И. М. Саляхов «27» августа 2011г





НазваниеИ. М. Саляхов «27» августа 2011г
страница10/18
Дата публикации04.08.2014
Размер2.52 Mb.
ТипЗакон
100-bal.ru > Информатика > Закон
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   18

Татар теле

Фонетика һәм орфоэпия

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү –гамәли үзләштерү Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу

Ъ ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.

Графика

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

Сүз

Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,)

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Җөмлә

Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү

1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгылҗ, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.

2.Моны кем башкара ала?

3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмлне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

Бәйләнешле сөйләм -

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау.

Әдәби уку

Халык авыз иҗаты.

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халык әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның арактеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бердә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек, җилпән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч һ.б.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак, көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар(җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык һ.б.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкияләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең айваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы. кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

Автор әсәрләре.

Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композитция үзенчәлеге. Капма-каршы ике төрле дөнья бирелеше (җирдәге һәм тылсымлы дөнья, тылсымлы булышчылар,

тылсымлы әйберләр,тылсымлы төсләр). Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.).

Хикәя жанры.

(А.Әхмәт, Г.Ибраһимов, И.Туктар, Ә.Еники, Р.Хафизова, Ә.Гаффар, Ф.Садриев, Ф.Сафин, Ф,Тарханова, В.Нуриев, Л.Лерон, Ф.Моталлапов, Р.Мөхәммәдиев, Э.Шәрифуллина, Ф.Яхин). Жанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерлпрының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Шигърият.

(Г.Тукай, М. Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков,Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р,Вәлиева, Ф.Яруллин, Җ.Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм. Р,Миңнуллин, Р.Корбан, М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев,М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров,Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунова, Г. Гыйльманов, Ф.Зыятдинов,Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г.Мөхәммәтшин,Йолдыз, Р.Бәшәр, А.Юнысова, В.Хәйруллина, Н.Каштанов,Л.Шәех.)

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы – шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдәге чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы(тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Библиографик культура формалаштыру.

“Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү; кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй,мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы,китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре булдыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буеча уку. Укылган әсәргә анализ ясау.
Укыла торган әсәрләр.

Татар һәм башка милләтләнең халык әкиятләре һәм автор әкиятләре.

“Батыр Әтәч”, “Әтәч патша”, “Бүдәнә белән Төлке”, “Гөлчәчәк”, “Хәйләкәр керпе”(гуцул халык әкияте), “Кәҗә белән Бүре”. “Өч кыз”, “Аю белән Төлке”, “Кем нәрсә ярата?”

Г.Тукай. “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Су анасы”; Ш.Галиев. “Җизни әкияте”, А.Алиш. “Бикбатыр белән Биккуркак”, Г. Вәлиева “Борынгы әкият”, “Су әкияте”, М. Җәлил. “Себерке әкияте”.

Татар әдәбияты классиклары

Г.Тукай. “Буран”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бу кайчак була?”, “Мактанчык куян”, “Каз”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”; “Дәрдемәнд”. “Әни әкият сөйләче”, К.Насыйри. “Хикәят”; Г. Ибрагимов. “Кар ява”; Һ.Такташ, “Тәфыйкле песи”; М.Җәлил. “Бер шигырь”; М.Гафури. “Тавык белән Үрдәк”; Н. Исәнбәт. “Мияубикә төше”, “Мырауҗан ага хәйләсе; Ә.Еники. “Кышкы урман”; Ә. Исхак. “Нәфисә”; Г.Афзал. “Беренче кар”; Б.Рәхмәт. “Гөлйөзем белән чебен”; Г Хәсәнов. “Имән каргасы”.

Танылган татар, рус язучылары һәм шагыйрьләре әсәсрләре:

А.Әхмәт “Кышкы матурлык”. А.Нигъмәтуллин. “Кар”. “Автопортрет”. Б.Рәхмәт. “Гөлйөзем белән чебен”. Г. Лотфи. “Тамчы”. Г. Хәсәнов. “Имән каргасы”. Җ. Дәрзаман. “Солдат булдым”, “Балык тотты”, “Күбәләк кар”, “Чын әкият”. З.Гомәров. “хат”. З.Насыйбуллин.”Тик бер нәрсәне белми”. З.Мансур.”Кырмыска һәм малай”, “Умырзаялар”. И.Туктар,”Кышкы урман”, “Урман букеты”. К.Чуковский.”Чебен-Чебенчек”. М.Әгъләмов “Ямь-яшел”. М.Пришвин.”Алтын болын”. М.Хөсәен.”Пескәем”. М. Шабаев. “Идел суы”, “Зәңгәр песи”. Н.Арсланов.”Сезнеке”, “Карлыгачкай”. Н.Мадьяров. “Өйгә керә алмады”, “Үз шәүләсен куркыткан”, “Шәп булдымы?”. Раиса Сарби(чуваш шагыйрәсе). “Рәсем”. С. Урайский. “Туган ил”.Ф. Яруллин. “Ике кеше”, “Эшнең аның аның берние юк”, “Йокы”, “Кемдә нәрсә?..”,” Яз”,”Композитор чыпчыклар”. Х.Халиков.”Ник калдырдың?”. Ш.Галиев.”Ник соң итек җитмәде?”, “Котбетдин мәргән”, “Яңа фотоаппарат”, “Үсә урман”,”Тынлык”, “Һәркем әйтә дөресен”, “Сизгер суган”.

Хәзерге татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре

А.Юнысова “Телевизор”,”Табышмак”.З.Гаффаров “Әни йөрәге”.Ә.Моталлапов”Кечкенә - төш кенә”. В. Нуриев “Җәйге кар”, “Шүрәле”. В. Хәйруллина “Кем ул солдат”, “Чормада”, “Әйләнгеч”, “Миңа охшаган малай”, “Табышмак”. Г.Вәлиева “Борынгы әкият”,”Су әкияте”. Г.Гатауллин “Керпе”. Г.Гыйльманов “Булатның төше”, “Юлым уңды”, “Кар чакыру”, “Мәктәпкә бармадым”, “Күңел күзе”. Г.Морат “Табигать белеме”, “Татар космонавты”, “Мультфильмнар карыйбыз”. Г.Мөхәммәтшин “Көчле булсам”, “Күбәләк”. Г.Шаһи “Тамчы”. Г. Юнысова “Күзләр”,”Режисер урман”, “Керпе кайгысы”, “Скрипкачы чикерткә”. З.Минхаҗева “Су иясе”. И.Гайфуллин “Күкшә”. Йолдыз “Кояшка җавап”, “Бәхетле агач”, “Салаыат күпере” “Ялган хакында чын”, “Белмим!”, “Сөенеч", “Бабай белән малай”, “Хыял”, “Манзара”, “Матурлык”. Л.Газизова “Каникул”. Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”, “Керән”, “Үскәч”, “Сараватта кем ята?”, “Камилнең көләсе килә”, “Яз”, “И ямьле дә соң дөнья!”, “Тишек хәтер”. Л.Шәех “Картлар нигә шатлар?”, “Ике”мин”. М.Газизов “Мактанчык”. М.Галиев “Көзге каршында”, “Тамаша”. М. Фәйзуллина “Күлдәвекләр”, “Кыш бабай тәрәзәсе”, “Кояш нурларын коя”, “Агачлар да күлмәк алыштыра”, “Керпе”. Мөҗәһит “Җәй”. Н.Ахунова “Чия чәчәкләре коелганда...”, “Өем түбәсендә чәчәк аткан”. Н.Әхмәдиев “Безбезия белән Шыкырҗан батыр”, “Бәрәңге бакчасында”. Н.Каштанов “Табышмак”, “Иң җитез күләгә”. Н.Мадьяров “Өйгә керә алмады”, “Шәп булдымы?” Н.Сафина “Тал бәбкәсе”. Р.Бәшәр “Иске өй”, “Әкият сөйлә”, “Балкондагы чыпчык”. Р.Вәлиева “Рәхәт безнең Акбайга”, “Каен елый”, “Замана баласы”, “Умырзая”, “Шатлык кызы”, “Урманда бәйрәм булган”, “Ак песи”, “Яңа көрәк”. Р.Газизов “Ял көнендә”. Р.Гаташ “Зәңгәр ил – балачак иле”. Р.Корбан “Чыпчык”, “Ел фасыллары”, “Кояш-безнең дустыбыз”. Р.Мингалим “Якты тәрәзә каршында”, “Кызык рәсем”, “Кызык нәрсә”. Р.Миңнуллин “Черкиләр җыры”, “Чыршы әйләнәсендә”, “Рәсем”, “Кем соң минем Әби?”, “Йорт агачлары”, “Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын!”, “Малайлар сөйләшә”, “Яз керде өебезгә”, “Ай нәрсәгә охшаган?”, “Ак кыш”, “Беркемгәдә “охшамаган”. Р.Мөхәммәдиев “Бары тик беренче”. Р.Мәннан “Сарбай”. Р.Фәйзуллин “Бинокль,” “Кышын”, “Язгы кәеф”, “Кошлар теле”, “Кышкы бакча”. Р.Харис “Төсле рәсем”, “Әбәк”. Р.Хафизова “Күңел күзе”. Сөләйман “Тау белән сөйләшү". Ф.Зыятдинов “Тәрәзәләр”, “Карга беләнШөпшә”. Ф.Зыятдинова “Өебезнең кояшы”. Ф.Садриев “Тәҗрибә”, “Боз өстендә”. Ф.Сафин “Якты күл сагышы”. Ф. Тарханова “Диана төше”. Ф.Яхин “Кило ярымлы кура җиләге”. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”, “Яшел чыршы, яшь чыршы”, “Оттырды”.
Математика

Саннар һәм зурлыклар

Нумерация һәм саннарны чагыштыру.

Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разряд- лы принцип, “түгәрәк” дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” дистәләр.

Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек – йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд – йөзләр разряды, “түгәрәк” йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

Рим язма нумерациясе белән танышу.

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

Зурлыклар һәм аларның үлчәнеше.

Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге – килограмм. Мас-саны үлчәү. Масса берәмлеге – центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт: 1 ц = 100 кг.

Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану миз-геле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре:сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел) һәм аларның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге – гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)

Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.
Арифметик гамәлләр

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күч-мичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу яз-масы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы. Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезлә- мә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

Тапкырлау – бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (·). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте. Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

Санны берничә тапкыр арттыру.

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу бу-ларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

Текстлы мәсьәләләр

Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компо-нентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зур-лыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә формалаштыру. Тексттан “артык” мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьәләнең кыскача язылышы.

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне гра-фик модельләштерү.

Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьәләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү – бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озындыгы).

Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

“...га(гә) зуррак”, “...га(гә) азрак” нисбәтләре булган мәсьәләләр.

Геометрик фигуралар

Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.

Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәк-не) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль кулла-ну.
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   18

Похожие:

И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconРабочая программа по обществознанию для 6 класса Учитель: Костина В. Н. Рассмотрено на заседании
От 2011г «28» августа 2011г. Приказ № от «28» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУчебно-методический комплекс дисциплины организационное поведение...
От 2011г «28» августа 2011г. Приказ № от «28» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол №1 «29»августа 2011г от «29» августа 2011г
Повторить технику выполнения одновременного одношажного конькового хода, подъема в гору «Елочкой», спуск с горы в высокой стойке...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Растим патриотов», которая была рассмотрена на педагогическом совете 31 августа 2011г протокол №1 и утверждена приказом директора...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол №1 От 25 августа 2011г
Муниципальное образовательное учреждение дополнительного профессионального образования
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма учебной дисциплины Политология
Приказ по моу «Воскресенская средняя общеобразовательная школа»» от «30» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconОбзор республиканской прессы с 92. 02. 2011г по 16. 02. 2011г. (№5)
Александр Чепик может покинуть пост вице-премьера правительства Бурятии, Информ Полис, 09 февраля 2011г., №6
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол заседания от «30» августа 2011г. №01
Рассмотрено и утверждено на заседании учёного совета факультета педагогики и психологии протокол от 2012 г. №
И. М. Саляхов «27» августа 2011г icon30 августа 2011г г. Пермь ул. Куйбышева,14, конференц-зал (4-й этаж)
О проведении профилактических мероприятий в период проведения летних школьных каникул направленных на снижение детского дорожно-транспортного...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУведомление о проведении запроса предложений №76/2010/пр-зп г. Якутск «19» августа 2011г
Геометрия, 10-11 [Текст] : учебник для общеобразоват учреждений (гриф мо) / Л. С. Атанасян [и др.]. 11-е изд. М. Просвещение, 2002....
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУчебно-методический комплекс учебной дициплины б. 3 «теория и методика гимнастики»
Методические рекомендации и план освоения дисциплины обсуждены и утверждены на заседании кафедры тяжелой атлетики и гимнастики, протокол...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«29» августа 2013 г. С. Н. Кудинова Е. В. Ревина «31» августа 2013 г. «31» августа 2013 г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«29» августа 2013 г. С. Н. Кудинова Е. В. Ревина «31» августа 2013 г. «31» августа 2013 г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconН. А. Юркевич 30 августа 2011г
России, её месте в мировой и европейской цивилизации; сформировать систематизированные знания об основных закономерностях и особенностях...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconСрок обучения: очно – с 30 августа 2013 г с 30 августа 2016 г.; заочно...
Срок обучения в очной аспирантуре не должен превышать трех лет, в заочной аспирантуре четырех лет
И. М. Саляхов «27» августа 2011г icon«23» августа 2013г. «26» августа 2013 года Приказ № от
Образовательного государственного стандарта основного общего образования по истории


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск