Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения





НазваниеПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения
страница23/40
Дата публикации01.08.2015
Размер4.59 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > География > Основная образовательная программа
1   ...   19   20   21   22   23   24   25   26   ...   40

Синтаксис.

Сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән буларак синтаксис. Сөйләмдә сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү.

Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең фикерне формалаштырудагы, фикерне тың­лаучыга җиткерүдәге роле. Сөйләм берәмлекләре. Сөйләмнең аерылгысыз элементы буларак интонация. Җөмләдә сүз тәртибе, сүз тәртибенең роле.

Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләм оештырудагы роле.

Сүзтезмә. Фигыль сүзтезмә. Исем сүзтезмә. Сыйфат сүзтезмә. Алмашлык сүзтезмә. Сан сүзтезмә. Рәвеш сүзтезмә. Хәбәрлек сүз сүзтезмә. Бифункциональ кушымчалар. Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар.

Сөйләмнең төп берәмлеге буларак җөмлә. Җөмлә турында төшенчә. Җөмләнең хәбәр итү һәм чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү функциясе. Җөмләнең грамматик нигезе.

Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Тулы һәм ким җөмлә­ләр. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Өстәлмәләр.

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Гади ия. Тезмә ия. Хәбәр, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Җөмләнең грамматик кисәкләре.

Иярчен кисәкләр. Аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагыч, аларның төп билгеләре, белдерелүләре һәм мәгънәләре. Җөмләдәге урыннары.

Җөмләнең модаль кисәкләре – эндәш һәм кереш сүзләр, алар янын­да тыныш билгеләре.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре. Аерымланган хәлләр. Аерымланаган аныклагычлар. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү. Җөмләләргә морфологик – синтаксик анализ ясау

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре.

Гомумиләштерүче сүзләр, алар янында тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә. Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмләнең тезелеше ягыннан төрләре.

Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Иярчен ия җөмлә. Аналитик иярчен ия җөмлә. Аналитик иярчен ия җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен ия җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен хәбәр җөмлә. Аналитик иярчен хәбәр җөмлә. Аналитик иярчен хәбәр җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен хәбәр җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен тәмамлык җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен тәмамлык җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен тәмамлык җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен тәмамлык җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен аергыч җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен аергыч җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен аергыч җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен аергыч җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен хәл җөмләләр.

Иярчен вакыт җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен вакыт җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен вакыт җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен вакыт җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен урын җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен урын җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен урын җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен урын җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен рәвеш җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен рәвеш җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен рәвеш җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен рәвеш җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен күләм җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен күләм җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен күләм җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен күләм җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен сәбәп җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен сәбәп җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен сәбәп җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен сәбәп җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен максат җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен максат җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен максат җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен максат җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен шарт җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен шарт җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен шарт җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен шарт җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен кире җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен кире җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен кире җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен кире җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен аныклагыч җөмлә. Аналитик иярчен аныклагыч җөмлә. Аналитик иярчен аныклагыч җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен аныклагыч җөмләгә синтаксик анализ ясау.

Иярчен җөмләләрнең синонимлыгы.

Катлаулы төзелмәләр.

Катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрнең төрләре.

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Катнаш кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Тезем. Теземнең төзелеше. Теземдә санау һәм нәтиҗә бүлекләре. Теземнең интонацион үзенчәлекләре. Анда тыныш билгеләре.

Туры сөйләм. Туры сөйләмнең төп үзенчәлекләре. Кыек сөйләмнең тел үзенчәлекләре. Чит сөйләмле текст турында төшенчә. Туры сөйләмдә тыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

Бәйләнешле сөйләм эшчәнлеге. Тел фәнен һәм лингвистиканы тирәнтен белү (аңлау, тыңлау, уку һәм сөйләү).

Сөйләм.

Сөйләм – тел чаралары ярдәмендә формалашкан аралашу ысулы. Арала­шу өчен кирәкле төп шартлар: сөйләүче, тыңлаучы, сөйләм-предметы, сөй­ләү сәбәбе (мотивы) һәм уртак тел.

Сөйләм төрләре: формалары буенча – сөйләмә һәм язма; аралашу про­цессында сөйләүче белән тыңлаучының икесе дә яки тик сөйләүче генә катнашуына карап диалогик һәм монологик сөйләмнәр.

Процесс буларак сөйләм – сөйләм эшчәнлеге, аның нәтиҗәсе була­рак текст. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре – тыңлау, аңлау, сөйләү, уку һәм язу; фазаларын аралашу шартларын һәм сөйләм предметын белү, фи­керне әйтү программасын төзү, шул программаны тормышка ашыру; нәти­җәсен тикшерү.

Сөйләм культурасы: орфоэпик нормаларны саклап, мөмкин кадәр җыйнак һәм образлы итеп сөйләү, бер тема эчендә читкә китмичә сөй­ли алу осталыгы, диалогик сөйләмнән актив файдалану (игътибар белән тыңлау һәм дөрес җавап кайтару...).

Текст. Аның төп билгеләре – тема һәм төп уй; фикер агылышы – "сөйләм предметы" һәм "сөйләм яңалыгы" текстның абзацларга бүленеше һәм төзелеше (баш өлеше, урта өлеш, ахыргы өлеш); гади һәм катлаулы планнар; тексттагы җөмлә һәм абзацларның үзара бәйләнү ысуллары һәм чаралары.

Сөйләм стильләре язма һәм сөйләмә стиль, функциональ стильләр: 1) матур әдәбият стиле һәм аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; 2) вакытлы матбугат теле һәм аның үзенчәлекләре; 3) фәнни стиль һәм аның үзенә хас сыйфатлары; 4) эш кәгазьләре стиле; 5) эпистоляр стиль һәм аның тел тарихында тоткан урыны.

Сөйләм типлары – хикәяләү, тасвирлау (сыйфатлама), фикер йөртү һәм аларның үзенчәлекләре, телдә кулланылышы.

Дөрес язу кагыйдәләре – орфография һәм пунктуация.

Кешелек җәмгыятендә язма сөйләмнең әһәмияте. Аның грамоталы булуы фикерләрне тиз һәм төгәл аңларга ярдәм итүе. Сүзләрне ачык һем башкалар танырлык итеп язу кирәклеге.

Язуда аваз хәрефләрен дөрес куллану, сүзләрне орфографик принципларга нигезләнеп язу.

Орфографик принципларны белү: I) татар теле өчен төп принцип – фонетик принцип һәм аның үзенчәлекләре; 2) морфологик принцип;

3) график принцип һәм аның кулланылышы; 4) тарихи (традицион) прин­цип.

Тыныш билгеләре. Аларны язма сөйләмдә тоткан рольләрне. Татар телендә файдаланыла торган тыныш билгеләре – кызыл юл (искәрмә рәве­шендә тыныш билгеләренең бер төре итеп карала), нокта, нокталы өтер, ике нокта, күп нокта, сызык, куш тырнаклар, квадрат җәяләр, өндәү билгесе һәм сорау билгесе. Синтаксик күренешләргә хас (гади һәм кушма җөмләләр ахырында, тиңдәш кисәкләр, модаль кисәкләр, туры сөйләм, кушма җөмләләр эчендә, тезем...) тыныш билгеләре, аларның рольләре, куштырнакларның кулланылышы.

Укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә, осталык һәм күнекмәләренә бердәм таләпләр.

Татар теле курсы, нигездә, 5-9 нчы сыйныфларда тәмамлана. Шуңа, күрә 9 нчы сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә, формалашкан осталык һәм күнекмәләренә булган таләпләр санап күрсәтелә.

Тел системасы. Телне тирән белү буенча.

Фонетика һәм орфоэпиядән.

Әдәби телдә дөрес сөйләү кагыйдәләрен үзләштерү; беренче иҗек­ләрдә |а| авазын, шулай ук татар теленең үзенчәлекле авазларын (|къ|, |гъ|, |w|, |җ|, |һ|, |ң|) дөрес әйтү; басымсыз иҗекләрдә һәм ике сүз арасында сузыклар кыскару очракларын, ике сузык арасында |къ|, |гъ| һәм |п| – тартыкларының яңгыраулашуын норма буларак гамәли үзләштерү. Сингармонизм законын дөрес файдалану. Төрле телләрдән кергән алынма сүзләрне дөрес итеп әйтү. Дөрес интонация белән сөй­ләү; сүз басымын, логик басымны һәм фраза басымын дөрес кую. Кыскасы шул: укучылардан әдәби тел нормалары нигезендә дөрес сөйләү таләп ителә.

Графика һәм орфографиядән.

Алфавитны истә калдыру. Хәреф белән авазны бер-берсеннән аера белү; хәрефләрнең исемен белү һәм аларны дөрес язу, сүздәге орфограммаларны аеру.

Орфографик принцип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән – беренче чиратта орфографик сүзлектән кирәгенчә файдалана белү; үз хата­ларын төзәтү күнекмәләренә ия булу.

Лексика һәм фразеологиядән.

Сүзлек составында татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне; төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану. Синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү.

Аңлатмалы сүзлек. Фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану.

Укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәннәрне сүз һәм фразео­логик берәмлекләрне төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алуы.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Мәгънәле кисәкләренең төп билгеләрен, та­мыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу.

Сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату.

Морфологиядән.

Сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен (сыйфатта – дәрәҗәләре, ясалышы һәм дөрес язылышын, җөмләдәге хезмәтен белү. Фигыльнең аеру­ча катлаулы сүз төркеме булуын аңлау, затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә хас үзенчәлекләрне аңлата алу. Морфологик яктан сүзләр­не иркен тикшерә алу күнекмәләренә ия булу. Сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес куллану.

Синтаксистан.

Синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чараларын үзләштерү.

Сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу.

Гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү мак­сатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боеру җөмләләрне), шу­лай ук тойгылы җөмләне белү аларны дәрес интонация белән укый (әйтә) алу.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләр­не, тиңдәш кисәкләрне, эндәш һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу.

Тезмә кушма җөмлә һәм шулай ук иярченле кушма җөмләләрнең төзе­леше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, аларны дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу.

Катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү, һәм дөрес интонация белән укый белү.

Туры һәм кыек сөйләмне, аларга хас интонация һәм тыныш билгелә­рен үзләштерү.

Текстны җөмләләре ягыннан тикшерә алу, аерым җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү: җөмләнең төре (гади яки кушма; хикәя, сорау һәм боеру җөмлә яки тойгылы җанла; җыйнак яки җәенке, ике яки бер составлы, тулы яки ким җөмләләр; җөмлә кисәкләре – ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч; башка синтаксик күренешләр – эн­дәш һәм кереш сүзләр, җөмләнең тиңдәш кисәкләре...

Пунктуациядән.

Тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуын төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу.

Җөмлә ахырында; кушма җөмлә, катлаулы төзелмә элешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу.

Җөмлә кисәкләре арасында (ия белән хәбәр арасында сузык), җөмлә­нең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую.

Куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасында язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исем­нәрен белдерү, ия гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүз­ләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә белү; шулай ук күп ноктаның роле (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп кал­дырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау.

Шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган кызыл юлның ролен аңлата алу.

Бәйләнешле сөйләм эшчәнлеге буенча.

Сөйләм эшчәнлеге – сөйләү, уку, тыңлау, аңлау (шартлы рәвештә) һәм язу тел фәненнән алган белемнәрне тирән белү белән тыгыз бәйлә­нештә карала. Шуңа нигезләнеп, укучыларның уй-фикерләрен сөйләм һәм язма формада кабул итүләренә, белдерү һәм тапшыра алуларына тү­бәндәге таләпләр куела:

Таныш һәм әлегәчә таныш булмаган әдәби, публицистик һәм фәнни стильдәге текстларны тиешле темпта аңлап уку күнекмәләренә ия булу. Тавыш белән уку, яттан өйрәнелгән өзек һәм шигырьләрне сөйләү тех­никасын үзләштерү, шулай ук эчтән укып аңлау күнекмәләрен камилләш­терә бару. Текстның эчтәлеген текстка якын итеп, берникадәр киңәйтеп яки кыскартып сөйли, язма формада бирә алу; төп уйны аңлау.

Текстка анализ ясау осталыгы һәм күнекмәләренә ия булу: аның те­масы, сөйләм тере, төп уе; абзац һәм җөмләләрнең үзара бәйләнеш чара­лары…

Тәкъдим ителгән тема чикләрендә сөйләмә һәм язма формада текст төзү. Бу эш тере грамматик биремле дә була. Конкрет темага кечкенә күләмле сочинениеләр төзү.

Изложение текстларына гади һем катлаулы план төзү, шул план нигезендә сөйләү һәм язу.

Сочинение өчен шулай ук гади һәм катлаулы план тезү, материал әзерләү, тәртипкә китерү, ниһаять, язу.

Тексттан яки аерым бер җөмләдән кирәкле орфограммаларны (грамма­тик категория, форма яки күренеш) табу, аларга телдән аңлатма бирү.

Диалогик сөйләмне аңлау. Диалогик сөйләмдә катнаша алу: башка­лар сүзен игътибар белән бүлдермичә тыңлау өчен, аны аңлау, җавап кайтару, сорау бирү; язма тормада диалог төзү.

Монологик сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), си­ноним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга ка­батламау, төрле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү, чагыштыру һәм сынландыру кебек сурәтләү чараларын тиешенчә куллану; фикерләрне логик эзлеклелектә һәм мөмкин кадәр җыйнак, шулай ук тыңлаучыга (уку­чыга) аңлаешлы итеп бирә алу.
1   ...   19   20   21   22   23   24   25   26   ...   40

Похожие:

Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа начального...
Единство этих программ образует завершенную систему обеспечения жизнедеятельности, функционирования и развития конкретного образовательного...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Стандарта), утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373 и примерной...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28»
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Примерная основная образовательная программа начального общего образования муниципального образовательного учреждения


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск