Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного





НазваниеПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного
страница22/34
Дата публикации06.11.2014
Размер4.1 Mb.
ТипОбразовательная программа
100-bal.ru > Культура > Образовательная программа
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   34

Мостай Кәрим

Мостай Кәрим “Озын-озын балачак”әсәре. Тормыш закончалыклары, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образының роле.
Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиев - күренекле балалар шагыйре. Балалар өчен шигырьләре. Дөньяны танып-белүнең, тәҗрибә туплау, ачыш ясауның шаянлык һәм җорлык, юмор теле белән тасвирлануы. Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира .

Сыйныфтан тыш уку. Нәби Дәүли «Язмышка юл» повесте.
Габделхәй Сабитов

Г. Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуы. Телнең сурәтлелеге.
Атилла Расих

Атилла Расих. Язучының кыскача тәрҗемәи хәле.“Хәвефле сынау” повесте. Маҗаралы жанр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Нәкый Исәнбәт

Нәкый Исәнбәт язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. “Хуҗа Насретдин” комедиясе. Әдәбият теориясе. Комедия турында төшенчә.
Җырлар, такмаклар турында турында төшенчә. “Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Туган ил”, “Яшә Республикам”, “Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас” җырлары. Габдулла Тукай “Әллүки”, “Өзелгән өмет”. Кыска җырлар.

Дәрестән тыш уку. Халык җырлары: “Әпипә”, “Ашказар”,“Азамат”, “Иске кара урман”, “Сандугач”,

Г. Камал

Г.Камалның тормыш юлы, иҗаты. Г Камал “Беренче театр”. Әдәбият теориясе. Конфликт турында төшенчә. Комедия.

Сәгыйть Рәмиев

Сәгыйть Рәмиевның тормыш юлы, иҗаты. “Уку”, “Авыл”, “Таң вакыты” , “Мин”шигырьләре

Дәрестән тыш уку. Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”

Әхмәт Фәйзи

Тормыш юлы, иҗаты. Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр

Хәсән Туфан

Тормыш юлы, иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Моабитны күрдем төшемдә”, “Иртәләрем-кичләрем”. “Илдә ниләр бар икән?”, “Каеннар сары иде”, “Аралагыз мине”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”, “Киек казлар”, “Алмаз” шигырьләре . Әдәбият теориясе. Строфа турында төшенчә, Күчерелмә мәгънә турында төшенчә

Галимҗан Ибраһимов

Тормыш юлы, иҗаты. “Кызыл чәчәкләр” повесте. Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсире.

Дәрестән тыш уку. Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”,”Туган ил”

Гариф Гобәй

Тормыш юлы, иҗаты. “Маякчы кызы” повесте. Гражданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштә балаларның да читтә калмавы.

Илдар Юзеев

Иҗаты белән танышу. “Йолдыз кашка турында баллада”, “Бакчачы турында баллада”. Әдәбият теориясе Баллада турында төшенчә

Ибраһим Гази

Тормыш юлы . “Кызыл томаннар артында”, “Мәүлия нигә көлде?”, “Өч Мәхмүт” хикәяләре . И.Газиның хикәя иҗат итүдә осталыгы.

Чыңгыз Айтматов

Тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Беренче мөгаллим” әсәре. Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы. Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышы.

Роберт Миңнуллин

Шагыйрь турында белешмә, иҗаты. Р.Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа”, “Әни мин көчек күрдем”, “Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”
Ләбибә Ихсанова

Тормыш юлы, иҗаты. “Наил һәм Фаил” әсәре. Үзәк геройның шуклыгы, хаталары, холкы.

Дәрестән тыш уку. Т. Миңнуллин “Авыл эте Акбай”

Мөхәммәт Мәһдиев

Тормыш юлы, иҗаты. Без – кырык беренче ел балалары” повесте. Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмер образы.

Фәнис Яруллин

Тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. Шигырьләре: “ Иң гүзәл кеше икәнсез”, ”Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре. Мәкаль һәм әйтемнәрдә халык зирәклегенең, күзәтүчәнлек, гомумиләштерү сәләтенең чагылышы. Аларның җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, шигърилеге, телбизәк чаралары.

Бәетләр. “Сөембикә бәете”. Сөембикә образының гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүе.

Әдәбият теориясе. Халык авыз ижаты жанрлары. Бәет турында төшенчә.

Дәрестән тыш уку “Сак-Сок” бәете.

К.Насыйри.

Әдипнең тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Әбүгалисина” повесте. Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, аларның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары.

Әдәбият теориясе. Образлар системасы.

Г.Тукай.

“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. Әсәрнең дини рухтагы “Кисекбаш” поэмасы формасында язылуы. Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүе, мифологик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүе, үзенчәлекле әкияти сюжет ярдәмендә чын картиналар тасвирлау.

Әдәбият теориясе. Гипербола төшенчәсе. Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар.

Г.Исхакый.

Тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү.

Дәрдемәнд

Дәрдемәнд турында белешмә. “Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил...”, “Җәй үтте...”, “Видагъ” шигырьләре. 20 нче гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы. Милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләү.

Һ.Такташ.

Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре.

К.Тинчурин

К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. К.Тинчуринның “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәясе. Мәдрәсә тормышының яктыртылышы.

М.Әмир

М.Әмир турында кыскача белешмә. “Агыйдел” повестен (өзекләр) уку. Студент яшьләрне авылда аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү эшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре.

Әдәбият теориясе. Повесть турында төшенчә.

С.Хәким

С.Хәким иҗаты турында белешмә. Шигырьләре: “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар” Кешедәге табигый халәтнең – интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсех мәхәббәт хисләре. Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүе.

Әдәбият теориясе. Лирик герой.

Ф.Хөсни.

Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”. Әсәрдә лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы. Айдар холкының үзенчәлекләре. Повестьның истәлеккә корылган булуы.

Типиклык төшенчәсе.

Дәрестән тыш уку Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга”.

Ф.Кәрим

Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. Ф.Кәримнең “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен” шигырьләре. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади, самими яктыртылышын күңелгә үтемле, тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирү.

Әдәбият теориясе. Поэма турында төшенчә.

Дәрестән тыш уку Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”.

Ә. Еники

Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”. Халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

Әдәбият теориясе. Әсәрдәге пейзаж. Проблема төшенчәсе.

Н. Арсланов

Н. Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре. Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, һәм фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге.

Г.Ахунов

Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте. Повестьта авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнү.

Х.Сарьян

Х.Сарьян “Бер ананың биш улы”. Әсәрдә кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре. Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының роле. Баланың анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышлар. Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә.

Дәрестән тыш уку. Р.Гаташ шигырьләре.

“Идегәй” дастаны. Дастан героеның тарихи җирлеге. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең чишелеше, сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы. Дастан жанры турында төшенчә.

Ф. Кәрими

Ф. Кәрими “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе. Салих карт холкындагы уңай сыйфатлар, ярамаган шөгыльләре. Әдәбият теориясе. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар.

М. Фәйзи

М. Фәйзи “Галиябану” драмасы. Драматург турында белешмә. Олы, саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезлек белән бәрелешүе. Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары. Әдәбият теориясе. Музыкаль драма. Реалистик һәм романтик алымнар.

Ш. Камал

Ш. Камалның тормышы һәм иҗаты.“Акчарлаклар” повесте. Сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Әдәбият теориясе . Әсәрдәге әдәби сурәтләү чаралары.

Дәрестәнм тыш уку. Ш. Бабич “Халкым өчен” һ.б шигырьләре.

Һ. Такташ

Һ. Такташның тормышы һәм иҗаты. “Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Идея турында төшенчә. “Киләчәккә хатлар” поэмасы. Утызынчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ныклы ышаныч белдерү. Поэмада хатлар формасы. Идея турында төшенчә.

Дәрестән тыш уку. Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”

Г. Бәширов

Г. Бәширов. Язучы турында белешмә. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре.“Туган ягым яшел бишек” әсәре. Әсәрнең язылу үзенчәлекләре. Халкымның җанга якын гореф-гадәтләре.

Дәрестән тыш уку. Р. Фәйзуллин “Якты моң” ,”Үлем белән үлемсезлек”,”Гәмбәзләре – кояшмыни!”, “Бишбармак” шигырьләре

М. Җәлил

М. Җәлил биографиясе. Лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” , “Кичер илем” шигырьләре, “Сандугач һәм чишмә” балладасы. Кош һәм чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау.

Г. Әпсәләмов

Г. Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Алтын йолдыз” романы. Романда батырлык пафосы. Романда яшьләрнең романтик образлары. Әдәбият теориясе.Роман турында төшенчә

Дәрестән тыш уку. Р. Төхвәтуллин “Йолдызым” повесте

М. Юныс.

М. Юныс. Язучы турында төшенчә. “ Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Повестьның тормыш материалларыннан чыгып икегә бүленүе, бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы.

Г. Афзал

Г. Афзал-балалар һәм өлкәннәр язучысы. Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигъри сурәтләр. “Дөнья матур, дөнья киң”, “Мыштыбый”, “Тәнкыйть сүзе”, ”Ялкау кызлар”, “Өф-өф итеп” шигыре. Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира

Дәрестән тыш уку. Р.Харис “Ант суы”, “Борылышта” шигырьләре.

Н. Фәттах

Н. Фәттах. Тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. “Итил суы ага торур” романы. Болгар дәүләте тормышын сурәтләү. Романның үзенчәлекләре. Әдәбият теориясе. Тарихи роман турында төшенчә.

Дәрестән тыш уку. Р. Батулла “Сөембикә” романы.

Т.Миңнуллин

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. ”Бәхетле кияү” комедиясе. Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт.
А.Гыйләҗев

А.Гыйләҗев. Язучы турында белешмә. “Язгы кәрваннар” повесте.Сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы.

Дәрестән тыш уку. А.Расих. “Урланган хәзинә” романы.

С.Сөләйманова

С.Сөләйманова. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган җирем, эчкән суым...”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, “Кеше”, “Этюд”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар” шигырьләре. Сүз белән сурәт ясау осталыгы. Әдәбият теориясе. Метафора. Аллегория.

Дәрестән тыш уку. Ш.Галиев “Камырша”, “Утсыз төтен булмый”, “Үзең нинди”, “Тимерче Гомәр һәм гомер”.

Р.Харис “Ант суы”, “Борылышта”
Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан мөһим урыны.

Татар –төрки әдәбиятының чыганаклары. Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Рун язулы истәлекләр. “Орхон-Енисей язмалары”нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагылышы.Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүт Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” китабы. Й.Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасы. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый иҗатлары. Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше.

Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

Болгар чоры әдәбияты.

Кереш. Идел – Кама буендагы Болгар дәүләте.

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”. Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Поэманың сәнгатьчә эшләнеше. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэсире.

Әдәбият теориясе. Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры.Иҗатта традицияләр һәм яңалык.

Алтын Урда чоры әдәбияты

Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар. Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Мәхмүт Болгари, Рабгузый, Әхмәд Үргәнчи һ.б. язучыларның әсәрләре. Сәйф Сараи. Шагыйрьнең иҗаты турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге. “Гөлстан бит-төрки”әсәре. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны. Идея-эстетик эчтәлеге. Сәнгатьлелек ягыннан үзенчәлекләре.

Әдәбият теориясе. Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә. Аның милли әдәбиятны үстерүдәге роле. Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты.

Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше. Сүз һәм графика сәнгатенең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары. Легенда һәм риваятьләр. Дастаннар. Мөхәммәд Әмин, Колшәриф, Өмми Кәмал иҗатлары. Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт. Тәрҗемәи хәле, “Төхфәи Мәрдан”, “Нуры Содур” поэмалары. Татар әдәбиятын үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Әдәбият теориясе. Лирик герой турындагы төшенчәне киңәйтү.

XVII йөздә әдәбият.

Бу чорда илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чагылышы. Татар милләтенең хәле. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу. Милләт язмышына бәйле төстә әдәбиятта суфичылык фәлсәфәсенең асылы һәм әсәрләрдә чагылышы. Бу чор әдәбиятына кыскача күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гыйсә улы Амәт”, “Җәмигъ әт- тәварих”. Мәүла Колый. Тәрҗемәи хәле. Иҗаты. “Хикмәтләре”. М. Колый поэзиясендә образлар системасы.

Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше турында тулырак мәгълүмат бирү. Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

XVIII йөздә әдәбият.

Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икътисади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Габдессәлам. Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Таҗеддин Ялчыгол иҗатларына гомуми күзәтү. Әдәбиятта суфичылык. Габдерәхим Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗаты. Фәнни хезмәтләре. Шигырьләре, аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу. Утыз Имәни - заманының алдынгы фикер иясе.

Әдәбият теориясе. Урта гасырлар татар әдәбиятында жанрлар төрлелеге. Мәдхия һәм мәрсия.

Йомгак.Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Әдәбиятка ислам диненең тәэсире.

Әдәбият теориясе. Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек.

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият.

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки иҗатларына гомуми күзәтү. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьчә фикерләү рәвешенә бу шагыйрьләр керткән яңалыклар.
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   34

Похожие:

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа...
Директор мбоу «Среднепшалымская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района рт
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа основного...
Образовательная программа мбоу «Чуру- барышевская оош» Апастовского муниципального района рт
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа начального общего, основного общего, среднего...

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ № от 11. 2013 Образовательная программа основного общего образования...
Образовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего, основного общего, среднего (полного)...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ от 30. 08. 2012г образовательная программа начального общего...

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconРабочая программа по физике, 8 класс муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Минобразования России «Об утверждении федерального компонента государственных стандартов начального общего, основного общего, среднего...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа среднего...
...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск