсәрләрнең авторлары:

Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева,Г.Сабитов, Н.Гыйматдинова, М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев.

Тел системасы

Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә төп һәм югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

- сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

  • проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;

  • мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.

Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • сүзне морфемаларга бүлә;

  • өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели;

  • бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясый;

  • морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;

  • әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та әһәмиятен аңлау;

  • сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;

  • сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.

Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

  • сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);

  • сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерә;

  • сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын таба;

  • фразеологик әйтелмәләрне таный;

  • телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый;

  • лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;

  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели;

  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;

  • сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;

  • төрле омонимнарны тану;

  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;

  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;

  • аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;

  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • морфологиянең сүзлек составын тикшерү;

  • грамматик омонимнарны аеру;

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

  • төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә;

  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;

  • сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

  • укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;

  • синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;

  • сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;

  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;

  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;

  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

Стилистика” бүлегендә укучы:

  • функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;

  • аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;

  • тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган теманың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;

  • төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә);

  • төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.

Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:

  • милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;

  • телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;

  • көндәлек тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп тиешенчә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;

  • татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.


Гомуми белем бирү программасы

Фонетика. Орфоэпия

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак фонетика. Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек. Сүз басымы.

Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия. Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Аларга фонетик анализ ясау.

Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую). Шушы максаттан чыгып, орфоэпик сүзлектән файдалана белү.

Графика

1. Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

2. Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру. Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмиятен аңлау.

Морфемика һәм сүз ясалышы

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак морфемика һәм сүз ясалышы.

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.

  1. Морфеманың сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге булуын, аның яңа сүз һәм форма ясаудагы әһәмиятен аңлау.

Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү.

Уку эшендә төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану.
Лексикология һәм фразеология

Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология. Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Синонимнар, антонимнар һәм омонимнар. Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре.

Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр.Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр. Диалекталь сүзләр. Терминнар һәм һөнәри сүзләр. Жаргон сүзләр, сленг.

Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр, иске сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр.

Тел белеменең бер бүлеге буларак фразеолология. Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек.

2. Сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча, кулланылу ешлыгы буенча бүлә белү.

Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану.

Сүзләргә лексик анализ ясау.

Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану.

Морфология

1. Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология.

Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

Хәбәрлек сүзләр.

Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр.

Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр.

2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Синтаксис

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак синтаксис, аның төп берәмлекләреннән сүзтезмәләр һәм җөмләләр.

Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Тиңдәш кисәкләр. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.

Гади җөмлә төрләре: бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр.

Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре.

Туры һәм кыек сөйләм.

  1. Төрле сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау, аларны сөйләмдә урынлы куллану. Сөйләмне җанландыру һәм матурлау өчен, җөмләләрдә синонимия күренешеннән файдалану.

Орфография һәм пунктуация

  1. Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы.

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу.

Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Орфографик сүзлекләрдән файдалану.

Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация.

Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте.

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.

  1. Ана теле дәресләрендә укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләмдә аларның әһәмиятен аңлау. Җөмләдәге тыныш билгеләрен кирәкле урында куя белүдә интонациянең әһәмиятен аңлау.

Укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану.

Стилистика

Функциональ (фәнни, махсус эш (эш кәгазьләре) һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре.

Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау.

Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү.

Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Тел һәм мәдәният

  1. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихының үзара мөнәсәбәтен, аның Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен һәм тоткан урынын аңлау.

Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.

  1. Ана теленең милли-мәдәни эчтәлекле берәмлекләрен билгеләү, аларның мәгънәләрен төрле – аңлатмалы, этимологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә ачыклау.

Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү.
Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфта эшләгәннәрне дәвам итү формасында алып барыла; V-XI сыйныфларда ул түбәндәгечә тәэмин ителә:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан урын, кабинетлар санитар һәм уттан саклану нормаларына туры килерлек итеп оештырыла;

  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;

  • укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;

  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;

  • компьютер сыйныфларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;

  • дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;

  • укучыларның физик мөмикинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;

  • ана теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә – фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу кебек эшләргә җәлеп ителә.


Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 65-80 сүз, ел ахырында 75-90 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 190-230 сүз (105-115 –язма күләме)

ел ахырында 230-270 сүз (115-125- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

2.1.4. Урта сыйныфларда әдәбиятны өйрәнү

Урта сыйныфларда әдәбиятны өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдәр булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатларын исә түбәндәгеләр тәшкил итә:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру.

  • укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү.

  • әдәби тел нормаларын саклап телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энөиклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

  • татар әдәбияты әсәрләрендә чагылыш тапкан гомуму кешелек идеалларын рус әдәбияты әсәрләре белән үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күререгә өйрәтү.

  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләшергә әзер, гуманлы, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбияты һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну һәм хөрмәт булдыру.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

  • кирәкле мәгүлүмат һәм белемнәрне төрле чыганакладан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.


Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татар әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

  • бәяләү өлкәсендә:

  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.


ӘДӘБИЯТ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ

Татар әдәбияты предметын укыту ике этапка бүленә:

I этап – урта сыйныфлар (V- IX сыйныф);

Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, гомуми төп белем бирүнең соңгы этабында зуррак күләмле әсәрләрнең һәм татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.

Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.

Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителд

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

V- IX сыйныф

Әдәбият тарихы

Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана.

Халык авыз иҗаты

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар.

Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчми сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.

ХIХ йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.

ХХ гасыр татар әдәбияты

Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман сорауларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.


Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  • Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;

  • сочинение элементлары белән изложение язу;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

  • тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   42

Похожие:

Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа основного общего и среднего общего образования...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего и среднего общего образования
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа среднего (полного) общего образования
Государственного стандарта основного общего образования, утвержденного Приказом Министерства образования Российской Федерации «Об...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа основного общего образования и...
Примерной основной образовательной программы основного общего и среднего (полного) общего образования, обеспечивает организацию образовательного...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа начального, основного и среднего (полного)...
Образовательная программа начального, основного и среднего (полного) общего образования
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа основного общего образования мбоу сош
Учебного плана и федерального компонента государственного стандарта основного (среднего) и общего образования для 6-9 классов1
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа основного общего образования
Обеспечить усвоение учащимися обязательного минимума содержания начального, основного, среднего (полного) общего образования на уровне...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа среднего полного образования мбоу «Большекокузская сош»
Педагогический коллектив школы работает над реализацией общеобразовательных программ начального общего, основного общего, среднего...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа основного общего и среднего образования...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования 6
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа среднего общего образования Муниципального...
Примерная основная образовательная программа основного общего образования – М.: Просвещение, 2011
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа начального общего, основного общего, среднего...

Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа среднего (полного) образования...
Лицей – это учреждение, реализующие общеобразовательные программы основного и среднего (полного) общего образования, обеспечивающие...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа основного общего и среднего (полного) общего...
Образовательная программа основного общего и среднего (полного) общего образования мбоу «Актанышская средняя общеобразовательная...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconПриказ №208- о от «22» 05 2013г. Рассмотрено на заседании
Основная образовательная программа основного общего образования и среднего (полного) общего образования
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОсновная образовательная программа основного общего и среднего (полного)...
Образовательная программа это нормативный документ, определяющий приоритетные ценности и цели, особенности содержания, организации...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconПояснительная записка к рабочей программе курса химии для основного общего образования 8 класс
Министерства образования России от 05. 03. 2004 №1089 Об утверждении федерального компонента государственных стандартов начального...
Образовательная программа основного и среднего общего образования iconОбразовательная программа гбоу средней общеобразовательной школы...
Школа является общеобразовательным учреждением, реализующим программы начального общего образования, основного общего образования,...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск