План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г





НазваниеПлан мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г
страница14/15
Дата публикации22.08.2014
Размер2.27 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Культура > Документы
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15
Лэйлэгэ кулын сузып килэ, Лэйлэ чирканып, кире борыла.

Уху! С гонором! По натуре!

Марат. По натуре.

Искәндәр. Фирочка, ну-ка, танышып җибәрегез әле үзе белән. Бәлки, уртак тел табарсыз.

Фирая. Фирая . Минем дә артистка булырга мечтам бар. Ләкин операда түгел. Минем призванием — балет. Сез ничек уйлыйсыз? Ми­нем фигурам балерина булырга ярыймы? Әйе бит? (Нәзек кулларын, пластик боргалап, Ләйләгә суза.)

Ләйлә. Гафу итегез, кем соң сез?

Фирая. (кыланып). Марат Хәйдәровның була­чак кәләше... Туктагыз, сез нигә дип биредә әле? Минем Маратчигым белән бер ялгызыгыз бүлмәдә нишли идегез?

Ләйлә. Сезнең ясалма кыланышларыгыздан исер­гән Маратчигыгызны айныта идем.

Искәндәр . О, чибәр кыз, сезнең бу уегыз барып чыкмас. Сез вакытында аның мәхәббәтен казана алма­гансыз икән, инде үзегезгә үпкәләгез... һәм кармагы­гызны башка берәүгә салыгыз. Әйтик, мин сезгә үземне тәкъдим итә алам. Саф егет. Рәхим итегез: буй-сын, төс-кыяфәт... Менә дигән! Шуның өстенә танцор. (Кыланып, боргалана-сыргалана, бүлмә буйлап урындык кочаклап, кыргый тавыш белән щырлый-щырлый твист биеп китә.)

Фирая. (КӨлеп). Класс бу! Класс!

Марат 1

Искәндәр. Яки менә цыганочка. (Бер круг чечетка сугып ала.) Йә ничек? (Галстугын төзәтеп.) Ошыйммы?

Ләйлә. Охшыйсың.

Искәндәр. Кемгә?

Ләйлә. Маймылга.

Искәндәр Кызый!.. Сезнең алда сезгә йөрәген тәкъдим итеп менә дигән егет тора. Ә сез — шундый сүзләр... Болай бит миннән дә коры калуыгыз бар.

М а р а т. Сез инде аны шул бәхеттән дә мәхрүм итмәгез, Славка. Әйдәгез, булмаса булган икән, кая,

Фирочка, алып килгән коньягыгыз бармы? Ике туйны бергә котлап, берәр тост күтәреп алыйк.

Ләйлә. Марат, ничек сиңа оят түгел?!

Марат. Нинди оят, шундый зур шатлыктан да тост күтәрмәгәч.

Фирая (сумкасыннан бер шешә коньяк чыга­рып өстәлгә куя). Рәхим итегез, биш йолдызлысы.

Ләйлә тиз генә өстәлдән шешәне алып, ишеккә йөгерә башлый. Марат аны эләктереп ала.

Марат. Син нишлисең? Л ә й л ә. Эчермим.

Фирая. Кара, кара, хатынымыни! Марат. Бир монда!

Ләйлә. Бирмим, помойга чыгарып ташлыйм. Фирдәвес. Үзең сатып ал да, аннан ташларсың.

Арттан килеп Ләйлә кулыннан шешәне тартып ала.

Кая, Марат, рюмкалар китер.

Марат. Бик рәхәтләнеп.

Ләйлә. Акылыңа кил, Марат.

Фирая. Ну-ну, минем Маратыма сүз кушма. Мин ужасно көнче. (Маратны кочаклап ала.)

Ләйлә. Мин әле сине бу хәлгә үк_ җиткәнсең дип уйламаган идем, Марат! (Чыга башлый.)

Искәндәр (аның каршысына төшә). Кая ашы­гасың, нечкә билем минем?!

Кочакламакчы була. Ләйлә аның кул сыртына суга. Икенче кулы

белән ишекне ача, коридорга кычкыра.

Ләйлә. Айсылу, Диләрә апа!

Айсылу (коридордан). Нәрсә бар? (Йөгереп бүлмәгә керә.) Бу нинди тавыш?

Ләйлә. Диләрә апа кайда? Айсылу. Апаны эзләп китте.

Ләйлә. Нигә дип сез бу халыкны өегезгә китерә­сез?

Айсылу. Хәзер үк чыгып китегез. Юкса мин күрше­ләргә кычкырам. Апа кайтканчы эзегез булмасын.

Марат. Син нәрсә, асрау башың белән минем ку­накларыма кычкырасың?! Чык моннан!

Ләйлә. Кума син аны. Әнә кадерле кунакларың табаннарын ялтыратсыннар.

Марат. Әгәр син ялтыратсаң?

Ләйлә. Ярый, мин китәм. Ләкин минем китүем сиңа тынычлык китермәс. (Чыгып китә.)

Марат (Сәрбигә). Ә син нәрсә торасың?

С ә р б и. Ярый, мин дә китәм, ләкин...

Марат. Цыц!

С ә р б и чыгып китә.

Исмәгыйль. Бу асравың тагын участковыйга барып әләкләп йөрмәсен.

Марат. Беркая да бармый. Ягез, коллегалар, берәрне төшереп алыйк. Рюмкалар кухня ягында кал­ган инде. Ишекне ачып тормыйбыз. Менә стакан белән генә. (Графин башына каплап куйган стаканны ала.) Мә, Славка, сал!

Исмәгыйль ярты стакан коньяк салып Маратка суза.

Марат (төчеләнеп). Гафу итегез, башта Фирочка-га. Хатын-кызга хөрмәт.

Исмәгыйль. Син әле һаман фраверларча кыла­насың.

Марат. Минем бит әле законга кергәнем юк.

Фирдәвес. Маратчик, тот әйдә.

Марат. Безнең әле монда закуска да юк.

Фирдәвес. Миндә бар. (Сумкасыннан вобла чыга­рыл бирә.) Тот! Бүген иртүк әни бер сумка табып кайткан.

Марат. Алайса сезнең саулыкка. (Эчә.)

Исмәгыйль (стаканга коньяк салып Фирдәвескә бирә). Монысы, Марианна, сиңа.

Фирдәвес (эчә). Менә, закуска да кирәкми.

Исмәгыйль (үзенә сала, эчә). Без сине Заикага алып бармакчы булабыз. Менә коллега! Яна гына гастрольдән кайтты. Яна язган. Караңгыда ята. Анда бүген эш бар. Эш барып чыкса, син дә законда... Ә нинди эш? Кимендә биш багана. Менә аннан инде Фирочка белән синең туйны гөрләтәбез.

Фирдәвес. Маратчик! (Карточкага күрсәтә.) Бу синең әтиеңме?

Марат. Әйе.

Исмәгыйль. Полковник?

Марат. Әйе, полковник.

Исмәгыйль. О-о... синең белән куркыныч!.. Марат. Бер нәрсә күрсәтимме? Исмәгыйль. Күрсәт.

Марат (кесәсеннән ачкыч алып, стенадагы сейфны ача, аннан бер тартма алып, тартма эченнән чиста чүпрәккә төргән браунинг чыгара). Менә!

Исмәгыйль. Браунинг? Төзекме?

Марат. Ничек кенә әле. Бельгийский.

Исмәгыйль. Бир әле, карыйм. (Ала, карый, са­бына язылган хәрефләрне укый.) «Памир героена истә­лек. П. К.» Кем ул П. К-?

Марат. Полк командиры. Басмачылар сугышында әтигә бүләк иткән.

Исмәгыйль. Нигә ул биредә?

Марат. Бу бит иске. Хәзер моны йөртмиләр. Әти­нең служебные башка. Әти моны әнә шул кылыч белән теге командирның төсе итеп саклый. Алар якын дус булганнар. Ул командир һәлак булган.

Телефон шалтырый.
Кем булыр икән? Фирочка! Ал әле трубканы. Диләрә булып сөйләш.

Фирдәвес (трубканы ала.) Алло! Әйе, Хәйдә-ровлар квартирасы. Кем дисезме? (Трубканы кулы бе­лән каплап.) Кем әле?

Марат. Диләрә.

Фирдәвес (трубкага). Бумы? Бу —Диләрә. Нәр­сә? Маратмы? (Трубканы каплап.) Кайда дим? Марат. Китте.

Фирдәвес. Чыгып китте. Нәрсә? Белмим. Ул бит миңа әйтеп йөрми. Кем дисез? Халисә Галимовна? (Трубканы каплап.) Халисә Галимовна килмәде­ме, ди.

Марат. Юк, килмәде, диген. Фирдәвес. Юк, килмәде. Белмим. Әти? (Трубка­ны каплап.) Әтиегез кайтмадымы әле, ди. Марат. Кайтмый ул, диген.

Фирдәвес. Юк, кайтмый ул, нишләп кайтсын. Әни дә өйдә юк.

Марат. Кем ул?

Фирдәвес. Сез кем буласыз соң? Нәрсә? Мәктәп директоры? Хәзер монда киләсез? (Тиз генә трубканы куя.) Мәктәп директоры, хәзер сезгә киләм, ди.

Исмәгыйль. Сызарга кирәк.

Марат. Ләйлә барып әләкләгәндер.

Фирдәвес. Әләкләсә, нидән куркасың?

Марат. Мәктәптән кудырулары бар.

Фирдәвес. Без барыбыз да мәктәптән куылган.

Ишек кагалар. . ,
Марат. Килделәр. Исмәгыйль. Кемнәр?

Марат. Шулар инде. (Ишеккә килә.) Кем ул? Халисә Галимовна тавышы: Марат, бу мин, ач!

Марат. Нишләргә? Халисә Галимовна!

Фирдәвес. Исең киткән икән, әйдә, ач ишегеңне, чыгабыз да китәбез.

Марат. Булмый. Минем аңа күренәсем килми.

Фирдәвес. Ул бит сиңа ябыша алмый. Эх, син. Тәти егет!

Коридорда Халисә Галимовна тавышы: Марат, ач! Коридорда Д и л ә р ә тавышы: Марат, син Халисә Галимовнага да ачарга теләмисеңмени?

Исмәгыйль. Бу тәрәзәдән кая төшәргә була?

Марат. Сарай түбәсенә.

Исмәгыйль. Сыздык шуннан.

Марат. Туктагыз, хәзер. (Кесәсеннән браунингны алып сейфка куя башлый.)

Фирдәвес. Нишлисең?

Марат. Калдырам.

Фирдәвес. Нигә?

Марат. Әтинеке бит ул.

Фирдәвес. Калдырма, ал, кирәк булуы бар.

Марат. 0, юк, кирәкми. Аның белән шаярырга ярамый.

Фирдәвес. Эх, син, трус! (Барып тәрәзәне ача.) Киттек, Славка, к черту!

Марат. Туктагыз! (Тәрәзәдән чыгып качалар.)
Халисә ишекне дөбердәтеп: Марат, ачасыңмы, юкмы?

Диләрә тавышы: Халисә Галимовна, туктагыз. Мин менә бу

ачкыч белән... Коридор ягыннан ачкыч табып йозакны ачалар. Бүлмәгә Халисә, Ләйлә, Диләрә, Сәрби керәләр.

Диләрә. Качканнар. Л эй л ә. Тәрәзәдән...

Диләрә. Ичмаса әни дә кайтып җитә алмады. Үз күзләре белән күргән булыр иде.

Халисә (өстәлдәге бушап калган коньяк шешәсе­нә, тәмәке төпчекләренә карап). Болай булгач, әниегез­нең дә көче җитмәс инде. Бик соң. Әйдә, Ләйлә, киттек.

Ләйлә. Юк, мин алар артыннан!

Йөгереп чыгып китә. Пәрдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ III КҮРЕНЕШ

Марат укый торган мәктәп. Директор кабинеты. Пәрдә ачылганда мәктәп директоры А л м а н о в телефоннан сөйләшә.

А л м а н о в. Алло! 2 нче отделение милицииме? Начальник кирәк. Иптәш майор! Бу 13 нче мәктәп ди­ректоры Алманов. Сез шалтыраткансыз икән. Әйе... Кү­ңелсез хәл. Әнисе сездәмени инде? Без ул ананы өч ай буена мәктәпкә китерә алмадык. Ә сезгә көне-сәгате белән барып җиткән. Әйдә еласын. Беренче ул еларга тиеш. Юк, мин үзебезне дә читтә калдырмыйм. Ничек? Подписка? Кыенрак шул. Ике ел класста утырган, дүрт «начар» билгесе бар. Тәртибе дә начар... Бик аңлыйм. Шулай да уйлашырбыз. Хәзер тәнәфес арасында мин иптәшләр белән сөйләшеп алырмын. Яхшы, хәзергә. (Трубканы куя.)

Ишек шакыйлар.

Керегез!

Ләйлә керә.

Лэйлэ. Момкиндер бит?

Директор. Момкин,рэхим итегез. Нэрсэ, Гарипова? Елагансын тугелме?

Ләйлә. Юк, еламадым. А л м а н о в. Соң? Ләйлә. Марат Хәйдәров.. . А л м а н о в. Беләм. Ләйлә. Инде нишлик?

А л м а н о в. Бөтен мәктәбебез белән пычракка егыл­гач, нишлибез соң инде?

Ләйлә. Сәлим абый! Ярдәм итәргә кирәк. Йолкып алырга кирәк аны ул бәладән.

Ишек шакыйлар.

А л м а н о в. Керегез!

Дилбәр керә.

Дилбәр. Рөхсәтме?

А л м а н о в. Рәхим итегез.

Дилбәр. Миңа директор кирәк иде, сез була­сыздыр?

А л м а н о в. Сезне кем дип таныйк? Дилбәр. Мин Хәйдәрова.

А л м а н о в. Маратның әнисе, димәк? Рәхим итегез, утырыгыз. Зарипова, тиз генә класс җитәкчегезне табып китер әле.

Ләйлә чыга.

Әйе, без сезне бик күптәннән көтәбез. Күрәсең, сезне балагыз укый торган мәктәп аз кызыксындыра.

Дилбәр. Беренче очрашуда ук шундый сүзләр. Дорфалык билгесе түгелме бу, иптәш директор?

А л м а н о в. Шулай тоелса, гафу итегез. Мин тик сезне чакырып-чакырып та мәктәпкә китерә алмаганга гйна әйтәм.

Дилбәр. Мин бу ел уку башланганнан бирле өйдә булмадым. Диләрә апасы килгән бит.

А л м а н о в. Апасы килде. Күп тапкырлар килде. Ләкин ул ана түгел бит. Апа. Яшь бер кыз бала. Күрә­сең, аның сүзләрен тыңламый ул.

Дилбәр. Минем эле шушы арада гына кайтуым сезгә билгеледер бит?

А л м а н о в. Билгелесен билгеле, әмма кайтканның соңында да, өч көн рәттән сүз биреп, килми кал­дыгыз.

Д и л б әр. Сез... улым белән бергә килүемне сора­дыгыз. Ләкин... (Елый.) Без киләбез дип Халисә Гали-мовнага сүз биргән көнне улым белән шушы күңелсез хәл булды...

А л м а н о в. Ул көнне үк түгел, кичә кич белән генә.

Дилбәр. Шулайдыр. Ләкин ул көнне бала өйгә кайтмады.

А л м а н о в. Менә күрәсез, ул хәтта өйгә дә кайтып кунмаган. Кайда булган? Нишләгән? Бу бит ана булган кешенең бер төн эчендә чәчен агарта торган хәл. Гому­мән, иптәш Хәйдәрова, баланың укуы, мәктәптә, өйдә, урамда үзен тотуы турында беренче чиратта ата-ана кай­гыртырга, ата-ана җавап бирергә тиеш.

Дилбәр. Аңлыйм, иптәш директор. Бөтен бәла минем өйдә булмавымда, хәзер нәрсә генә сөйләсәк тә соң инде. Бу хәл минем өчен дә, балам өчен дә гомерлек сабак булыр. Ул күз яшьләре белән елап сүз бирә. Майор Гайфуллин мине сезгә җибәрде. Минем под­пискам гына җитми, сез дә... үтенәм...

Алманов. Аңлыйм. Без майор белән сөйләштек инде. Ләкин бит кичә педсовет утырышы Маратны мәк­тәптән чыгару мәсьәләсен куйды.

Дилбәр. Иптәш директор, соңгы мәртәбә. Сынау шарты белән. Мин сүз бирәм... ана йөрәген аңлагыз, зинһар.

Коридорда звонок, Халисә Галимовна керә.

Халисә. Исәнмесез, Дилбәр Әхмәтовна. Дилбәр. Исәнмесез, Халисә Галимовна ханым. (Елый.)

Халисә. Тынычланыгыз, болай ярамый бит инде.

Дилбәр. Нишлим соң, Халисә Галимовна ханым. Ун ел буе өметләнеп укытып та, инде соңгы елны мәк­тәптән кусыннар.

Халисә. Әйттем бит мин сезгә. Үтендем... Утырыш­ка килегез,. дидем.

Дилбәр. Халисә Галимовна ханым, иптәш дирек­тор!.. Булды инде гаеп, атта да булды, тәртәдә дә. Ул хәзер барысын да аңлаган... Сүз бирә. Соңгы мәртәбә!.. Ана хакына!..

Алманов. Күңелегезгә авыр булса да, әйтим инде, иптәш Хәйдәрова. Менә сез ана хакын беләсез, ә ана вазифасын оныткансыз. Ул ничек укый, мәктәптә, урам­да үзен ничек тота? Нәрсә белән кызыксына, нинди дуслар белән аралаша — болар берсе дә сезне кызык­сындырмый.

Дилбәр. Беләм.

А л м а н о в. Белмисез шул.

Дилбәр. Инде мин нишлим?

А л м а н о в. Менә укытучысы белән майор Гарифуллинга барыгыз. Маратны, подписка биреп, алып кайтыгыз. Әгәр дә аңласа...

Халисә. Әгәр дә педсовет мәктәптән чыгарырга дип карар кабул итә икән, сез аны үзгәртә алмаячак­сыз, иптәш директор.

Дилбәр. Халисә Галимовна!

А л м а н о в. Мәктәптән чыгару мәсьәләсе хәл ител­гән тәкъдирдә дә укытучылар коллективының, комсомол оешмасының вазифасы тәмамланмый бит әле.

Дилбәр. Шулай ук...

А л м а н о в. Башкача мөмкин түгел.

Дилбәр. Таш бәгырьле кеше икәнсез, иптәш ди­ректор.

Дилбәр елый-елый чыгып китә.
Халисә. Аңлыйм, Сәлим Гәрәич. Ләкин бит...

А л м а н о в. Ләкин мин кичәге фикеремдә калам. Маратны бирегә алып кайтып, үзе белән ныклап сөй­ләшергә кирәк. Югыйсә без аны бөтенләй юк итүебез бар. Аннан соң күпчелек мәктәптән чыгару мәсьәләсен кую белән килешми дә бит әле.

Халисә. Ярый, карарсыз, сез хуҗа. (Чыга.)

А л м а н о в (уйланып йөри, килеп эчке бүлмәнең ишеген ача). Сания! Кичәге педсовет утырышының про­токолы әзерме? Тиз генә эшләп бирсәгез иде. (Ишекне яба, өстәл янына утыра, әлеге папканы актара баш­лый.) Сез бер кешенең язмышын кайгыртсагыз, мин йөзләп баланың язмышын кайгыртырга тиеш, Халисә Галимовна!
3 куренеш.

4 ай вакыт уткэн.Марат квартирасы. Пэрдэ ачылганда Фирзая кушеткага кырын ятыпгитара чиртэ.Жырлый.

Карамчик мой! Кара птенчигым минем! Дожила до счастливых дней! Эх. Скорей бы вечер!

Тавышың, җырлавың сөйкемле, Минем җыр бик ямьсез шикелле. Тик менә үзем дә аңламыйм, Нигәдер җырламый түзә алмыйм, Ник болай күңелле бу кичен? Ни өчен,Әйтеп бирче, ни өчен? (Уйнаудан туктый, торып тәрәзәгә бара.) Нишләп озаклады бу минем Тәти егет? (Гитара белән төртеп коридорга чыга торган ишекне ача, тыңлый.) Каенанай, бер генә минутка кер әле.

Дилбәр (ашыкмыйча гына килеп керә). Нәрсә бар?

Фирдәвес. Каенанай, утыр әле. Утыр минем яныма.

Дилбәр. Йомышыңны әйт.

Фирдәвес. Ул кадәр дорфа булма инде минем белән, каенанай. Бераз гына ягымлырак бул. Үзеңнең сөекле улың хакына...

Дилбәр. Сөекле улым мине шушы хәлгә калдыр­ды да инде.

Фирдәвес. Мин үзем дә әйтәм аңа, каенанайга каты бәрелмә, дим.

Дилбәр. Каенанай!..

Фирдәвес. Ошамыймы? Минем үземә дә ошап бетми. Ничектер усал карчыкларны хәтерләтә. Әллә бианай диимме?

Дилбәр. Теләсәң нәрсә диген, миңа барыбер.

Фирдәвес. Бианай да шәп түгел. Башкортча. Әллә...

Дилбәр. Нәрсә кирәк, әйт йомышыңны.

Фирдәвес. Бернәрсә дә кирәкми миңа синнән, каенанай. Мин барысында синең өчен үзем булдырырга тиеш. Менә эшкә керим, каенанай, шуннан соң мин сине...

Дилбәр. Нишләрсең?

Фирдәвес. Өрмәгән җиргә дә утыртмам. Кайткан саен бүләкләр, кайткан саен... Дилбәр. Телең, каһәр.

Фирдәвес. Нигә, шулай түгелмени? Мин синең киленең ич. Менә хәзер какао кайнап чыга. Икәү бергә, кара-каршы утырып, бер гөрләшеп какао эчик әле, каенанай!

Дилбәр. Марат кайда?

Фирдәвес. Эш ззли.

Дилбәр. Төнлә дәме?

Фирдәвес. Ничек, төнлә дәме?

Дилбәр. Кайтмады бит әле.

.Фирдәвес. Ә-ә, шулаймыни? Мин сизмәдем. Йок­лаганмын, каенанай!

Дилбәр. Төне буе телефон трубкасын тотыпмы?

Фирдәвес. Шалтыраталар бит. Шалтыраткач, алам инде.

Дилбәр. Син миңа дөресен әйт: улым кайда?

Фирдәвес. Акча эзли.

Дилбәр. Эшләмәгән эше өченме?

Фирдәвес. Мин аңа, әнидән булса да алып кайт, дип җибәрдем.

Дилбәр. Ул нәрсә? Чүпрә саткан акчасын бирсен­мени сезгә?

Фирдәвес. Йә инде, каенанай.

Дилбәр. Ярар, мине тоткарлама, бүлмәне җыеш­тырасым бар.

Фирдәвес. И, каенанай, җаным!.. Әллә бүлмәңне үзең җыештырасыңмы?

Дилбәр. Кем җыештырсын аны? Сәрбиназ өйдә юк, Диләрә дәрес хәзерли.

Фирдәвес. Ә каенанай олы башы белән бүлмә җыештырып йөрсен. Эшмени инде бу? Рөхсәт ит, каена­най, тиз генә бүлмәңне үзем җыештырып чыгарыйм?

Дилбәр. Сиңа да хәрәм булмас, килен кеше.

Фирдәвес. Әлбәттә, каенанам, ә күршеләр...

Дилбәр. Нәрсә — күршеләр?

Фирдәвес. Сиңа килен урынына асравыңны тык-макчы булалар.

Дилбәр. Бу нинди сүз тагы?

Фирдәвес. Имеш, син аның йорт-җирен, байлы­гын кесәңә йомарлап салгансың. Килен урынына сиңа асрау да ярар, дигән булалар...

Дилбәр. Тел очларына төер генә чыкса иде шу­ла рның!

Дилбәр ачуланып чыгып китә, телефон шалтырый.

Фирдәвес. Алло! Маратчик! Йә, ничек? Чистамы? Дөмдедәр? Ничек? Кайдан? Мин сиңа шуннан үтәргә дидеммени? Шундый чиста башланган эшне харап ит­кәнсең... Каеш син! Славка кайда? Миңа ул урамда күренергә ярамый. Узыгыз. Бульвар аша үтегез. Тар тыкрыктан чыгып, җимерек чиркәү подвалына яшере­неп торыгыз. Тиз булыгыз, тиз. Мин киттем, кара аны, җебемә! (Трубканы куя, тиз генә эшләпәсен киеп, кулы­на сумка, зонтик ала, ишек янына бара.) Каенанай, бире кил әле.

Дилбәр ишеккә килә.

Мине чакыралар, ишек ачык кала. Марат кайтуга идән юармын дигән идем, өлгермәдем. Ул мондый хаосны яратмый. Без кайтканчы юып куя алмассыңмы? Аннан парадныйда өч звонок ишетүгә тиз генә ишекне ачар­сың, каенанай. (Китә.)

Дилбәр аның артыннан карап кала да әкрен генә бүлмәгә кереп кушеткага килеп утыра.

Дилбәр. Идән юарга калдыкмыни инде? Юмасаң, тагы тегесе дулар. Кызым, Диләрә, бер генә чиләк булса да су кертеп бирсәңче. Салкын су белән генә булса да сөртеп алырга иде идәннәрен. Җәһәннәмгә киттеме әллә анысы тагы? (Коридорга чыгып щетка белән чиләк алып керә. Идән себерә башлый.)

Тышта звонок.

Чү!.. Әллә кайттылармы? Алай дисәң, бер генә звонок, кайсы булыр икән?

Чыга. Раушан белән керәләр.

Син икәнсең, тагы нишләп йөрисең?

Раушан. Шул инде, уртак кайгыны кайгыртып йөрим. Кайтмадылармы?

Ди л б ә р. Юк.

Раушан. Кайда йөриләр икән?

Дилбәр. Шайтан беләмени ал арны! Алар белән сөйләшеп буламыни? Аек көннәре юк. Кайтып кереп эчәләр, эчәләр дә тагы чыгып юк булалар.

Раушан. Әллә кайтып керүләре белән Гарифуллинга хәбәр итәбезме?

Дилбәр. И-и... ханым, ничек итеп үз балаңны үз кулың белән тотып милициягә бирмәк кирәк? Әзрәк рәтләнмәсме, акылына килмәсме дип өмет итәсең бит.

Раушан. Минем инде башка чарам калмады, ахры. Майор Гайфуллинга барып ярдәм сорарга гына...

Дилбәр. Түз әле, ханым. Җайгарак төшкән вакыт­ларын туры китереп, бер сөйләшеп карыйк үзләре белән. Диләрә кызымны да кичә Гайфуллинга барам дип чык­кан җиреннән тотып калдым. Ашыкмыйк әле, ханым, сабыр итик.

Раушан. Белмим шул, белмим...

Дилбәр. Кайтып кермәгәйләре, бик тузынып йөриләр.

Раушан. Алайса, мин чыгып торыйм әле. Капка төбендәрәк булыйм. Исмәгыйлемне үзен генә туры ки­терә алмаммы...

Дилбәр. Бар алайса, бар. (Раушанны озата чыгып, кире әйләнеп керә.) Бу хатын да бик йончыган инде. Аңа да каты бәрелеп булмый. Белмим, кайсы кайсысын өстеридер. Әллә инде икесен дә шушы сары чыпчык җилтерәтә?

Тышта звонок. Ай аллам, кайттылар бугай.

Йөгереп ишек ачарга чыга. А л м а н о в һәм Ләйлә белән керә.

Алманов. һаман да без борчыйбыз әле сезне.

Дил-бәр. Юк, юк, сезнең безне һич борчыганыгыз юк. Мин сез килгәнгә бик шат. Рәхим итегез. Менә хәзер чәй куям.

Алманов. Рәхмәт. Безнең чәй эчеп торырга һич вакытыбыз юк. Әле хәлегезне белеп чыгыйк дип кенә .кергән идек.

Дилбәр. Рәхмәт инде, шундый хәсрәтле көннә­ремдә хәлемне белә килгәнсез.

Алманов. Кайтмадылармы? Берәр хәбәр ишетел­миме үзләреннән?

Дилбәр. И-и... кайталармы соң алар! Юк инде, юк. Кайту да юк, хәбәр дә юк.

Алманов. Ә менә Ләйлә әйтә...

Дилбәр. Нәрсә — Ләйлә әйтә?

Ләйлә. Апа, кичә мин сезнең капкадан теге Фир­дәвескә охшаган берәүнең чыгып киткәнен күрдем.

Дилбәр. Юк, юк, нишләп ул юньсез кыз монда килеп йөрсен?! Килгәне юк. Күргәнем юк. Минем аны гомеремдә дә күргәнем юк. Танымыйм да.

Ләйлә. Өченче көнне аларның тар тыкрыгында Славка дигәннәрен күргән идем.

Дилбәр. Аларның тар тыкрыгында сиңа нәрсә калган? Вакытыңны әрәм итеп, нишләп син анда йөри­сең? Үтереп ташлаулары да бар үзеңне.

Ләйлә. Эх, апа... сезгә авыр булган «ебек, миңа да бу хәл җиңел түгел. Маратның шушы хәлгә төшүенә мин үземне дә гаепле саныйм бит. Соң булса да табып, йолкып аласы иде үзен ул бәладән. Нинди матур ши­гырьләр яза иде бит ул!

Дилбәр. Шигырь дигәннән, аның китаплары ара­сыннан мин теге син сораган китапны табып алган идем бугай. Хәзер, хәзер алып чыгам. (Күрше бүлмәгә кереп китә.)

Алманов. Булмады бу, Зарипова, ул нәрсәдән­дер курка булса кирәк, яшерә.

Ләйлә. Сәлим абый, сез күрмәдегезме? Алманов. Нәрсәне?

Ләйлә. Ишәк алдындагы бакчада, койма буенда теге Кәримов абый тора иде. Безне күргәч, агачларга ышыкланды.

Алманов. Нишләп аны шунда ук әйтмәдең? Ди­мәк, без аларга комачаулыйбыз. Киттек тизрәк.

Дилбәр чыга.

Дилбәр. Менә ул китап.

Ләйлә. Кирәкми, апа, бу минем аңа бүләк итеп биргән китабым. Калсын. Хушыгыз. Алманов. Хушыгыз.

Дилбәр. Абау... киттегез дәмени? Нигә шулай бик тиз?

Алманов. Ашыгабыз.

Китәләр.

Дилбәр (китабының читенә язылганын укый). «Марат дустыма! Истәлек өчен. Ләйләдән». Шундый яхшы күңелле иптәшләрен ташлап соң... (Елый.)

Тышта рәттән өч звонок.

Дилбәр. Ай аллам, кайтып та җиттеләр.

Йөгереп коридорга чыгып китә. Бераздан бүлмәгә күзе-башы акай­ган Фирдәвес атылып килеп керә. Аның артыннан (чемодан тоткан Марат һәм Исмәгыйль керәләр. I

Фирдәвес. Китер, менә монда куй. Соңыннан кая илтәсен уйлашырбыз.

Марат. Авыр, шайтан алгыры. Тәмам пешеп чыктым.

Исмәгыйл ь. Кая, Фирочка, миңа берне сал да, мин ычкыныйм.

Фирдәвес. Әйе, син бар, күзәт. Оперативниклар эзгә төшмәсеннәр. (Бер рюмка аракы салып бирә.) Мә, эч. (Исмәгыйль эчә, Фирдәвес закускага бер конфет тоттыра.) Заиканы да күздән ычкындырма. Салган баш­тан яна күрмәсен. Ул-бу булса, чаттагы автоматтан тиз генә монда шалтырат.

Исмәгыйль. Очам. (Чыгып китә.)

Фирдәвес (Маратка). Утыр. Бераз ял ит. Аннан әнкәй янына барып килерсең. Урын хәзерләсен. Теге тар тыкрыктагы фонарьга таш бәр. Караңгы төшү белән (чемоданга ымлап) моны шунда юлларбыз.

М а р а т. Яндым мин, эчәсем килә.

Фирдәвес. Каенанай, анда какао кайнагандыр инде, кертеп кенә бирмәссеңме? Маратчикның эчәсе килә. (Маратның иңбашларыннан кочаклап ала.) Бүген сыңар күз Корбый кайткан.

Марат. Корбый? Таш капчыктан качыпмы?

Фирдәвес. Әйе, кичен ул әниләргә киләчәк. Лә­кин бу турыда берәү дә белмәскә тиеш!

Марат. Синең кылыең?

Фирдәвес. Әйе. (Кыланып.) Көнләшәсең? Ул бит мин яратканда кылый түгел иде, таза иде...

Марат. Хәзар дә яратасыңмы?

Фирдәвес (көлеп). Яратсам соң?

Марат. Мин аның икенче күзен дә бәреп чыгарырга күп алмам.

Фирдәвес (сузып). Кулың кыска. Ул законник. Син аның каршысында ышаныч казанырга тиеш.

Марат. Мин әле һаман да ышаныч казанмадыммы­ни? Шундый эшләрдән соң дамы?

Фирдәвес. Әйе. Әгәр дә фраверларча көнләшеп маташсаң...

Марат. Яратам бит мин сине, үлеп яратам! Мин синең башкаларга елмаеп караганыңны да күтәрә ал­мыйм. \

Фирдәвес. Безнең арбага утырсаң, безнең җырны җырла инде син. Бездә синеке-минеке юк. Марат. Фирдәвес!

Фирдәвес. Миңа үзеңнең кулъяулыгың дип ка­рама.

Марат. Башым белән ант итәм, беркайчан да моңа юл куймаячакмын. Минем беренче мәхәббәтем!.; Фирдәвес. Фи! Фраверлар җырын җырлыйсың..;

Дилбәр чәйнек белән өстәлгә какао кертеп куя. Марат, идәндәге чиләкне күреп, чыраен сыта.

Марат. Бу нинди помой чиләге монда?

Дилбәр. Идән юармын дигән идем.

Фирдәвес. Ал, каенанай, хәзергә чыгарып тор. Без киткәч юарсың.

Дилбәр. Алам, алам, хәзер алам. (Чиләкне алып чыгып китә.)

Ф и рщ ә в е с. Бу карчыгыңа әйт, Диләрә иртәгә китә ди, ул китү белән залны бушатсын.

Марат. Анысы нәрсәгә тагын?

Фирдәвес. Без синең белән шунда күчәрбез. Алар, бу як ишекне бикләп, кухня аша йөрерләр.

Марат. Ә монда?

Фирдәвес. Ә монда Корбый килә.

Марат. Корбый?

Фирдәвес. Ышанычлы урын тапканчы, аңа башка җирдә торырга ярамый. Марат. Синең Корбыең?

Фирдәвес. Ул безнең хуҗабыз, аңладыңмы, Тәти егет? Ул ничек теләсә, шулай булачак. (Какао салып Маратка бирә.) Мә, эч.

Марат (эчеп карый). Кайнар, кая, суынганчы бер рюмка коньяк салып бир.

Телефон шалтырый.Оперативниклар Заиканын эзенэ тошкэннэр. Киттек. Быстро.Икесе дэ йогереп чыгып китэлэр. Акрын гына Дилбэр керэ.
Фирдәвес.(трубканы ала). Славка? Что?Пепец!А? Счас! (Трубканы куя) Оперативниклар Заиканын эзенэ тошкэннэр. Киттек. Быстро!

Икесе дэ йогереп чыгып китэлэр. Акрын гына Дилбэр керэ.

Дилбәр. Кая чыгып «иттеләр сон, болар? Ут капкандай... Тагын нинди бәлаләргә тыгылып йөри икән инде? Караңгыда төште, (Чемоданны күреп.) Чү!.. Бу нинди ят чемодан? Бая алар шуны күтәреп керде­ләр шикелле. Урланган чемодан түгелдер ләбаса?.. Әллә инде, ходаем, урлашу юлына да бастымы? Югыйсә, көн-төн нинди акчага эчәрләр иде? Янына килеп йөри тор­ган кешеләре дә бигрәк мәхәббәтсез. Тукта әле, бу нинди чемодан булды соң? (Күтәрмәкче була.) Күтә­рерлек түгел бу. (Ишеккә карый.) Нәрсәләр бар икән соң моның эчендә? Беләсе иде, нәрсә белән шөгыльлә­нәләр икән? (Чемоданны идән уртасына сала.) Әллә ачып карыйммы? Ул арада гына кайтып кермәсләр әле. (Ача.) Йа алла! Монда нәрсәләр генә юк: йон, ефәк... (Чемодан төбеннән кечкенә тартма алып ача.) Бриллиант кашлы йөзек, брошкалар, алтын сәгать. Каян килгән бу болар га? Харап кына булмаеалар ярар иде!..

Шул вакыт ишектән йөгереп Марат, Фирдәвес, Исмә­гыйль керәләр.

Марат (идәндә чемоданны актарып утырган әнисен күреп, кинәт котырган кыяфәттә акыра). Нәрсә бу? Кем кушты сиңа аны актарырга?

Дилбәр (урыныннан тора). Мин синнән сорарга тиеш, нәрсә бу? Каян алдыгыз сез бу әйберләрне? Җа­вап бир! (Тиз генә телефон трубкасына ябыша.)

Фирдәвес. Тәти егет, тот үзен. Милициягә әләк­ләргә чамалый.

Марат. Әләкләми торсын әле. (Йөгереп барып те­лефон рычагына баса. Дилбәрне кушеткага төртеп ега.)

Фирдәвес. Ач каерып авызын, бугазына кайнар какао коям. Утка салган кысла шикелле, куырылып кил­сен.

Өстәлдәге какаоны алып, Дилбәргә килә башлый. Исмәгыйль аның кулыннан чәйнекне тартып ала.

Исмәгыйль. Нишлисең син, ана бит ул! Мине биш яшемнән ташлап киткән анама да алай эшли алма­дым. (Маратка.) Ә син нәрсә карап торасың? Солдафон!

Фирдәвес. Ә син нәрсә, законник?

Исмәгыйль. Ярамый, пычрак эш. Эзгә төшсен­нәрме? Эзне чиста калдырып таярга кирәк. Заика янды. Без дә кыл өстендә.

Фирдәвес (Маратка). Ташла. Ал чемоданны. Киттек. Тиз!

Чемоданны алып, яшен тизлеге белән юк булалар. Дилбәр акрын гына аңына килә башлый.

Дилбәр. Кызым, Диләрә! Ярдәм итә күр! (Кулла­рын сузып ишеккә кычкыра.)

Диләрә (эчке бүлмәдән йөгереп чыгып әнисенә ташлана). Әнкәй!

Дилбәр (елый-елый). Нинди гөнаһ шомлыкларым булды икән соң? Мин дә инде бала үстердем. Килен хезмәтен күрермен дип өметләндем. Елан балаларын агач башына менеп таба, ди. Тууына мендәр генә кап­лаган булсам соң!..

Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ VI КҮРЕНЕШ

Фирдәвеснең әнисе Зөһрә квартирасы.

Арткы планда — тышкы як­ка, сулда — эчке якка керә торган ишек.

Бүлмәдә бар нәрсә таркау.

Стенада Зөһрәнең яшь чагындагы калфактан төшкән рәсеме. Аның янында зур мыеклы, кәләпүш кигән бер татар баеның рәсеме. Сәх­нәдә Зөһрә белән Корбый. Корбый озын буйлы, сул күзенә кыйгач итеп кара тасма бәйләгән. 40—45 яшьләрендәге мәһабәт, кызыл чырайлы кеше. Ул, ишек янындагы тәрәзәгә бөтен гәүдәсе белән капланып, урамны күзәтә. Зөһрә бер рюмка аракы салып Корбыйга суза.

Зөһрә. Җитәр инде, Кара кош! Көне буе шул тә­рәзәгә капланып, нәрсә күзәтә торгансыңдыр?

Корбый. Хәзер инде безгә тәрәзә аша гына күзә­тергә калды.

Зөһрә. Мә тот берне, эчеп җибәр, эчең пошканы басылыр. Хәзер кызым кайтыр вакыт җитә.

Корбый (кинәт борыла, рюмканы ала, эчә). Эх!.. Тизрәк ул кайтсын иде ичмаса! (Стенадагы Зөһрә ире­нең карточкасына карап.) Иә, иичек, Мыек? Елмаясың­мы? Син бернәрсә дә белмисеңме? Белсә дә, дәшми ул... Үз кеше бит!

Эх, Гыйззелбану, чәч тәңкәң, Безнең белән утырганга Ачуланмасмы әнкәң?..—

дип җырлап җибәрә торган иде ул безнең К[урамша
абзый. /


Зөһрә. Без үзебез дә ким җырламый торган идек. Хәзер генә болай булган белән дә...

К о р б ы й. Ә хәзер нәрсә? Син әле хәзер дә кыз­ларга бирешкесез.

Зөһрә (рюмканы кулына алып). Эчим микәнни, кияү, ә?

К о р б ы й. Эч әйдә, эч, калдырмыйча тамчысын. Зөһрә. Эчим әле. (Эчә.) Эх!.. (Бушаган стаканны күтәреп, такмак әйтеп бии.)

Өй түренә егет килгән, Кертик микән, әнкәем? Килгән егет кире китмәс, Кертербез шул, бәбкәем. Ул егетләр икәү булса, Нишләрбез соң, әнкәем? Берсе сиңа, берсе миңа, Кайгырмачы, бәбкәем. Вәт! Моңайма әле, Кара кош! Дөнья үзебезнеке!..

Корбый. Эх, үзебезнеке, имеш! Төрмәдән төрмәгә каңгырып йөри-йөри гомер уздырам. Ялгыз Кара кош нишли генә алсын соң?

Зөһрә. Хәзер кая сәфәр тотасың, Кара кош? Корбый. Монда артык мавыгырга ярамый. Арт­тан килеп җитәчәкләр. Бу малай-шалайлар белән рәт чыгарып булмас. Аның малай-шалае да нинди. Җыен ярты акыллы, шоколад сыйраклар. Аның җүнлеләре, зирәкләре хәзер безгә иярми. Кысалар, яшәп булмый . хәзер. Аннан-моннан йолкып, әлепби таптырырга да — сызарга. Безгә бер урында озак яшәргә ярамый.

3 ө һ р ә. Ә без шулай чүпрә сатып, Кара кош уры­нына йолкыш кочып гомер уздырырбыз микәнни?

Корбый. Әйе, шулайга гына кала шул. (Тәрәзә­дән карап.) Караңгы төште бугай, Фирдәвесләр килеп җиткәләгәнче, мин Седой янына сугылыйм әле. (Барып тышкы ишекне ача.) Коридорның утын сүндер. Күрше­ләрең күрмәсен.

Зөһрә алдан чыга. Коридорда ут сүнә. Корбый китә. Зөһрә

әйләнеп керә.

Зөһрә (көзге каршысына бара). Әй Кара кош, Кара кош! Бөтен прическамны эштән чыгарып бетер гән. (Җырлый-щырлый чәчен төзәтә.) Иллә шәп кияүгә тап булган идем. Шулай ук китеп барыр микәнни? Бераз гына тормас микәнни?

Ишектән атылып Фирдәвес керә.

Фирдәвес. Ят кеше юкмы? Зөһрә. Юк.

Фирдәвес. Корбый килмәдеме? Зөһрә. Юк, килмәде әле, килмәде. Кеше аягы ба­сылганны көтәдер.

Фирдәвес. Урын әзерме? Зөһрә. Әзер.

Фирдәвес (барып ишекне ача). Керегез. Марат белән Исмәгыйль чемодан күтәреп керәләр. Эчке бүлмәгә узыгыз. Әнкәй, бар, урнаштыр.

Марат, Исмәгыйль, Зөһрә чемоданны бүлмәгә алып керә­ләр, бераздан өчесе дә әйләнеп чыгалар.

Фирдәвес (Марат белән Исмәгыйльгә). Барыгыз, капка төбен күзәтеп керегез. Эзгә төшмәсеннәр.

Марат белән Исмәгыйль чыга. (Зөһрәгә.) Аракың бармы?

Зөһрә. Каян булсын?

Мыштым гына өстәлдәге аракы шешәсен тумбочкага яшерә. Фирдәвес моны сизеп тора.

Фирдәвес. Мә акча. Корбый килгәнче бөтен нәр­сәне алып кайт. Сый мул булсын. Без бүген никах яңар­тырбыз, пожалуй. Маратны үзең белән бергә ал. Слав-касы капка төбен күзәтсен. Мин шул арада чемоданга ревизия ясыйм. Идән астындагы чокыр ачыкмы?

Зөһрә. Ачык.

Фирдәвес. Озаграк юанырсыз.

Зөһрә. Корбый тирәсендә саграк кылан инде син. Маратың дуламасын. Бу приданда аның да өлеше бар­дыр бит?

Фирдәвес. Өлеш? Алырга дигән өлеш Кабан күле төбендә. Яшел әле алар өлешкә керергә. Малайлар гына.

Зөһрә. Үзем инде, нәкъ үзем. (Сумка алып чыгып китә.)

Фирдәвес. Корбыем минем! Нинди кыйммәтле хәзинә белән каршы алам мин сине! (Эчке бүлмәгә кереп китә.)

Тышкы ишектән атылып Исмәгыйль килеп керә, ул агарынган,

калтыранган.

Исмәгыйль. Тагы... Тагы ул. Нәрсә соң ул өрәк кебек минем арттан калмый йөри? (Тиз генә утны сүн­дерә, тәрәзәгә килә.) Үтеп китте. Тагы минем эземне югалтты, һаман да шул миңа якын гәүдә... Тик бераз бөкрәйгән, бөрешкән, йөзен дә бер күрәсе иде... Читтән, ерактан гына булса да. һаман да шул ук мөлаем йөз микән? Җыерчыклар тулгандыр инде йөзеңә, әнкәем. (Башын иеп ишек янындагы урындыкка утыра, ике кулы белән йөзен каплый, тавышсыз, бөтен гәүдәсе белән калтыранып үкси.)

Күрше бүлмәдән Фирдәвес чыга. Фирдәвес. Син нишләп монда утырасың? Исмәгыйль. Башка барыр урын калмаганга. Фирдәвес. Син ни сөйлисең? Исмәгыйль. Аракы бир... Аракы! (Йодрыгы бе­лән күкрәген уып.) Яна! Менә монда!

Фирдәвес (тумбочкадагы шешәне алып, аракы салып бирә.) Мә, сүндер. (Эчке бүлмәгә кереп китә.)

Исмәгыйль (озак итеп стакан төбендәге аракыга карап тора). Яна!.. Төтене юк. (Стенадагы гитараны ала. Уйный, җырлый.)

Якшәмбе көн әни карчык Төрмә янына килгән. Үземнең бердәнберемә Ризык китердем, дигән.

Җыр азагында ишектән акрын гына Раушан керә. Дәшми-тын­мый гына озак итеп улына карап тора.

Раушан (пышылдап кына). Улым!

Исмәгыйль сискәнеп китә. Сүзсез анасына карап тора. Аннан акрын гына башын аска ия.

Улым, балам!

Исмәгыйль. Дәшмә! Раушан. Анаң...

Исмәгыйль. Әйтәсе булма ул изге исемне! Раушан. Мин барысын ташлап, яңадан сиңа кайт­тым.

Исмәгыйль. Соң инде.

Раушан. Улым, бәгырем, кичер мине!

Исмәгыйль (кинәт аңа борыла). Дәшмә.

Раушан. Үтер мине, мин синең каршыңда гаепле.

Исмәгыйль. Кызганычка каршы, мин үз канын үзе эчүче буржуй нәселеннән түгел.

Раушан. Шуңа күрә дә син бу юлда калырга тиешле бала түгел. Синең күңелең әйбәт. Кил миңа, кил. Минем сине яңадан назлыйсым, күкрәгемә кысасым килә.

Исмәгыйль. Мин сиңа көн саен килдем.

Раушан. Балакаем, ул каһәрле көннәрне искә тө­шереп йөрәгемне телгәләмәсәнә!

Исмәгыйл ь. Төшерәм, телгәлим.

Раушан. Улым, син мине үтерәсең.

Исмәгыйль. Әйе, бүгенгедәй хәтеремдә... Кышкы салкын... Ачы җил тәрәзә ярыкларында сызгырып уй­ный. Мин тишек "итек, әтиемнән калган ертык пиджак киеп, ана җылысын эзләп, көн саен сиңа барам. Син торган бүлмәнең тәрәзәсе каршындагы утын сарае тү­бәсенә түшем белән шуышып менәм. Итек балтырлары­ма, җиңнәремә кар тула. Салкында бәсәргән маңгаем­ны бозланып каткан тәрәзгә терим. Бүлмәдә синең шәүләңне күрәм. Ул шәүлә миңа таныш булмаган ят кешене иркәли. Минем якты, җылы бүлмәгә керәсем, синең кочагыңа ташланасым, синең куеныңда иркәлә­нәсем, сөеләсем килә. Тик әбиемнең: анда кермә, улым, ярамый, ул кешенең сине күрәсе килми, тәрәзәдән генә карап кайт, дигән сүзләре мине тыеп кала. Сәгать­ләр буе мин, синең сөяркәң ишетмәсен дип, акрын гына пышылдап, тәрәзә аша сиңа: «Әни, әни, әни!» — дип эн­дәшәм. Син ишетмисең, син яшь ир куенында көләсең, шатланасың. Мин
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Похожие:

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconВнеклассное мероприятие «Роштовань кудо»
Российского государства в моу «Рождественская сош» с 3 марта по 1 апреля 2011 года проходил Месячник родного (русского, мордовского)...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательных мероприятий на 2013-2014 уч год в мбоу-жудерской сош месяц
Месячник оборонно-массовой и военно-патриотической работы, тематические классные часы
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconА. А. Сильченкова Календарный план работы на апрель 2011 г. Месячник «Восходящее солнце»
Викторина «Неизвестное рядом», посвященная Дню исторического наследия (З2, кл рук., Б, п-о)
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий по проведению месячника безопасности в мбдоу №3 «Чебурашка» № Мероприятия
Издание нормативных документов (приказ, план) по проведению мероприятий по гражданской защите
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан проведения мероприятий «Месячник безопасности детей» с 08. 04....
Оперативное совещание «Об организации и проведении «Месячника по безопасности детей» и «Месячника гражданской защиты» с педагогическим...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconКалендарный план мероприятий администрации Убинского района на апрель 2013 года
«Час контроля» о мерах по предотвращению и борьбе с лесными пожарами на территории Убинского района
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconЗаседание №1 Август
План работы мо учителей родного языка и литературы гимназии №35 пос. Ленинкент на 2013-2014 учебный год
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий проводимых мбу «Центр культуры, молодежи и спорта...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г icon"Экстремизму Нет!" 09. 13), с целью укрепления толерантного, веротерпимого...
Главы Ютазинского муниципального района Республики Татарстан от 2 сентября 2013 №42 в период с 3 по 30 сентября 2013 года был объявлен...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconАннотация на ооп по дисциплине в 4 «Практический курс родного языка»
Целью обучения является корректировка имеющихся знаний и умений студентов по орфографии, лексике родного языка, формирование культуры...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconСводный план культурно-досуговых мероприятий учреждений культуры...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconУтверждаю Завед. Мбдоу «Детский сад №2» План Мбдоу «Детский сад №2» на ноябрь 2012г
В ходе изучения опыта работы Эфендиев Муртаза по теме: «Формирование орфографической зоркости на уроках русского языка», была проведена...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан совместных мероприятий Кубанского государственного технологического...
Принять участие в торжественной церемонии открытия Месячника оборонно-массовой и военно-патриотической работы (далее Месячник) 25....
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан работы Гимназии №1587 на апрель 2013 года Дата проведения
Собеседование с педагогами, выходящими в 2013-2014 уч году на аттестацию: «Ознакомление с нормативной базой, порядком, процедурой...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Мензелинского муниципального района от 10. 09. 2013 года №105 «О проведении антинаркотического месячника» с 16 сентября по 16 октября...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательной работы на 2013-2014 учебный год месяц направление
Сентябрь Месячник профилактики детского дорожно-транспортного травматизма «Безопасная дорога»


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск