Скачать 4.59 Mb.
|
Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү күрсәткечләре. Сүз, гомумән, ана телендә укый торган татар урта мәктәпләре укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес һәм гадел рәвештә бәяләү нормаларын эшкәртү турында бара. Бу – бик мөһим проблема: бары тик стандартлаштырылган нормалар ярдәмендә урта мәктәп һәм башка тип урта уку йортлары укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләр дәрәҗәсен тикшереп билгеләргә мөмкин. Бердәм күрсәткечләр тагын төрле программалар һәм методикалар (методлар) нигезендә укыган аерым сыйныф яки группа укучыларының ана телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен чагыштыру мөмкинлеген бирә. Татар теленнән урта белем дәүләт стандартында бәяләү күрсәткечләрен бирүдән төп максат – тел системасы һәм сөйләм эшчәнлеге буенча укучыларның ана теленнән белемен, шулай ук нинди осталык һәм күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен тикшерү нормаларын билгеләү. Бу күрсәткечләр җавап биргән кеше (укучы), мәктәпне тәмамлаганнан соң да, берөзлексез белем бирү (алу) системасында укуын дәвам иттерә алачак. Мәктәптә сөйләмә һәм язма телне үзләштерү укытуның төп максаты булса, белем системасы һәм тел материалы исә шул сөйләм үстерүнең теоретик нигезе һәм чарасы итеп карала. Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсен, осталык күнекмәләрен тикшерү максатында материал сайлаганда, ике максат та күз алдында тотыла. Теманы йомгаклау яки чирек, ел ахырында гомумиләштереп кабатлау өчен кирәкле материаллар сайлаганда, истә тотыла: моңа кадәр укучыларның шул сыйныфта яки алдагы сыйныфларда алган мәгълүматлары, осталык һәм күнекмәләре, хәтта танып белү эшчәнлеге һәм мөстәкыйльлеге искә алына. Беренчедән, укучылардан татар теле фәненең шул сыйныфта моңа кадәр өйрәнелгән бөтен бүлекләре буенча теоретик төшенчәләрне белү, аларны мисаллар белән дәлилләү сорала; Икенчедән, укучыларның дөрес язу кагыйдәләрен (орфография һәм пунктуация) белүләре: бу – сөйләм үстерүнең иң кыен проблемаларыннан берсе; Өченчедән, сөйләм эшчәнлегендә, ана теленә өйрәтүнең әһәмиятле компоненты булып, коммуникатив юнәлеш санала: укучыларның тел чаралары ярдәмендә аралашу аңлату, фикер һәм хис-тойгылар белдерү максатында стиль төрлелеген, сөйләм типларын һәм төрләрен искә алып, бәйләнешле сөйләм төзи алулары; Дүртенчедән, татар теленнән урта белем дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп, ана теленең тулы курсы буенча (ул IX сыйныфта тәмамлана) укучыларның әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү өчен, үз эченә бөтен өйрәнелгәннәрне эченә алган, шулай ук осталык һәм күнекмәләре истә тотылган биремнәр системасы кирәк. Шуңа күрә андый биремнәр үрнәк буларак тәкъдим ителә. Башка сыйныфларга биремнәр аерым-аерым китерелә. Биремнәр системасында мәҗбүри ике таләп истә тотыла: 1) белем системасын шушы стандарт күләмендә чагылдыру; осталык һәм күнекмәләр, (тел һәм сөйләмгә караган төшенчәләр, атамалар; грамматик кагыйдә, билгеләмә һәм аңлатмалар... карый); 2) материалны үзләштерү – тел материалы өстендә эшләнә: тексттан кирәкле орфограммаларны табу, тану; сүз ясалышын тикшерү, телдән һәм язма рәвештә грамматик анализ ясау, өйрәнелгән теоретик материалларны дифференцияләү, грамматик (фәнни) күренешләрне гомумиләштерү. Эшнең төренә карап биремнәр төрлечә тәкъдим ителергә мөмкин: тексттан кирәкле сүзләр, җөмләләр, фрагментларны язып алу; сорауларга киңәйтелгән сөйләмә һәм язма формада җавап әзерләү. Өйрәтү характерындагы язма эшләрдән тыш, тагын йомгаклау максатында тема, бүлек, бөтен курска бәйле биремнәр башкару. Аерым бүлек яки курс буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатында изложение һәм сочинениеләр дә яздырыла. Грамоталылык тикшерү белән беррәттән, боларда укучыларның үз сөйләм язма формада төзи алу осталыкларын ачыклауга зур әһәмият бирелә. 5—9 нчы СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ Язма эшләрне бәяләү
Контроль диктантларны бәяләү
Изложениеләрне бәяләү
Сочинение түбәндәгечә бәяләнә:
Укыту-методик комплекс 1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006. 2. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.- Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Казан: Гыйлем, 2008 3. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008 4. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2006 5. Татар синтаксисы: М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2008 6. Татар теле морфологиясе. Ф.М Хисамова – Казан: Мәгариф, 2006. 7. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева Урта мәктәптә татар теле укыту, Кушма җөмлә синтаксисы, Казан “Мәгариф”, 2006 8. Ч.М.Харисова Татар теле Анализ үрнәкләре, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2009 СОДЕРЖАНИЕ ПРОГРАММЫ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5 – 9 сыйныфларда) максатлары:
Образ-сурәт, төшенчәсе, образның эпик, лирик, драматик төрләре. Шул принцип - бүленешкә нигезләнгән әдәби төрләр. Аларның үз эчендә жанрларга бүленеше. Әдәби әсәр, аның эчтәлеге: тема, проблема, идея һәм формасы: сюжет, композиция. Эчтәлек белән форманы бәйләп торучы чара -конфликт. Чәчмә әсәр, хикәяләп язу, хикәяләүче образы. Персонаж, герой, характер, тип, лирик герой турындатөшенчә. Тезмә әсәр – шигырь төзелеше: үлчәм, ритм, рифма. Шигырьдә күпмәгънәлелек, күчерелмә мәгънәләрнең роле. Әдәби әсәрнең теле ;сурәт ясаучы махсус чаралар. |
Приказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального... Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального... | Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального... Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального... | ||
Приказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа... Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения | Пояснительная записка Основная образовательная программа начального... Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта... | ||
Образовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного... Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)... | Приказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного... ... | ||
Основная образовательная программа начального общего образования... Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы начального общего образования | Приказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного... Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования | ||
Основная образовательная программа начального общего, основного общего... Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной | Приказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа начального... Единство этих программ образует завершенную систему обеспечения жизнедеятельности, функционирования и развития конкретного образовательного... | ||
Пояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования | Основная образовательная программа начального общего образования... Стандарта), утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373 и примерной... | ||
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28» | Приказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования | ||
Основная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная... | Основная образовательная программа начального общего образования... Примерная основная образовательная программа начального общего образования муниципального образовательного учреждения |