План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г





НазваниеПлан мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г
страница13/15
Дата публикации22.08.2014
Размер2.27 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Культура > Документы
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Айсылу кухняга китә.

Улым, гоголь-моголь ясап биримме?

Марат. Кирәкми, әнием... Иң яхшысы тозлы кыяр белән салат. (Бүлмәсенә керә.)

Дилбәр. Ярар, балакаем.

Кухняга кереп китә, аннан Айсылу поднос белән ике стакан какао кертеп зал уртасындагы өстәлгә куя.

Дилбәр кухнядан салатник күтәреп чыга.

Диләрә. Аңа нәрсә, кеше белән бер табында уты­рырга ярамыймыни?

Дилбәр. Ярамый шул, сине сөйми. Өч ай вакыт эчендә тәмам үзеңнән биздереп бетергәнсең баланы. Бүлмәсенә керт, дим.

Айсылу эндәшмичә кухняга кереп китә.

Дилэрә. Син әнә мәктәбенә барып кара, аннан соң нинди булырга кирәклеген белерсең.

Дилбәр Айсылу чыгарып куйган әйберләрне Марат бүлмәсенә ташый. Айсылу кухнядан коймак күтәреп чыгып өстәлгә куя.

Дилбәр. Тагын шунда куйдың, бүлмәсенә керт дим, телеңне йоттыңмы әллә? Айсылу. Кермим мин анда. Дилбәр. Нигә син аннан качасың? Айсылу. Кермим, шаяра ул.

Дилбәр. Харап булган икән, аның шаярганыннан укаң коеламы әллә?

Эчке бүлмәдә телефон шалтырый.

Бар әнә, трубканы ал.

Бүлмәсеннән Марат йөгереп чыга.

Марат. Алмагыз, миңа ул. (Йөгереп эчке бүлмәгә үтә. Телефоннан сөйләшә.) Алло! Ә-ә... Фирочка! Тың­лыйм, яхшы, хәзер, хәзер, Фирочка! (Тиз-тиз киенә башлый.)

Дилбәр. Кая шулай бик тиз? Син бит әле ашама­дың да.

Марат. Мин какао эчтем. Хәзергә шул җитә. (Киенә.)

Дилбәр. Әллә кая югалып йөрмә инде, улым. Марат. Хәзер кайтам, әнкәй. Каршыга кинога гына кереп чыгам.

Д и л ә р ә. Мәктәбеңә соң?

Марат. Без унбердәге сеанска. Сәгать беренче яр­тыга чыгып җитәм. Йә инде, әнием, мине бит анда көтеп торалар.

Дилбәр. Кемнәр?

Марат. Шулар инде, минем дусларым. Теге сту­дент иптәш белән артистка... Фирдәвес... Фирдәвескән... Йә инде, көттермә инде, әнием.

Дилбәр. Соң, бар инде, бар...

Марат. Бар инде дип, билетка акча бир.

Дилбәр. Кара аны, улым, дәресеңә соңга кала күр­мә, мин сине көтәм. Бергә барырбыз. (Ридикюлен ак­тара.)

Марат. Әнием минем, бир инде шунысын. Дилбәр. Менлекнеме?

М а р а т. Ә мин калганын алып кайтам. Кеше алдында сер бирергә ярамый бит инде, зур кешеләр бит алар. (Әнисе ридикюленнән чыгарып бетермәс борын, 1000 сумны тартып ала.)

Дилбәр. Кара аны, ишетсен колагың!

Марат. Әйттем бит, нәкъ беренче яртыга. (Йөге­реп чыгып китә.)

Д и л ә р ә. Эх, әнкәй, әйтсәң инде — сүз, әйтмәсәң... Ярый инде, калсын. Яле, Айсылу, кичәге җырны кабат­лыйк әле. Онытмадыңмы?
Пианино янына утырып уйный башлый. Айсылу җырлый.

Айсылу. Карлыгандай кара күзләреңә карыйм әле күзем талганчы...

Звонок.

Дилбәр. Каһәр орган икән. Әллә, ходаем, тагын делегация килдеме?

Парадныйдан Раушан керә.

Дилбәр (аны баштанаяк карап чыгып). Нәрсә, әллә син дә ата-аналар комитетындамы?

Раушан. Юк, ханым, мин ана буларак.

Дилбәр. Ана буларак? Сез нәрсә, барыгыз да ана буларак? Ә мин кем булып калам соң инде?

Раушан. Гафу итегез, ханым, мин ана йөрәге ку­шуы буенча.

Дилбәр, йөрәге? Сездә йөрәге, ә миндә?

Раушан. Сез полковник Хәйдәров җәмәгатеме?

Дилбәр. Шулай икәнен белгәч, нәрсә соң үзегезне үзегез белмичә, мораль укып йөргән буласыз?

Раушан, һич юк, мин улымны эзлим.

Дилбәр. Без бит белешмәләр бюросы түгел.

Раушан. Беләм, ханым, миңа сездән сорарга киңәш иттеләр.

Дилбәр. Миннән? Ялгыш иткәннәр. Сез милициягә барыгыз.

Раушан. Булдым, җаным, анда да булдым. Юк, көтәбез, диләр... Анда эләккәнче эзләп табасы иде. Бәлки әле кеше итеп булыр иде. Бердәнберем бит ул минем!

Дилбәр. Безнең соң биредә ни катнашыбыз бар?

Раушан. Аны сезнең улыгыз белән күргәннәр. Бергә йөриләр, ди.

Дилбәр. Юк, юк, минем улымның андый дуслары юк. Аның янына зур кешеләр генә килә. Артистлар да очучылар. Мин кечкенәдән үк аны җыен юк-бар бала-­чага белән аралаштырмадым. Ишек алдындагы, мәк­тәптәге малайларга якын җибәрмәдем. Ул кечкенәдән үк үзенең дәрәҗәсен аңлап, үзен эре куя белеп үсте. Хәзер дә шулай.

Раушан. Шулайдыр анысы. Ә мин шатланган идем. Минем Искэндэрем сезнең улыгыз белән дуслаш­кан икән, дигән хәбәрне ишеткәч, күңелем тынычлана төшкән иде. Ничек кенә булмасын, мин әйтәм, укы­мышлы халык, затлы нәсел. «Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың», диләр. Бәлки, мин әйтәм, акылга килер...

Дилбәр. Алай димиләр бит, әнә ишек алдындагы дворник хатын коточкыч сүзләр сөйли. Нинди ананың үз баласы турында начарны ишетәсе килә? Минем улым турында шундый фикердә булуың өчен рәхмәт инде сиңа.

Раушан. Юк, ханым, ата-ана кулында үскән бала турында мин нишләп начар фикердә булыйм? Бик шат­ландым, минем балам бит андый тәрбия күрә алмады. Үзем бит, үзем.. (Елый.)

Дилбәр. Тынычланыгыз, ханым.

Раушан. Тынычланырга мөмкинме соң? Бердәнбер балаңның юлдан язуына үзеңне генә гаепле сизү ана йөрәгенә тынычлык бирәме соң? Нишләдем мин, ниш­ләдем...

Дилбәр. Күрәм, ханым, сез бик авыр хәлләргә дучар булгансыз.

Раушан. Авыр гынамы соң, аны сөйләп аңлату мөмкин түгел. Ана йөрәге парә-парә булып телгәләнде... Аның әтисе авариядэ үлде. Ә мин, юләр, газиземне таш­лап, икенче берәү белән киттем. Ул аны үзенеке итәргә теләмәде. Соңыннан... еллар буе җәберләп, кешелектән чыгаргач, үземне дә ташлап качты. Кайтсам, балам турында шундый коточкыч хәбәр. Әбисе үлгән, кварти­рама ниндидер начар кешеләр урнашкан. Искэндэрем алты мэктэпне дэ бетерә алмыйча, шулар юлына баскан... Мин инде аны атналар буена эзлим. Әле бүген берәүдән шундый җылы сүз ишеткәч, шатланып, сезгә йөгердем. Ичмаса, шул хәбәр генә дөрес булса иде!

Д и л б ә р. Тынычланыгыз, ханым. Бәлки дөрестер дә. Әгәр минем улыма иярсә, начар юлга басмас... Минем улым ул «әнием» дип өзелеп тора.

Раушан. Шулай гына була күрсен иде инде. Дилбәр. Ирләргә анысы гомереңдә дә ышанма. Минем ирем дә өч ел буена читтә яши. Үзенә генә күңелсез булмасын дип, кызымны биреп җибәрдем. Өч ел эчендә кызым бөтенләй үзгәргән. Болай начар түгел түгелен дә, ләкин мин дигәнчә түгел. Атасының гадәт­ләрен алган.

Раушан. Улыгыздан да сораштырыгыз әле, ханым, бәлки, үзе дә килеп чыкмасмы? Акыллы гына, уйчан гына бала. Искэндэр исемле. Иптәшләре аны үзара Славка диләр.

Дилбәр. Әле мин үзем дә шушы арада гына кайттым, һич андый бала күренгәне булмады. Ярый, борчылмагыз, сораштырырмын.

Раушан. Ай, бу үкенү! Үкенүдән дә авыр хәсрәт бар микән дөньяда. Үкенү адәм баласын кабер ярына сөйри торган нәрсә икән ул...

Дилбәр. Бик борчылмагыз әле, ханым. Кеше сүзе­нә дә ышанып бетмәгез. Бәлки әле бер нәрсә дә булма­гандыр, үз акылындадыр.

Раушан. Шулай гына була күрсен иде инде... Ху­шыгыз, ханым!

Раушан, куз яшенэ буылып, чыгып китэ. Дилбәр. Хушыгыз. Балаларын ташлап, ир-ат артыннан чабалар да, соңыннан акылдан шашып, елап йөргән булалар. Минем Маратым беркайчан да ул юлга басмас. Минем Маратым беркайчан да әнисе сүзеннән чыкмас. Әнисе бит аны өрмәгән җиргә дә утыртмый үстерде... Ул шуны онытамы соң!.. Туктале, кайда соң үзе?

Тиз генэ киенеп, чыгып китэ.

Уйга чумган Айсылу экрен генэ жыр койли. Янына Дилэрэ килеп утыра.

Д и л ә рэ.Жырла, жырла, Айсылу, акыллым! Кычкырып жырла!Менэ бу койне!

Айсылу, тээсирлэнеп, куз яшьлэре белэн жырлый.

Кочле музыка хэм жыр астында экрен генэ пэрдэ тошэ.

II КҮРЕНЕШ

Хәйдәровның эш кабинеты. Марат бераз кызмача, яраткан музыкасын уйнатып, ноутбукта утыра. Айсылу, кабинетны җыештырып, чыга башлый.

Айсылу. Әйдә, чык, Марат! Мин ишекне биклим. Диләрә апа кабинетка берәүне дә кертергә кушмый. Марат. Әй, чушь не болтай .

Айсылу китә. Марат телефон трубкасын ала, номер җыя.

Марат. Алло! 4 нче мәктәп? Кем бу? Педсовет утырышы беттеме әле? Юк? Унберенче «а» дәрестәме? Бетте? Эһе... Ярый, рәхмәт. (Трубканы куя, уйланып тора.) Шәп түгел бит әле бу. Нигә соң бу болай булды әле? Ахыры начар бетүе бар бит...

Диләрә керә.

Диләрә. Марат, Марат дим! Син монда нишлисең? Кабинетка керергә әтинең рөхсәте юк.

Марат. Беләсең килсә, безнең әтинең кабинеты Да-гыс-тан-да!. Өч ел буе кайтмаган кешенең монда нинди кабинеты булсын?

Диләрә. Өч ел кайтмаса да, биш ел кайтмаса да, әтием кабинетына берәү дә керергә тиеш түгел. Монда аның кирәкле китаплары, документлары, архивы.

Марат. Каян кайттың соң син? Шунда, эти кочагында гына яткан булсаң...

Диләрә. Тынычлыгыңны бозаммыни? Марат. Бозасың шул.

Диләрә. Әтинең хатлары да тынычлыгыңны боза­мы? Менә ул сиңа нәрсәләр яза, укы әле! (Хат бирә.) Марат. Әй, туйган инде... Диләрә. Туйган? Әтидәнме?

Марат. Хатларыннан туйган. Бертуктаусыз хат белән командовать итеп ята, ә үзе өч ел буе кайтып күзгә күренгәне юк. Мин инде аның ни төсле икәнен дә оныттым. Казанда эшләгәндә дә бер караңгыда чыгып китте, икенче караңгыда кайтты. Бер генә мәртәбә дә минем белән утырып сөйләшкәне булмады.

Диләрә. Әнинең дә сүзен тыңламыйсың бит син! Әни әле дә дөнья бетереп сине эзләп йөри.

Марат. Нигә эзли, эзләмәсен. Мин бит биш яшьлек малай түгел.

Диләрә. Педсовет утырышына чакырганнар бит. Марат. Аны чакырганнар, ул барсын, минем анда нием калган?!

Диләрә. Ә дәресеңә ник бармадың? Марат. Кем әйтә?

Диләрә. Озын тәнәфестә сине эзләп Ләйлә кил­гән иде.

Марат. Аңа миннән ни кирәк? Нигә ул минем эзе­мә басып йөри?

Диләрә. Анысын инде үзеннән сора.

Марат. Сорыйм, бик кирәге бар. Беләсең килсә, минем хәзер — во! (Баш бармагын күрсәтә.)

Диләрә. Бер нәрсә дә беләсем килми, син миңа шуны әйт әле, нигә дип син Айсылуны кыерсытасың? Ул бит сиңа асрау түгел.

Марат. Кем соң ул?

Диләрә. Безнең семья члены. Ул мескеннең болай да күңеле китек. Ятим. Аны кимсетергә әтинең рөх­сәте юк.

Тышта звонок. Диләрә ишек ачарга чыгып китә. Телефон шалты­рый. Марат трубканы ала.

Марат. Кем? Славка? Мин өйдә. Дәрескә? Соңладым. Кая барабыз, дисеңме? Бел­мим шул. Ярап бетәр микән? Нәрсә? Фирочка да бара­мы? Аның белән булса, барам. Сез хәзер безгә килегез, әнкәй дә юк, тыныч. (Трубканы куя)

Д и л ә р ә белән Ләйлә керәләр.

Д и л ә р ә. Әнә ул, сөйләш үзе белән. Минем вакы­тым юк.

Диләрә чыгып китә.

Ләйлә. Исәнме, Марат.

Марат дәшми. Йөрүендә дәвам итә. Ләйлә җитди кыяфәт белән диванга килеп утыра.

Рөхсәттер бит?

Марат. Утыргансың ич инде. Ләйлә. Син нигәдер читләшә башладың, Марат. Марат. Минем сиңа якынайганым да юк. Ләйлә. Ә? Ничек?

Пауза.

Ярый, шулай да булсын... Нәрсә комачаулый?

Марат. Сиңа "якынаеп нәрсә? Өзлексез мораль тың­ларгамы?

Ләйлә. Утыр әле.

Марат. Әй, калдырсана.

Ләйлә. Юк, утыр әле, утыр. (Акрын гына Маратны тартып үз янына диванга утырта.) Менә шулай. Марат. Шуннан?

Ләйлә. Марат, бәлки син минем чыгышыма ачу­ланып, җыелышны ташлап киткәнсең? Кичә дә мәктәпкә килмәдең... Бүген дә... Күпме генә вакыт... Ә мин сине сагындым... Әйтерсең лә бер ел күрмәгән. Минем бит гел синең янда буласым килә. Мәктәптә, дәрестә, ярышларда... Әйт әле, Марат, нигә син шулай узгэрден? Сина нэрсэ булды сон?

Марат,Чепуха все!Все нормально!

Ләйлә. Марат, әйдә бүген боз сараена барабыз! Марат. Ә аннан?

Ләйлә. Аннан йә безгә, йә сезгә кайтып дәрес хәзерләрбез. Мин сиңа булышырмын. Марат. Димәк, буксир?

Ләйлә. Түгел, Марат! Чын күңелдән... (Күзенә яшь тула.) Яратып.

Марат. Яратып? Эх, бала-чага!..

Ләйлә. Нинди матур шигырьләр яза идең бит син, Марат.

Марат. Яшьлек сөреме белән язганмын инде.

Ләйлә. Ә хәзер картайдыңмы?

Марат. Более серьезныйландым.

Ләйлә. Әгәр теләсәң, укый да ала идең бит син. Яхшы укый идең, нишләдең син?

Марат. Сиңамы соң мине аңларга, бала!

Ләйлә. Марат, уйла әле, кемнәргә иярәсең, кая барасың?

Марат. Более киңрәк масштабтагы кешеләргә. Более югарырак идеалга. Аңладыңмы?

Ләйлә. Син дә аңларсың аңлавын, ләкин сон булыр.

Марат. Әй, калдырсана.Оставь меня в покое! Надоело все! Понятно?!

Диләрә керә. ч

Диләрә. Марат, анда Зэйнэп апа килгән, сине сорый.

Марат. Өйдә юк диген.

Диләрә. Мин өйдә дип әйттем инде.

Марат. Бу нинди көн соң бүген? Нәрсә кирәк аңа миннән?

Диләрә. Аның да 3000 сум акчасын алып тотып бетергәнсең бит. Инде икенче килүе. Марат. Әни түләмәдемени әле аны?

Марат тиз генә чыгып китә.

Ләйлә. Диләрә апа! Нишләргә! Өч көн бит инде мәктәпкә килгәне юк. Хәзер аны педсовет утырышына көтәләр. Әниегез дә килмәгән.

Диләрә. Әни эзләп йөри, ә Марат әле генә кайтты. Аптыраган инде алар белән. Әни тегендә безнең янга килгәч, Маратка күз-колак булырсың дип, әти прак­тикамны Мамадышка алырга тәкъдим итте. Музыкадан да дәресләр алмакчы идем. Өч ай буе шулар көен көйләп бер эшемнең дә рәте юк. Өстәвенә тыңласа икән.

Ләйлә. Айсылуны да санламый инде ул.

Диләрә. Санлыймы соң! Санлау кая! Әле җәй көне әни Сочида вакытта, бөтен күршеләр алдында мәсхәрәгә калып, кырылышып беткәннәр. Тегесе качып китеп, атналар буе кайтмый йөргән.

19

Л ә й л ә. Ул сезгә туган тиешлеме?

Д и л ә р ә. Әнинең апасының үги кызы. Апасы үлгәч, әни аны, Троицкига барып, үз опекунлыгына яздырып алып кайтты.

Ләйлә. Мескен, ә үзе нинди матур кыз.

Д и л ә р ә. Сөйләмә инде.

Марат (коридорда). Ярар дим, ярар. Чәйнәмә инде бер балык башын.

Ишекне каты ябып кабинетка керә. Тыштан бер карчыкның зар­ланып ишекне тартканы ишетелә. Марат ишекне яңадан ача.

Зэйнэп түти, монда керергә ярамый. Бу полков­ник Хәйдәровның эш кабинеты. Шуны онытма! (Каты итеп ишекне яба.)

Д и л ә р ә. Марат, ничек сиңа оят түгел!

Карчык янына коридорга чыга. Марат аның артыннан ишекне япмакчы була. Диван янында басып торган Ләйләне күреп, ишек­не кире этеп җибәрә. Ләйлә бераз Маратка карап торганнан соң, кинәт борылып ишеккә бара да. җитез хәрәкәт белән ишекне яба. Марат сискәнеп китә, аңа борыла.

Марат. Безнең ишекләр имәннән түгел.

Ләйлә. Аның каравы син үзең карама.

Марат. Карама булмасам, нишләр идең?

Ләйлә. Юнар идем, тунар идем, тураклар идем. (Ачу белән диванга килеп утыра.)

Марат. Чү, чү, кызма. Яратам дигән идең түгелме соң? Яраткан кешене шулай тураклыйлармыни?

Ләйлә. Яратуның кадерен беләсеңмени син!

Марат. Кадерен белеп нишлиләр? (Диван башына утырып, Ләйләнең иңбашларыннан ала.)

Ләйлә. Яраткан кешенең сүзен тыңлыйлар. (Ма­ратның кулын этәрә.)

Марат. Менә ярат инде сине! Кагылырга да ярамый.

Ләйлә. Ярату белән дорфа кылану — икесе ике нәрсә бит алар.

Марат. Ах, шулаймыни? Балкон астында яки капка төбендә... Ах, мин сине яратам!.. Ах, синең өчен мин үләм!—Дип еллар буе аһ орып, ботинка туздырып йөрүнең мина нигә кирәге бар? Яратасың икән, минем кочагымда бул. Яратмыйсың икән...

Ләйлә. Яратырга лаеклымы соң син хәзер?

Марат. Булмаса, минем арттан йөрмә.

Ләйлә. Унбер ел бергә укыган иптәшемне мин болай калдыра алмыйм, вөҗданым кушмый.

Марат. Миндә эшең булмасын. Телим - барам мәктәпкә, теләмим-юк. Телим-укыйм, теләмим- юк.

Тышта звонок.

Ләйлә. Марат, сине бит педсовет утырышына кө­тәләр.

Марат. Нәрсә, педсоветка барып ялыныргамы, сүз бирергәме?

Ләйлә. Марат дим! Мин хәзер кайтып бөтен класс­ны күтәрәм.

Яңадан звонок.

Марат. Әнә, минем дусларым килде. Бүлмәне бу­шатуыгызны үтенәм.

Ишек ачарга чыгып китә. Ләйлә, нишләргә белмичә, еларга җите­шеп кала. Ишектән Марат, аның артыннан Искэндэр, Фир­ая керәләр.

Марат. Әйдәгез, әйдә!.. Рәхим итегез, кадерле дус­лар! Бу минем әтинең кабинеты. Асрау минем бүлмәнең идәнен юып ята. Шунлыктан мин сезне биредә генә кабул итәм. Әйдәгез, тарсынмагыз.

Искэндэр белән Фирая Ләйләне күреп аптырап калалар.

Ә... бу безнең ни... мәктәптән... Агитация-пропаганда мәсьәләләре буенча. Аны мэктэп советынан җи­бәргәннәр. Имеш, Марат Хәйдәровны агитацияләп педсовет утырышына алып кил. Имеш, без аны бик әйбәтләп пешерик. Имеш, без аны ялынырга, сүз бирер­гә мәҗбүр итик... Үтенәм, таныш булыгыз, 4 нче мәк­тәпнең күз карасы... Мэктэп активы Ләйлә Гарипова. Шуның өстәвенә артистка оперно-балетного театра муз-комедии... ха-ха!.. Колоратурный бас!

Исмәгыйль. И мой отчим был того рода. , коллеги, значит... Будем знакомы... Станислав Безродный. Трагик. Ләкин сәхнәдә түгел.

1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Похожие:

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconВнеклассное мероприятие «Роштовань кудо»
Российского государства в моу «Рождественская сош» с 3 марта по 1 апреля 2011 года проходил Месячник родного (русского, мордовского)...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательных мероприятий на 2013-2014 уч год в мбоу-жудерской сош месяц
Месячник оборонно-массовой и военно-патриотической работы, тематические классные часы
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconА. А. Сильченкова Календарный план работы на апрель 2011 г. Месячник «Восходящее солнце»
Викторина «Неизвестное рядом», посвященная Дню исторического наследия (З2, кл рук., Б, п-о)
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий по проведению месячника безопасности в мбдоу №3 «Чебурашка» № Мероприятия
Издание нормативных документов (приказ, план) по проведению мероприятий по гражданской защите
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан проведения мероприятий «Месячник безопасности детей» с 08. 04....
Оперативное совещание «Об организации и проведении «Месячника по безопасности детей» и «Месячника гражданской защиты» с педагогическим...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconКалендарный план мероприятий администрации Убинского района на апрель 2013 года
«Час контроля» о мерах по предотвращению и борьбе с лесными пожарами на территории Убинского района
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconЗаседание №1 Август
План работы мо учителей родного языка и литературы гимназии №35 пос. Ленинкент на 2013-2014 учебный год
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий проводимых мбу «Центр культуры, молодежи и спорта...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г icon"Экстремизму Нет!" 09. 13), с целью укрепления толерантного, веротерпимого...
Главы Ютазинского муниципального района Республики Татарстан от 2 сентября 2013 №42 в период с 3 по 30 сентября 2013 года был объявлен...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconАннотация на ооп по дисциплине в 4 «Практический курс родного языка»
Целью обучения является корректировка имеющихся знаний и умений студентов по орфографии, лексике родного языка, формирование культуры...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconСводный план культурно-досуговых мероприятий учреждений культуры...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconУтверждаю Завед. Мбдоу «Детский сад №2» План Мбдоу «Детский сад №2» на ноябрь 2012г
В ходе изучения опыта работы Эфендиев Муртаза по теме: «Формирование орфографической зоркости на уроках русского языка», была проведена...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан совместных мероприятий Кубанского государственного технологического...
Принять участие в торжественной церемонии открытия Месячника оборонно-массовой и военно-патриотической работы (далее Месячник) 25....
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан работы Гимназии №1587 на апрель 2013 года Дата проведения
Собеседование с педагогами, выходящими в 2013-2014 уч году на аттестацию: «Ознакомление с нормативной базой, порядком, процедурой...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Мензелинского муниципального района от 10. 09. 2013 года №105 «О проведении антинаркотического месячника» с 16 сентября по 16 октября...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательной работы на 2013-2014 учебный год месяц направление
Сентябрь Месячник профилактики детского дорожно-транспортного травматизма «Безопасная дорога»


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск