Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2

НазваниеПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2
страница9/31
Дата публикации20.03.2014
Размер4.14 Mb.
ТипУрок
100-bal.ru > Литература > Урок
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   31
Теманың максаты: укучыларны 0 санының микъдар мәгънәсенә төшендерү, күчереп ясау ысулы белән таныштыру, нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңлату, фикер йөртү эшчәнлеге алымнарын (анализ, чагыштыру) үстерү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату һәм беренчел ныгыту.

Бурычлар:

Тәрбияви: төрле эш формалары барышында укучыларда әхлакый-эстетик тәрбия күнекмәләре формалаштыру

Метапредмет: дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

фикерләүләрен үстерү: анализ, синтез, гомумиләштерү;

матемтаик терминологияне кулланганда сүзлек запасын баету

Предмет: 0 цифры һәм саны турында төшенчә булдыру;

саннарны чагыштыра белү;

саннар рәтендә 0 санының урынын ачыклау, 0 цифрын язу.

УУГ:

Шәхси: әкият героена ярдәм итүдә, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү, башкаларга зыян салмау

Регулятив: тормыш тәҗрибәсен куллану, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, инструментлар (фишкалар) ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; укытучы белән эшчәнлектә яңа уку бурычлары кую, уку эшчәнлегендә танып-белү инициативасын күрсәтү.

Танып – белү : логик фикерләүләрен үстерү, рәсем нигезендә бирем үтәү;

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү, кешенең башкаларны кабул итүе, аңлавы, үз фикерләрен җиткерә белүе, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

Җиһазлау: колобок, презентация, мультимедийный проектор, экран, смайлик, фишкалар, таякчыклар һәм җеп.

Планлаштырылган нәтиҗә: 0 санының микъдар мәгънәсен белү, саннар рәтендә 0 санның урынын таба белү, 0 санын яза белү.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль

Укыту әсбаплары: дәреслек - А.Л. Чекин “Математика” 1 сыйныф, дәфтәр- О.А.Захарова, Е.П.Юдина . “Математика сорауларда һәм биремнәрдә. Мөстәкыйль эш дәфтәре”

Үткәрү технологиясе

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Белем бирүче үстерешле биремнәр

1.Эшчәнлекне мотивлаштыру

Максат: 1) укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

2) дәреснең эчтәлеген ачыклау

Эш урынының әзерлеген тикшерү, укытучыны һәм килгән кунакларны сәламләү

Дәрес эшчәнлегенә әзерләү (настрой)

Дәрескә уңай атмосфера тудыру, укучыларны эшкә әзерләү

1. Эшчәнлекне мотивлаштыру

- Бер берегезгә, килгән кунакларга карап елмайдык һәм бер-берегезгә үңышлар теләгез. Дәресебезне башлап җибәрәбез. (слайд)

Дәреснең девизы: Белсәң –әйт.

Белмәсән – тыңла!

Мин моны белмим, ләкин мин белермен, мин эшли алырмын, мин истә калдырырмын.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән санап, саннар белән мәсьәләләр чишеп кенә калмыйбыз,ә сезнең белән сәяхәткә китәбез. Ләкин берүзеңә сәяхәт итү кызык түгел, дусларны да үзең белән алырга кирәк.

Шәхси УУГ

2.Актуальләштерү.

Максат: бер һәм бер дә юк темасы буенча белемнәрен ныгыту; гомумиләштерү һәм классификацияләү

Укучылар бирелгән сорауларга җавап бирәләр, үткән теманы кабатлыйлар

Биремне үтәү барышында каршылыкка (авырлыкка, белмәгәнгә) очрау, проблемалы ситуация тудыру

2. Актуальләштерү

Үткән теманы кабатлау.

- Безнең дәрестә тагын бер кунагыбыз булыр. Менә инде ул килеп тә җитте. Әйдәгез әле тиз генә баскычтан менеп каршы алыйк. Тизрәк булсын өчен берничә баскычтан берьюлы менәргә кирәк. (слайд)

1. Нинди саннар төшеп калган?

- Менә нәрсә белән без сәяхәткә китәбез. Әйдәгез, әкият ничек башланганын искә төшерик. Колобок әби-бабайдан юл буйлап тәгәрәп китте.Тәгәри клобок юлдан һәм аңа очрый ....(куян) слайд

-“ Минем биремне үтәмичә, мин сине җибәрмим. Эшли алмасаң, мин сине ашыйм”. Балалар, әйдәгез колобокка булышыйк.

2. Һәр рәттә кайсы предмет “артык”? Ни өчен?

Слайд

- Кайсы рәттә яшелчәләр бар, ә җиләк-җимеш бер дә юк?

-Алга китәргә мөмкин.

3.  Проблемалы ситуация тудыру .

- Куяннан соң Колобокка нәрсә очрый? …(бүре) Бүре дә колобокка бирем бирә.

Күңелле сораулар.

- Алмагачта 3 яшел һәм 1 сары груша үсә. Алмагачта барысы ничә груша үсә?

-Песинең 2 кара һәм 3 ак көчеге туды. Песинең барысы ничә көчеге туган?

-Бүре биремнәрне дөрес үтәгән өчен колобокка бүләк калдырган. Колобок аны сезгә дә бирә.

(укытучы тарата, капчыкта берни дә калмый)

-Капчыкта ничә бүләк калды?

-Башкача ничек әйтеп була?

Регулятив УУГ

3. Уку проблемасын кую

Максат: дәрестә нинди яңалык белүләре турында күзаллау булдыру.

Дәреснең темаын, максатын әйтәләр

Теманы һәм максатны ачыкларга куша, укучыларның җавапларын конкретлаштыра .

3. Уку проблемасын кую

- Математик телдә “бер дә юк”, “берәү дә калмады” дигәнне ничек язып була? (слайд)

- Нәрсә артык? Ни өчен?

0

(слайд)

-Бүгенге дәреснең темасы нинди икән инде?

-Математикада “бер дә юк”, “берәү дә калмады” дигәнне менә ничек тамгалыйлар. Аны “ноль” яки “нуль” дип атыйлар.

Бер карасаң, бернәрсә дә булмагач, ноль әллә ни белдерми дә кебек. Ләкин бу алай түгел. Ә беләсезме ни өчен? Әйдә карыйк әле бергәләп.

10 санын нольдән башка язып буламы? Нинди сан була? Әгәр бу серле цифрны язмасак, 10 саны килеп чыкмый. (слайд)

Бирелгән саннарның кайсында 0 саны бик кирәк?

(20, 30, 50, 100) (слайд)

-0 саны турында без нәрсәне белмибез әле?

(Язылышын. Саннар рәтендә кайда торганын)

-Димәк, бүген дәрестә ниләр эшләрбез?

(ноль цифрын язарга өйрәнәбез, нольнең саннар рәтендә кайда торганын беләбез )

 Регулятив УУГ

4. Яңа белемнәрне «ачу»

Максат: 1) 0 санының саннар рәтендәге урынын билгеләргә өйрәтү;

2) 0 санының тамгасы һәм исеме белән таныштыру;

3) предметларны санарга өйрәтү

Мәгълүмат белән эшләү. Дәреслек белән эш: №1, 2, 3
Сорау-җавап бирүдә катнашу, үз фикерләрен әйтү

Рәсем буенча фронталь эшне оештыра
Укучыларны әңгәмәгә тарта
Фишкалар ярдәмендә индивидуаль эшне оештыра.

4. Яңа белемнәрне «ачу»

- Саннар рәтенә карагыз.0 санын кая куярбыз? Ни өчен? (слайд)

Дәреслек белән эш. 32 бит

№ 1.

–Рәсемне карагыз.

1-рәсемдә нәрсә ясалган? (яшелчә)

– Ничә яшелчә? (Берничә.)

– Алдагы рәсемдә нәрсә ясалган? (җиләк-җимешләр һәм чәчәкләр)

– Ничә җиләк-җимеш ясалган? (берничә.)

– Соңгы рәсемдә нәрсә ясалган? (чәчәкләр.)

– Ничә чәчәк? (берничә.)

– Кайсы рәсемдә бер чәчәктә юк? Мондый очракта 0 чәчәк диләр.

ФИЗМИНУТКА

Уен «Үз урыныңны тап»

0 -5цифрлары язылган карточкаларны тарату.Сигнал биргәч, урыннарына басалар. Тәртип буенча санау.

Кем беренче? Икенче?... Кем иң соңгы?

№ 2.

Укытучы 0 цифры язылган карточканы күрсәтә. (слайд)

– 0 санын белдерүче цифр менә ничек языла.

– Тамгалар арасыннан 0 цифрын тап һәм зәңгәр фишканы куй.

 № 3.

0 цифрына охшаган предметларга яки аларның кисәкләренә фишка куй.

– 0 цифры тагын нәрсәләргә охшаган?

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

5. Кычкырып әйтеп беренчел ныгыту. Максат: 0 цифрын язарга өйрәтү

Нәтиҗә ясау.

0 цифрын язарга өйрәнәнләр

Дәфтәрләрдә эшне оештыра

5. Кычкырып әйтеп беренчел ныгыту.

- Колобокка Бүредән качарга ярдәм иттек. Ләкин колобокка алга таба нәрсә очрый? (слайд)

-Аю да Колобокка бирем бирә: “язылган санар аарсыннан үзеңә охшаганын тапсаң гына мин сине җибәрәм”.

- Хәзер без сезнең белән 0 цифрын язарбыз.

- Цифрны язу өчен башта аның моделен төзик. Нәрсәдән, нинди материалдан төзесәк, дөрес булыр икән?

Парларда эш.

-0 цифрын парталарда төзеп карагыз. (слайд)

(Укытчы тактада язып күрсәтә)

- 0 цифры зур овалдан тора. Шакмакның өске сызыгыннан бераз астарак яза башлыйбыз. Уңнан сулга таба, өске сызыкка тидереп, ярымовал язабыз. Аны аска төшерәбез, аскы сызыкка тидереп, уң якка түгәрәклибез, яза башлаган ноктага җиткәнче өскә менәбез.

- Хәзер мин һавада санап язып күрсәтәм: и-и бер.

- Хәзер бергәләп һавада языйк (2 тапкыр кабатлап язу)

-Кайсы язылышта 0 цифры дөрес түгел? (слайд)

-Ләкин башта язу кагйыдәләрен искә төшерик:

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне – авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

-0 цифрын бер юл языгыз. 26 бит.  Ничек матур яздыгыз!

- Ә кемнеке үзе теләгәнчә үк матур булмады? Сез дә матур итеп язарга өйрәнерсез әле.

 БАРМАК ФИЗМИНУТКАСЫ

Кайда идең?”

- Бармак, бармак,кайда булдың?

- Бу абый б-н урманга бардым,

- Бу абый б-н кырда йөрдем,

- Бу абый б-н ботка ашадым.

- Бу энем б-н җыр җырладым.

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

6.Эталон белән тикшереп, мөстәкыйль эш эшләү.

Максат: өйрәнгән материалны куллану күнекмәсе булдыру.

Биремне мөст.эшлиләр, парларда тикшерү.

Эшне тикшерү һәм бәяләү.

Дәфтәрләрдә эшне оештыра.
Парларда эшне оештыра
Биремнең дөрес үтәлешен тикшерү

.

6.Эталон белән тикшереп, мөстәкыйль эш эшләү.

- Аюның биремен үтәдек. Колобок алга тәгәрәп китте. Аңа төлке очрый. Ул да сезгә биремнәр әзерләгән, әгәр үти алмасак, төлке колобокны ашый. (слайд)

Шәм яндырып куйды әни,

Сүндерергә онытты.

Шәмнең һич исе китмәде

Янды да юкка чыкты.

Ничә шәм калды икән,

Кайсыгыз әйтер микән? (слайд)

№ 4 27 бит(слайд)

-Минем әйткәнне тыңлагыз. “Һәр рамда ничә шар? Шакмакка яз”

№ 5.

- Әмир чәчәк бәйләме Әминәгә бүләк итте.

- Әминәдә ничә бәйләм?

- Әмирдә ничә бәйләм? Шакмакка яз

(парларда тикшерү) слайд

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ

Регулятив УУГ

7. Яңалыкны белемнәр системасына кертү һәм кабатлау.

Максат: тормышта 0 цифрын куллана белү.

Әңгәмәдә катнашу, үз фикерләрен җиткерү, исбатлау.

Укучыларны проблемалы сорауларга катнаштыра

.

7. Яңалыкны белемнәр системасына кертү һәм кабатлау.

-0 цифрын кайларда күргәнегез бар?

- нинди телефоннар 0 цифрына башлана?

(01, 02, 03, 04) (слайд)

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

8.Уку эшчәнлеген рефлексияләү.

Максат: 1) дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау;

2) үз эшеңне бәяләгәндә җаваплылык тәрбияләү.

8. Уку эшчәнлеген рефлексияләү.

- Төлке дә сездән канәгать калды. Колобок кызыклы сәяхәт өчен барыгызга да рәхмәт әйтә.

-Кемнәр дәрестә үз эшеннән канәгать калды? Дәрес башында уйлаганнарны эшли алдыкмы?

... ... белдем ( 0 саны нәрсә белдерә)

Мин .... истә калдырдым (0 санының саннар рәтендәге урынын)

.... эшли алдым ( 0 цифрын эзләп табу) (слайд)

- Үз эшегезне бәяләгез кызыл смайлик – бөтен нәрсәне дә аңладым;

зәңгәр смайлик – аңладым,ләкин бөтенесен түгел;

сары смайлик – бер нәрсә дә аңламадым.
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   31

Похожие:

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Проектно-образовательная деятельность по формированию у детей навыков безопасного поведения на улицах и дорогах города
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: Создание условий для формирования у школьников устойчивых навыков безопасного поведения на улицах и дорогах
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Организация воспитательно- образовательного процесса по формированию и развитию у дошкольников умений и навыков безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: формировать у учащихся устойчивые навыки безопасного поведения на улицах и дорогах, способствующие сокращению количества дорожно-...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Конечно, главная роль в привитии навыков безопасного поведения на проезжей части отводится родителям. Но я считаю, что процесс воспитания...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспитывать у детей чувство дисциплинированности и организованности, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Всероссийский конкур сочинений «Пусть помнит мир спасённый» (проводит газета «Добрая дорога детства»)
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспиты­вать у детей чувство дисциплинированности, добиваться, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...

Школьные материалы

При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск