Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош»





НазваниеОбразовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош»
страница3/18
Дата публикации14.11.2014
Размер2.3 Mb.
ТипОбразовательная программа
100-bal.ru > Литература > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

ТРЕБОВАНИЯ К УРОВНЮ
ПОДГОТОВКИ ВЫПУСКНИКОВ


В результате изучения литературы ученик должен

знать/понимать

  • образную природу словесного искусства;

  • содержание изученных литературных произведений;

  • основные факты жизни и творческого пути А.С.Грибоедова, А.С.Пушкина, М.Ю.Лермонтова, Н.В.Гоголя;

  • изученные теоретико-литературные понятия;

уметь

  • воспринимать и анализировать художественный текст;

  • выделять смысловые части художественного текста, составлять тезисы и план прочитанного;

  • определять род и жанр литературного произведения;

  • выделять и формулировать тему, идею, проблематику изученного произведения; давать характеристику героев,

  • характеризовать особенности сюжета, композиции, роль изобразительно-выразительных средств;

  • сопоставлять эпизоды литературных произведений и сравнивать их героев;

  • выявлять авторскую позицию;

  • выражать свое отношение к прочитанному;

  • выразительно читать произведения (или фрагменты), в том числе выученные наизусть, соблюдая нормы литературного произношения;

  • владеть различными видами пересказа;

  • строить устные и письменные высказывания в связи с изученным произведением;

  • участвовать в диалоге по прочитанным произведениям, понимать чужую точку зрения и аргументированно отстаивать свою;

  • писать отзывы о самостоятельно прочитанных произведениях, сочинения (сочинения – только для выпускников школ с русским (родным) языком обучения).

В образовательных учреждениях с родным (нерусским) язы-ком обучения, наряду с вышеуказанным, ученик должен уметь:

  • сопоставлять тематически близкие произведения русской и родной литературы, произведения, раскрывающие сходные проблемы, а также произведения, близкие по жанру; раскрывать в них национально обусловленные различия;

  • самостоятельно переводить на родной язык фрагменты русского художественного текста;

  • создавать устные и письменные высказывания в связи с изученными произведениями русской и родной литературы, писать изложения с элементами сочинения.

использовать приобретенные знания и умения в практической деятельности и повседневной жизни для:

  • создания связного текста (устного и письменного) на необходимую тему с учетом норм русского литературного языка;

  • определения своего круга чтения и оценки литературных произведений;

  • поиска нужной информации о литературе, о конкретном произведении и его авторе (справочная литература, периодика, телевидение, ресурсы Интернета).


Татар теле

5 нче сыйныф

Фонетика. Графика. Орфоэпия.Орфография.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.

Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Иҗек. Иҗек калыплары. Басым, аның төрләре.Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның төп өлешләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары.

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Лексикология

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ялгану тәртибе. Нигез.

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары.

6 нчы сыйныф

Морфология

Туган тел турында әңгәмә.

Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.

Исем. Исемнең лексик –симантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исем ясалышы.

Сыйфат. Сыйфатның лексик – семантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре , аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат ясалышы.

Сан. Санның лексик – семантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре. Сан төркемчәләре. Санның исемләшүе. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте. Сан язылышы һәм дөрес язылышы.

Алмашлык. Мәгънәви төркемчәләре. Аларның кулланылыш үзенчәлекләре.

Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлык ясалышы.

Фигыль. Фигыльнең лексик –семантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аларга хас грамматик категорияләр. Ярдәмче фигыльләр.Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыль ясалышы.

Рәвеш. Рәвешнең лексик - семантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең дәрәҗә формасы алуы. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. Рәвеш ясалышы. Рәвешләрдә басым төшү үзенчәлеге.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр.

Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр.Төркемчәләре. Аларның сөйләмдә кулланылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

Ымлык. Төркемчәләре. Аларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

Кисәкчә. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылышы. Дөрес язылышы.

Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.
7 нче сыйныф

Синтаксис.

Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле.

Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре.Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе.

Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр. Гади һәм кушма җөмлә, аларның төрләре.Эндәш һәм кереш сүзләр. Кереш җөмләләр. Текст, аның төзелеше.

Җөмлә ахырында, тиңдәш кисәкләр янында, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышы.

8 нче сыйныф

Тел турында гомуми мәгълүмат. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы. Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш темаларына бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләре төзү. Туры һәм кыек сөйләм. Кушма җөмләләрдә, диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы. Җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: аннотация. Кушма җөмлә һәм аларның төрләре.
9 нчы сыйныф

Тел турында гомуми мәгълүмат. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәбм теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы. Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны. Телебездә халык мәдәнияте, тарихы чагылышы.

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография. Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Лексикология. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымчалар, аларның төрләре. Кушымчаларның ялгану тәртибе. Татар телендә сүз ясалыш ысуллары.

Стилистика һәм сөйләм культурасы. Стиль төшенчәсе. Язма сөйләмнең функциональ төрләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас билгеләр. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Гомуми төп һәм урта белем бирүмәктәбендә ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;

  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;

  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;

  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;

  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен аңлау;

  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының, ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен аңлау;

  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;

  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;

  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.


Урта һәм югары сыйныфларда татар телен укытуның предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәгетәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;

  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;

  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү;сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә өйрәтү;

  • рухи мәдәниятнең нигезе булган татар теле ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлату;

  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.



Татар әдәбияты

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

Гомуми төп һәм урта белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбияты предметы әдәбият белеменнән һәм әдәбият тарихыннан мәгълүматларны үз эченә туплый.

Әдәбият тарихы

Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана.

Халык авыз иҗаты

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләренең үзенчәлекле сыйфатлары, аларда гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык авыз иҗатында образлар бирелеше. Фольклорда дөнья сурәте: каһарманлык, яхшылык һәм явызлык, яшәеш һәм кеше, кеше һәм табигать хакында күзаллаулар.

Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, җырлар, бәетләр, риваятьләр һәм легендалар, мифлар, дастаннар. Жанрлык хасиятләре. Татар халык авыз иҗатының башка халыклар фольклоры белән аваздашлыгы һәм аермалы яклары.

Борынгы, урта гасырлар һәм XIX гасыр татар әдәбияты

Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятындагы өч юнәлеш (дини-дидактик, яңарыш һәм суфичылык). Милли сүз сәнгатенең шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Аллаһның берлеген раслаучы дини һәм гадел идарәче, гуманлы шәхесне алга куйган дөньяви мотивларның кушылуы. Әхлакый камил, гадел, гуманлы, сабыр, изге күңелле, эчке һәм тышкы матурлыкка ия шәхес концепциясе. Жанрлар төрлелеге, шәркый жанрларның кулланылыш үзенчәлекләре.

Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең үзенчәлекләре, максатлары, мәгърифәтчелек карашларының милли мәсьәләләрне мәйданга чыгаруы. Әдәбият мәйданына реализмның килүе, мәгърифәтчелек реализмы, аңа хас төп сыйфатлар, мәгърифәтчелек идеалларының гәүдәләнеше. Әдәби әсәр үзәгендәге гади җир кешесенең милләт язмышы белән үрелеп сурәтләнүе. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Дөньяви һәм дини мотивларның бирелешендә яңалыклар. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.

XX йөз — ХХI йөз башы татар әдәбияты

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең үсеш-күтәрелеш чорын кичерүе. Шушы чорда иҗтимагый-сәяси тормышта барган үзгәрешләр, аларның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби фикергә йогынтысы, шәрык һәм гареб (көнбатыш) синтезы.

Татар сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, бу юнәлештәге бәхәсләр. Әдәбиятның реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Заман героена хас сыйфатлар, гыйсъянчы, ялгыз, урталыктагы, үзен милләткә багышлаган яки төшенкелектәге һ.б. төр геройлар. Язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр.

Реализмның мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализм баскычына күтәрелүе. Сүз сәнгатенең иҗат юнәлешләре, агымнары ягыннан баюы. Модернистик агымнардан импрессионизм, символизм. Милли мәсьәләләрнең активлашуы. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Рухи азатлык, иман, гомернең чиклелеге, яшәү һәм үлем, матурлык проблемаларын яңача хәл итү омтылышы.

1920-30-нчы елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Романтизм, модернизм (символизм, имажинизм, футуризм һ.б.) иҗат юнәлешләренең әдәби мәйданнан төшерелеп, социалистик реализм агымының төп иҗат методы буларак раслануы. Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр. Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте.

ХХ гасырның икенче яртысында “Хрущев җепшеклеге” исемен алган ярымдемократик үзгәрешләрнең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой. «Авыл прозасы». Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. Романтизм юнәлешенең яңадан тергезелүе. 1917 еллар инкыйлабына, яңадан төзелгән тормышка бәянең үзгәреш кичерүе. Сугыш темасының үзгә яссылыкта куелышы.

ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Үзгәрешләрнең ХХ гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булуы. Реализмның типиклаштыруны иҗтимагый–сыйнфый баскычтан гомумкешелек югарылыгына күтәрүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау. Кешенең аңында, аң төпкелендә барган процессларны тергезү. Мифологик, шартлы–символик образларның активлашуы ярдәмендә милли проблематиканы яңа яссылыкта кую, миллилекне тоталитар идеологиягә каршы торучы көч итеп күтәрү.

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.
Әдәбият теориясе

Әдәбият белеменә караган мәгълүматлар билгеле бер үзәк төшенчәләр тирәсенә туплана.

Әдәби төр һәм жанрлар. Эпос, лирика һәм драма төрләре. Эпик жанрлар: роман, повесть, хикәя. Эпик жанрларның төрләре: тарихи роман (повесть яки хикәя), көнкүреш романы, производство романы, психологик роман, маҗаралы, детектив роман. Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Шәрык әдәбиятларында лирик жанрлар: мәдхия, мәрсия, газәл касыйдә, робагый. Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма. Драма жанрларының төрләре: моңсу комедия, тарихи драма, психологик драма. Лиро-эпик жанрлар: сюжетлы шигырь, мәсәл, баллада, нәсер, поэма. Поэма жанрының төрләре: романтик поэма, реалистик поэма. Төрара формалар: сәяхәтнамә.

Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Лирик герой, хикәяләүче, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Табигать образы, әйбер образы, мифологик образ, фантастик образ, архетип.

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Автор, укучы (адресат). Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Мотив, лейтмотив. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт, хронотоп. Текст: эпиграф, багышлау, көчле позиция.

Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Лирик чигенешләр. Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Шигырь төзелеше. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж Язучы стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик һ.б. башлангычлар. Чор стиле.

Әдәбият тарихы. Традицияләр, яңачалык. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби бәйләнешләр: тәэсир, назыйрә, пародия.

Әдәби барыш. Әдәби процесс; чор әдәбияты; иҗат юнәлешләре (реализм, романтизм); суфичылык, мәгърифәтчелек, модернизм, постмодернизм күренешләре; иҗат методы (агымы): мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, социалистик реализм, авыл реализмы, символизм, гыйсъянчылык, импрессионизм, имажинизм, футуризм.
Күнекмәләр формалаштыру

Укучыда, билгеле бер күләмдә белем формалаштыру белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим. Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:

- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау; әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау; әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен, әдәбияттагы «үтәли» һәм «мәңгелек» проблемаларны ачыклый алу.

- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә аңлатмалар бирү; әсәр белән башка текстлар, шул исәптән башка сәнгать төрләре арасында ассоциатив бәйләнешләрне күрә алу;

- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү; татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау; татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбияты мәйданындагы урынын һәм ролен бәяләргә омтылу.

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы
5 сыйныф

«Таң батыр» әкияте.

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте.

«Зөһрә кыз» легендасы.

«Иске кара урман» җыры.

«Сак–Сок» бәете.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре.

Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте.

М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре.

Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.
6 сыйныф

«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

Похожие:

Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconПояснительная записка Образовательная программа основного общего...
Мбоу «Ямашурминская сош» разрабатываются рабочие программы основного общего образования образовательного учреждения. Разработка образовательным...
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconПриказ №97 от «30» августа 2013г образовательная программа основного...
Характеристика мбоу "сош №93" и принципов её образовательной политики. Описание «модели» выпускника мбоу "сош №93"
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу «сош №30»
«средняя общеобразовательная школа №30 Рассмотрена и принята на заседании педсовета мбоу «сош №30»
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОбразовательная программа основного общего образования мбоу хадаханская сош
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОбразовательная программа основного общего образования мбоу сош
Учебного плана и федерального компонента государственного стандарта основного (среднего) и общего образования для 6-9 классов1
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
Планируемые результаты освоения основной образовательной программы основного общего образования
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу:...
Планируемые результаты освоения основной образовательной программы основного общего образования
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28»
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу г. Иркутска
Образовательная программа мбоу г. Иркутска сош №22 это нормативный документ, определяющий приоритетные ценности и цели, особенности...
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Организационно – педагогические условия реализации основной образовательной программы основного общего образования в мбоу шемуршинская...
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования мбоу...
«позиции взрослого» через умение организовывать работу в разновозрастной группе с младшими школьниками
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего и среднего (полного)...
Образовательная программа это нормативный документ, определяющий приоритетные ценности и цели, особенности содержания, организации...
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОбразовательная программа начального общего образования по реализации...
В муниципальном бюджетном общеобразовательном учреждении «Средняя общеобразовательная школа №4» реализуются программы начального...
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования на...
Исполнители: школьное сообщество мбоу «сош №4» (Управляющий совет, коллектив учащихся, родителей и педагогов)
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа основного общего образования
Основная образовательная программа мбоу„Курчалоевская сош №1” является программой развития школы
Образовательная программа основного общего образования мбоу «Берескинская сош» iconОсновная образовательная программа начального общего образования мбоу сош №148
Образовательная программа разработана педагогическим коллективом мбоу сош №148 в соответствии с требованиями следующих нормативных...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск