План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г





НазваниеПлан мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г
страница15/15
Дата публикации22.08.2014
Размер2.27 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Культура > Документы
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15
үзем өчен иң кадерле булган «әни» сүзен сәгатьләр буе, иреннәрем күшегеп, кыймылдый алмас хәлгә килгәнче кабатлыйм. Салкыннан кызышкан бит алмаларым буйлап аккан күз яшьләрем, әтием пид­жагының якасына тамып, бозланып каталар. Артык басып торырлык хәлем калмагач, кире борылып, әбием­нең салкын куенына кайтам. Төннәр буе елап чыгам. Иртәгесен сине чакырып кайтуын үтенәм. Ул бармый, синең сөяркәңнән курка. Шулай итеп минем йөрәгемне гомерлек бозга әйләндергән ул салкын кыш үтеп тә китә. Язын син шул кешең белән, мине бөтенләйгә таш­лап, башка шәһәргә күчеп китәсең...

Раушан (хәрәкәтсез бер ноктага текәлгән, күзлә­реннән туктаусыз яшь ага, көч-хәл белән генә пышыл­дап). Беттеме?

Исмәгыйль. Бетмәде. Кошлар да бит балаларын йон чыгып, канатлар үсеп җитмичә ташламыйлар... Нигә соң кешеләр шулай рәхимсез? Нигә соң сез гө­наһсыз сабыйларыгызны, ятимнәрегезне сыендырырга те­ләмәүче рәхимсез ирләр белән алыштырасыз? Нигә соң син мине ташлап киттең? Нигә соң син мине ана куе­ныннан, ана иркәләвеннән бөтенләйгә мәхрүм иттең? Ул коточкыч кышның салкынында катып калган йөрә­гемне хәзер күз яшьләрең белән эретмәкче буласыңмы? Синең күз яшьләрең минем йөрәгемдәге җәрәхәткә тоз гына салалар. Ул җәрәхәтне юа алмыйлар. Мин инде хәзер колакларыма кадәр пычракка баттым. Син инде мине коткара алмыйсың.

Раушан. Алам, алам, улым! Минем кулда әле тагын бер әмәл бар. Соңгы әмәл... Минем өчен авыр әмәл, ләкин ул да минем вазифама керә. Синең киләчә­геңне коткарып калу өчен мин шуны эшләргә мәҗбүр. (Кинәт борылып тиз генә чыгып китә.)

Исмәгыйль (аның артыннан ишеккә бара). Күп­тән шулай кирәк иде... Тизрәк, тизрәк!

Пауза.

Әнием! (Башын иеп ишек янындагы урындыкка утыра. Гитара ала, кылларны чиертә.)

Ишек шакыйлар. Исмәгыйль кулындагы гитарасын диванга ыргыта. Менә ул!.. Килеп тә җиттеләр, Колымага!

Ишектән акрын гына Марат керә, Исмәгыйль чигенә.

Синмени әле бу, Марат?

Марат. Нәрсә, Колыманы сагынасыңмыни?

Исмәгыйль. Әйе, Колыма аша туры юлга. Чис­тарынырга кирәк, Марат! Кеше булырга. Яшәргә. Болай бит яшәп булмый.

Марат. Тсс... Дәшмә. Сыңар күз Корбый килде.

Исмәгыйль (куркып). Кайткан? Качып кайткан?

Марат. Әйе, Колымадан.

Исмәгыйль. Тагы үрмәкүч кебек пәрәвезгә урарга?

Марат. Монда тынычмы икәнен беләсе килә аның.

Исмәгыйль. Тыныч. Иисусның соңгы минутын­дагы кебек.

Марат. Алайса, әйтәм, керсен. Исмәгыйль. Керсен.

Марат чыга. Чебен үләр җиренә җыела, ди.

Ишектә сумкасына эчемлекләр тутырып Зөһрә күренә, каршысына Фирдәвес чыга.

Зөһрә. Кайттык. Боларны кая куярга?

Фирдәвес. Эчкә алып кер. Табын әзерлә.

Зөһрә эчкә керә.

Син күзәттең? Тынычмы?

Исмәгыйль. Кабер тынлыгы.

Ишек ачыла.

Әнә өрәге дә.

Сыңар күз К о р б ы й, Марат керәләр. Фирдәвес кочагын җәеп Корбыйга ташлана.

Фирдәвес. Корбый! Кара кошым минем! (Кочак­лап үбә.)

Корбый. Болар кемнәр? О-о... Безродный... Мо­нысы кем?

Фирдәвес. Бу безнең яңа коллега. Кушаматы «Тәти егет».

Карам. О-о-о! «Тәти егет»шушымыни инде ул?Зелень еще! Зелень! А где те, старые, проверенные?

Фирзая. Их всех по одному покончили...

Искэндэр. Скажи, Батя, как там... тебе жилось?Как там погода?

Карам. Светло. Чистый воздух.

Искэндэр. Значит, жить можно?

Карам. Воздухом одним сыт не будешь. Работать велят. Фраверов нет! Играть не с кем.

А раньше... Поиграл – костюм, кожаное пальто, сало, колбаса, сыр да масло...Жил как барон! А счас? Ты да я да мы с тобой. Нормальной передачи не несут. Да, отстань, ты, а ! Марианна! Покажи, как ты обо мне соскучилась?

Фирзая. Әйдә, Кара кошым минем, эчке бүл­мәгә! (Барысына да.) Әйдәгез!

Карамны кочаклап эчке бүлмәгә алып кереп китә. Алар артыннан

Исмәгыйль керә. Марат нишләргә белмичә баскан урынында катып

кала.

Марат. Нәрсә соң бу? Мыскыл итә, минем мәхәб­бәтемне аяк астына салып таптый. Минем алда аның муенына асылына. Нишләргә? Буып ташларгамы үзен?

Эчке бүлмәдә шау-шу, көлешү, рюмкалар чыңлый. Фирдәвеснең гитарага кушылып җырлаганы ишетелә. Марат ишеккә бара.

Җырлый, бәйрәм итә. Сыңар күзнең кочагында... Кичә генә бит әле минем кочагымда иде. Кичә генә бит мин аны сөйдем, иркәләдем! Ә бүген нәрсә? Акылдан шашам! Буылып үләм! Ләкин аны үтереп үләм!

Шашынып ишеккә бара, каршысына Фирдәвес чыга.

Фирдәвес. Маратчик! Син нишлисең монда? Нигә бүлмәгә кермисең? Син коньяк теләмисеңмени? Марат. Нәрсә, сезнең туегызны котлапмы? Фирдәвес. Шулай да булсын, ди. Марат. Рәхмәт.

Фирдәвес. Рәхмәт? Әллә көнләшәсеңме? Мәхәб­бәт герое!..

Марат. Мәхәббәт корбаны.

Фирдәвес. Ха-ха-ха... Инде корбан булырга да җыендыңмыни? Эх, син...

Марат. Фирочка! (Тезләнә, үксеп Фирдәвеснең аякларын кочаклый.) Яратам бит мин сине... Үлеп яра­там... Син нишлисең? Хатыным бит син минем.

Фирдәвес. Хатын? Нәрсә ул хатын?

Марат. Мин бит синең өчен барысын корбан иттем. Сине генә яраттым. Минеке генә булырсың, дип уйла­дым. Ташлама мине, ташлама! Минеке генә бул!

Фирдәвес. Кичә синеке идем, бүген аныкы. Ә ир­тәгә тагын синеке булырмын.

Марат. Мин алай булдыра алмыйм, мин күтәрә* алмыйм. Минем хатыным?!

Фирдәвес. Дурак! Каракның хатыны буламыни?

Марат. Юк, юк, рөхсәт итмим, син минеке. Син минеке генә бул, мине генә ярат!

Фирдәвес. Ташла. Миндә вообще ярату юк. Сине дә яратмыйм, Корбыйны да яратмыйм. Берәүне дә яратмыйм. Нәрсә ул ярату? Иртәгә ул, берсекөнгә башка. Барыбер түгелмени? Кем акчалы, кем миңа кирәк — бүген ул минеке.

М а р а т. Нәрсә ишетәм, акылдан шашарлык.

Фирдәвес. Тор, әнә бүлмәгә кер, бар дим! Бу­газыңа аракы кой. Аннан менә монда, диванга чыгын аварсың. Кара аны, Тәти егет, җаның кызганыч булса, минем арттан йөрүеңне ташла. Бүген мин синеке түгел,, аңладыңмы? Әнкәй!

Ишектән Зөһрә чыга.

Зөһрә. Нәрсә?

Фирдәвес. Алып кереп аракыга коендыр әле үзен. Төти башлады, сүрелсен бераз.

Зөһрә. Тор, шоколад сыйрак! Нәрсә дүрт аяклан­дың? Әйдә, эчәрсең дә, чөмерерсең дә. (Алып ке­реп китә.)

Эчке бүлмәдән К о р б ы й чыга.

Фирдәвес. Әнә шул кереп киткән ферд белән. К о р б ы й. Кем ул? Фирдәвес. Полковник улы. К о р б ый. Марианна!

Фирдәвес. Шулай кирәк иде. Беләсең, нинди пол­ковник!

Корбый. Полковник Хәйдәров? Таныш... Бик та­ныш. Аның кулында күп тапкырлар булырга туры килде. Ләкин пестан пес туа, диләр.

Фирдәвес. Ә бүген... мин синеке... (Кочаклый, үбә.) Сагындым.

К о р б ы й. Музыка!

Фирдәвес. Бүген минем синең кайнар кочагыңда эрисем килә.

Радиоланы тоташтыра. Пластинка куя. Килбәтсез, кыргый музыка яңгырый. Килеп Корбыйга сарыла. Бөгелә-сыгыла биеп китәләр. Эчке бүлмәдән тәмам исергән Марат чыга. Ишек төбендә туктап кала. Көч-хәл белән үзен тыеп, аларның биегәннәрен карап тора. Корбый биеп килеп, Фирдәвеснең биленнән кочаклый, шашынып үбә башлый. Марат шашкан кыяфәттә радиоланың уйный торган пластинкасын алып идәнгә бәрә.

Марат. Тукта!

Фирдәвес. Син нәрсә? Молокосос малай! Загра-ничный пластинканы ваттың? (Маратның яңагына чабып щибәрә.) Кара кош, капчык кигерт!

Марат (чайкалып китә). Ах, шулаймы?

Кесәсеннән браунинг алып, обоймасы беткәнче, Фирдәвескә төзәп ата. Фирдәвес «ах» дип идәнгә килеп төшә. Корбый куркып стена­га сеңә. Күрше бүлмәдән атылып Исмәгыйль белән Зөһрә

чыгалар.

Зөһрә. Нәрсә бу?

Марат. Атам!! Барыгызны да кырам!! Зөһрә. Караул!

Зөһрә ишектән чыгып йөгерә. Аның артыннан Корбый ишеккә ташлана. Ишек ачык кала. Исмәгыйль баскан урынында хәрәкәтсез

тора.

Марат (кулындагы браунингын идәнгә ташлый). Нишләдем мин?(Фирдәвесне күрә.) Үлгән! Фирдәвес! Ярата идем бит мин сине... Ярата идем, елан!

Тышта туктаусыз сыбызгы сызгырталар.

Исмәгыйль. Аһа!.. Килеп тә җиттеләр. Рәхмәт, әнием, коткардың!

Коридордан атылып Корбый, Зөһрә керәләр. Корбый. Без камалган. Кая качарга?

Сикереп тәрәзәгә менә. Аягы белән тибеп тәрәзәне ачуга, унлап сыбызгы тавышы яңгырый. Күп санлы кесә фонарьларының яктысы тәрәзәгә төшә. Корбый, яшен суккан кебек, кире идәнгә сикерә. Идән уртасында басып торган Маратны күреп ала.

Сатачак! Юк итәргә! Эзне бутарга! Ботарлагыз үзен!

Исмәгыйль. Бик рәхәтләнеп, вәхшилекнең соңгы тамчысына үткәнемне күмәм.

Корбый пычак белән Маратка ташлана. Исмәгыйль арттан Кор­быйга ташлана. Марат: «А-а-а»,— дип, ачы тавыш бглән кычкырып, идәнгә ава. Исмәгыйль Корбыйны урындык белән бәреп ега.

Корбый. Ах! Безродный! Падло! (Ике кулы белән башын тотып, Марат өстенә каплана. Ишектән йөгереп Ләйлә керә.)

Ләйлә. Марат, шулай ук югалттыкмыни без сине?

Ишектә Раушан, Алманов, Диләрә күренәләр.

Исмәгыйль. Әнкәй! Кешеләр! Коткардыгыз, рәх­мәт!

Дилбәр.

Дилбәр. Нәрсә? Әллә...

Хәйдәров, сүзсез генә бер ноктага текәлгән килеш, акрын гына ба­шын аска ия. Дилбәр, баскан урынында чайкалып, җан ачысы

белән кычкыра.

Үлгән!!! (һушсыз булып ава.)

Директор . Әйе. Тормышка аяк та басмаган килеш...

(Диләрәне күкрәгенә кыса, чәчләрен­нән сыйпый). Кызым! Бердәнберем!

Алманов Хәйдәровның җилкәсенә кулын куя.

Директор. Бердәнбер юк ул, Хәйдәрич. Безнең балаларыбыз күп, безнең буыныбыз нык. Ә бу аяныч хәл калган балаларыбыз өчен кабатланмас ачы сабак бул­сын.

Дилбәр (акрын гына тора, күзләрен бер ноктага теки). Үкенүдән дә авыр хәсрәт бармы икән дөньяда!..

Акрын гына пәрдә төшә.
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Похожие:

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconВнеклассное мероприятие «Роштовань кудо»
Российского государства в моу «Рождественская сош» с 3 марта по 1 апреля 2011 года проходил Месячник родного (русского, мордовского)...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательных мероприятий на 2013-2014 уч год в мбоу-жудерской сош месяц
Месячник оборонно-массовой и военно-патриотической работы, тематические классные часы
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconА. А. Сильченкова Календарный план работы на апрель 2011 г. Месячник «Восходящее солнце»
Викторина «Неизвестное рядом», посвященная Дню исторического наследия (З2, кл рук., Б, п-о)
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий по проведению месячника безопасности в мбдоу №3 «Чебурашка» № Мероприятия
Издание нормативных документов (приказ, план) по проведению мероприятий по гражданской защите
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан проведения мероприятий «Месячник безопасности детей» с 08. 04....
Оперативное совещание «Об организации и проведении «Месячника по безопасности детей» и «Месячника гражданской защиты» с педагогическим...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconКалендарный план мероприятий администрации Убинского района на апрель 2013 года
«Час контроля» о мерах по предотвращению и борьбе с лесными пожарами на территории Убинского района
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconЗаседание №1 Август
План работы мо учителей родного языка и литературы гимназии №35 пос. Ленинкент на 2013-2014 учебный год
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан мероприятий проводимых мбу «Центр культуры, молодежи и спорта...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г icon"Экстремизму Нет!" 09. 13), с целью укрепления толерантного, веротерпимого...
Главы Ютазинского муниципального района Республики Татарстан от 2 сентября 2013 №42 в период с 3 по 30 сентября 2013 года был объявлен...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconАннотация на ооп по дисциплине в 4 «Практический курс родного языка»
Целью обучения является корректировка имеющихся знаний и умений студентов по орфографии, лексике родного языка, формирование культуры...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconСводный план культурно-досуговых мероприятий учреждений культуры...

План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconУтверждаю Завед. Мбдоу «Детский сад №2» План Мбдоу «Детский сад №2» на ноябрь 2012г
В ходе изучения опыта работы Эфендиев Муртаза по теме: «Формирование орфографической зоркости на уроках русского языка», была проведена...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан совместных мероприятий Кубанского государственного технологического...
Принять участие в торжественной церемонии открытия Месячника оборонно-массовой и военно-патриотической работы (далее Месячник) 25....
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан работы Гимназии №1587 на апрель 2013 года Дата проведения
Собеседование с педагогами, выходящими в 2013-2014 уч году на аттестацию: «Ознакомление с нормативной базой, порядком, процедурой...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Мензелинского муниципального района от 10. 09. 2013 года №105 «О проведении антинаркотического месячника» с 16 сентября по 16 октября...
План мероприятий по мбдоу дс №3 «Светлячок» «Месячник родного языка» Апрель, 2013 г iconПлан воспитательной работы на 2013-2014 учебный год месяц направление
Сентябрь Месячник профилактики детского дорожно-транспортного травматизма «Безопасная дорога»


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск