План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г





НазваниеПлан мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г
страница12/15
Дата публикации22.08.2014
Размер2.27 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Культура > Документы
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

М. Монайма, эле сина мэхэббэт турында сойлэшергэ иртэрэк. Голусэ. кара эле, сина бер утенечем бар, этинен машинасын сорап тор эле. 2-3 сэгатькэ генэ диген, абый белэн барасы жир бар, диген.

Г. Сина машина нэрсэгэ?

М. Дус малайнын туган коне, шунда барам. Скоро Мамадышка эшкэ кайта. Крутой парень! Подчиненныйларын сакалыннан чорнап биетэчэк. Может и мне понадобится! Гулечка, сестричка, выручай!

Г. Юк. Юк! Этине алдый алмыйм!

Ф. Планнар зурдан синен, Марат. Нажия белэн дуслыгын да мэхэббэткэ эйлэнсэ...

М. Надиюшка ул дынгычлап тутырылган белем капчыгы. Ана ойлэнсэн, жулэр. Гомер буе акыл ойрэтер. Мин, вообще, жениться не собираюсь. Йорим эле 40 ка кадэр, как вольный казак.

Ф. 40 тулгач 17 яшьлеккэ ойлэнэсенме?

М. Юк, брат, мин 25 яшьлеккэ ойлэнэм. Моя жена будет с образованием, при деньгах. Кирэк чакта мине дэ, балаларны да атландырып йортердэй кин жилкэле булыр.

Г. Абый, житте инде, кайчан акыл керер микэн узенэ. (Фидан белэн китэлэр.)

М. Керер, сенлем, керер, тиздэн студент булам. Керер, керер, укытучылар бик строгий ди, тузеп булса эле.

Сэйфулла керэ.

С. Шэмсия, дим, Шэмсия!

Ш. Нэрсэ булды? Ник шучаклы кычкырасын?

С. Ашарга жылыт эле, тагын 2 конлек эшем бар, тизрэк китэргэ кирэк.

Ш. 4 мен тэнкэ очен... Арзан килешкэнсен. Бэя килешкэндэ кемнен кем икэнен исеннэн чыгарма. Анын акчасы... Хатыны столовойда. Акмаса да тама. Бигрэк тэ жебегэн инде узен. Бу заманда акча эшлэу юлын белу бик мохим.

М. Этине орышма, эни. Акчасын тиенгэ тиен кайтарып бирэ.

Ш. Э эчуе?

М. Анысы инде...аппетит очен генэ. Кеше этилэре урамда ауный. Э минем эти коне-тоне машина астында ауный, юк, юк, машина тозэтэ. (Шэмсия белэн Сэйфулла чыгып китэ.)

Нажия керэ.

М. Что раскисла?

Н.У мамули сегодня получка. Опять пьянка...опять запой... Что делать? Как ее изменить? Берни эшли алмыйм. Ул бит мине якты доньяга тудырган. Энием бит ул минем. Яратам бит мин аны! (Жыр)

М. Берэр пансионатка алмаслар инде аны, име?

Н. Син нэрсэ? Нинди пансионат? Ее лечить надо! Но как?

Пэрдэ ябыла.

Иртэ. Фидан йокыдан торып чыга.

Ф. Институтка барып килсэм, иртэрэктер эле, исемлек эленмэгэндер.

Голусэ торып чыга.

Г.Хэерле иртэ, Фидан.

Ф. Озак йоклыйсын. Авылда бу вакытка кадэр йокласан, исемен авылнын икенче башына барып житэ.

Г. Кем алган ди эле мине авылга? Иртэ торырга да риза булыр идем. Фидан, менэ хэзер сина «Син институтка керден» дисэлэр, син нишлэр иден?

Ф. Шатлыгымнан сине кочып убэр идем.

Г. Син керэчэксен, Фидан. Буген мин сине тошемдэ курдем. Син ап-ак киемнэн иден. Э мин сине ак кулъяулык болгап озатып калдым. Мин дэ икенче елга мэктэп бетергэч, шунда укырга керэм.

Ф. Син хичшиксез керэчэксен, без синен белэн бергэ укырбыз. Кунелем сизэ, без икэу кондез дэ, кич тэ гел бергэ булырбыз. Мин сине узем белэн авылга алып китэрмен. Беребез агроном, беребез чит теллэр укытучысы булырбыз. (Жыр).

Ах-ух килеп Шэмсия керэ.

Ш. Сэйфул, дим, Сэйфулла!Сина эйтэм! Кайда син? Уф, йорэгем! Чут исэн калдым! Ботен честный халык Мамадыш институтында икэн! Менэ акчалар! (Тотып ата). Кемнэр белэн генэ сойлэшмэдем! Монда топ рольне акча тугел, ЕГЭ – баллар- уйный икэн! Э мин, жулэр, 50 гэ житеп, шуны анламаганмын!. Туганым, Фидан, котлыйм сине! Син исемлектэ ин беренче, э минем улым, бердэнберем, юк. юк. юк, списокта да юк. Нишлэргэ, бу оятны ничек кутэрергэ?

Нажия кереп тынлап тора.

Н. Тынычланыгыз, Шэмсия апа, Марат армиягэ барып кайтыр, 1 ел бик тиз уза. Аннан сон керер укырга, узем дэ булышырмын. Ометегезне озмэгез, ышаныгыз!Авырлыкларны бергэ жинэрбез! (Кумэк жыр).



     Как драгоценный камень бирюза (фото) известна человечеству более 5 тысяч лет, все это время она неизменно популярна и значима как амулет, талисман и просто украшение. Раньше лучшие по окраске камни добывались в Персии, поэтому название ее во многих странах происходит от персидского «фируза» – «камень счастья». Во многих странах Европы она носит название «туркуаз», поскольку история бирюзы тесно связана с Турцией, одно время ее везли только оттуда.

     Этот камень можно узнать по характерным прожилкам (фото), которые складываются неповторимым узором и делают каждое изделие из нее уникальным и единственным в своем роде. Бирюза – камень с редким для драгоценностей восковым блеском. Цвет может быть любым от зеленого и голубого до синего со всеми возможными оттенками и сочетаниями. Больше всего ценится небесно-голубой, лазурный цвет бирюзы (фото), такой камень называется «молодым».

     С годами камень чаще всего тускнеет и иногда приобретает зеленоватый оттенок (фото). Это свойство бирюзы «стареть» вызвало две приметы: признак скорой болезни владельца или символ прошедшей любви (если камень был подарен на свадьбу). Но, возможно, все дело во вреде жиров, духов, спирта, мыла, которые портят ее поверхность. Это довольно хрупкий камень, от перегрева он может потрескаться и изменить цвет, при падении – разбиться или потрескаться.

     Бирюза помогает в любовных делах и способствует счастью в супружестве, приносит удачу и волю к победе, решительность, бесстрашие, напористость и силу духа. Носить украшения с бирюзой полезно тем, кому нужна удача в финансовых и торговых делах. Это отличный союзник для всех смелых людей, любящих риск.

     Еще древние египтяне, индийцы и ацтеки высоко ценили магические свойства бирюзы. Украшения с ней входили в свадебный наряд невесты, боевое обмундирование воина и даже в одеяние купца.

     Целебные свойства связаны с любовными отношениями, в частности, бирюза успокаивает после несчастной или безответной любви, возвращает мир и согласие супругам. Полезнее всего носить ее по пятницам (этот день, как и сам камень, посвящены Венере и любви).

     Главное значение бирюзы – удача, успех, которые сопутствуют человеку в любви, в работе и других делах, поддерживают крепким его здоровье.

     Самым сильным является камень, подаренный любимым человеком или близким другом. Бирюза сама становится другом своего владельца.

Кайда ялгышым?

Драма.

Катнашалар:

Дилбэр – Ана.

Дилэрэ – анын кызы.

Марат – улы, 11 класс укучысы.

Айсылу – аларда яшэуче ятимэ кыз.

Искэндэр (Славка)- яшь егет, Маратнын дусты.

Раушан – Искэндэрнен энисе.

Фирзая – кыз бала.

Зохрэ – Фирзаянын энисе.

Директор школы.

Венера Айдаровна – укытучы.

Лэйлэ – Маратнын классташы.

Мария – дворник хатын.

Сынар куз Карам.

Работник полиции, капитан.
1 пэрдэ. 1 куренеш.

Дилбэр ое. Вакыт иртэ. Пэрдэ ачылганда дилбэр уйланып утыра.

Бераздан улы Марат булмэсенен ишек ярыгыннан карый.

Айсылу булмэ жыештырып йори.

Айсылу. Апа, чэй эзерлэдем. Идэнне юып чыгардым.

Дилбэр.Парадный баскычына басарга чирканыч, Айсылу.

Айсылу. Хэзер, апа, аны да юам. Су жылынганны гына котэм.

Дилбәр. Андагы пычракны ышкып төшерү өчен дә жылы су алып, акча убырасы тугел, Айсылу. Алда әле башланмаган кыш бар. Расход кыш коне зур була! Исендэ тот!

Айсылу. Салкын су белән бармакларга ревматизм була бит, апа.

Дилбәр. Яшь кешегә нинди ревматизм ди әле ул? Безгә мөмкин кадәр расходны кысарга кирәк. Башка килер урын юк. Үзеңә генә әйтәм, абыең белән исәп-хисапны өзеп кайттым.

Айсылу. Апа!.. Син ни сөйлисең? Абыем белэнме?

Дилбәр. Нишлисең бит, гомер буе аның белән тыныч яшәгән булмады.

Айсылу. Абый хәзер безгә бер дә кайтмасмыни инде?

Дилбәр. 3 ел кайтмаганны, хәзер г енә кайтмас инде. Минузем дэ аның янында бары бер атна тордым. Аннан Чилэбегэ киттем. Абыйларда, Җәүһәрия сеңелләрдә кунак булдым. Рэхэтлэнеп ял итеп, гуляйть итеп кайттым!

Айсылу. Чилябинск... Мин дә аны бик-бик сагын­дым, апа.

Дилбәр. Синең инде анда бер нәрсәң дә юк, Айсылу.. Йортың, караучысы булмагач, эштән чыгып, череп утыра иде. Ачуланмасаң, мин инде аны, әрәм бу­лып ятмасын дип, сатып кайттым...

Айсылу. Миңа бернәрсә дә кирәкми, апа.

Дилбәр. Шул акчага апам каберенә... чардуган тоттырдым.
Айсылу. Үз әнием каберенә дәме, апа?

Дилбәр. Үз әниеңнең каберен таба алмадым шул.

Айсылу. Апа!.. Мин... ни... мин... парадный баскычын юып керәм... (Чиләкне алып парадныйга чыгып китә.)

Дилбәр (аяк очы белән генә килеп Марат бүлмә­сенә карый). Уянган, балакаем, торырга иренеп ята. (Акрын гына бүлмә ишеген шакый.) Улым, тор, акыллым, юынып кер. Менә хәзер какао бирәм. Ач карынга тәмәке зарарлы.

Киерелеп исни-исни, бүлмәдән Марат чыга. Ул пижамадан.
Марат. Әнием!.. Хәерле иртә

М а р а т. Әнием, әти кабинетыннан телефонны минем бүлмәгә күчерик әле. Еш кына иптәшләремә шалтыра­тырга туры килә.

Дилбәр. Ярый, балам, менә бүген үк Ибрайга әйтеп күчертербез.

Марат. Әнием, бүген минем иптәшләрем килергә тиеш. Берсе авиация институты студенты. Ул миңа хи­мия белән физикадан булышачак. Ә икенчесе артистка. Сары бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле нәфис кыз. Ягым­лырак булсаң иде.

Дилбәр. Бик рәхәтләнеп, балакаем. Синең дус­ларың миңа үзең шикелле үк якын.

Марат. Миңа сигаретлар да кирәк булыр, әнием. Кунаклар килсә, оятка калуым бар. Аның тегесе дә тарта, артистка бит. Аларда гадәт инде ул. Юньлерәген алып кайттырасы иде.

Дилбәр. Ниндине?

Марат. «Особый»ларны. Суперскийларны!(Китә.)

Дилбәр. Айсылу!

Айсылу керә.

Бар, тизрәк кибеттән папирос алып кайт. (Акча бирә.)

Айсылу.. Апа, килешми бит инде.

Дилбәр. Килешә, килешә, бик килешә. Хәзер егет булган инде ул. Нинди зур кешеләр килә үзенә.

Айсылу. Ниндиләрне алыйм соң?

Дилбәр. Ниндиләрне дигән иде әле? Ә, ни... яхшы­ларын. Артистическийларын. Артисткалар тарта торга­нын, дин сора.

Тышта звонок.

Бар, кара, ачма. Башта кем икәнлеген бел.

Айсылу парадныйга чыгып китә һәм әйләнеп керә.











Айсылу. Венера апалар килгәннәр. Укытучылар. Апа, алар инде син югында да килгәннәр иде.

Марат (бүлмәсеннән башын тыгып). Әнием, мин өйдә юк, тизрәк озат үзләрен.

Айсылу чыга, Венера, М ария керәләр.

Венера. Исәнмесез, Дилбәр Әхмәтовна!

Дилбәр. Исәнмесез!

Венера. Сезне бик иртә борчыдык инде, гафу итегез.

Дилбәр. Зарар юк, әйдәгез, түрдән узыгыз

Венера. Исән-сау кайттыгызмы, озак көттек үзе­гезне

Дилбәр. Бик әйбәт
Тышта звонок.

Гафу итегез, Венера Айдаровна, мин хәзер.

Ишек ачарга чыгып китә, Ләйлә белән әйләнеп керә.

Ләйлә. Хәерле иртә, Дилбәр апа, гафу итегез, миңа... (Укытучысын күреп.) Ә... Венера апа... (Уңай­сызланып.) Исәнмесез! Мин сезне бүлдердем бугай.

Венера. Юк, юк. Ләйлә акыллым, һич юк.

Ләйлә. Мин хәзер, хәзер китәм. Миңа ни... ә-ә... Диләрә апа кирәк иде, өйдәдер бит?

Дилбәр. Юк шул, Ләйлә, өйдә юк.

Ләйлә. Шулаймыни? Ә-ә... ни... ярый инде алайса. Хушыгыз.

Дилбәр. Кая болай бик тиз? Утырыр идең әле, Ләйлә сеңелем.

Ләйлә (акрын гына). Дилбәр апа, Марат та өйдә юкмы?

Дилбәр ( Венерага карап). Юк шул. Марат та Диләрә апасы белән бергә китте Ләйлә. Шулаймыни? (Уңайсызланып.) Миңа... минем... минем Маратта китабым бар иде, шуны алырга дип килгән идем..,

Дилбәр. Шулай булгач, китмә инде. Менә хәзер Айсылу кайткач карап бирер... Венера Айдаровна, уты­рыгыз әле. Менә монда, диванга утырыгыз. (Ишек тө­бендә басып торган Мариягә кырын карап ала.) Сез дә утырыгыз, Ләйлә сеңелем.

Алай басып тору килеш­ми. Бала-чага түгел лә инде сез, әле һаман укып йөрү белән дә... (Аңа креслодан урын күрсәтә.) Берәүнең җиткән кызы... Өстәвенә бердәнбере...

Ләйлә. Рәхмәт, Дилбәр апа. (Креслоны Мариягэ тәкъдим итеп.) Менә олырак кеше утырсын. Миңа монда да ярар.

Дилбәр. Мария түти ул үзебезнең кеше. Аңа кая утырса да ярый. Ул соңыннан да керә ала, монда күр­шедә генә.

Мария дәшми генә Ләйлә күрсәткән креслога килеп утыра. Дил­бәр гаҗәпсенеп аңа карап тора.

Чәй хәзерлимме, дип әйтим, кунаклар? Вакытыгыз булса...

Венера. Юк, юк, без бик ашыгыч. Марат өйдә юк­мыни инде?

Дилбәр. Юк иде шул.

Венера. Без әле кичә шалтыраткан эш буенча... Узып барышлый гына кагылдык.

Дилбәр. Әйе, әйе, шалтыраткан идегез шул. Юлда бик талчыккангамы, хәтерем начарайган. Онытып җи­бәргәнмен.

Венера. Язу да җибәрткән идек.

Дилбәр. Бердән, язуыгызны вакыты үткәч кенә алдым. Икенчедән, вакытында алсам да, әле кичә үк бара алмаган булыр идем... Сез бик иртә куыра баш­ладыгыз, Венера Айдаровна. Мин әле кайтып кереп тын да алырга өлгермәдем. Монда бөтен нәрсә таркау ята. Өч ай вакыт эчендә җыен бала-чага йортның астын-өскә китергәннәр. Барысын барларга кирәк. Менә шун­дый мәхшәр вакытында сез туктаусыз шалтыратасыз.

Венера. Борчыганбыз икән, гафу итегез. Кичә безнең ата-аналар комитеты белән берлектә педсовет утырышы булды. Анда без, ашыгыч рәвештә, Марат мәсьәләсен тикшерергә тиеш идек.

Дилбәр. Ашыгыч рәвештә дип, янмый торгандыр бит.

Мария. Нәкъ шул дәрәҗәдә, күрше. Янгын вакы­тындагы кебек, ашыгыч чарасына керешмәсәк, улыгыз­ның харап булуы бар.

Дилбәр. Син тик кенә утыр әле, күрше. Вакытсыз­рак кергәнсең... Ә-ә... сиңа утын ярган өчен акча кирәк­тер. Соңыннан керерсең, Марья түти. Барыбер сукыр оер тиенем дә юк. Перевод көтәм.

Венера. Дилбәр Әхмәтовна! Мария түти ул без­нең белән. Ата-аналар кушуы буенча.

Мәрьям. Мин, күрше, сезне беркайчан да андый юк-бар нәрсәләр белән борчыганым булмады. Хезмәтем өчен үзегез теләп бирсәгез, бирәсез, бирмәсәгез, үзегез­дә кала. Әле менә, сез югында улыгыз Марат алдалап алган 1000 сумны да сорамыйм. Дворник кына булсам да, эшләп ашыйм.

Дилбәр. Олы кешегә, күрше, бер дә болай сөйлә­шү килешми. Минем улым нишләп алдалап алсын, кирәге булгач, сорагандыр. Егет кешегә аңа без калдыр­ган гына җитми. Ишек алдында бер күрә алмаганыгыз минем балам булды инде... (Тиз генә ридикюленнән 1000 сумлык кәгазь акча алып Мария алдына тумбочкага китереп куя.) Венера Айдаровна, бу нәрсә соң сезнең, үзегезчә мыскыл итүегезме? Дворник хатыннардан ко­митет төзеп, полковник семьясын үгетләргә кил, имеш.

Мәрьям. Күрше!.. Ни сөйлисең?

Венера. Болай сөйләшү килешми, Дилбәр ханым. Мария түти ул ата-аналар комитеты члены. Сезнең Маратыгыз укый торган мәктәптә аның да өч баласы укый. Дүртенчесе, Марат белән бер класста укый баш­лаганы, хәзер Ломоносов исемендәге университет сту­денты. Аларның аталары Чечня сугышыннан кайтмады. Мария түти аларны берузе үстерде. Ләкин алар­ның берсе дә бер класста ике ел утырмады. Берсенең генә дә «начар» билгесе алганы булмады. Алар һәр­вакыт башкаларга үрнәк булып килделәр. Инде шулай икән, ул сезгә дворник түгел, ә ана буларак кайбер киңәшләр бирә аладыр төсле, Дилбәр ханым.

Дилбәр. Минем Мария түтине кимсетеп әйтүем түгел, тик киңәш биреп утыруы өчен генә кәефем китте. Киңәш кирәк була икән, һич югында Ләйләләргә бара алам, Венера Айдаровна ханым. Аның әтисе инженер, әнисе врач. Алар кеше белән мондый тонда сөйләшми­ләр, ичмасам. Шулай бит, Ләйлә?

Ләйлә эндәшми.

Нәрсә, әллә син дә делегатмы?

Ләйлә. Юк... миңа... миңа... Марат үзе кирәк иде. Китабым бар иде минем анда.

Дилбәр. Венера Айдаровна, чыннан әйтәм, хәтта Тэлгать Ахметович үзе дә болай эшләмәс иде.

С ә р б и кайта.

С ә р б и. Кайттың дамыни инде, Диләрә апа? Д и л ә р ә. Кайттым, Сәрби, сиңа яңа ноталар алып кайттым.

Сәрби. Рәхмәт, апакаем.

Марат чыга.

Марат. Кая, алып кайттыңмы?

Сәрби эндәшмичә генә алып кайткан папиросларны өстәлгә куя. Кухнядан Дилбәр чыга.

Энекәчем!.. Нәрсә инде бу? Нигә әйтмәдең? Дилбәр. Нәрсә булган?

Марат. Ул иң начар папирослар алып кайткан. Иптәшләрем алдында мәсхәрә итте бит.
Мәрьям. Нәрсә, китәбезмени инде, Халисә сеңе­лем? Вәгазь сөйләнде, вазифа үтәлде... Эх, йөрмәм дигән идем мин сезгә ияреп... Эч пошырып... Мин шулай да бу акчаны алыйм Венера. Тэлгать Ахметович хәзер директор түгел инде, Дилбәр ханым. Дөресен әйтергә кирәк, ул, сезнең якыныгыз буларак, Маратны үз канаты астына алып, күп нәрсәгә сәбәпче булды да.

Дилбәр. Нишләгән соң әле Марат? Әнисе югында бала бераз иркенәя инде ул. Менә хәзер мин кайттым, хәзер алай булмас. Хәзер дәресләрен дә калдырмас. Тиз арада «начар» билгеләрен дә, үз-үзен тотышын да төзәтер. Маратым минем сүземнән чыкмый ул, ыша­ныгыз.

Венера. Ярый, без калганын педсовет утырышын­да сөйләшербез, Дилбәр ханым. Кичә кич, сез булмагач, утырышны бүгенгә кичектердек. Сез, зинһар, билгелән­гән сәгатькә, ягъни көндезге бергә директор кабинетына килеп җитегез.

Дилбәр. Ярый, ярый, бүген инде эшләрем җиңелэя төште. Нәкъ вакытында барып җитәрмен. Маратым да бүген дәрестә булыр. Сез инде артык алай зурга җибәрмәгез. Директорга да кабартып әйтә күрмәгез. Яна кеше әле ул башта кешеләрне танып җиткермәүчэн була.

(Җил-җил атлап кухняга кереп китә.)

Венера. Маратны да үзегез белән бергә алып килегез. Ярый, хушыгыз, Дилбәр ханым. М ария. Нәрсә, китәбезмени инде, Венера сеңе­лем? Вәгазь сөйләнде, вазифа үтәлде... Эх, йөрмәм дигэн идем мин сезгә ияреп... Эч пошырып... Мин шулай да бу акчаны алыйм әле, күрше, аның һәр тиененә минем тирем тамган. Ярый инде, хушыгыз.

Дилбәр. Хушыгыз, сәламәт булыгыз.
Халисә, Мәрьям чыгалар.

Ләйлә. Хуш, апа!

Дилбәр. Нәрсә, син дә китәсеңмени?

Ләйлә. Китәм инде, Марат өйдә юк дисез ич.

Дилбәр. Юк шул, юк, алайса ул кайткач, бераз-Данрак килерсең, Ләйлә сөеклем,

Ләйлә. Апа, сез аңа әйтегез инде, ул бит кичә дә мәктәпкә килмәде. Диләрә апа белән дә шул турыда сөйләшермен дигән идем. Дөресрәге, мин Диләрә апаны үзебезнең комсомол җыелышына чакырырга килгән идем. Ул үзе дә анда катнашырга теләгән иде. Нинди яхшы укый торган егет кинәт чыгырыннан чыкты. Бу нәрсә безнең барыбызны да борчый. Ярый, мин тагы килермен әле.

Ләйлә китә.

Дилбәр. Уф, тәмам гаҗиз булдым.

Марат (бүлмәсеннән башын тыгып). Киттеләрме?

Дилбәр. Киттеләр, улым, киттеләр. Мине мәсхәрә­ләп киттеләр. Син бит кичә дә мәктәпкә бармагансың.

Марат. Борчылма, әнием, кичә минем башым авыртты. Ә бүген барам.

Дилбәр. Әйтә идем инде мин аңа ничек бала тәр­бияләргә кирәклеген, Венера Айдаровна булып калды.

Д и л ә р ә кайтып керә.

Д и л ә р ә. Хәерле иртә, әни! Нәрсә, укытучылар тагын килделәрмени? Марат, син мәктәптән куып чы­гарганнарын көтәсең, ахры.

Дилбәр. Ярый инде, сузма, сөйләштек, бүген барабыз.

Д и л ә р ә. Әнкәй, әтидән хат юкмы?

Дилбәр. Булса сиңа булыр инде ул.

Дилэрә (тәрәзә янына килеп). Ниндидер бер кеше безнең парадный янында йөри.

Марат. Сине күзләргә килүчедер, башка кем бул­сын, ха-ха-ха! (Бүлмәсенә керә.)

Дилбәр. Бик исләре китәр микән, ай-һай... (Җил-җил атлап кухняга кереп китә.)

Айсылу кайта.

А й сы л у . Кайттың дамыни инде, Диләрә апа? Д и л ә р ә. Кайттым, Сәрби, сиңа яңа ноталар алып кайттым.

А й сы л у. Рәхмәт, апакаем.

Марат чыга.

Марат. Кая, алып кайттыңмы?

А й сы л у эндәшмичә генә алып кайткан сигаретларны өстәлгә куя. Кухнядан Дилбәр чыга.

Марат. Энекәчем!.. Нәрсә инде бу? Нигә әйтмәдең? Дилбәр. Нәрсә булган?

Марат. Ул иң начар сигаретлар алып кайткан. Иптәшләрем алдында мәсхәрә итте бит.
Дилбәр. Нишләп әйтмим, балакаем, әйттем. Артистическийларны дидем. Син нәрсә, Сәрбиназ, маң­гаең белән тыңладыңмы, әллә юри мыскыл итүеңме?

Айсылу. Артисткалар тарта торганын, дидең бит, мин шулай дип сорадым. Бездән бер артистка гел шун­дый папирослар гына ала, дип, кибетче үзе шуларны бирде. Менә сдачасы.

Марат. Сдачасын башыңа капла. (Өстәлдәге ак­чаларны, папиросларны Сәрбигә томыра.) Шуңа ышан­ган син юләр.

Дилбәр. Борчылма, сиңа борчылырга ярамый. Әйдә, улым, ашап ал.

Марат. Юк, энекәчем, мин үз бүлмәмдә генә ашыйм, шунда гына бирегез.

Дилбәр. Айсылу, бар тизрәк Маратка какао, кой­мак, йомырка тәбәсе китер, тиз бул. йөгереп йөр.
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Похожие:

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconВнеклассное мероприятие «Роштовань кудо»
Российского государства в моу «Рождественская сош» с 3 марта по 1 апреля 2011 года проходил Месячник родного (русского, мордовского)...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательных мероприятий на 2013-2014 уч год в мбоу-жудерской сош месяц
Месячник оборонно-массовой и военно-патриотической работы, тематические классные часы
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconА. А. Сильченкова Календарный план работы на апрель 2011 г. Месячник «Восходящее солнце»
Викторина «Неизвестное рядом», посвященная Дню исторического наследия (З2, кл рук., Б, п-о)
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий по проведению месячника безопасности в мбдоу №3 «Чебурашка» № Мероприятия
Издание нормативных документов (приказ, план) по проведению мероприятий по гражданской защите
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан проведения мероприятий «Месячник безопасности детей» с 08. 04....
Оперативное совещание «Об организации и проведении «Месячника по безопасности детей» и «Месячника гражданской защиты» с педагогическим...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconКалендарный план мероприятий администрации Убинского района на апрель 2013 года
«Час контроля» о мерах по предотвращению и борьбе с лесными пожарами на территории Убинского района
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconЗаседание №1 Август
План работы мо учителей родного языка и литературы гимназии №35 пос. Ленинкент на 2013-2014 учебный год
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий проводимых мбу «Центр культуры, молодежи и спорта...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г icon"Экстремизму Нет!" 09. 13), с целью укрепления толерантного, веротерпимого...
Главы Ютазинского муниципального района Республики Татарстан от 2 сентября 2013 №42 в период с 3 по 30 сентября 2013 года был объявлен...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconАннотация на ооп по дисциплине в 4 «Практический курс родного языка»
Целью обучения является корректировка имеющихся знаний и умений студентов по орфографии, лексике родного языка, формирование культуры...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconСводный план культурно-досуговых мероприятий учреждений культуры...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconУтверждаю Завед. Мбдоу «Детский сад №2» План Мбдоу «Детский сад №2» на ноябрь 2012г
В ходе изучения опыта работы Эфендиев Муртаза по теме: «Формирование орфографической зоркости на уроках русского языка», была проведена...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан совместных мероприятий Кубанского государственного технологического...
Принять участие в торжественной церемонии открытия Месячника оборонно-массовой и военно-патриотической работы (далее Месячник) 25....
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан работы Гимназии №1587 на апрель 2013 года Дата проведения
Собеседование с педагогами, выходящими в 2013-2014 уч году на аттестацию: «Ознакомление с нормативной базой, порядком, процедурой...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Мензелинского муниципального района от 10. 09. 2013 года №105 «О проведении антинаркотического месячника» с 16 сентября по 16 октября...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательной работы на 2013-2014 учебный год месяц направление
Сентябрь Месячник профилактики детского дорожно-транспортного травматизма «Безопасная дорога»


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск