Скачать 0.6 Mb.
|
Цели и задачи: - Развить мелкую моторику детей; - Развить координацию и тактильные ощущения рук. - Развить интерес детей к декоративно-прикладному искусству через приобщение к народному промыслу, знакомство с его традициям, развивать духовные, эстетические и творческие способности; - Сформировать у детей навыки лепки, а также живописи, композиции и ознакомить с основными элементами народной росписи (как база для творческой деятельности); - Приобщить детей к коллективной творческой деятельности, совместному труду, взаимопомощи; - Создать условия для реализации творческого потенциала участием в выставках, конкурсах и других мероприятиях; - Развивать фантазию, воображение, самостоятельное мышление; - Практическое применение в быту навыков изготовления изделий народных промыслов: подарки к праздникам, сувенирные украшения для дома и т.д.; - Способствовать развитию чувства эмпатии – сопереживания, желания нести радость людям. - Воспитывать трудолюбие, аккуратность, умение организовать своё рабочее место; - Помочь детям в их желании сделать свои работы общественно значимыми. Программа рассчитана на один год обучения, один раз в неделю. Все занятия в программе предусматривают строго последовательный ряд «от простого – к сложному». Этот принцип последовательности очень важно соблюдать при подаче материала. Чтобы не отпугнуть ребенка от занятий, нельзя ставить перед ним непосильную задачу, которую он на данном этапе не способен выполнить. Ребенок должен чувствовать, что у него все получается, тогда он сохранит интерес к дальнейшему освоению предмета. В дошкольном возрасте детям еще очень сложно самостоятельно выбрать и изобразить какую-либо тему. Четко поставленная руководителем задача облегчает работу, помогает дошкольникам сконцентрироваться, побуждает учиться новому, двигаться вперед. Основной аспект программы – работа с формой, и, как следствие, развитие наблюдательности, глазомера, объемно-пространственного мышления, фантазии. Дети быстрее определяют предметы, сравнивая их между собой. Они учатся придумывать и изображать свои формы, а также комбинировать из отдельных фигур сложные образы. Список литературы
1. И. Гусева Соленое тесто. Москва. Мой мир. 2006. 2. Поделки и сувениры из солёного теста, ткани, бумаги и природных материалов. Москва. Мой мир. 2006. 3. И.А. Лыкова Лепим с мамой. 4. М.О. Синеглазова Удивительное соленое тесто. Москва. Издательский Дом МСП. 2006.Л 5. И. Хананова. Москва. 2007. 6. Г. Чаянова Соленое тесто для начинающих. IV.Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше “Күңелле спортчылар” Аңлатма язуы. Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак карарга өйрәтү. Хәзерге сәламәт балалар саны кимү шартларында сәламәтлек саклау бик мөһим. Начар экология, тормыш итү дәрәҗәсе түбәнәю,нерв-психик авырлыклар гомуми сәламәтлек торышының түбәнәюенә китерә. Саусызлыкның сәбәбе балаларның үзләренең сәламәтлекләрен саклау,элементар сәламәт яшәү рәвеше законнарын белмәве,сәламәтлек саклауның төп күнекмәләре булмау. Гаиләләрдә тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану да балаларга кире үрнәк бирә. Яшьтән үз сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту проблемасы килеп баса. Илебезгә “уңышлы” кешеләр тәрбияләү проблемасы мәктәп каршына килеп басты. “Уңышлы” кеше - димәк тормышта үзенең урынын белүче, үз язмышын үзе хәл итә алучы, әхлакый һәм физик яктан сәламәт. Сәламәт кеше,сәламәт бала гына уңышлы укый, буш вакытын, файдалы үткәрә, үз язмышын үзе төзи ала. Бу программада зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлаша ,мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар, медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк. Әлеге программаны сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең бер баскычы һәм мәктәптә тәрбия эшләренең аерылгысыз бер өлеше итеп карарга мөмкин. Моның өчен түбәндәге кешеләр җәлеп ителә: сыйныф җитәкчесе,ата-аналар, фельдшер, мәктәп администрациясе. Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:
Программаның максаты:
Программа эчтәлеге (4 елга)
II.Сәламәтлек - зур байлык (100 сәгать)
Оештыру формалары
Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә спорт уеннары һәм ярышларының роле зур.Мәктәп һәм сыйныф белән спорт бәйрәмнәре , спорт ярышлары уздыру нәтиҗәле алым. Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре: – төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру; – спортның төрле төрләрен (йөгерү, сикерү, спорт уеннары, төрле предметлар белән үстерешле күнегүләр) оештыру һәм уздыру; – елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру; – зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру; – мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш; –укучыларны тукландыруны оештыру; –ата-аналар белән чаралар уздыру; – юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру ; –медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру. Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш. Бала үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп үз сәламәтлеген сакларга тырыша. Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый.Баланы иртә-кич теш чистартырга,зарядка ясарга,файдалы азык белән тукланырга өйрәтү генә аз.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен.Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була. Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек, шатлык хисе алып килергә тиеш. Нәтиҗәләр ясау формалары: Ярышлар, конкурслар уздыру, авылның, районның, республиканың данлыклы спортчылары турында альбом төзү, кече спартакиадалар үткәрү , әти-әниләр белән походлар оештыру, спорт уеннарының килеп чыгышы турында конференцияләр уздыру, стендлар ясау, ирешкән уңышлар буенча мониторинг булдыру. « Күңелле спортчылар” программасы эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:
Сәгать саны: Атнага -2 сәгать Елга- 66 сәгать Көтелгән нәтиҗә: Физик, психик, әхлакый сәламәт, тормышта үз урынын, гамәлләрен аек бәяли белүче укучы. Кулланылган әдәбият: 1. ФГОС Примерные программы начального образования. – «Просвещение», Москва, 2009.
3. “ Начальная школа” № 1-6. 2010 журналлары 4.« Ачык дәрес » гәҗитләре.2008-2009. 5.“Поурочные разработки по физкультуре” В.И.Ковалько .2004.Подвижные игры. 6.«Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995. 7.« Наркомания. Моны һәркем белергә тиеш” , ”Балаларыбызны ничек сакларга?” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика буенча республика үзәге.Казан. ”ДАС” 2001. V.Художественно – эстетическая деятельность 1.“Балачак” (драма) Аңлатмалы язу Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән, Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән. Мәңге уяу күзле галәм үзе әйбер, Вакыт яшәр яшәгәндә җирдә хәтер! Мәктәп чоры – кешенең әхлак йөзе үсешендә мөһим этап. Бу елларда әхлак нигезе салына, тирә-якны иң беренче күзаллау, патриотик хисләр формалаша. Мәктәп яшендәге балалар шактый зур күләмле белемгә ия. Аларны бүгенге көн генә түгел, үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксындыра. Укучыларда туган ягыбызга һәм аның тарихына, үткәненә омтылу туа. Сүз сәнгате - халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы. Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк. Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Драма” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны туплады. Бу түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, кулдан матур киемнәр әзерләү һәм зәвыклы киенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала. Түгәрәктә сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп, араларында матур җырлаучылар, биюгә оста кызлар-малайлар бар. Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем. “Балачак” драма түгәрәге берләшмәсенә 7-9 яшьлек укучылар тупланды. Дәресләр атнага 1 сәг. үткәрелә. Максат: “Шәхес формалаштыруга юнәлтелгән технология аша укучыларда әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп, иҗади үсешләрен булдыру”. Бурычлар:
Түгәрәкнең юнәлеше:
Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре:
Программа эчтәлеге
Кереш дәрес. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы таныштыру. Инструктаж үткәрү.
III. Сәхнә уеннары. (20сәг.) IV. Яңа ел бәйрәменә театр-тамашалар. (20 сәг.) V. Спорт – сәламәтлек ул. (12 сәг.) VI. “Мәктәп кыңгыраулары” театр атналыклары оештыру. (31 сәг.) VII. Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема. ( 24 сәг.) VIII. Йомгаклау. (8 сәг.) Барысы: 135 сәгать I сыйныф - 33 сәгать II сыйныф – 34 сәгать III сыйныф – 34 сәгать IV сыйныф – 34 сәгать Кулланылган әдәбият
2.Милли уеннар “Хәрәкәттә-бәрәкәт” Аңлатма язуы. Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта. Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя. Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый. Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур. Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта. Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була. Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре. Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы. Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык. Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота. Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була. Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп тора. Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала. Түгәрәкнең эш программасына татар халкының гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым. "Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен керттем. Җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдым .Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез. Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы. Программа атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 33 сәгать. |
Пояснительная записка к организации внеурочной деятельности в рамках... Организация внеурочной деятельности в мбоу «Лицей №89» в рамках реализации основной образовательной программы начального общего образования... | Модель организации внеурочной деятельности В соответствии с федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования (фгос ноо) основная образовательная... | ||
Занятость во внеурочной деятельности как фактор социализации и развития... В соответствии с федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования (фгос ноо) основная образовательная... | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... В рамках кружков используются следующие формы работы: экскурсии, круглые столы, устные журналы, квн и т д. Занятия по направлениям... | ||
Трудности, возникающие при введении фгос ноо в Красноярском крае Ипк с 1 сентября 2009 года началась серьезная работа по подготовке и апробации введения фгос на первой ступени общего образования... | Организация проектной деятельности младшего школьника в условиях внедрения фгос ноо 2 поколения Е федеральных государственных образовательных стандартов (фгос) второго поколения приоритетом начального общего образования становится... | ||
Согласовано утверждаю Методическая тема: Взаимодействие общего и дополнительного образования через внеурочную деятельность в рамках внедрения фгос начального... | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Методические рекомендации по организации и материально техническому оснащению внеурочной деятельности общеобразовательных учреждений... | ||
Записка по программе «изобразительное искусство» рабочая программа... Фгос-ноо, примерной программы начального общего образования и авторской программы О. А. Куревиной, Е. Д. Ковалевской | План внутришкольного контроля по реализации фгос ноо мбоу сош№3 р... Соответствие рабочих программ курсов внеурочной деятельности для 1-3 классов, требованиям фгос ноо | ||
Основная образовательная программа начального общего образования на период 2012-2017 годы Ооп ноо) гбоу сош №492 являются Закон Российской Федерации «Об образовании», Федеральный государственный образовательный стандарт... | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, определяет общий и максимальный объем нагрузки... | ||
Итоги работы по введению фгос ноо в Белоручейском школьном округе С 1 сентября 2011 года все образовательные учреждения России перешли на новый Федеральный государственный образовательный стандарт... | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Расписание кружков для учащихся 1, 2, 3 классов в рамках внеурочной деятельности согласно требованиям фгос ноо | ||
Справка к административному совещанию 09. 12. 2012 г по введению... Программа для учителей – предметников, работающих на ступени начального общего образования | Информационные материалы по результатам контроля реализации фгос ноо в 1-х классах На основании плана школы по контролю внедрения и реализации фгос ноо, в период с 26. 01. 2012 по 15. 02. 2012 г проведён контроль... |