И. М. Саляхов «27» августа 2011г





НазваниеИ. М. Саляхов «27» августа 2011г
страница13/18
Дата публикации04.08.2014
Размер2.52 Mb.
ТипЗакон
100-bal.ru > Информатика > Закон
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18


Татар теле

1.Орфограмма

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.

2. Сүз төзелеше

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.

3. Сүз. Сүз төркемнәре

Сүзнең лексик мәгънәсе.СинонимнарАнтонимнар Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

4. Исем

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф.Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

5. Фигыль

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары. Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күпмәгънәлеге.

6. Сыйфат

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә әһәмияте.

7. Алмашлык

Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле

8. Кисәкчә

Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле

9. Бәйлек

Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе

10. Җөмлә

Җөмлә төрләре. ( хикәя. сорау, өндәү). Интонация буенча төрләре. Җөмләнең баш кисәкләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

11 .Сүзтезмә

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

12. Текст.Бәйләнешле сөйләм

Текстның темасы. Төп фикере. Бүлек башы.Текстларның төрләре. Текстагы терәк сүзләр.Изложение, сочинениелар язу. Сөйләм этикасы

Әдәби уку
Хайваннар турындагы әкиятләр. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдырк.

Мәсәл жанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Мәкаль жанры. Мәкальләр – ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыру. Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы. Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар ).

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Математика

Саннар һәм зурлыклар

Күбурынлы саннар нумерациясе. Күбурынлы саннарны чагыштыру Яңа разряд берәмлеге - мең. «Түгәрәк» меңнәр. Берәмлек меңнәр, дистә меңнәр, йөз меңнәр разряды. Берәмлекләр классы һәм меңнәр классы. Класс исемнәрен кулланып телдән нумерация принцибы. Разрядлар һәм класслар таблицасы. Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру. Натураль рәт һәм башка санлы эзлеклелекләр. Зурлыклар һәм аларны үлчәү Масса берәмлекләре: грамм, тонна. Килограмм һәм грамм арасында (1 кг = 1000 г), тонна һәм центнер арасында (1т=10 ц), тонна hәм килограмм арасында (1 т = 1000 кг) нисбәтләр.

Саннар белән гамәлләр

Күурынлы саннарны баганалан язып кушу һәм алу алгоритмнары. Тапкырлауның оештыру үзлеге. Тапкырлаучыларны төркемләү. Сумманы санга һәм санны суммага тапкырлау. Күбурынлы санны берурынлы һәм икеурынлы санга тапкырлау. Баганалап язып тапкырлау. Бүлү һәм тапкырлау арасындагы бәйләнеш (бүлү - тапкырлауга кире гамәл). Бүлүнең таблицалы очраклары. Тапкырлау, бүлүнең компонентлары һәм гамәл нәтиҗәләре арасында үзара бәйләнеш. Билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүче белән тигезләмәләр чишү. Саннарны һәм зурлыкларны кабатлы чагыштыру. 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеге. Санны 1 гә һәм үз-үзенә бүлү. Сумманы һәм аерманы санга бүлү. Икеурынлы санны берурынлы санга, икеурынлы санны икеурынлы санга телдән бүлү алымнары.10,100,1000 гә тапкырлау hәм бүлү. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре. Гамәлләрне үтәү тәртибе. Җәяле һәм җәясез берничә гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табу. Калькулятор ярдәмендә исәпләү һәм исәпләүне тикшерү.

Текстлы мәсьәләләр

Тапкырлау һәм алуга гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр, аларны чишү. Тапкырлау һәм бүлүгә мәсьәләләр чишкәндә график модельләштерү. Тапкырлау һәм бүлүгә гади арифметик сюжетлы мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә модельләштерү һәм чишү. Барлык гамәлләргә төзелмә мәсьәләләр. Төзелмә мәсьәләләрне гамәлләп һәм бер аңлатма белән чищү. Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары. Зурлыклар артык бирелгән мәсьәләләр. Гамәлләр санын минимальләштереп чишүгә китергәп бирелгән зурлыклар төркемен куллану. Чишелешнең рациональ юлын сайлау.

Геометрик фигуралар

Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке, тигезьяклы һәм тигезьянлы. Күппочмакта почмаклар. Тигезьяклы өчпочмак – тигезьянлы өчпочмакның бер очрагы. Өчпочмакның биеклеге. Геометрик фигуралар кисеп алу һәм төзүгә мәсьәләләр. Куб һәм аның яссылыктагы сурәте белән танышу. Кубның сурәте. Шакмаклы кәгазьдә һәм сызым инструментлары ярдәмендә симметрик фигуралар төзү. Геометрик зурлыклар

Озынлык берәмлеге - километр. Километр һәм метр арасында нисбәт(1 км = 100 м). Озынлык берәмлеге - миллиметр. Сантиметр һәәм миллиметр арасында (1 см = 10 мм), дециметр һәм миллиметр арасында (1 дм = 100 мм), метр һәм миллиметр арасында (1 м = 1000 мм) нисбәтләр. Мәйдан турында төшенчә. Фигураларның мәйданнарын үлчәмичә чагыштыру. Мәйданны ниндидә булса үлчәгеч ярдәмендә үлчәү. Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү. Мәйданның гомум кабул ителгән берәмлекләре белән танышу: квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр, квадрат километр, квадрат миллиметр. Башка мәйдан берәмлекләре (ар яисә «сутый», гектар). Мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр, аларның тиңдәшле озынлык берәмлекләре арасында нисбәтләр белән бәйләнеше. Турыпочмаклыкның мәйданын үлчәү (палетка ярдәмендә, озынлыгын һәм киңлеген үлчәү нигезендә, исәпләу аша). Почмакларны үлчәмичә һәм үлчәп чагыштыру.

6. Мәгълүмат белән эшләү

Разрядлар һәм класслар таблицасы. Кушу һәм алу гамәлләре өчен «разрядлы» таблицаны кулану. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада бирү. Бирелгәннәрне баганалы һәм юллы диаграммалар ярдәмендә сурәтләү. Аермалары буенча яисә кабатлы чагыштыруга карата мәсьәләләрне чишү өчен чагыштыру диаграммаларын куллану

Әйләнә-тирә дөнья
Глобус — Җирнең моделе. Экватор. Параллель и меридиана.

Географик карта.

Карта .Картадагы шартлы билгеләр.Ярымшарлар картасы. Полюс. Төняк һәм көняк. Россиянең физик картасы .

Материклар һәм океаннар.

План. Масштаб. Масштаб төшенчәсе белән таныштыру, шартлы билгеләр Горизонт яклары, сызыгы. Ориентлашу. Компас. Җир өслегенең формаларын әйтү. Тигез яки таулы. Җирнең формасы һәм размерлары.

Әйләнә-тирә дөньяда матдәләрнең күптөрлелеге:каты,сыек, газсыман.Тоз , шикәр каты матдәләр мисалында.

Су.Суның үзлеге.Эреткеч. Табигатьтә суның әйләнеше. Суның өч халәте.Суның төсе, үтә күренүчәнлеге һәм башка үзлекләреТоман, болыт, явым-төшем

Су – гадәти булмаган матдә.Сулыклар. Аларның төрләре ( океан, диңгез, елга, күл, буа, сазлык.); кеше тарафыннан кулланылышы.

Һава-газсыман матдәләр катнашмасы, аның җиңел беленә торган үзлекләре(күренми, исе юк,оча орган, җиңел кысыла составында кислород булганга,яну өчен шарт булып тора.

Матдәләр, катнашмалар. Һаваның составы. Газсыман матдәләр.

Кешегә үсемлекләргә,хайваннарга һаваның әһәмияте.

Җир асты яки җир өсте файдалы казылмалары (гранит- кыр шпаты,кварц,слюда) Төп үзлекләре:катылыгы, төсе, янучанлыгы, үтә күренүчәнлеге. Каты токымнарның су, җил, үсемлекләр, температура үзгәрешләре тәэсиреннән ашалып җимерелүе.Туфрак. Туфракның төзелеше. Уңдырышлылык-туфракның төп үзлеге.Туфрак катламы, төп үзлекләре тәҗрибә үткәрү,уңдырышлылыгы туфракта үсемлек, хайван калдыклары Экскурсия .

Культуралы үсемлекләрне кыргый үсемлекләрдән аеручы билгеләрне, һәр төркемгә үзеңнең мисалларыңны китерә белү.Үсемлекләрнең үрчүе һәм үсүе. Хайваннарның үз балалары турында кайгыртуы. Үсемлек һәм хайваннарны саклау. Безнең илнең Кызыл китабына кергән төбәкнең сакланырга тиешле кайбер төрләре. Үсемлек һәм хайваннарны саклауда тыюлыкларның ботаник бакчалар, зоопаркларның роле. Кызыл китапка кертелгән үсемлек исемнәрен белү (кимендә 2-3) табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ,гади инструкцияләрне үтәү;үз төбәгеңнең Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрен белү (кимендә 2–3)


Россиянең алтын боҗрасы. Россиянең Алтын боҗрасы. Андагы шәһәрләр. Санкт-Петербург буйлап сәяхәт . Троице-Сергий лаврасы, Владимирның төп истәлекле урыннар белән танышу. Безнең иң якын күршеләребез. Россия чикләре буйлап сәяхәт. Иң якын күршеләребез белән танышу.Европа илләре. Фьорд , бердәнбер корабльнең музее, күлләр һәм аквапарклар белән танышу. Бенилюкс нәрсә ул? Серле сүзнең мәгънәсен ачыклау. Бельгия, Нилерланд һәм Люксембург шәһәрләре белән танышу.Европаның үзәге. Германия, Австрия һәм Швейцария белән танышу. Франция һәм Бөекбритания белән танышу. Таблица һәм карта белән эш. Европаның көньягында. Италия, Греция илләре белән танышу.Дөньяның тарихи истәлекле урыннарында сәяхәт. Төрле илләрне өйрәнү, иң кызыклы һәм тарихи истәлекле урыннары белән танышу

Практик эш .Мәктәп бакчасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү;беренче ярдәм чакыра белү; орлыктан яшелчәләр, чәчәкләр утырту.

Музыка

“Җыр, бию, марш үсеш алып, җыр сыман, бию сыман, марш сыман әсәрләргә әвереләләр” – 9 сәгать

Җыр сыман, бию сыман, марш сыман әсәрләрнең музыкада мөһим роль уйнавын аңлау. Илебез һәм чит ил композиторларының марш сыман әсәрләре,

Җырлы- биюле, җырлы- маршлы музыканың үзенчәлекләре, җырлы көйләр һәм җырлы образлар, вокаль һәм инструменталь музыкада бию сыман әсәрләрнең чагылышы.

“Интонация”- 7 сәгать

Телдән һәм музыкаль сөйләмне чагыштыру. Уртак сыйфатлар: түбән һәм югары интонация, көчле һәм әкрен яңгыраш, акцент һәм пауза, тыныш билгеләре, фразалар, кульминациягә омтылыш. Аермалы яклары: музыкаль сөйләмнең язмада югарылыгы һәм озынлыгы буенча төгәллелеге, интонациянең югарылыгын һәм яңгырашның озынлыгын билгеләү өчен шарт лы билгеләр кертү. Төш-интонация музыкаль сөйләмнең бөтен элементларында чагылыш таба. Интонация – музыканың нигезе.

“Музыкада үсеш”- 10 сәгать

Музыканың интонация үсешендә әйләнә-тирә тормыштагы үзгәрешләрнең, кеше хисләренең чагылышы. Музыкаль сәнгатьлелекне белдерүче чаралар һәм музыка үсешендә аларның роле. Музыкадагы үсеш – динамик, лад, темп, тембр, фактура.

“Музыкаль әсәрнең (формасы) төзелеше” – 9 сәгать

Музыкаль әсәрләрнең төзелеше, ике һәм өч кисәктән торган әсәрләр. Музыкаль әсәрләрнең структур элементлары: мотив, фраза, җөмлә, период. Рондо һәм вариация формасы.

Программага рус һәм чит ил классик композиторларның әсәрләре кергән: М.И. Глинка, Н.А. Римский-Корсаков, П.И. Чайковский, С.С Прокофьев, И.О. Дунаевский, Д.Б. Кабалевский, М.В. Коваль, В. Салманов, С Чернецкий, М. Блантер, Э. Григ, К. Сен-Санс, К. Дебюсси, , Ж. Визе, И.С Бах, Р. Шуман, Ф. Шуберт, М.П.Мусоргский, А.П.Бородин, С.Соснина.
Сынлы сәнгать

Рәсем сәнгате дөньясы.

Рәсем сәнгате – рәссам һәм тамашачы арасындагы диалог. Рәсем сәнгате әсәрләрендә кешенең хисләре, аның табигатькә, башка кешеләргә һәм җәмгыятькә мөнәсәбәте чагылышы. Рәсем сәнгатенең төрләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, архитектура, дизайн, декоратив сәнгать. Рәсем сәнгатенең жанрлары: портрет, пейзаж, натюрморт, анималистик жанр. Россия һәм дөнья сәнгатенең күптөрлелеге. Музейлар: Третьяков галереясы, Рус музее, Эрмитаж, А. С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музее.

Рәсем сәнгатенең теле.

Рәсем сәнгатенең нигезе: рәсем, төс, композиция, күләм, пропорция. Рәсемнең нигезе (линия, штрих), төп һәм ясалма төсләр. салкын һәм җылы төсләр; скульптура (күләм, ритм); архитектура (күләм, ритм, силуэт, өлешләр чагыштырмасы); декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн ( гомумиләштерү, ритм,төс) Сәнгать һәм аның тормыш белән бәйләнеше.

Рәсем сәнгатенең төрле төрләре белән шөгыльләнү: сынлы сәнгать, графика, скульптура, орнамент. Эскиз. Кәгазь пластикасы, әвәләү. Төрле техника һәм материаллар куллану: коллаң, граттаж,аппликация, оригами, гуашь, акварель. Пастель, бур, тушь, карандаш. Сынлы сәнгатҗнең кеше тормышындагы роле. Россиянең һөнәрчелек үзәкләре.
Технология

Материалларны кулдан эшкәртү технологиясе.

Ясалма материаллар

Кәгазь һәм картон

Дәресләрдә кулланылган кәгазь төрләре: төсле һәм принтер өчен, киптергеч, күчергеч, креп, калька. Кәгазьнең үзлекләре: төс, үтә күре-нүчәнлеге, калынлыгы, ныклыгы, өслеге..

Картонны тормышта практик куллану; дәресләрдә кулланылган картон төрләре:төсле,тартма ясый торган, гофрланган. Картонның үзлекләре: төс, ныклыгы, калынлыгы, бөгелүчәнлеге, өслеге. Кәгазь һәм картонның үзлекләрен чагыштыру.

Эшләнмәләр ясаганда үзлекләрен һәм тышкы билгеләрен исәпкә алып, картон сайлау. Күз белән чамалап, күчергеч аша, шаблон буенча, линейка һәм почмаклык кулланып үлчәгәндә кәгазь һәм картонны сакчыл куллану.Практик мәсьәләләр чишкәндә гади сызым, эскиз, схемалар куллану. Сызымның линияләрен билгеләү.Шартлы график сурәтләрне уку.Гади сызымга, эскизга таянып, детальләрне тамгалау. Рәсем, гади сызым, эскиз, схема ярдәмендә эшләнмәләр ясау.

Кәгазь һәм картон эшкәртү өчен эш кораллары һәм җайланмалар: гади карандаш, кайчы, пычак, без, линейка, почмаклык, бортлы линейка, клей өчен пумала, шаблоннар, пычак һәм без белән эшләү өчен тишекле такта. Кайчы, пычак, без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Кәгазь һәм картонны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр: үлчәү, кайчы белән кисү, пычак белән кисү, без белән тишү, бөкләү, бору, детальләрне җыю һәм беркетү, үрү, аппликация, киптерү.

Практик эшләр: яңа елга эленмәләр, декоратив композицияләр, тартмалар, язу кирәк-яяракларын кую өчен подставкалар, планшетлар,театр өчен хәрәкәт итүче картон фигуралар.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

Похожие:

И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconРабочая программа по обществознанию для 6 класса Учитель: Костина В. Н. Рассмотрено на заседании
От 2011г «28» августа 2011г. Приказ № от «28» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУчебно-методический комплекс дисциплины организационное поведение...
От 2011г «28» августа 2011г. Приказ № от «28» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол №1 «29»августа 2011г от «29» августа 2011г
Повторить технику выполнения одновременного одношажного конькового хода, подъема в гору «Елочкой», спуск с горы в высокой стойке...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Растим патриотов», которая была рассмотрена на педагогическом совете 31 августа 2011г протокол №1 и утверждена приказом директора...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол №1 От 25 августа 2011г
Муниципальное образовательное учреждение дополнительного профессионального образования
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма учебной дисциплины Политология
Приказ по моу «Воскресенская средняя общеобразовательная школа»» от «30» августа 2011г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconОбзор республиканской прессы с 92. 02. 2011г по 16. 02. 2011г. (№5)
Александр Чепик может покинуть пост вице-премьера правительства Бурятии, Информ Полис, 09 февраля 2011г., №6
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПротокол заседания от «30» августа 2011г. №01
Рассмотрено и утверждено на заседании учёного совета факультета педагогики и психологии протокол от 2012 г. №
И. М. Саляхов «27» августа 2011г icon30 августа 2011г г. Пермь ул. Куйбышева,14, конференц-зал (4-й этаж)
О проведении профилактических мероприятий в период проведения летних школьных каникул направленных на снижение детского дорожно-транспортного...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУведомление о проведении запроса предложений №76/2010/пр-зп г. Якутск «19» августа 2011г
Геометрия, 10-11 [Текст] : учебник для общеобразоват учреждений (гриф мо) / Л. С. Атанасян [и др.]. 11-е изд. М. Просвещение, 2002....
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconУчебно-методический комплекс учебной дициплины б. 3 «теория и методика гимнастики»
Методические рекомендации и план освоения дисциплины обсуждены и утверждены на заседании кафедры тяжелой атлетики и гимнастики, протокол...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«29» августа 2013 г. С. Н. Кудинова Е. В. Ревина «31» августа 2013 г. «31» августа 2013 г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«29» августа 2013 г. С. Н. Кудинова Е. В. Ревина «31» августа 2013 г. «31» августа 2013 г
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconН. А. Юркевич 30 августа 2011г
России, её месте в мировой и европейской цивилизации; сформировать систематизированные знания об основных закономерностях и особенностях...
И. М. Саляхов «27» августа 2011г iconСрок обучения: очно – с 30 августа 2013 г с 30 августа 2016 г.; заочно...
Срок обучения в очной аспирантуре не должен превышать трех лет, в заочной аспирантуре четырех лет
И. М. Саляхов «27» августа 2011г icon«23» августа 2013г. «26» августа 2013 года Приказ № от
Образовательного государственного стандарта основного общего образования по истории


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск