Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2





НазваниеПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2
страница9/23
Дата публикации21.05.2014
Размер2.94 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > Экономика > Основная образовательная программа
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   23

Фонетика. Тел фәненең бу бүлегеннән алган белем, осталык һәм күнекмәләрне орфоэпия һәм орфография өлкәсендәге компетенцияләр дәрәҗәсенә үстерү. Авазлар һәм хәрефләр. Әйтелеш һәм язылыш арасындагы аермалык һәм тәңгәллекне өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып аңлату һәм гамәлдә үтәү. Сүзгә хәреф-аваз анализы.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр. Сүз формасы һәм яңа сүз. Ясалма, кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышы һәм язылышы. Рус теленнән татар теленә кергән алынма кушма сүзләр. Татар телендә аларга анализ ясау үзенчәлеге. Сүз төзелешенә анализ ясау. Бу эшнең әйтмә һәм язма сөйләм өчен әһәмияте. Кушма һәм парлы сүзләрдә сүз басымы.

Сүз төркемнәре. Исем. Мәгънәсе, сораулары, формалары, ясалышы, җөмләдәге роле турында кабатлау. Исемнәрнең хәбәр булып килүләренә күзәтүләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәр санын газета-журнал, китап исемнәре, илләр, дәүләт исемнәре исәбенә арттыру, аларны язарга өйрәтү.

Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Баш килеш. Бу формада исемнәрнең җөмләдә ия, хәбәр, иярчен кисәк була алулары. Баш килештәге исемнәр янында бәйлекләр: белән, саен, шикелле, өчен, аркылы. Иялек килеше. Аның кушымчалары, җөмләдәге функцияләре. Юнәлеш килеше. Бу килештә тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең кушымчалары, бәйлекләр: таба, каршы, хәтле, кадәр, чаклы. Төшем килешенең мәгънәсе, җөмләдәге функциясе. Чыгыш килеше. Кушымчалары, кушымчаларның дөрес язылышы. Чыгыш килешендәге исемнәр белән бәйлекләр: бирле, соң, башка. Урын-вакыт килеше. Кушымчалары, сораулары, җөмләдәге функциясе. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлек сүзләр белән дә кулланылуы. Исемнәргә куелган килеш сораулары белән янәшә логика таләп иткән сораулар куярга гадәтләнү.

Фигыль. Хикәя фигыльнең билгеле үткән заман, нәтиҗәле үткән заман формалары. Киләчәк заман формалары: билгесез киләчәк заман, билгеле (катгый) киләчәк заман. Аларның мәгънәсендәге һәм ясалышындагы аермалар. Бу фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Фигыль заманының сөйләү моментыннан исәпләнүен җавапны дәлилләү өчен файдалану. Боерык фигыльләр. Аларның 2 нче, 3 нче затта берлек һәм күплек формалары. Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатьле итеп белдерү. Фигыльләрнең лексик мәгънәләрен, заман формаларын сөйләм максатына туры китереп сайлау, куллану, язу.

Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Антоним һәм синоним фигыльләр. Синоним фигыльләрне сөйләмне җанландыру, сәнгатьле итү өчен куллану.

Сыйфат. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы һәм дөрес язылышы.

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе. Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Синоним һәм антоним сыйфатларны мәгънәле, тәэсирле сөйләм оештыру өчен файдалану.

Алмашлык. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы. Сорау алмашлыклары. Алмашлыкларның җөмләләрне, текст өлешләрен үзара бәйләүдә, сөйләм оештырудагы роле.

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле – мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерү. Аларны, сөйләм ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп, урынлы, төгәл куллану һәм язу.

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру, бәйлек төшенчәсен грамматик категория итеп аңлату.

Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланыштагы рәвешләрне сүзлек байлыгына кертү, аларның сыйфатлардан аермасы. Рәвешләр ярдәмендә эш-хәрәкәтне ачык, аңлаешлы итү.

Җөмлә. Гади җөмлә чикләрендә иярчен кисәкләрне аера белү: аергыч, тәмамлык, хәл (урын, вакыт, сәбәп, максат, рәвеш хәлләре). Аергычның-сыйфат белән, исемнең иялек килеше һәм тартым кушымчасы белән белдерелүе. Аергыч һәм ул буйсынган җөмлә кисәге – аерылмыш. Тәмамлык. Исем белән бирелгән тәмамлыкның баш килеш формасына охшашлыгы, аны төшем килеше формасы белән алмаштырып тикшерү. Хәлләр, аларның сораулары. Урын, вакыт, рәвеш, максат, сәбәп хәлләрен сораулар куеп аера белү.

Җөмләне тикшерү: ия һәм хәбәрнең астына сызу, әйтү максатын ачыклау, шуңа бәйле төрен билгеләү, тойгылы җөмләне танып белү, иядән (исемнәрдән) сораулар куеп, аергычларны табу һәм дулкынлы сызык белән билгеләү. Хәбәрдән (фигыльләрдән) сорау куеп, хәл, тәмамлыкларны табу һәм тиешле сызыклар белән күрсәтү.

Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе, алар арасында теркәгечләрне тану һәм тиешле тыныш билгеләре кую.

Составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләләр. Андый җөмләләрне тиңдәш кисәкле җөмләләрдән аера һәм аларны тикшерә белү. Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, да/дә, та/тә, ә, ләкин, әмма, чөнки теркәгечләре; алар янында тыныш билгеләре.

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Эчтәлек һәм төзелеше ягыннан оешкан тоташ сөйләмне текст дип кабул итү. Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен текст эчтәлегенә карап аңларга өйрәнү. Тексттагы мөстәкыйль җөмләләр арасында мәгънәви эзлеклелек. Шул мәгънәне алдагы җөмләдән соң килүче җөмләләргә күчерергә ярдәм итүче сүзләр. Чөнки, ниһаять, шуңа күрә, шул, шулвакыт, шулай да, ахыр чиктә, тагы, тагын, әнә шул, шул арада, шулай ук, шуңа күрә сүзләре ярдәмендә тексттагы җөмләләрнең бәйләнешен күзәтү һәм аларны язма һәм әйтмә сөйләмдә куллану.

Сөйләм төзелеше. Фикерне тәртипле итеп җиткерүдә планның әһәмияте. Текстка төп эчтәлекне чагылдырырлык исем кую. Текстның башламын төгәл һәм аңлаешлы итеп төзү. Төп өлештә башламда әйтелгәнне аңлату, раслау яки инкяр итү. Йомгаклау өлешендә гомуми нәтиҗә ясау. Хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы сүзләрне, текстларны сурәтләү чаралары кулланып язу. Текстларның эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү һәм язу. Автор кулланган эпитет, метафора, чагыштыру, җанландыру чараларын саклау. Җөмләләрне бәйләүче чаралар итеп, синонимнар, антонимнар куллану.

Фәннәр буенча телдән җавап бирүнең үзенчәлекләре (уку эшчәнлегенә бәйле сөйләм стиле).

Әдәби уку” фәненең максаты һәм бурычлары

Уку дәресләрендә белем бирүнең сыйфатын яхшырту – алда торган иң зур максат. Аңа ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

  1. белем эчтәлегенең сыйфатлы булуы сайлап алынган әсәрләрнең сәнгатьле (тәэсирле, мәгънәле, бүгенге көн укучысына мөрәҗәгать итеп язылгандай әһәмиятле, кирәкле) булуына игътибар бирү;

  2. сайлап алынган әсәрләрнең күләме (саны, зурлыгы) укучы үзләштереп, нәтиҗәләр ясап өлгерерлек булуы, ягъни белем күләменең мәҗбүри минимумын саклау;

  3. белем алу күнекмәләре булдыру: әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү; аңлап фикер йөртү;

  4. алган белемне куллана белү: әдәби әсәрләрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан, геройларның язмышларыннан үрнәк, гыйбрәтләр ала белү, үзең өчен нәтиҗәләр ясау; дөрес һәм гадел максатлар кую; әдәбиятның матурлыгын танып, рухи дөньяңны баету.


Әдәби уку” фәненнән башлангыч белем бирүнең эчтәлеге

1 нче сыйныф

Сыйныфтагы укучыларның нинди әзерлек белән килгәннәрен ачыклау: укый-яза беләме; нинди китаплар укыган (яки аңа укыганнар); укыган яки тыңлаганын сөйләп бирә аламы һ.б.

Укучыларны үзара таныштыру, үзләре һәм гаиләләре, балалар бакчасы һ.б. турында сөйләшү: сораулар бирү, җаваплар алу. Бер-берсенә игътибарлы булырга күнектерү, тәрбиялелек үрнәкләре.

Бу процесстан алга таба өйрәнәчәк тема-төшенчәләрне аерып алабыз, сораулар һәм максат куеп ачыклый башлыйбыз.

Сөйләм. Сораулар биреп уйландырабыз, җаваплар алабыз: Сөйләшү ни өчен кирәк? Кем сөйләшә ала: табигать, тереклек, җансыз предметлар тормышта (чынлыкта) сөйләшә алалармы? Ни өчен? Кайчан максат куеп уйлана башлыйбыз кебек сораулар куела.

Сөйләм – үз башында туган уй-фикерләрне сүзләр ярдәмендә аңлата белү; үзара аралашу өчен кирәк; матур, аңлаешлы итеп сйли белү – сәләтле булу дигән сүз һ.б.

Сөйләмнең төрләре – җанлы сөйләм, телдән сөйләм. Ул “чикле”, ягъакыт белән бәйле, сүзне әйткәндә, ишеткәндә генә “яши”, сөйләп туктауга “сүнә” (музака, көй кебек).

Кем белән сөйләшүгә карап, сөйләм дә үзгәрә: укучы белән укучы, укытучы белән укучы, бала әти-әнисе яки өлкән яшье кеше белән һ.б. сөйләшә. Мөрәҗәгать итә, эндәшә белү; сөйләмне башлап җибәрү һәм тәммамлау; сөйләмнең яңгырашы-интонациясе нинди шартларга бәйле булу.

Сөйләмнең берәмлекләре – авазлар, сүзләр, җөмләләр турында максатчан, нәтиҗәләр ясап сөйләү. Авазлар һәм сүзләрнең сан ягыннан чикләнгән, аларның саналган булуы; кабул ителгән, уңайлы тәртибе. Мисаллар ярдәмендә фикер барышына корылган, бәйләнешле сөйләм күләменә – текстка – аеруча игътибар итү, шундый сөйләмгә күнектерү.

Авазларны, сүзләрне әйтеп-ишетеп кенә түгел, күреп тә булу; һәр авазның үз билгесе – хәрефләр булу – язма сөйләм.

Сөйләм белән язуны бәйләү. Ни өчен башта сөйләшергә, аннан соң язарга өйрәнәбез? Язарга өйрәнү ул – танып, хәтерләп калу; язу тәртибен, кагыйдәләрен үзләштерү, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерх; тырышлык, хезмәт кую, үзеңне эшкә, һөнәргә өйрәтү. Матур язу – каллиграфия – осталык, сәләт белән бәйле ( матур җырлау, бию кебек).

Сүз – иң аңлаешлы, төгәл мәгънәле берәмлек. Нәрсәнедер атап әйтүче сүзләр: кеше, тереклек, табигать күренешләре, күптөрле әйбер-предметлар; эш-гамәлләрне дә сүзләр белән белдерәбез; күзгә күренмәгән хис, сыйфатларның да атамалары бар (шатлык, куаныч, борчылу, сагыну, юмарт булу, мәрхәмәтле булу һ.б.).

Сүзләрдән торган сөйләм, аларда чагылган уй-фикерләр тормышны өйрәнергә, аңларга, үзләштерергә ярдәм итә.

Укый-яза белү, грамоталы булу аралашудагы вакыт чикләрен киңәйтә, мөмкинлекләрне арттыра – без мөстәкыйль рәвештә язудагы скрләрне ачарга, аңларга өйрәнәбез. Китапларда күп еллар элек яшәгән кешеләрнең, акыл ияләренең фикерләре, белеме саклана; чиксез зур дөнҗя һәм могҗизалар иле ул китап.

Иҗат итү. Күреп сөйләү һәм күз алдына китереп, хыял өчен файдаланып сөйләү,тыңлау, хыял күзе белән “күрә” белү. Рәссам табигать ешләрен, әйберләрне карап, күчереп төсле буяйлар белән ясый, ә язучы шул ук табигать күренешләрен сүзләр ярдәмендә “рәсемгә” әйләндерә. Мәсәлән, Г.Тукайның “Җәйге таң хатирәсе”, “Буран” һ.б. шигырьләре. Музыка сәнгаты авазлларны нотага сала, беркетеп куя. Димәк, күреп, ишетеп, сөйләп тормышны үзләштерәбез, иҗат итеп “рәсемнәрен” ясыйбыз. Бу эшләр дәрестә башкарыла, өй эше итеп бирелә, бергәләп алар турында фикер алышырга, күргәзмәләр оештырырга мөмкин.
2 нче сыйныф

Кабатлау. 1 нче сыйныфта өйрәнгән темаларны укучыларга куелган таләпләргә басым ясап, белем һәм күнекмәләргә игъарын юнәлтеп кабатлау. Укучыларның фикерләвен үстерү, кызыксындыру өчен, яҗа мисаллардан файдалану отышлы. Мәсәлән, Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк”, “Фатима белән Сандугач” шигырьләрендә, М.Мәһдиевнең “Ай нигә йөри?” әсәрендә кем белән кем, нәрсә турында, ничек сөйләшәләр сораулары куеп, җанлы сөйләм һәм язма сөйләмнең уртаклыгын, аерымлыкларын эзләп табарга. Укытучы җавапларны тулыландыра, “сөйләм” төшенчәсен катлауландыра, яңа мәгънәләр өсти: җитди, киеренке, каршылыклы сыйфатлар турында аңлата. Кабатлаудан өйрәнү өчен, яңы тема – мәсьәлә килеп чыга.

Сүз һәм сүрәт (образ). 1 нче сыйныфта кем сөйләшә ала дигән сорауга бывап алынды. Мисалларда кешеләр генә түгел, тереклек ияләре, табигать ешләре, җансыз предметлар да телгә килә, сөйләшә ала икәнен күрдек. Алар да уйлый, фикерли, хисләр күчерә дип күз алдына китерү кешегә нигә кирәк? Бу сорау сүрәт-образлар дөньалып керә – әдәби әсәр турында сөйләшү башлана.

Күз алдына килү – искә төшерә, җанлану кеше хыялы, хәтере белән бәйле булу. Җанлы сөйләмдә дә еш кына җансыз әйбер-күренешләрне җанландырабыз, кешегә охшатабыз (җил елый, кояш көлә, ай елмая һ.б.) – үз күңелебез аша үткәреп кабул итәбез. Образлы күрү, фикерләү безгә хас сәләт икәнлеген аҗлау, шул осталыкка күнегү – укучыларның уку-язу күнекмәләре кебек үк әһәмиятле процесс, белем һәм осталык дәрәҗәсе.

Сүзнең күп мәгънәле булу сыйфаты (яз, тел, күз, нур һ.б. мисалларда аңлату).

Сүзләрнең капма-каршы мәгънәләрдә булулары (көн-төн, җәй-кыш, яз-көз, якты-караңгы, ак-кара, яхшы-начар һ.б).

Сүзләрнең төп, үз мәгънәләрендә кулланылуы – туры мәгънә һәм сүздә булмаган мәгънә, сыйфатны башка предмет, күренештән күчереп кую – күчерелмә мәгънә (баланың теле ачылу – сөйләшә башлавы, телдән төшмәү – гел сөйләп тору, уртак фикергә килү һ.б).

Сүзләр сүрәт ясый алсын өчен (аз сүз кулланып, күп мәгънә аңлату өчен), сөйләүче яки язучы сүзләрнең шушы мөмкинлекләреннән, хасиятләреннән файдалануын танырга күнектерү – сөйләмнең байлыгын, матурлыгын, көчен таныту, телгә һәм аның сүрәтлегенә сизгерлек тәрбияләү дигән сүз.

Әдәби әсәр – иҗат итү, уйлап табу, нәрсә турындадыр башлап, дәвам итеп, йомгаклап (тәмамлап), сүз белән әйтелгәннәр күз алдына килерлек итеп сөйләп биргән язма әсәр. Китапларның эчтәлеге, максаты, күләме, төзелеше, язылу рәвешләре ягыннан төрле булуларын дәреслек, сүзлек, фәнни яки публицистик хезмәтләрне күрсәтеп-аңлатып таныштыру. Әдәби сүзенең (язма хезмәт) киң мәгънәсе һәм матур сүзеенең – сүрәтле, җанлы, мавыыктыргыч, кызыклы, җиңел аңлаешлы, һәркемгә багышланган дигән мәгънәләрен үзләштереп, хәтерләп калу. Әдәбият махсус предмет буларак төп урта мәктәптә өйрәнелсә дә, матур әдәбиятны тану, сурәтне таба-аера белү күнекмәләре, төшенчәләре укырга-язаога өйрәнү янәшәсендә барырга тиеш. Бу – төп тәрбия алымы.

Әдәби әсәрләрнең язылу рәвеше, тәртибе ягыннан өч төргә бүленгән булуы: сөйләп, хикәяләп бирүгә корылган, ирекле язу рәвеше – чәчмә әсәр (әйтерсең сүзләрне кәгазь ә сибеп, чәчеп җибәрәләр); тигез озынлыктагы юлларны билгеле бер тәртиптә тезеп куеп язылган тезмә әсәр, шигырь һәм катнашучыларның үзара сөйләшүенә корылган драма әсәре, пьеса. Мисаллар ярдәмендә уртаклык һәм аермаларны табарга, нәтиҗәләр ясарга ( Ә.Бикчәнтәева “Тәмле сүз” хикәясе, Г.Тукай “Туган тел” шигыре, т,миңнуллин “Авыл эте Акбай” комедиясеннән өзекләр).
3 нче сыйныф

Кабатлау. 1-2 нче сыйныфта алган белем, күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә үзләштерелгән булуын, укучыларның үзләреннән бәяләтеп, тикшереп чыгу: уку һәм язу тизлеге, дөреслеге, матурлыгы; әдәби әсәрнең – текстның – эчтәлеген аңлап сөйли белү; образларны табып, сыйфатларын (нинди булып күз алдына килүләрен) аңлата белү.

Әдәби әсәрнең геройлары. “Герой” төшенчәсе – вакыйгаларда катнашучы, төп фикерләрне белдерергә, аңларга хезмәт итүче. Төп һәм ярдәмче геройлар. Әкият, хикәя, шигырь, пьеса төрендәге әсәрләр мисалында геройлар, аларның тышкы кыяфәтләре – портретлары турында сөйләшү, әсәрләргә анализ ясау.

Кемнәр, нәрсәләр әдәби әсәрнең герое була ала дигән сорау куеп нәтиҗәләр ясарга һәм образлар арасындагы аерманы күрә-аңлый белергә өйрәнү. Терминнарны аңлап, дөрес куллану, төп мәгънәләрен үзләштерү: образ – исемен әйтүгә, тышкы кыяфәте һәм сөйләме, төрле характер сыйфатлары белән күз алдына килә торган һәркем яки һәрнәрсә икәнлегенә даими игътибарны юнәлтеп тору.

Образларның нәрсә икәнлеге ягыннан чыгып төркемләү: кеше образлары; тереклек (кошлар, җанварлар) ияләре; табигать (чәчәк, агач, җил, яңгыр, көз, кыш, тау, елга һ.б.) күренешләре; җансыз предметлар (китап, каләм, карандаш, кара такта, парта, компьютер, машина, уенчыклар, йорт, бина һ.б.) һәм күзгә күренми торган дөнья – уйлар, хыяллар, төрле хис-кичерешләр. Бу образларны иҗат иткәндә һәм укыганда күз алдына китерү, аларны тану, үзләштерү өчен хыяллана белү сәләтенең әһәмияте (рәсем ясый белү кебек).

“Гомуми” һәм “конкрет” төшенчәләренә күнектерү: конкрет – бер кеше, әйбер, күренешкә хас сыйфат (кеше зәңгәр күзле, озын буйлы, кара чәчле һ.б.), гомуми – төрле кеше, әйбер, күренешләргә хас булган уртак сыйфатлар, билгеләр (3 нче сыйныф укучыларының яшьләре, белем дәрәҗәсе; укытучы яки табиб һөнәренә хас сыйфатлар һ.б.)

Гомумилекне табу – чагыштыра белү, үзең нәтиҗә ясый алу, белем алу, мөстәкыйль фикер йөртү. Укучылар үзләренең акыл үсешен шулай сизә һәм бәяли белергә күнегәләр, үзләштерергә өйрәнәләр.

“Образ” һәм “герой” төшенчәләренә укучылар белән бергәләп билгеләмә бирү һәм әдәбият белеме сүзлегендәге билгеләмәләр белән таныштыру, чагыштырып тулыландыру. Сүзлекләр белән мөстәкыйль, кызыксынып эшләргә өйрәтү, мөстәкыйль өй эшләре бирү, бергәләп фикер алышу, нәтиҗәләр ясау.
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   23

Похожие:

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Проектно-образовательная деятельность по формированию у детей навыков безопасного поведения на улицах и дорогах города
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: Создание условий для формирования у школьников устойчивых навыков безопасного поведения на улицах и дорогах
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Организация воспитательно- образовательного процесса по формированию и развитию у дошкольников умений и навыков безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель: формировать у учащихся устойчивые навыки безопасного поведения на улицах и дорогах, способствующие сокращению количества дорожно-...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Конечно, главная роль в привитии навыков безопасного поведения на проезжей части отводится родителям. Но я считаю, что процесс воспитания...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспитывать у детей чувство дисциплинированности и организованности, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Всероссийский конкур сочинений «Пусть помнит мир спасённый» (проводит газета «Добрая дорога детства»)
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Поэтому очень важно воспиты­вать у детей чувство дисциплинированности, добиваться, чтобы соблюдение правил безопасного поведения...
Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...

Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах и улицах «Добрая дорога детства» 2 iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...



Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск