Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ





НазваниеСаба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ
страница1/5
Дата публикации03.04.2015
Размер0.73 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Спорт > Документы
  1   2   3   4   5
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ.
2013-2014 нче уку елында мәктәп колективы, ата-аналар, авыл җәмәгәтьчелегенә таянып, үзенең эшчәнлеген планлы рәвештә кабул ителгән “ Укыту-тәрбия процессында яңа информацион технологияләр кулланып укытуның сыйфатын күтәрү” дигән теманы тормышка ашыру өстендә эш алып барды. 2013-2014 нче уку елына түбәндәге бурычлар куелган иде:

  • Укучыларның белем сыйфатын күтәрү;

  • Укучыларның мөмкинлекләренә туры килә торган уңайлы шартлар булдырып дифференциаль укытуны оештыру;

  • Укыту процессында яңа технологияләр куллану, аларны гамәлгә кертү өчен укытучыларның белем һәм методик әзерлеген арттыру ирешергә;

  • Укучыларның экологик культураларын үстерүдә максатчан эш алып барырга;

  • Туган як табигатен саклауга карата аңлы караш тәрбияләү;

  • Җирдәге табигый системаларның торышы өчен җаваплылык хисе уяту;

  • Укучыларның экологик фикерләүләрен үстерү,әйләнә-тирәлекнең сыйфатын саклау һәм яхшыртуда эш алып бару.

Алда куелган бурыч – максатларны тормышка ашыру өчен мәктәп колективы даими эш алып барды.

Укытучылар колективы үз эшләрендә алдынгылар тәҗрибәсен киң кулланып, дәресләрнең сыйфатын, нәтиҗәлелелеген күтәрү өстендә эшләделәр. Укыту процессын сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару өчен, һәр баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларда укуга булган карашларын уңай якка үзгәртергә тырышып,кызыксындыру тудырып, халкына карата лаеклы варис булу, эшлекле, сәламәт, белемле шәхес тәрбияләү өчен өзлексез эш алып барылды. Мәктәптә югары сыйныф укучыларның “ Чулпан” исемендәге Балалар Думасында – 26 укучы, “Яшел алан” Татарстан варислар берлегендә - 37 укучы һәм кече яшьтәге балалар өчен “Эзтабарлар” оешмасында- 59 укучы тәрбияләнде.Оешмаларда эш план нигезендә алып барылып, ел дәвамында укучылар белән җыелышлыр һәм сборлар үткәрелеп килде.

Шулай ук педагогик кадрлар белән өзлексез эш алып барыла. Ата-аналар җыелышлары,педагогик киңәшмәләр, директор алды кидәшмәләре план нигезендә үткәрелеп килә. Ата-аналар җыелышларында “Дәреснең нәтиҗәлеге. Ул нәрсәгә бәйле?”, “Ата-аналарның педагогик такты”, “ Начар гадәтләр. Аларны ничек бетерергә?”, “Мәктәптә һәм гаиләдә хезмәт тәрбиясе”, “Ышаныч телефоны” дигән темаларга класс җитәкчеләре тарафыннан докладлар ясалды. Ата-аналар алдында район эчке эшләр бүлегенннән балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Зәкиев И.Т., өлкән участок уполномоченное Хабибуллин Ф.Ф., прокурор ярдәмчесе Назмутдинова Э.Т. белән берлектә хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик чаралар, әңгәмәләр,чыгышлар үткәрелде.

2013-2014 нче уку елында класс җитәкчеләренең “Иҗат” берләшмәсе уку елы башында кабул ителгән һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан билгеләнгән нигезләмәләргә таянып тәрбия эшен алып барды.

Сентябрь аенда һәр класс җитәкчесе классның яшь үзенчәлегенә һәм тәрбия дәрәҗәсенә карап тәрбия темасы сайлады. Темадан чыгып еллык, айлык план төзелде.

Һәр класс 1 сентябрь көнне “Конституция – балалар күзлегеннән” тематикасы буенча класс сәгатьләре уздырды . Ел дәвамында мәктәп күләмендә төрле класстан тыш чаралар уздырылды.

  • Октябрь аенда “Алтын көз” бәйрәме уздырылды, һәр класс көзге муллыктан күргәзмә һәм чыгышлар әзерләде;

  • Энергитиклар көненә багышланган республика конкурсында класслар актив катнашты;.

  • “Янгынга каршы көрәш” район конкурсына эшләр җибәреледе.

  • 15 нче октябрь – Хәтер көне мәктәп күләмендә активлык белән билгеләп уздырылды.

  • Яңа ел бәйрәме зур әзерлек белән узды. Класслар стена газетасы чыгарды, биюләр, яңа ел котлаулары, сәхнәләштерелгән чыгышлар әзерләделәр.

  • 23 нче февраль “Ватанны саклаучылар көне” һәм 8 нче Март – халыкара хатын-кызлар көннәре билгеләп узылды.

  • Фән атналыкларында актив катнаштылар.

  • Тимурчылык эше алып барылды.

  • Парламент дәресләре уздырылды.

  • Чишмәләр җыештыру акциясендә актив булдылар.

  • Каникул чорында мәктәптә тәрбия эше аерым план нигезендә алып барылып, көзге һәм кышкы каникул чорында укучылар Лесхозга боз сараена ирекле шууга бардылар.

  • Утар балалар йортына хәйрия акциясе белән барылды.

  • Укучыларның портфолиолары тулыландырылды.

  • Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын карау,

  • Кырым балаларына ярдәм ит!”- акциясе.

  • Ата-аналар белән даими элемтә булдырылды һәм чирек саен ата –аналар җыелышларында һәр ике якны борчыган сорауларга бергәләп җавап таптылар.

  • Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен төрле биюләр өйрәнелде.

Һәр класс һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге уңышлы эшләр белән билгеләнде.
Башлангыч класс укучылары һәм укытучылары эшчәнлеге.

- Табигать кочагына көзге экскурсия оештырылды.

- “ Аналар көне”н билгеләп уздылар.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу.

-« Мы – прилежные первоклассники» , « Наш УГОЛОК ПРИРОДЫ» ,« Мы- юнкоры!», « Кто сильнее?», « Мой любимый папа», «Маленькие принцессы», « Мамочка родная, я тебя люблю!», « Когда смешно- тогда не страшно!», « Русские народные сказки», « Вестники весны»,« Книги-юбиляры», «День смеха», « День космонавтики», « Г.Тукай и мы», « Это-День Победы», « День рождения- весёлый праздник», « Подарки своими руками», « Последний звонок».

5 нче класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге

Класс җитәкчесе: Шафигуллина Лилия Рашитовна

  • Класс коллективы тупланып, үзләренең отрярдларына исем, җыр һәм девиз сайлау һәм класс активын билгеләү белән уку елын башлап җибәрделәр.

  • “Наркотикларсыз тормыш” исеме астында класс сәгате уздырылды һәм газета чыгарылды.

  • - “Сез иң гүзәл кеше икәнсез.” – дип исемләнгән укытучылар көненә багышланган музыкаль кичәдә укучыларның активлыгы һәм талантлары ачылды.

6 нче класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге

Класс җитәкчесе: Асатова Рания Магизовна

-“ Сөмбелә” бәйрәмендә чыгыш ясадылар.

  • Кош оясы конкурсын да катнаштылар.

  • Кардан сыннар ясау,

  • “Изгелек эшлә” акциясе ,

  • Шекше музеена экскурсияга бару,

  • Гөлләр фотоконкурсында катнашу

7 нчы класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге.

Класс җитәкчесе: Каримуллина Эльвира Талгатовна

- Кош оясы конкурсында катнаштылар.

-“ Сөмбелә” бәйрәмендә чыгыш ясадылар.

- Макулатура җыюда актив катнаштык.

- Сафиуллин Инзил-Районный  творческий конкурса иллюстраций к произведениям - юбилярам

- Ахметов Йосыф-I этап международного конкурса творческих работ  “Сөмкемле  Шүрәле”  - “ Обаятельный Шурале”.

8 А класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге.

Класс җитәкчесе: Сөләйманова Наилә Мансуровна

- Казанга экскурсия.

-“Хуш киләсез кошлар”

- Район күләмендә уздырылган “Ватан” фестивалендә Мирзина Зәлия район турында катнашты..

- “Сөйкемле шүрәле”

- Районный  творческий конкурс иллюстраций к произведениям – юбилярам

- Халыкара интернет-проект “Мост-дружба» номинация «фотографии

9 класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге.

Класс җитәкчесе: Зиганшина Нәфисә Солтанахматовна

  • Кош оясы ясадылар

  • Диалог культуры

-“Мы за дружбу народов” темасына стенгазета чыгарып “За творческий подход” грамотасына лаек булдылар

- Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге тарафыннан үткәрелгән “Спорт как алтернатива пагубным привычкам” темасына үткәрелгән конкурста Кутдусова Гөлзилә буклет номинациясендә катнашты.

- Самигуллин Азат “Я рисую страну” “На страже Отечество” һ.б.төрле югарылыктагы рәсем конкурсларына катнашып призлы урыннар яулады

-“Мост дружба” халык ара интернет проектында сыйныф белән «Время открытых сердец»номинациясендә

- Шарипов Динар “Жизнь в объективе»

10 нче класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге.

Класс җитәкчесе: Закарова Гөлсирә Рәшитовна

- «Тыл хезмәтчәннәренә обелиск эскизы”

- Открытый фотоконкурс “Объектив”

- Конкурс рисунков “Мой любимый учитель”

Всероссийская общественная акция “Мир без нацизма” (рисунок)

11 нче класс укучылары һәм класс җитәкчесе эшчәнлеге.

Класс җитәкчесе: Мифтахова Вәсилә Хәмитовна

- “Тимурчылар” конкурсында катнашу.

- 1 нче сентябрь –Белем көне уңаеннан мәктәп күләмендәге тантананы ачу.

  • “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздыру.

  • Укучыларны БДИ әзерләү һәм олы тормыш юлына озату өчен әзерлек.

  • “Ягез, әле егетләр!”

  • “Ягез, әле кызлар!”

  • “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә газета чыгару

  • Казан ветеринария академиясе вәкилләре профориентацион очрашу

  • Арча педагогия көллияте вәкилләре белән очрашу

  • Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын карау.

  • “Мәхәббәт турында сөйләшик”-Г.Камал исемендәгетеатр артистларының чыгышын карау

Халыкара интернет-проект “Мост-дружба»номинация «фотографии»(Каримуллина Илүзә)

Һәр класс җитәкчесенең эшчәнлеге тәрбияле һәм хәзерге шартларда тормышка яраклаша алырдай, гуманлы укучы тәрбияләүгә юнәлтелде.
Эчке контроль алдан төзелгән план нигезендә алып барылды. Уку елы барышында укыту кабинетларындагы дәреслекләрнең сакланышы, укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсе, класс җитәкчеләренең яңа ел алдыннан инструктажлар үткәрүләре, түгәрәк җитәкчеләренең документларны тиешенчә тутырулары укучыларның дәрескә йөреше, класс җитәкчеләренең көндәлекләр белән эшләү юнәлешләре, балаларның җәйге ялы, мәктәп тәҗрибә участогында эш, ачык класстан тыш чараларны, класс сәгатьләрен үткәрүнең торышы, кебек эшләр тикшерелеп өйрәнелде.

Балаларны тәрбияләүдә мәктәптә шулай ук түгәрәкләрнең дәвамлы

эшләве дә бик әһәмиятле. мәктәптә түбәндәге түгәрәкләр дәвамлы эшләп килә:

  1. “ Халкыбызның күңел җәүһәрләре” һәм “Халкыбызның күңел сандыгы” түгәрәкләре, җитәкчеләресе – Ахметова Рузилә Илсуровна, Тимергалиева Алсу Накифовна; ( иҗат үзәгеннән бирелгән түгәрәкләр), 30 бала йөри; Түгәрәктә ел давамында төрле конкурсларда катнашу зур роль уйнады . Алар район күләмендә үткәрелгән “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” катнаштылар.Түгәрәктә ел дәвамында укучылар өчен үткәрелеп килүче төрле чараларның кызыклы булуын билгеләп үтмичә булмый һәм укучылар бу түгәрәккә бик кызыксынып йөриләр.

  2. “Кызыклы тарих” түгәрәге, җитәкчесе - Сөләйманова Наилә Мансуровна; (15 бала ) Түгәрәккә йөрүче укучылар җитәкчеләре Сөләйманова Н.М. белән берлектә безнең мәктәбебездә укып чыккан ир-егетләребез турында, ветераннар турында, авыл тарихы турындагы папкалар, буклетлар, презентацияләр эшләү һәм аларны тулыландыру өстендә эш алып бардылар.

  3. “Чаңгы” һәм “Бадминтон” түгәрәкләре( 25 бала), җитәкчесе - Вафин Айнур Валинурович. Бу түгәрәккә йөрүче укучыларның саны да елдан – ел арту ягына бара. Алар ел дәвамында тренировкаларда катнашалар, шулай ук районда, регионнарда үткәрелүче чаңгы ярышларында актив катнашып, призлы урыннарны яулыйлар.

  4. “Легоконсруирование “ түгәрәге (15 бала), җитәкчесе - Хабибуллина Фирдәүс Тимерхановна.

5. “Спорт” түгәрәге, җитәкчесе - Галиев Азат Гильмуллович. Атнаның дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә Иләбәр авылында урнашкан “ Яшьлек” спорт клубында һәм Эзмә авыл клубында даими шөгыльләнеп килделәр.

Балаларга өстәмә белем бирү буенча мәктәптә “ Гитара” һәм

“ Бию ”, “Лидерство”түгәрәкләре системалы эшли башлады, җитәкчеләре – Давлетзянов А.Ю., Давлетшина Р.А., Шафигуллина Л.Р. (60 бала йөрде;)

Шулай ук алар ел дәвамында районда үткәрелгән конкурсларда да алдынгы урыннарны алуга ирештеләр. 2013-2014 нче уку елында түгәрәкләргә барлыгы 95 бала йөрде, барлык балаларның 77% тәшкил итә.

Безнең барыбызның да бурычыбыз булып укучыларны түгәрәкләргә тарту һәм аларның даими эшләвен тәэмин итү, балаларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итү тора.

Мәктәбебез тулы канлы тормыш белән яши. Инде традициягә әйләнгән бәйрәмнәребез дә бар. “Беренче кыңгырау”, “ Сөмбеләдә кунакта”, “Аналар көне”, “Гашыйклар көне”, “Шаярыгыз – көлегез”, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнәр ел саен төрле формаларда үткәрелеп килә. Кайберләренә ветеран укытучылар , әти-әниләр чакырыла һәм аларга укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары, төрле чаралар күрсәтелә, ә кайберләре чәй табыны артында үза.

Һәр ел саен “ Аналар Көне” билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм ел саен традиция нигезендә 7 нче сыйныфларның әниләре белән берлектә үткәрелде. Шулай ук бу көнне һәр сыйныфта “ Аналар көне”нә багышланган класс сәгатьләре, 1-11 нче сыйныфлар арасында “ Иң кадерле кешем - әнием” дигән темага иншалар һәм “ Әниләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык” дигән тема астында рәсемнәр конкурслары үткәрелде.

“ Яңа ел” бәйрәме быел 3 сменада үткәрелде. Балалар өчен “ Әкият иленә сәяхәт “ итеп оештырылса, өлкән класс укучылары “Яңа ел кичендә” дип исемләнгән иде.

Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.

Мәктәбебездә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча өзлексез эш алып барыла. Февраль ае да – “ Патриотик тәрбия һәм спорт ” айлыгы итеп билгеләнеп үтелә. Дәресләр дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Ерактан начар күрү, умыртка сөяге кәкерәю, яссы табанлылык авыруларын булдырмау, булган очракта дәвалау йөзеннән төрле әңгәмәләр, күнегүләр үткәрәбез, хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Атнаның өч көнендә ачык һавада яки мәктәп спорт залында иртәнге гимнастика ясатыла. Ел саен “Сәламәтлек көне” билгеләп үтелә. Быел да бу көн киң колач белән билгеләп үтелде. Иртәнге яктан сәламәтлек турында мәкаль - әйтемнәр әйтеп керү һәм иртәнге гимнастика белән бшланып китте. Һәр класс җитәкчесе тәрбия сәгатьләрендә сәламәтлек темасына багышланган тәрбияви чаралар үткәрде. Эзмә ФАП мөдире Шайхетдинова Г.Ш. укучылар алдында “ Грипп. Аны булдырмау юллары” һ.б. йогышлы авырулар, наркомания, СПИД темасына чыгыш ясады, укучыларның сорауларына җавап бирде. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән девиз астында “Сәламәтлек театры” куелды. Бу театр укучыларны сәламәт булырга, сәламәтлеккә зыян китерүче әйберләр кулланмаска, спорт белән шөгыльләнергә, режим белән тукланырга өндәде. 7 апрель көнне эзтабарлар сборы “ Сәламәтлек – зур байлык” темасы астында үтеп, шул тематикага караган стена газетасы да чыгарылды. 5 нче сыйныфларда үткәрелгән ачык класс сәгате дә “ Сакланган – саулыкка җиткән” дигән тема астында үтте. Укучыларның сәламәтлеге елдан ел начарая барган бу заманда сәламәтлек турында сөйләшүләр, сәламәтлекне пропагандалау - укучылар өчен бик яхшы чара.

Педагогик коллективның активлык дәрәҗәсенә бәйле хәлдә, класстан тыш вакытта мәктәптә профориентация буенча ел саен системалы һәм планлы тәрбия эше алып барыла яки очраклы һәм үзара бәйләнешсез чаралар җыелмасы үткәрелеп килә. Март ае – “Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү айлыгы” буларак аеруча зур эшчәнлек күрсәтә. Бу уку елы башында һөнәр сайлауга юнәлеш бирү планы төзелеп, шул план нигезендә эшләнде.Укучыларда авыл хуҗалыгына караган һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, киләчәктә оешмаларга кирәк булган хезмәт ияләре турында әңгәмә үткәрү, укучыларга берникадәр һөнәри юнәлеш бирү кебек эшләр башкарылды Класс җитәкчеләре класс сәгатьләрендә “Мин һәм минем һөнәрем”, “Мин кем булырга телим?”, “Әтиләр эшен дәвам итәбез”, “һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” һ.б. темаларга төрле чаралар үткәрелде.

Шушы юнәлештә сыйныф җитәкчеләре һәрдаим системалы, даими рәвештә эш алып баралар, киләчәктә оешмаларга кирәк булган хезмәт ияләре турында әңгәмәләр үткәрәләр.Класс җитәкчеләре, фән укытучылары ата-аналар җыелышларында да тестлар, анкеталар үткәрәләр, һөнәр сайлауда килеп туган сорауларга җавап бирәләр, килеп туган ситуацияләргә бергәләшеп җаваплар эзлиләр, киңәшләр бирәләр.

Укучыларның профессиягә юнәлешен билгеләү һәм профильле укытуга күчү буенча 7-11 нче сыйныфлар арасында компьютерда тестлар үткәрелде.

Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү айлыгы кысаларында , 6 март көнне, мәктәбебездә узидарә көне узды. Ул көннең иртәсе “яңа директор”- 11 нче сыйныф укучысы Садыйков Инсаф, укытучыларны каршы алудан башланып китте. Бу көнне укытучы һөнәренең нинди авыр хезмәт икәнен аңлап, укучылар дәрес үткәрсәләр, укытучылар, “ 12 нче сыйныфка” җыелып, укучы ролен башкардылар. Дәресләргә укучылар үзләренең остазлары ярдәмендә, заманча яңа технологияләр кулланып әзерлек эшләрен алдан ук башладылар. Шуңа да дәресләр көн таләпләренә җавап бирә торган итеп методик яктан дөрес оештырылды. Үзидарә көнендә тәнәфесләр шаулап-гөрләп үтте. “12 сыйныф” укучылары үзләренең балачакларына кайтып җырлы-биюле уеннар уйнадылар.

“Яшь укытучылар” дәресләр беткәннән соң ,түгәрәк өстәл янына җыелып , киңәшмә үткәрделәр. Үзләренең эшчәнлекләренә анализ ясап, уңай һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр. Көн азагында дәресләрне яхшы бирүче, белемле “укытучылар” мактау кәгазьләренә лаек булдылар.

4 нче апрель көнне Эзмә урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек, очрашуга җыелдылар. Студентлар үзләренең укулары,уңышлары белән уртаклаштылар,укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.

Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү һәр дәрестә дәвам итеп, татар теле, рус теле дәресләрендә иншалар, сочинениелар язылды. Класстан тыш тәрбия эшләрендә,класс сәгатьләрендә укучыларның теләк һәм сәләтләрен исәпкә алып, авыл җирлегенә һәм җәмгыятькә кирәк булган профессияләргә якын-

айту максатыннан әңгәмәләр, тестлар, анкеталар үткәрелде.

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарны котлау почтасы оештырылды һәм 7 сыйныф укучылары “Ветаранга бүләк” дигән акциядә катнаштылар.
  1   2   3   4   5

Добавить документ в свой блог или на сайт

Похожие:

Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconТатарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Крым-Сарай урта гомуми...
Р. З. Хәйдәрова, Л. Д. Белоусова, Э. Н. Хәбибуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), тр мәгариф министрлыгы тарафыннан...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconУкыту-тәрбия планы Азнакай муниципаль районы Сарлы авылы муниципаль...
Мбоу «средняя на заседании педсовета общеобразовательная школа «31» августа 2013г
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconНигезендә төзелде(Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 1997)....
Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 1997. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconРабочая программа по татарской литературе для 9 класса на 2012-2013 учебный год
Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф. Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconТатарстан Республикасы Биектау муни ц ипал ь районы Мәмдәл урта гомуми...
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ icon«Аерым ф ә нн ә р тир ә нтен ө йр ә нел ә торган 32 нче урта гомуми...
Об утверждении резервного состава предметных комиссий государственной экзаменационной комиссии Приморского края в период сдачи егэ...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconТатарстан Республикасы я ңа Чишмә муни ципаль районы Акбүре урта гомуми белем

Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconПриказ №62 от «28» августа 2013 г. Олы салтык гомуми урта белем бирү МӘКТӘбенең
Укучыларга халык музыкасы һәм профессиональ музыка сәнгатенең кыскача тарихи мәгълүматларын җиткерү бирелгән теманы анализлау, реферат...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconМи к районы муниципаль районы хакими те «баш#ортостан республика*ы...
О проведении в Миякинском районе I школьного этапа и II муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников в 2012-2013 учебном...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconУчебный курс «Окружающий мир»
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Саклау -баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconЗакон рт «Об образовании»
Төзүче: ҖиһашинаМ. Ф.”Мәгариф” нәшрияты, 2009г. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconӘгерҗе муниципаль районы Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня урта гомумбелем бирү
Балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру. Матди тәэмин итү һәм финанслау. 73
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казалар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль мәгариф учреждениесе
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconАнализ работы колледжа за 2013 2014 учебный год
Педагогический коллектив в течение 2013-2014 учебного года работал над проблемами
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconАнализ методической работы образовательного учреждения за 2013-2014 учебный год
Методическая работа школы в 2013-2014 учебном году была направлена на выполнение задач, которые были поставлены по итогам 2012-2013...
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 2013 – 2014 нче уку елына тәрбия эшчәнлегенә анализ iconПлан график по созданию условий для достижения целей и задач на 2013-2014...
Публичный доклад директора школы. Перспективные направления деятельности школы на 2013-2014 учебный год. Анализ гиа -2013


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск