Скачать 3.91 Mb.
|
Кукмара муниципаль районы Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Билалова Гөлфия Галимулла кызы 4 нче сыйныфлар өчен әдәбият фәне буенча эш программасы Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды Протокол № «____» ____________ 2010 ел. 2010-2011 нче уку елы Тематик план Әдәбият фәне буенча Класс: 4 Укытучы: Билалова Гөлфия Галимулла кызы СәгатЬ саны Ел буенча- 68 сәгать Атналык дәрес саны- 2 сәгатЬ. Тематик план түбәндәге ярдәмлекләр нигезендә төзелде: Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2005, 86 бит Дәреслек: Дәреслек : А.Г. Яхин "Әдәбият" 4 сыйныф, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2004 ел. А.Г.Яхин. Дәреслек : Дүртьеллык баш. татар мәкт. 4сыйныф өчен хрестоматия, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2008 ел. -167 б:рәс.б-н. Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма. Казан. "Мәгариф"нәшрияты, 2005ел. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерешле укыту пограммасы 1-4 сыйныфлар/ Яхин А. Г.2010 Өстәмә әдәбият: Р.З.Биктимерова Көч , рух тамырлары Казан А.Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр. Казан Р.К.Шәехова. Иҗат баскычлары. Казан. В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы Р.Газизова. Иркен минем туган илем. Казан Ф.Зарипова. Бала бишеге-гомер ишеге. Казан Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:
Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы Аңлатма язуы Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслек-хрестоматия белән тәэмин ителгән. Авторы: А.Г.Яхин. 4 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә. Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:
Укучы балаларның әзерлеге дәрәҗәсе. Әдәби уку фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә 4 нче сыйныф укучысы таныш булырга тиеш :
белергә тиеш:
Дүртенче сыйныфта әсәргә анализ ясау гамәлләрен өйрәнәбез. Темадагы төшенчәләр эчтәлеген искә төшерик. Анализ сүзен ишетү белән, логика кагыйдәләрен яхшы белгән кеше бармак яный: — «Анализ» төшенчәсенең бер генә эчтәлеге була ала. Анализ : нәрсәне-дер өлешләргә таркатып, өлешләрне берәм-берәм өйрәнү гамәле ул. Бер төшенчәгә ике эчтәлек салып фикерләүче йә ялганчы, йә надан,— ди. Ләкин әдәбият теориясен яхшы белгән кеше башкача аңлата. «Анализ» төшенчәсенә ул, әдәби әсәрне төрле яктан өйрәнеп, аның эчтәлеген табу гамәлләрен кертә. — Без логика кагыйдәләренә аз гына да каршы килмибез. Киресенчә, әсәр-не өйрәнгәндә, таркату, кушу, гомумиләштерү, абстракция дәрәҗәсенә җит-керү гамәлләрен фәкать логика кагыйдәләренә буйсынып кына башкарабыз. «Анализ» төшенчәсенә без әдәбият теориясенең үз гамәлләрен дә өстибез. Димәк, без бу төшенчәне әдәбият теориясенең үз төшенчәсе дип исәплибез,- ди. Ә без исә: «Әһә, бу төшенчәнең күңеле киң икән, ул ике төрле аңлатманы каршылыкка китерми, икесен дә сыйдыра икән»,— дип күңелгә салып куябыз. «Анализ» төшенчәсенең эче тулы гамәл булуын күрдек. Хәзер үрдәк бәбкәләре кебек анализ-аналары артыннан чабучы гамәлләр белән танышыйк. Бер урында аз гына да тик тора алмый торган эш-хәрәкәт ул гамәл. Беренче нәтиҗәне ясыйк. Әсәрне таркату да, өлешләрне берәм-берәм өйрәнеп, охшаш өлешләрен кушканнан соң, башкача итеп күз алдына китерү дә, образларның мәгънәләрен табу да хәрәкәт булгач, димәк, без дүртенче сыйныфта сәнгать гамәлләренең үз вазифаларын ничек үтәүләрен өйрәнәбез. Дүртенче сыйныфтагы дәресләр алдагы сыйныфларда алган белемгә нигезләнә. Бу сыйныфта да, әсәр эчтәлеген табу өчен, әсәрне вакыйгаларга бүләрбез (фикерләүнең анализ алымы), охшаш өлешләрне кушарбыз (фикерләүнең синтез алымы), өлешләргә исем уйлап табарбыз- (фикерләүнең гомумиләштерү алымы). Автор катнашкан урыннарны табып, сәнгать алымнары белән танышырбыз, чөнки ул алымнарны әсәргә автор алып кергән бит. Әсәрнең идеясен, темасын белербез, чөнки әсәргә аларны да автор бүләк итә. Ә укучылар әсәрдә сәнгать телен аңлаучылар һәм нәтиҗә чыгаручылар булып катнашырлар. Бу гамәлләрне укучылар дүртенче, бишенче һәм башка сыйныфларда да кулланачаклар. Шунсыз әсәрнең эчтәлеген табу да, балаларны уйларга өйрәтү дә мөмкин түгел. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсенә шактый зур үзгәрешләр кертергә карар кылды. Карарны Дәүләт Думасы раслады. Ә үзгәрешнең төп таләбе укучыларны мәктәп тәмамлагач ук тормыш юлларында яткан киртәләрне үз акыллары белән үтәрлек дәрәҗәдә фикерләргә өйрәтүдән гыйбарәт. Икенче нәтиҗәне ясыйк. Әдәбият дәресләрендә балалар иҗади фикер йөртергә күнегәләр. Бер бай көтүчесенә көтүдәге сарыкларын санарга кушкан. Икенче көнне көтүче байга мондый хисап биргән: — Биш йөз дә кырык өч сарыкны санадым. Ләкин бу сан бик үк дөрес булмас: бер сарыкны берничек тә исәпли алмадым. Ул көтү эчендә әрле-бирле чабып йөрде,— дигән. Көтүчебез гадәти фикер йөртүче егет булган. Әле монда, әле тегендә күренгән сарык бәрәнен бер дип тә, күп дип тә санарга икеләнгән. Безнең балалар күзгә күренгән предметларны гына берәмлек итеп күз алдына китерергә гадәтләнгәннәр. Математика дәресләрендә алар эчтәлексез саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау кебек эчтәлексез гамәлләр ярдәмендә уйларга өйрәнә башлыйлар. Математика кагыйдәләре логика кагыйдәләренә буйсына. Шул кысалар эчендә уйлый-уйлый әллә нинди тирәнлекләргә кереп китә. Ә кагыйдәләрдән бер генә бөртек тайпылсаң да, нәтиҗә дөрес булмаячак. Әдәбият дәресләрендә укучылар өйрәнә торган объект — язучы иҗаты. Башкача әйтсәк, авторның сәнгать образлары белән уйлау нәтиҗәсе. Ә образлар логика законнарына буйсынмый. Логика бер төшенчәдә бер генә эчтәлек булырга тиеш ди. Сәнгать логикасы исә: «Бер төшенчәдә дә, бер предметта да, бер хәрәкәттә дә тагын бер эчтәлек бар. Ул — автор салган мәгънә. Ә автор мәгънәсе янына әсәрне укучы тагын бер-ике мәгънә өсти ала»,— ди. Әдәбият дәресләрендә бала иҗади фикерне логик гамәлләрдән файдаланып анализлый. Димәк, әдәбият дәресләренә укучыны иҗади һәм бер үк вакытта логик фикерләүгә күнектерү мөмкинлеге салынган. Әдәбият дәресләре башка дәресләрдән шул ягы белән аерылып тора. Безнең программа эчтәлеге шул мөмкинлекне файдалану гамәлләреннән гыйбарәт. Дәреслекнең төзелеше. «Әсәрне өлешләргә (катнашучыларга) бүлү» темасын үткәндә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгән әсәрләрдән катлаулырак әсәрләрне бүләргә өйрәнә башлыйлар. Әсәргә анализ гамәлен без логик анализ гамәле белән башлап җибәрәбез. Әсәрне өлешләргә таркатабыз. Логика таләп иткәнчә, таркату өчен бер генә нигездән файдаланабыз. Әйтик, Габдулла Тукайның безгә таныш «Гали белән кәҗә» шигыре «Гали турында», «кәҗә турында» һәм «рәхмәт әйтү турында» дип бүленә алмый. Фәнни фикер йөртү өчен, без дә логика кагыйдәләренә буйсынырга тиеш булабыз. Шуңа күрә шигырьне бер генә нигез белән йә катнашучыларга гына, йә вакыйгаларга гына бүләргә мөмкин, дибез. Балаларны да шулай уйларга өйрәтәбез. Ләкин шул ук вакытта кәҗәнең сакалын селкетеп рәхмәт әйтүен дә шик астына алмыйбыз. Автор белән килешәбез: яхшылыкка һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр, дип шул вакыйгадан үз нәтиҗәбезне чыгарабыз. Сәнгать әсәрен өйрәнүнең бу үзенчәлеген бер-ике дәрестә генә аңлату мөмкин түгел. Баштагы дәресләрдә күбрәк үзебезгә сөйләргә һәм күрсәтеп бирергә туры киләчәк. Темаларның һәркайсы берничә дәрестә үтелгәнлектән, балалар әкренләп анализ ясауда үзләре дә катнаша башлыйлар. Соңыннан гадирәк әсәрләрне үзләре аңларга өйрәнәләр. Бүленгән өлешләргә исем бирү өчен бала текст эчтәлегенең төп темасын табарга һәм аны бер-ике генә сүз белән әйтеп бирергә тиеш була. Бу теманы үзләштергәндә дә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгәннәрен искә төшерәләр. Кыска итеп әйтү өчен төшенчә-сүзләр эзлиләр. Өлешләргә исем уйлап табу бүлегендә укучылар охшаш өлешләрне гомумиләштерергә өйрәнәләр. Сәнгать теленең кабатлау алымы белән танышалар. «Автор теләген табарга өйрәник» бүлегендә өлешләр бәйләнешен табу күнекмәләре үткәрәбез. Автор теләген әсәрдә катнашучы авторны табып беләбез. «Автор көлүе» бүлеге юмор әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеге белән танышуга багышлана. «Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру» темасы да — үткән сыйныфларда өйрәнә башлаган теманың дәвамы. Бу теманы үткәндә, укучылар образларга автор салган мәгънәне эзләп табалар. «Арттыру алымы» темасын үткәндә, укучылар әдипнең укучысы белән диалогка керү алымы белән танышалар. «Хәрәкәт охшашлыгы» темасы әсәрне вакыйгаларга бүләргә өйрәтә. Программада дәрестән тыш укыганны сөйләү өчен күп вакыт бирелгән. Дәрестән тыш ни укырга? Күләмле әсәрләрне балалар дәрестә укып бетерә алмыйлар. Аларның бер өлеше дәрестә укыла, калганы өйдә укырга бирелә. Димәк, аерым темалар өчен бирелгән сәгатьләргә сыйныфтан тыш укырга бирелгән сәгатьләр дә өстәлә. Сәгатьләрне шул рәвешле бүлү укытучыларның эшен җиңеләйтә: сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап, дәресләр санын арттыра да, киметә дә ала. Мәсәлән, искә төшерү дәресләренә дүрт сәгать каралган. Укытучы, дәреслектә бирелгән материалны ниндидер сәбәпләр белән дүрт сәгатькә сыйдыра алмаса, әсәрләрнең кайберләрен өйдә укытып, анализны дәрестә ясый ала. Әлеге дүрт сәгатькә сыйныфтан тыш укуга бирелгән вакыт өстәлә. Программа түбәндәге программа нигезендә төзелде. “Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2005Дәреслек : А.Г. Яхин "Әдәбият" 4 сыйныф, Казан. "Мәгариф"нәшрияты 2004 ел. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма. Казан. "Мәгариф"нәшрияты, 2005 ел. Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма: “3 нче сыйныфта әдәбият дәресләре”, А.Г.Яхин. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы Еллык дәрес саны -68 Атналык дәрес саны - 2
|
Финансы и кредит» (протокол №10 от 14 сентября 2010 г.) Одобрено... М.: Финансовый университет, кафедра «Оценка и управление собственностью», «Государственное муниципальное и корпоративное управление»,... | Образовательный стандарт реализации программ Учёным советом Медицинского факультета, протокол №3 от 17. 02. 2010 г., принят решением Учёного совета Санкт-Петербургского государственного... | ||
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Управляющего Совета моу «Гимназия №2 г. Чебоксары» (протокол №1 от 14. 01. 2010) и педагогического совета моу «Гимназия №2 г. Чебоксары»... | Рабочая программа по основам религиозных культур и светской этики... Управляющего Совета моу «Гимназия №2 г. Чебоксары» (протокол №1 от 14. 01. 2010) и педагогического совета моу «Гимназия №2 г. Чебоксары»... | ||
Протокол №8 Принято Учебно-методическим советом мнюи для утверждения... Фгос впо по направлению подготовки 030900 «Юриспруденция» (квалификация (степень) "бакалавр") утвержденный Министерством образования... | Камалетдиновой Альбины Хамзовны II категория Рассмотрено на заседании... | ||
Решение педсовета протокол №1 от «31» августа Программа разработана на основе авторской программы О. С. Недельской «Введение в социологию 10-11 классы», утвержденной решением... | Программа для студентов очной формы обучения Барнаул 2010 г. Утверждена... Рекомендована к изданию советом факультета художественного творчества 22. 03. 2007, протокол №7 | ||
Календарно-тематический план по предмету Литература По предмету Литература на 2010-2011 уч г на 20 20 уч г на 20 20 уч г. Составлен на основании рабочей программы, утвержденной предметной... | Протокол №1 от 18. 05 2010 г «Об итогах социально-экономического развития Усольского муниципального района Пермского края за 2009 год, ожидаемых результатах работы... | ||
Отчет о результатах самообследования деятельности негосударственного... Основание для проведения самообследования: решение Ученого совета института от 28. 09. 2010 г. (протокол №1), приказ ректора института... | Заседание №2010-6 1 Заседание №2010-5 2 Заседание №2010-4 2 Заседание... Докладчики: Александр Василюк, магистр 2го курса кафедры банковского дела гу вшэ, и Владимир Сосюрко | ||
Программа принята педагогическим советом. Протокол №1 от 30. 08.... В этих условиях патриотизм становится важнейшей ценностью, интегрирующей не только социальный, но и духовно-нравственный, идеологический,... | Протокол №7 Декан Краева К. В. К вопросу о специфике экзаменационного стресса у студентов // Вестник Университета. Государственный университет управления... | ||
Петербурга Администрация Василеостровского района Санкт-Петербурга... Санкт-Петербурга от 22. 09. 2010 №1039-р «Об аттестации педагогических и руководящих работников государственных образовательных учреждений... | Протокол №1 от18 октября 2010 г «Математика» составлена на основе федерального государственного образовательного стандарта, учебного плана, примерной программы начального... |