Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2





НазваниеПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2
страница8/23
Дата публикации21.05.2014
Размер2.94 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > Экономика > Основная образовательная программа
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   23

Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эш. Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне чагыштырып, аларның аермасын аңлау. Җөмләдәге сүзләрне аерып алу, аларның тәртибен үзгәртеп карау, җөмләләрне кыскарту һәм җәенкеләндерү.

Балаларның мәктәпкәчә ирешкән сөйләү осталыгын үстерү, камилләштерү. Укытучы соравына бирелгән җавапны яхшылап уйлап җиткерү, төгәл, анык, аңлаешлы итеп әйтү.

Кычкырып укыганны һәм тыңлаганны тәңгәл аңлау. Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, кирәксезгә урыннарын үзгәртмичә, таныш әкият яки

Кечкенә хикәянең эчтәлеген укытучы ярдәмендә сөйләү.

Телне системалы өйрәнү

Сүз һәм җөмлә. Сүзне өйрәнү объекты, күзәтүләр, тикшеренүләр өчен материал кабул итү. Сүзнең лексик мәгънәсен күзәтү, аңлау,аны тиешле мәгънәдә урынлы куллануга күнегүләр. Эш-хәрәкәт атамаларын җөмлә үзәге итеп кабул итү. Бу сүзләрнең җөмләдәге урыны, җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү.

Фонетика һәм орфоэпия. Сузык һәм тартык авазларны аера белү. Сузык авазлар, аларның хәрефләре. Сузыклар санына карап, сүзнең иҗекләргә бүленешен дөрес билгеләү. Калын һәм нечкә сузык авазларны ишетү һәм аларның хәрефләренә карап. Сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен алдан сиземләү.

Э,е[ э], о,ө,ю,я,е[йэ ] - [йы ] хәрефләреннең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Тартык авазларның әйтелешенә күзәтүләр оештыру, укытучы үрнәгендә сөйләм аппаратының тиешле киеренкелегенә, авазны әйткәндә, һава агымының

кирәкле урында киртәгә очравына ирешү. Авазларны әйткәндә тел хәрәкәтләнә, аңкауның, иреннәрнең, тешләрнең, борынның катнашу-катнашмавына игътибар итү һәм һәр авазны дөрес, ачык әйтергә өйрәтү. Парлы һәм парсыз яңгырау, саңгырау тартыклар. Й, в, к, г һәм м, н, ң, х, һ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм күчереп, ишетеп язу.

Авазсыз нечкәлек, калынлык. Аеру билгеләре ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм күчереп язу.

Графика. Алфавит. Татар алфавитындагы хәреф исемнәрен, урнашу тәртибен яттан белү. Сүзлекләр, белешмәлекләр үрнәгендә алфавитның әһәмиятен аңлау. Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит ярдәмендә язу.

Лексика. Сүз, аның мәгънәсе. Сүздә яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге. Авазлар һәм сүз. Сүзнең мәгънәгә ия булуы өчен авазларның билгеле тәртиптә урнашуы. Сүзнең мәгънәсен тануда сүз басымының әһәмияте.

Предметны атаган сүзләр. Аларга кем? нәрсә? Предметларның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләр. Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны кем? нәрсә? нишли? нишләгән? нинди? кайсы? сорауларын куеп, җөмләдән табу, мәгънәләрен гамәли күзәтү.

Кеше исемнәрендә, фамилияләрендә, йорт хайваны кушаматларында, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.

2 нче сыйныф

Аралашу өлкәсенә караган осталык

Тыңлау. Тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның кирәклеген аңлап, игътибарны, ихтыяр көчен туплау, мөһим мәгълүматны аерып алу, укытучының сорауларына тәңгәл җавап бирү, әңгәмәдә катнашу.

Сөйләү. Кара-каршы сөйләшү осталыгын үстерү, тирә-якны өйрәнү, математика, ана теле, уку дәресләрендә фикер йөртү, тасвирлама тибындагы текстлар төзү. Әзер план буенча укылган текстның эчтәлеген сөйләү. Җәмгыятьтә, милләттә кабул ителгән сөйләм әхлагы кагыйдәләрен дөрес, урынлы файдалану. Терминын әйтмичә, сөйләшүне мөрәҗәгать итүдән, эндәш сүздән башларга күнектерү.

Уку. Дөрес, аңлап, кыска сүзләрне тулы килеш, берничә иҗекле таныш булмаган сүзләрне генә иҗекләп әйтеп уку. Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга, татар әдәби теленең әйтелеш нормаларына туры китереп уку. Уку гигиенасы кагыйдәләренең даими үтәлешенә ирешү.

Язу. Язу гигиенасы кагыйдәләрен үтәүне укучыларның гадәтенә кертү: язганда дөрес утыру, сул (уң) якка авыш итеп кую (сулагай балалар да булуга карап), ручканы дөрес тоту һ.б.

Күчереп язу ысулларына өйрәтү, кечкенә күләмле иҗади эшләр башкару (записка,төрле котлаулар, конверт тышына адрес), язуның адресатын белдереп, эндәш сүз куллану, мөрәҗәгатьне әдәплелек саклап башкару.

Язылганны үрнәккә, сүзлеккә карап тикшерү, чагыштыру һәм төзәтү.
Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге
Фонетика һәм орфоэпия. Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгытып, тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып, лингвистик компетенция булдыруга нигез салу. Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне иҗекләргә бүлеп, андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрен дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү - гамәли үзләштерү. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык аваздан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу.

Ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.

Графика. Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану. Беренче хәрефләренә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

Сүз. Сүзнең предмет, хәрәкәт һәм билге атамасы булуы. Предмет атамаларына кем? нәрсә? хәрәкәт атамаларына нишли? билге атамаларына нинди? кайсы? сорауларын кую. Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү. Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе. Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.

Тамыр сүзләр. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (җир, җирле, җирлеләр, җирсезлек; җыр,җырлы, җырчы, җырчылар).

Предметны атаган сүзләр. Кем? нәрсә? сораулары ярдәмендә аларның үзлеген белү. Предметларның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү. Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, нинди? кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Җөмлә. Сөйләмне җөмләләргә аеру. Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонация сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү.

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү:

  1. Җөмләнең үзәге итеп, нинди дә булса эш, шөгыль, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, мәшәкать, бурыч, хәбәр сайлау.

  2. Моны кем (нәрсә) башкара ала?

  3. Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмлә төзүче баш кисәкләр. Ия һәм хәбәр. Аларны җөмләдә табу һәм сызыклар белән күрсәтү. Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Сүзгә һәм сүздән сорау куюны аңлап башкару. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

Бәйләнешле сөйләм. Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше. Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бәйләнеше, бәйләнеш белдерү чаралары. Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрне берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү. Зур булмаган текстларга һәм текст кисәкләренә исем кую.

Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.

Сөйләм әдәплелегенә бәя бирергә өйрәнү: дәрестә, өйдә, танышлар (яшьтәшләр, өлкәннәр) белән аралашканда кулланылган тел чараларының урынлы (урынсыз) сайлануы, укылган текст персонажларының тел осталыгына кагылышлы күзәтүләр.

Җөмләләре тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.

3 нче сыйныф

Лексика. Сүз ана теленнән белем бирүнең барлык бүлекләрендә өйрәнелә. Сүзне тикшерү һәм өйрәнү материалы итеп кабул итү. Сүз – мәгънә һәм яңгыраш бердәмлеге. Сүзнең мәгънәсе. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын таба алу.

Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен гамәли күзәтү. Сүзне туры һәм күчерелмә

мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, эш хакы, җир җиләге һ.б.

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау, саңгырау тартыклар. Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән язу ([борон], [йаңгъыр], [йылгъа], [йэфәк], [нәкъ], [йөс], [къыйыкъ], [къәләм]).

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау. Тартыкларның яңгырау (саңгырау), парлы (парсыз) булуын, калын (нечкә) әйтелешен, нинди хәреф белән белдерелгәнен күрсәтү. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле тартык аваз хәрефләре кергән сүзләр. Аларның дөрес язылышын истә калдыру.

Алфавит. Китапларны киштәгә урнаштырганда, белешмәлекләр, сүзлекләр белән эшләгәндә алфавитның әһәмияте.

Бертөрле хәрефләрдән башланган сүзләрне, икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язу. Сүзлекләрдән, белешмәлекләрдән кирәкле информацияне тиз һәм җиңел табу.

Сүз. Сүз төзелеше. Кушымча. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Сүз формалары һәм яңа сүзләр. Аларның ясалышын чагыштыру.

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш, -гыч/-геч, -кыч/-кеч, -кы/-ке,

-гы/-ге, -лы/-ле, -сыз/-сез, -ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең гомуми лексик мәгънәсе. Сүз ясалышының сөйләмне баету, сүз байлыгын арттыруда әһәмияте.

Сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчалар. Төрләндергеч кушымчаларның җөмлә төзүдә катнашуы һәм әһәмияте.

Сүз төркемнәре. Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф.

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан формасын ясаучы кушымчалар. Борын авазларына ([н], [ң]), [л] авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Предметның билгеле затка караганлыгын кушымчалар ярдәмендә дөрес белдерү.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Килеш сораулары белән беррәттән, җөмләдәге сүзләргә логик сораулар куярга гадәтләнү (урманда – нәрсәдә?, кайда? урманга – нәрсәгә? кая?) Килеш исемнәренең ни өчен шулай аталуын мәкаль һәм әйтемнәр, әдәби текстлар үрнәгендә аңлау һәм үзләштерү. Килеш кушымчаларын истә калдыру һәм аларны дөрес куллану. Килеш кушымчасының, сүзнең соңгы авазы белән янәшә килеп, бертөрле ике тартык хасил иткән очракларының дөрес язылышы. Исемнәрдә сүз басымы.

Фигыль. Мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Сөйләмдә раслау һәм инкарь итү өчен барлык һәм юклык формаларының әһәмияте, аларны дөрес куллану.

Хикәя фигыльнең үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнары. Фигыль заманын, сөйләү моменты төшенчәсенә карап, дөрес билгеләү.

Боерык фигыльләрнең мәгънәләре. Аларның зат-сан формалары. Боеруның киңәш итү, теләк, өндәү, кирәклек, мөмкинлек мәгънәләрен куллана белү.

Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Аларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану, сөйләм әдәплелеге таләпләрен үтәү. Сөйләмне синонимик фигыльләр куллану исәбенә төгәл, сәнгатьле, тәэсирле итү.

Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Асыл сыйфатларны үзләштерүгә әзерлек максатыннан, аларның зат яки предметның төсен (ак, кара), тәмен (тәмле, татлы), формасын (яссы, очлы),массасын (авыр, җиңел), күләмен (зур, кечкенә), холкын (юаш, усал) белдерүчеләре исәбенә сүз байлыгын арттыру. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү, һәр төркемгә яңа сүзләр өстәү.

Сыйфат дәрәҗәләре: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы. Сыйфатның җөмләдәге исемне ачыклап килүе, аның төрләнмәве.

Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте. Җөмләдә сыйфатның аергыч, хәбәр функцияләрендә килүләренә гамәли күзәтүләр. Тасвирлама тибындагы текстларда сыйфатларны төгәл һәм урынлы куллану. Антоним һәм синоним сыйфатлар исәбенә сөйләмне төгәл, тасвирлы итү, баету.

Алмашлык. Алмашлыкларның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алмаштырып килүенә күзәтүләр. Грамматик төшенчәнең (алмашлык) атамасын аның составына мөрәҗәгать итеп аңлату. Алмашлыкларда сүз басымы.

Зат алмашлыклары. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле. 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемләү: 1 нче зат – сөйләүче үзе, 2 нче зат – әңгәмәдәш, 3 нче зат – әңгәмәдә катнашмаучы. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формалары, аларның килеш һәм тартым белән төрләнүе.

Сорау алмашлыклары. Кем? соравын кешегә карата гына куллану. Сорау алмашлыкларында сүз басымының урынын истә калдыру һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Алмашлыкларны, җөмләләрне бәйләүче чара итеп, сөйләмдә гамәли куллану.

Кисәкчәләр. да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы, сүз басымын үзләренә алмавы. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән кисәкчәләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы. Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда файдалану (бакчада, бакча да).

Бәйлекләр. Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.

Җөмлә. Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Тойгылы җөмләләр. Шул төрләргә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре. Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары. Исемнәр һәм хикәя фигыльләр белән бирелгән гади хәбәрләр.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләдәге сүзгә, шул сүздән башка сүзләргә сораулар кую һәм сүзтезмәдә ияртүче, иярүче сүзләрне билгеләү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару. Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да/дә, та/тә, ә, ләкин теркәгечләре.

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текстның темасы һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәл билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен сүз тәртибе ярдәмендә оештыру. Текст кисәкләрен берләштерүдә кирәкле сүзләр: алдан, аннан, аннан соң, аннары, (иң) ахырда, зүвәл, башлап, башта, баштан, соңында, соңыннан, элек һ.б.

Текстларның типлары: хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре. Дәрес темасына бәйле рәвештә аларны телдән төзү, кечкенә күләмлеләрен язып кую.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу. Иҗади эшләргә тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текст элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар ( автобиография, адрес, гариза, аңлатма язу) төзү.

Сөйләм этикеты. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

4 нче сыйныф
Лексика. Сүз. Сүзнең лексик мәгънәсе (терминын кулланмыйча). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синоним, омоним, антоним сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру. Элек кулланышта булган һәм яңа сүзләр (таныштыру).

Сүз ясау осталыгын сөйләмне баету өчен файдалану.
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   23

Похожие:

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Проектно-образовательная деятельность по формированию у детей навыков безопасного поведения на улицах и дорогах города
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: Создание условий для формирования у школьников устойчивых навыков безопасного поведения на улицах и дорогах
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Организация воспитательно- образовательного процесса по формированию и развитию у дошкольников умений и навыков безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: формировать у учащихся устойчивые навыки безопасного поведения на улицах и дорогах, способствующие сокращению количества дорожно-...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Конечно, главная роль в привитии навыков безопасного поведения на проезжей части отводится родителям. Но я считаю, что процесс воспитания...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспитывать у детей чувство дисциплинированности и организованности, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Всероссийский конкур сочинений «Пусть помнит мир спасённый» (проводит газета «Добрая дорога детства»)
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспиты­вать у детей чувство дисциплинированности, добиваться, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...



Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск