Скачать 4.94 Mb.
|
Аңлатма язуыТатар теленнән укыту программасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы дүртъеллык башлангыч укыту Программасына нигезләнеп, башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартына туры китереп төзелде. Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе — туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып һәм аралашып тәрбияләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра. Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш. Башлангыч мәктәпнең бурычы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Татар теле дәресләре белем бирү һәм җәмгыятькә, мәдәнияткә бәйле максатларны үти: — белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү; — ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру. Бу максатларга түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була: — балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә күнектерү, чөнки бары үз телендә генә кеше уй-фикерләрен төгәл белдерә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңлый ала; — ана теленең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү; — укучыларны дөрес уку һәм язу күнекмәләренә ия итү, диалогта катнашырга һәм зур булмаган монолог формасында тәгъбир төзәргә өйрәтү, аларда тасвирлама, хикәяләү, фикерйөртү тибындагы сөйләм осталыгы булдыру; — туган телгә кайнар тойгылы һәм рухи байлыкка карата булырга тиешле уңай караш тәрбияләү, шул телдә халыкның күп гасырлар дәвамында тупланган мәдәниятен саклап калуда һәркемнең катнашы барлыгын аңлату, телне өйрәнүгә кызыксыну, сөйләмне камилләштерүгә омтылыш уяту. Башлангыч гомуми белем бирү этабында туган телне өйрәнү төп урынны биләп тора: ул баланың функциональ грамоталылыгын һәм аралашу осталыгын булдыруга юнәлтелгән, телнең әһәмияте һәм вазифалары универсаль һәм гомуми, ягъни һәрнәрсәгә караган. Баланың туган телдә ирешкән уңышлары башка фәннәр буенча хәзерлек сыйфатын алдан билгели. Эчтәлекнең структурасы Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү балаларга тел белеме бирү һәм сөйләм үстерү буенча беренчел этап булып тора. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән, бигрәк тә уку белән, тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу ике фән татар телен өйрәнүне һәм әдәбият турында башлангыч белемнәр бирүне бер өлкәгә берләштерә. Ана теленең системалы курсы башлангыч белем бирүдә үзара бәйле һәм баланың акыл һәм аралашу үсешенең нигезе булган төшенчәләр, кагыйдәләр, мәгълүматлар җыелмасы итеп бирелә. Шулай итеп, ана теле курсы танып белү һәм аралашу юнәлешендә төзелә. Бу — төрле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнгәндә төп этәргеч аралашу ихтыяҗы, игътибар үзәгендә тел берәмлекләренең мәгънәсе, аларның сөйләмдәге әһәмияте, тоткан урыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Дәресләрдә телнең системасы тирәнрәк өйрәнелә, сөйләм культурасы үзләштерелә, кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм жанрының төрләре (записка, хат, котлау, чакыру язу һ.б.) үзләштерелә. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре фонетика, морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән гадиләштерелгән танышу да карала. Вак моториканы үстерү һәм кул хәрәкәтләренең иркенлеге, хәрефләрнең дөрес язылышы, рациональ тоташтырылган булуы, язу хәрәкәтләренең ритмлылыгы, салмаклыгы, уку хезмәтенең бу төрендә гигиена таләпләрен үтәү — язу күнекмәсен камилләштерүнең төп бурычлары. Башлангыч белем бирүдә әйтмә сөйләм үсешенең алда баруы язма сөйләм үстерүгә аерым игътибар булуын сорый – әйтмә һәм язма сөйләм төрләре арасында тиешле исәп, микъдар мәнәсәбәтләре булырга, алар гадидән катлаулыга күчү, индивидуаль һәм күмәк биремнәргә, һәр очракның үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә системага салынып бирелергә тиеш. Белем бирүнең төп юнәлешләре Программада «Татар теле» фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә: — телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика, графика, сүз составы (морфемика), грамматика (морфология һәм синтаксис); — орфография; — сөйләм үстерү. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләрдә күзәтүләр, күнегүләр өчен сайланган материал ана теленең системасы һәм структурасы турында фәнни күзаллау формалаштыруны һәм әдәби тел нормаларын үзләштерүне тәэмин итәрлек булырга тиеш. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен өйрәнү, әйтмә һәм язма сөйләмне үзләштерү укучыларның гамәли аралашу бурычларына хезмәт итә һәм укучыларның культура дәрәҗәсен билгеләүче күнекмәләр булдыра. Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлек оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат кабул итү, аңа ирешү өчен арадагы бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия. Иң беренче чиратта бала белгәнне әле билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып, танып белү максатын мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнә. Моның өчен белгәннәрне структуралаштырырга һәм оештырырга кирәк була. «Татар теле» фәнен өйрәнгәндә укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша: чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, абстрактлаштыру, эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәне генә түгел, эш алымнарын бәяләүгә, контрольне эш нәтиҗәсеннән эш барышына күчерә алу. Туган телне өйрәнү дәверендә баланың мәгълүмат белән эшләү культурасы үсә: аңлап уку, язу, дәреслек белән нәтиҗәле эш, төрле сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән, мәгълүмати чаралардан, шул исәптән компьютердан, файдалану. Ул уку эшчәнлеген максат итеп куя белергә һәм уку төрен эшчәнлек максатына, бурычына бәйләп сайларга өйрәнә (тулысынча, сайлап уку, карап чыгу). Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу, сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итә: модельләштерү — тойгы объектының билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү; шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү, өйрәнелгән теманы схема, сызым, план формасында күрсәтү. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була. Башлангыч классларда татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
4 нче сыйныфта татар теле укыту курсының эчтәлеге. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Аларның бүленеше. Сүзгә аваз-хәреф анализы. (6 сәг.) Сүз төзелеше. Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр, ясалма сүзләр, кушма һәм парлы сүзләр. Аларның ясалышы һәм дөрес язылышы. Рус теле аша кергән алынма кушма сүзләр. Сүз төзелешенә анализ ясау. (7 сәг) Сүз. Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру). (5 сәг.) Сүз төркемнәре. Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән кулланылуы. (13 сәг) Фигыль төркемчәләре. Аның зат, сан белән төрләнеше. Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Текстта синоним һәм антоним фигыльләрне куллану. (15 сәг.) Сыйфат дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы, дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатларның җөмләдәге роле (иярчен кисәкләр һәм хәбәр булып килүе). Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Антоним сыйфатлар, синоним сыйфатлар. (9 сәг) Алмашлык. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы, күләм, чама белдерүче сүзләрне алмаштырып килүе. Алмашлыкларның җөмләдәге роле. Текстта кабатланып килгән исемнәр урынына – алмашлык, алмашлыклар урынына исем куллану. (7 сәг) Кисәкчә. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле – мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре. Аларны, аралашу ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп, урынлы, төгәл куллану. (4 сәг) Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр. (2 сәг) Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләргә һәм аларның дөрес язылышына күзәтүләр оештыру. (2 сәг) Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, ике гади җөмләдән торган тезмә кушма җөмлә (таныштыру). Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. (15 сәг) Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. (4 сәг) Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстның кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү. Текстларның төрләре (хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү). Текстта сурәтләү чаралары. Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы тектсларның төзелеше. Текстларның эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү. Телдән рәсем, диафильм, кинофильм эпизодлары буенча хикәя төзү. Хикәя төзегәндә, эпитет, метафора, җанландыру, чагыштыру куллану. Синоним фигыльләрдән, синоним сыйфатлардан файдалану. Фәннәр буенча телдән җавап бирүнең үзенчәлекләре (уку эшчәнлегенә бәйле сөйләм стиле. (12 сәг) Укучыларның компетенцияләренә таләпләр — сүзнең мәгънәле кисәкләрен, тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера һәм сүзне кулланганда файдалана белү; — сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, кисәкчә, аларның сөйләмдәге әһәмияте; — җөмләнең баш кисәкләре, ия һәм хәбәр; — җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә). — өйрәнелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу; — сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү); — сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, тартым кушымчалары булганда — затын, килешен; фигыльнең заманын, затын, санын); — берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү, килеш кушымчаларын дөрес сайлау (соңгы авазга, калын һәм нечкә әйтелешкә карап); — фигыльне тиешле заман формаларына куя белү (аралашу максатына бәйле рәвештә); — текстта синонимнарны, омонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә урынлы куллана белү; — сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера алу, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җәмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү; — җөмләне анализлау: әйтелү максаты, интонация буенча төре, баш һәм иярчен кисәкләр; — әзер яки бергәләп төзелгән план буенча 50-65 сүзле текстны изложение итеп язу; текстның темасын һәм төп фикерен чагылдыра алу, текстның мәгънәле кисәкләрен чамалау, кызыл юлны саклау; — сөйләгәндә һәм язганда текстның өлешләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; — хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текстларны аера, төзи белү һәм кечкенә күләмле текстларны язып кую; — шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картина һәм рәсемнәргә таянып, (алдан әзерлек белән) сочинение язу; — сөйләмгә караган таләпләрне, аралашу осталыгын, язу эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне барлык дәресләрдә дә үтәү. Укучылар белергә тиеш:
Укучылар башкара алырга тиеш:
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш. Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм әшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. |
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Когда наши ученики пишут сочинение или изложение, списывают текст, они выполняют лишь учебно-речевые действия, но еще не совершают... | Контрольная работа по математике (2 8 классы); изложение с разработкой... Настоящее «Положение о промежуточной аттестации обучающихся и переводе их в следующий класс по итогам учебного года» является локальным... | ||
Сочинение или изложение с творческим заданием (10 кл.) Председатель ппо директор мбоу «сош №2 г. Суздаля» Ильина Г. В. Москалева М. Ю. Положение о формах и порядке промежуточной аттестации... | Инструктивные материалы по подготовке и проведению итогового сочинения... Итоговое сочинение (изложение) является допуском к государственной итоговой аттестации по образовательным программам среднего общего... | ||
Порядок ведения и оформления тетрадей по русскому языку и литературе Например: Проверочная работа. Самостоятельная работа. Контрольная работа. Работа над ошибками. Изложение. Сочинение | Решение лингвистической или литературоведческой задачи «лабораторная работа» звучит редко, но по существу многие традиционные виды работ проводятся как лабораторные работы: языковой анализ,... | ||
Как правильно писать сочинение на литературную тему Сочинение должно демонстрировать знание всех произведений школьной программы по выбранной теме | Итоговое сочинение Выберите только одну из предложенных ниже тем сочинений, а затем напишите сочинение-рассуждение на эту тему. Рекомендуемый объём... | ||
Сочинение состоит из трех композиционных частей: вступления, основной... Сочинение, которое пишется в рамках егэ, представляет собой публицистическое (или художественно-публицистическое) рассуждение на... | Тема: Сочинение с элементами описания «Весна пришла» Сегодня на уроке развития речи мы напишем небольшое сочинение с помощью динамической картинки, которую составим вместе. Тему сочинения... | ||
Российской Федерации Краснодарский университет Методика проведения: повествовательное изложение материала, объяснение; проблемное изложение материала | Краснодарский университет Методика проведения: повествовательное изложение материала, объяснение; проблемное изложение материала | ||
Урок по русскому языку в 9 «А» классе по теме: «Сжатое изложение. Приемы компрессии текста» Нельзя путать изложение с сочинением, т к фантазирование расценивается как фактическая ошибка и ведёт к снижению баллов | Сочинение рассуждение на лингвистическую тему Формы работы: слово учителя, лингвистический анализ исходного текста, организация частично – поисковой деятельности, групповая работа,... | ||
Реферат письменное изложение научной работы, прочитанной книги Обзорный реферат – систематизированное изложение содержания нескольких научных работ, книг и других источников информации по выбранной... | Правила работы над рефератом реферат Реферат – сжатое письменное изложение научной информации по конкретной теме – изложение, в котором выражается и отношение к этой... |