Пояснительная записка к образовательной программе





НазваниеПояснительная записка к образовательной программе
страница14/35
Дата публикации29.10.2014
Размер3.36 Mb.
ТипПояснительная записка
100-bal.ru > Право > Пояснительная записка
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   35

ТРЕБОВАНИЯ К УРОВНЮ
ПОДГОТОВКИ ВЫПУСКНИКОВ


В результате изучения литературы ученик должен

знать

  1. содержание литературных произведений, подлежащих обязательному изучению;

  2. наизусть стихотворные тексты и фрагменты прозаических текстов, подлежащих обязательному изучению (по выбору);

  3. основные факты жизненного и творческого пути писателей-классиков;

  4. историко-культурный контекст изучаемых произведений;

  5. основные теоретико-литературные понятия;

уметь

  1. работать с книгой (находить нужную информацию, выделять главное, сравнивать фрагменты, составлять тезисы и план прочитанного, выделяя смысловые части);

  2. определять принадлежность художественного произведения к одному из литературных родов и жанров;

  3. выявлять авторскую позицию;

  4. выражать свое отношение к прочитанному;

  5. сопоставлять литературные произведения;

  6. выделять и формулировать тему, идею, проблематику изученного произведения; характеризовать героев, сопоставлять героев одного или нескольких произведений;

  7. характеризовать особенности сюжета, композиции, роль изобразительно-выразительных средств;

  8. выразительно читать произведения (или фрагменты), в том числе выученные наизусть, соблюдая нормы литературного произношения;

  9. владеть различными видами пересказа;

  10. строить устные и письменные высказывания в связи с изученным произведением;

  11. участвовать в диалоге по прочитанным произведениям, понимать чужую точку зрения и аргументировано отстаивать свою;

  12. писать изложения с элементами сочинения, отзывы о самостоятельно прочитанных произведениях, сочинения (сочинения – только для выпускников школ с русским (родным) языком обучения);

в школе с родным (нерусским) языком обучения, наряду с вышеуказанным, ученики должны уметь:

  1. сопоставлять тематически близкие произведения родной и русской литератур, произведения, раскрывающие сходные проблемы, а также произведения, близкие по жанру; раскрывать в них национально обусловленные различия;

  2. самостоятельно переводить на родной язык фрагменты русского художественного текста;

  3. создавать устные и письменные высказывания в связи с изученными произведениями русской и родной литератур;

использовать приобретенные знания и умения в практической деятельности и повседневной жизни:

  1. создавать связный текст (устный и письменный) на необходимую тему с учетом норм русского литературного языка;

  2. находить и грамотно использовать нужную информацию о литературе, о конкретном произведении и его авторе с помощью различных источников (справочная литература, периодика, телевидение, ресурсы Интернета);

  3. ориентироваться в мире художественной литературы, отбирать произведения, обладающие высокой эстетической ценностью.

РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА

ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

1.Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгелебулганча, укытуның максаты җәмгыятьтарафыннанкуелгансоциальзаказбеләнбилгеләнә. ТатарстанРеспубликасындабелембирүсистемасыныңтөпбурычы –иҗадификерләүче, инициативалы, иҗтимагыйтормыштаактивкатнашучы, белемле,икедәүләтһәмчиттелләрдәдәиркенсөйләшепаралашучыбилингваль (полилингваль) шәхестәрбияләү.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.

Тәкъдим ителгән программататар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм белем бирү киңлегентәэмин итү максатын күздә тота. Әлеге программарус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программаларына,мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып,уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә,эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр.Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, дәресләрдә өйрәнелергә тиешле әдәби әсәрләрнең исемлеге күрсәтелмәде, ә әсәр авторларын күрсәтү белән чикләнелде.Укучыларның кабулитүмөмкинлекләренисәпкәалып, аралашу-сөйләшүпроблемаларынатурыкилгәнәдәбиәсәрләрдәнтөрлеөзекләрсайлауныдәреслекавторлары карамагынакалдыру –вариативлыкны саклауныңберюлы.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы өчен нигез булып тора.

2.УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: таныпбелү, үстерү, тәрбия, белембирү.

Таныпбелүмаксатының эчтәлеге

ТатарстанРеспубликасындаяшәүчеһәрмилләткешесенә, үзхалкытарихыннантыш, шушытөбәктәтөпхалыкбулыпсаналгантатархалкымәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихиүткәнен, бүгенгесен, киләчәгенбелүзарур. Татархалкыбеләнкулга-култотыныпяшәргәәзерләнүчеһәркешебухалыкның бәйрәмнәрен, традицияләренаңларга, хөрмәтитәргә, әдәбият-сәнгатьвәкилләренең иҗадиказанышларыбеләнүзенең рухиүсешенбаетаалумөмкинлегеннәнфайдаланыргатиеш. Программаэчтәлегетелгәөйрәтүпроцессынбалаөчен “башкадөньягатәрәзәачу” булырлыкһәмшуның аркылыаның үзяшәешендәтулыракаңлавынаярдәмитәрлекитепсайланды.

Уртабаскычтататар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләрбелән танышу;Татарстандаяшәүчемилләтләр, Татарстанның дәүләтсимволлары, Татарстанның территориясе, географикурыны;башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенгейөзе;татарсәнгатенең төрлетармакларыбуенчакүренеклешәхесләр турында укучыларның татарчасөйлиалуларытөпмаксатитепкуела.

Үстерүмаксатының эчтәлеге

Шәхеснең белемлебулуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләтеүсешедәрәҗәсеннән дәтора. Укытупроцессындаүстерү, тәрбиямаксатларындаимикүзаллапэшләү –укытуның практикягыуңышлылыгының алшарты. Балаларның психикүсешентүбәндәгеюнәлешләрдәүстерүгәаеручаигътибарбирүталәпителә:

– фикерләүнеүстерүбеләнбәйлепсихикфункцияләр: логикфикерләү, сәбәп-нәтиҗәбәйләнешләрентабу, индуктив, дедуктивфикерләү;

– хәтернеүстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкныүстерү;

– аралашабелүсәләтенүстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлыккебексәләтләрнеустерү.

Программагасайланганэчтәлекнигезендәсөйләмэшчәнлегенең барлыктөрләребуенчадаэшоештырганда,бумаксатларберенчеплангакуела.

Тәрбиявимаксатның эчтәлеге

Укучыларның тиешледәрәҗәдәгетәрбиялелегеннәнбашкаукытупроцессыноештырумөмкинтүгел. Тәрбияпроцессы, беренчечиратта, укытуның эчтәлегеһәмметодларыбеләнбәйле. Шуңакүрәпрограммаэчтәлегенсайлаганда, материалның тәрбиявимөмкинлекләренисәпкәалумөһим.Эчтәлектәәхлакыйпроблемаларбулгантекстларүзләреүккоммуникативмотивациягәия, шунлыктанаралашуситуациясебулдыруәлләникыенлыктудырмый. Башкамилләтвәкилләренең күңеленяулардай, алардагомумкешелекәхлакыйсыйфатларнытәрбияләрдәйтатарәдәбиятыөлгеләребеләнтаныштырудашушыукмаксаткабуйсындырыла,сөйләшү-аралашугаалыпчыгугакулайракбулганәдәбиәсәрләртәкъдимителә.

Белембирүмаксатының эчтәлеге

Укучыларның татартелебуенчалексик, грамматиккүнекмәләрефилологикбелемнәрсуммасыдәрәҗәсендәгенәкалмыйча, әсөйләмэшчәнлегенең барлыктөрләрендәдәаралашудакулланырлыкдәрәҗәгәҗитүезарур. Ягъни, укучылар, ниндидәбулсасүзне, яграмматиккатегориянетану, аеру, аңлау, тәрҗемәитүдәрәҗәсендәгенәтүгел, аларныаралашумаксатыннанмөстәкыйлькулланырлыкдәрәҗәдәөйрәнергәтиешләр. Шулвакыттагынататартелендәүләттелебуларакөйрәнүбурычыүтәлә.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә.Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

ПрограммаФедераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булгансистемалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры киләторганкоммуникатив технологиянетөп укыту ысулы буларак билгели.Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгәөйрәтүшартларынтормыштателнекулланушартларынаякынлаштыру);шәхси индивидуальләштерүпринцибы (укытупроцессынукучыларның шәхсиихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологикүзенчәлекләренисәпкәалыпоештыру); телнеактивфикерләүнигезендәөйрәнүпринцибы(аралашуситуацияләрендәсөйләмбурычынатәңгәлкилгәнлексик-грамматикматериалныукучыларның мөстәкыйлькуллануын тәэмин итү); телнефункциональтөстәөйрәнүпринцибы (лексик-грамматикматериалныңкоммуникативмаксаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәмкуллануешлыгыннанчыгыпбилгеләнүе); анателен исәпкәалупринцибы (балаларның анателебуенчабелемнәрсистемасынисәпкәалу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

3. Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәмкоммуникатив культурасын үстерә.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга 820сәгать билгеләнә.Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше уку вакытының 75% ын тәшкил итә. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.

Татар телен һәм әдәбиятын укыту 9 нчы сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 5–8 нче сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге тирәнәйтелеп кабатлана.

Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән материалсөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана һәм ныгытыла.

Урта баскычта базис укыту планы буенча татар теле һәм әдәбият укытуга һәр сыйныфта сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:

V – 5 cәгать (165 сәг.)

VI – 6 cәгать (210 сәг.)

VII – 4 cәгать (140 сәг.)

VIII – 4 cәгать (140 сәг.)

IX – 5 cәгать (165 сәг.)

Барлыгы: 820 сәгать

Татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр саны бүленешен, атналык сәгатьләр санын саклаган хәлдә, белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль хәл итәләр. Татар теле һәм әдәбият дәресләре бер дәреслек, бер эш программалары нигезендә үзара бәйләнештә, интегратив укытыла.

4. УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТНӘТИҖӘЛӘРЕ

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларныңкоммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашукүнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашудататар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белүнәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникативнәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

5. Укыту предметының төп эчтәлеге

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. Мәктәп тормышы. Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, билгеләр, яхшы уку кагыйдәләре. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәдә. Яхшы уку серләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

  2. Мин – өйдә булышчы.Өйдәге эшләр.Кибеткә бару, ашамлыклар, җиләк-җимеш, кием-салым сатып алу.Өйдәге хезмәттә катнашу, кешеләргә бәя бирү. Яхшы эшләр өчен мактау.

  3. Минем дусларым.Минем иң якын дустым.Дусның характерсыйфатлары.Дуслар белән бергә ял итү.Дустымның мавыгулары. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

  4. Мин һәм минем яшьтәшләрем.Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Матур киенү серләре.Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу.Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертә алуы.

  5. Ял итү. Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Кәрәзле телефон куллану, компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары. Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино,театр, парк, кафэ һ.б.) Караган фильм, андагы геройлар. Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну. Сәяхәт итү.

  6. Бәйрәмнәр. Бәйрәм белән котлау. Кунаклар чакыру. Бәйрәм табынын әзерләү. Кунакларны сыйлау, кыстау. Яраткан ризыклар.Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.Туган көн.Туган көн уеннары.Милли бәйрәмнәр. Милли ризыклар. Ашамлыклар һәм эчемлекләр. Төрле рецептлар.

  7. Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре.Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

  8. Без спорт яратабыз. Сәламәт булу кагыйдәләре. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре.Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары. Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт.

  9. Светофор – минем дустым. Юл йөрү кагыйдәләре.“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы. Транспорт төрләре. Шәһәр урамында.

  10. Табигать һәм без. Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Яшел планета” конкурсы. “Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология проблемалары. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит.

  11. Туган җирем – Татарстан. Татарстанның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.Татарстанелгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы.Шәһәрләр һәм авыллар.

  12. Татарстанда яшәүче милләтләр. Халыклар дуслыгы.Татарстанның башкаласы – Казан, аның бүгенге йөзе, тарихи һәм истәлекле урыннары, музейлары,театрлары.Татар сәнгатенең күренеклевәкилләре.

  13. Өлкәннәр һәм без. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре.Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Өлкәннәрне хөрмәтләү. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

  14. Әдәбият – сәнгать дөньясында. Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри,

  15. Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева; композиторлар: С. Сәйдәшев, С. Садыйкова;рәссамнар: Харис Якупов, Б. Урманче.

  16. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре:(санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр).

  17. Татар сөйләм этикеты үрнәкләре: мөрәҗәгать итү, үтенеч белдерү, тәкъдим итү, тәкъдимне кире кагу, гафу үтенү, теләк белдерү, риза булу (хуплау), риза булмау, гаҗәпләнүне белдерү, канәгатьсезлек белдерү, рәхмәт һәм хөрмәт белдерү.

Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум


  1. Г. Тукай. “Туган тел”.

  2. Г. Тукай. “Исемдә калганнар”.

  3. Г. Тукай. “Су анасы”.

  4. Г. Тукай. “Шүрәле”.

  5. Г.Ибраһимов “Алмачуар”.

  6. М. Җәлил. “Суык бабай”.

  7. А.Алиш. “Сертотмас үрдәк”.

  8. Һ. Такташ. “Мокамай”.

  9. Г. Кутуй. “Сагыну”.

  10. Ф. Яруллин. “Әдәпле бала”.

  11. Ф. Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала”.

  12. М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”.

  13. Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай”.

  14. Р. Миңнуллин. “Әни кирәк”.

  15. Р. Миңнуллин. “Әни, мин көчек күрдем”.

  16. Ш. Галиев. “Курыкма, тимим”.

  17. Ш. Галиев. “Тагын бер рәхмәт”.

  18. Р. Вәлиев. “Икеле”.

  19. Р. Вәлиев. “Сау бул, җәй!”

  20. Р. Вәлиева. “Барый телевизор карый”.

  21. Р. Вәлиева. “Тыйнаклык”.

  22. Р. Вәлиева. “Казаным – туган калам”.

  23. Г. Гыйльман. “Хәлим кызык сөйләшә”.

  24. Р. Байтимеров. Татарстан гимны.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Орфография

Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен программага кертелгән эчтәлектә дөрес куллана белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү. Транскрипция билгеләре. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыклар.Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик ягы

Программа кысаларындагы аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар. Күп мәгънәле сүзләр.

Сөйләмнең грамматик ягы

Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль (аралашуда киң кулланылыштагы төркемчәләре) мөстәкыйль сүз төркемнәрен тану һәм куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне, мөмкинлек/мөмкин түгеллекне, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик фигыльләрне куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кереш сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Сөйләмдә теркәгечләр һәм кисәкчәләрне куллану.

Хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле исем хәбәрлеһәм тезмә фигыль хәбәрле гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.

Тезмә кушма җөмләләрнең теркәгечле, теркәгечсез төрләре.Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре. Синтетик иярчен шарт, кире шарт, вакыт, сәбәп җөмләләр.

6. Укытупредметыныңсөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төпгомумибелембирүмәктәбентәмамлаганда,сөйләмэшчәнлегетөрләребуенчатүбәндәгенәтиҗәләргәиябулуыпланлаштырыла:

Диалогиксөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә

6 – 8реплика (5–7 нче сыйныфлар), 9 – 10 реплика (8–9 нчы сыйныфлар).

Монологик сөйләм

Программадатәкъдимителгәнтемалар кысасындасөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологиксөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар), 10 –12 фраза (8–9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин (9 нчы сыйныф).

Тыңлапаңлау

Программадатәкъдимителгән эчтәлек нигезендәтөрлетөрдәгетыңлапаңлаукүнегүләренүтибелү;сүзләрне, җөмләләрнеаңлаптәрҗемәитәбелү;зурбулмаганаутентивякиадаптацияләнгәнәдәбиәсәрләрдәнөзекләрне, мәгълүматихарактердагытекстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлегебуенчафикерәйтү, аралашугачыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин (9 нчы сыйныф).

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә турыкилгән әдәби, фәнни-популяр,рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында,мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәклемәгълүматныаерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрнеүзләштерү.

Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекстбуенчаяңасүзләрнең мәгънәсенаңлау.

Уку өчен текстның күләме:300 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).

Язу

Программадатәкъдимителгән эчтәлек нигезендә активкулланудабулган сүзләрнедөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкретбертемабуенчахикәятөзи белү,прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляржанртекстларын (шәхсиһәмрәсмихатлар, котлауларһ.б)дөресязабелү; проблемагакаратафикернеязмачаҗиткерә белү;тәкъдимителгәнтекстның эчтәлегенәнигезләнеп, аныүзгәртепякидәвамитепязабелү.

Язма эшнең күләме: 70 – 80сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).

7. УКЫТУ предметЫНЫҢ темаларга якынча бүленеше

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Сөйләмнең предмет эчтәлеге




Мәктәп тормышы.

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Дәресләр расписаниесен, дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту.

Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу.Яхшы уку серләре ,яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.Интернет аша үз белемеңне күтәрү.Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.
Мин – өйдә булышчы.

Өйдәге эшләр. Эш куша белү.Эш эшләргә риза булу (булмау). Өй эшләре буенча киңәш бирү. Яхшы эшләр өчен рәхмәт белдерү һәм мактау.Кибеткә бару, ашамлыклар, җиләк-җимеш, кием-салым сатып алу.Өйдәге хезмәттә катнашу, кешеләргә бәя бирү.

Минем дусларым.

Иң якын дустым. Дуслашу серләре. Дустымның сыйфатлары. Дустымның мавыгулары. Характер сыйфатлары. Дуслар белән бергә ял итү. Дуслык кадере. Чын һәм ялган дуслык.

Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары.Матур киенү серләре.Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре.Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу.Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюдҗетына үз өлешләрен кертә алуы.

Ял итү.Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б.Компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары.Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино,театр,кафэһ.б.)Караган фильм, андагы геройлар.Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну. Сәяхәт итү.

Бәйрәмнәр.

Бәйрәм белән котлау. Кунаклар чакыру. Бәйрәм табынын әзерләү. Кунакларны сыйлау. Яраткан (яратмаган) ризыклар.Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.Туган көн.Туган көн уеннары. Милли бәйрәмнәр. Милли ризыклар. Ашамлыклар һәм эчемлекләр. Төрле рецептлар.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре.Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек.Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары.

Без спорт яратабыз.

Сәламәт булу кагыйдәләре.

Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре. Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары. Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт.

Светофор – минем дустым.

Юл йөрү кагыйдәләре.“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы.

Табигать һәм без.

Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары.“Яшел планета” конкурсында, “Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләрендә катнашу.“Кеше һәм табигать” проблемалары.

Туган җирем –Татарстан.

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.Татарстанның табигате: елгалар, үсемлекләр, җәнлекләр; аларныңатамалары, исемнәре.Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе, тарихиистәлекләре, музейлары, театрлары,ял итү урыннары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Өлкәннәр һәм без.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау.

“Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.
Әдәбият – сәнгать дөньясында.

Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева.

Композиторлар: С. Сәйдәшев, З.Яруллин, С. Садыйкова, Р. Яхин, Н.Җиһанов.

Рәссамнар: Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Б. Урманче.

Күрсәтелгән темалар кысасындаукучыларныңтөп эшчәнлек төрләренә характеристика“Сөйләм эшчәнлеге төрләре” бүлегендәбирелә.




Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Коммуникатив күнекмәләр

Диалогиксөйләм

Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларындаэтикет нормалары нигезендә төзелгән диалог формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).
Монологиксөйләм

Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр,план нигезендә сөйләү.

Тыңлапаңлау

Аралашу барышындачит сөйләмне ишетеп аңлау.

Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.

Уку

Программадатәкъдимителгәнәдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку.

Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку.
Язу

Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.

Вакыйганы хикәяләп язу.

Картинаны сурәтләп язу.

Прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляржанртекстларын (шәхсиһәмрәсмихатлар, котлауларһ.б.) язу.


Сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү.

Вакыйганы ачыклау максатыннан сораштыру.

Нәрсә дә булса эшләүне, үзеңә ярдәм итүне үтенү.

Риза булмау, үтенечне кире кагу.

Бергә эшләргә тәкъдим итү.

Котлау, теләк белдерү.

Татарсөйләмэтикетыүрнәкләреннәнурынлыфайдаланып, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

Парлап яки күмәк сөйләшүбарышында,үзфикереңнеаңлата, раслый, дәлиллибелү, ситуацияаңлашылмаганда, сораубирепачыклау.

Терәксхемаларкулланып, ситуациябуенчаәңгәмәкорабелү.

.........................................................
Монологиксөйләмдәкереш, эндәшсүзләрнекулланып, орфоэпикһәмграмматикнормаларнысаклап, үзфикереңнетөгәлҗиткерү.

Сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгәнтекстныүзсүзләреңбелән сөйләү.

Текстныдәвам итеп сөйләү.

Тектны үзгәртеп сөйләү.

Программадатәкъдимителгәнтемаларбуенчатиешлеэзлеклелектәтексттөзеп сөйләү.

Өйрәнгән шигырьләрнеяттан

сәнгатьлесөйләү.

Төрлевакыйгалар, яңалыклартурындахәбәритү.

Персонажларны тасвирлау.

.....................................................

Төрлетөрдәгетыңлапаңлаукүнегүләренүтәү.

Сүзләрне, җөмләләрнетыңлапаңлаптәрҗемәитү.

Сыйныфташларыңның сөйләментыңлапаңлауһәмаларгаүзфикереңнеаңлату, аларбеләнәңгәмәкору, әңгәмәдәкатнашу.

Тәкъдимителгәнтекстнытыңлап, эчтәлегебуенчасорау җөмләләр төзү,сорауларгаҗавапбирү.

Зурбулмаганаутентивякиадаптацияләнгәнәдәбиәсәрләрдәнөзекләрне, мәгълүматихарактердагытекстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлегебуенчафикереңнеәйтү.

....................................................

Татартеленең әйтелешнормаларынсаклап, сәнгатьлеһәмаңлапуку.

Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекстбуенчаяңасүзләрнең мәгънәсенаңлау.

Танышбулмагантекстныэчтәнукып, аның төпфикеренбилгеләү.

Текстны микротекстларга бүлеп уку, исем кую.

Текстның исеменнән чыгып яисә таныш лексикага таянып, текстның эчтәлеген фаразлау.

Танышбулмагансүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсенсүзлектәнтабу.

Укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

...................................................

Өйрәнелгәнтемаларбуенчаактивкулланылыштабулгансүзләрнедөресязу.

Конкретбертемабуенчахикәятөзеп язу.

Прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляржанртекстларын (шәхсиһәмрәсмихатлар, котлауларһ.б.) төзеп язу.

Үзеңнеборчыганпроблемагакаратафикерләреңнеязмачаҗиткерү.

Тәкъдимителгәнтекстның эчтәлегенәнигезләнеп, аныүзгәртепякидәвамитепязу.




Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Графика, каллиграфия, орфография

Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).


Хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язу.

Җөмлә чикләрен таба алу, язуда күрсәтә белү.

Сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

Сүзләрне юлдан юлга күчереп язу.

Язу һәм укуның төп кагыйдәләрен, программада бирелгән сүзләрнең әйтелешен һәмязылышын белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Тартык авазлар үзенчәлеге ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч] [‘] (һәмзә), ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Ике авазга билге булып йөрүчея, ю, ехәрефләре.Дифтонглар. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Кыска һәм озын сузыклар. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыкларның кыскаруы (редукция). Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белү.

Сүз, җөмлә, текст эчендә бирелгән авазларны күрсәтә белү.

Телдән сөйләм яисә кычкырып уку барышында, татар теленә хас авазларның әйтелеш нормаларын саклау.

Сүз, фраза басымын дөрес куеп уку.

Җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләренә карап, төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белү.

Тиңдәш кисәкле җөмләләрне дөрес интонация белән укый белү.

Сөйләмнең лексик ягы

Гомуми (урта)мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр, татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр.Күп мәгънәле сүзләр.

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллану.

Сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар куллану.

Сүзләрне тематикага карап берләштерү (аерып алу).

Сүзләргә ялганган аффиксларның төрләрен тану, аеру.

Сөйләмнең грамматик ягы

Исем.Ялгызлыкһәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыкартылма). Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы куллану.



Сыйфат. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре.Ясалма сыфатлар.
Сан.Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына кулланылуы.
Рәвеш. Рәвеш төркемчәләреннән саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.).

Алмашлык. Зат, сорау, күрсәтү (бу, әнә, менә), билгеләү (барлык, бөтен, үз, һәр), билгесезлек (әллә кем, әллә нинди, кайбер), юклык (беркем дә, бернәрсә дә, һич) алмашлыклары.

Фигыль. Фигыль төркемчәләре: 1)Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман, билгеле һм билгесез киләчәк заман формалары. Барлыкта һәм юклыктазат-сан белән төрләнеше.

2)Боерык фигыль. Боерык фигыльнең 2, 3 зат берлек һәм күплек сан формаларыБоерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.

3) Теләк фигыль. Теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

4)Шарт фигыль. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Кире шарт фигыль.

5)Инфинитив.Инфинитив формасының модаль сүзләр белән(кирәк (түгел), тиеш (түгел), ярый (ярамый) сөйләмдә кулланылышы.

6) Сыйфат фигыль. Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльнең -учы/-үче; -а/-ә,-ый/-и торган; -ган/-гән,-кан/-кән формалары.

7)Хәл фигыль. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формалары.

Аналитик фигыльләр. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торганмодаль мәгънәлеаналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
Бәйлекләр: белән, турында, өчен, кебек кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

Бәйлек сүзләр: алдында, артында, астында, өстендә, эчендә, янында. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Кереш сүзләр.Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы.
Теркәгечләр. Җыючы теркәгечләр:һәм, да – дә, та – тә,; каршы куючы теркәгечләр:ләкин, тик, әмма,ә; ияртүче теркәгечләр:чөнки, әгәр.

Кисәкчәләр:-мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.

Кушма җөмлә.Тезмә кушма җөмләләр: теркәгечле, теркәгечсез төрләре.Иярчен кушма җөмләләрнең киң кулланылышта йөргәнаналитик һәм синтетик төрләре: вакыт, урын, максат, сәбәп, шарт, кире җөмләләр.


Сыйфат дәрәҗәләрен аера алу, чагыштыру, артыклык дәрәҗәләренә куя белү, сөйләмдә куллана белү.
Микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннарын аера белү; татар һәм рус телләрендә микъдар саны + исем төзелмәсе кулланышы аермасын белү.
Актив кулланылыштагысаф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.) рәвешләрен сөйләмдә дөрес куллану.
Зат, сорау, күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

Сөйләм барышында программага кертелгәнхикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, инфинитив, сыйфат фигыль, хәл фигыль формаларын тану, аңлап куллану:

1) хикәя фигыльнең заман формаларын аеру;барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белү;

2) боерык фигыльләрне дөрес басым белән әйтү; 2 нче зат боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта куллана белү; 3 нче зат боерык фигыльне сөйләмдә аера белү;

3) сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы куллану;

4) инфинитив формасын модаль сүзләр белән актив сөйләмдә куллану;

5) сыйфат фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану;

6) хәл фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану, аңлап куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләрне; теләк, мөмкинлек/мөмкин түгеллек, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торганмодаль мәгънәлеаналитик фигыльләрне тану һәм гамәли куллану.
Бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне, кереш сүзләрне, теркәгечләрне, кисәкчәләрне сөйләмдә урынлы куллану.


Сөйләм нормаларын саклап, хикәя, сорау, боеру җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләр төзү.

Тиңдәш кисәкле гади җөмләләр.


Теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең түбәндәге аналитик һәм синтетик төрләрен сөйләмдә куллану:

  • иярчен вакыт җөмләнең кайчан-шунда (шул вакытта, шул чагында) парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;

  • иярчен вакыт җөмләнең хәл фигыльнең -гач/-гәч, -ганчы/-гәнче формалары ярдәмендә ясалгансинтетик төре;

  • иярчен урын җөмләнең кайда-шунда, кая-шунда, кайдан-шуннан парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;

  • иярчен максат җөмләнең шуның өчен ялгызакмөнәсәбәтле сүзе белән бәйләнгән аналитик төре;

  • иярчен максат җөмләнең өчен бәйлеге белән ясалган синтетик формасы;

  • иярчен сәбәп җөмләнең шуңа күрә, шул сәбәплеялгызак мөнәсәбәтле сүзләре белән ясалган аналитик төре;

  • иярчен шарт җөмләнең шарт фигыль кушымчасы ярдәмендә ясалгансинтетик төре;

  • иярчен кире җөмләнең кире шарт фигыль формасы ярдәмендә ясалган синтетик төре.


8.Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • белешмә материаллар;

  • аудио һәм видеоәсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • татар сайтлары;

  • электрон китапханә;

  • лингафон кабинеты;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  • “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   35

Похожие:

Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе основного общего образования 1
Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы школы
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе школы 3
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка. Общие сведения о программе
Её преобразование определяется эффективным внедрением в практику работы новейших достижений в области инновационной деятельности....
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе мбоу «Новодемкинская сош»
Система оценки достижений ожидаемых результатов к освоению обучающимися образовательной программы
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе школы Нормативно-правовая...
Организационно-педагогические условия для реализации образовательной программы школы
Пояснительная записка к образовательной программе iconОбразовательная программа начального общего образования для 1 2 классов...
Пояснительная записка к основной образовательной программе начального общего образования гбоу прогимназии №1792 «Остафьево»
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе школы Нормативно-правовая...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куркачинская средняя общеобразовательная школаВысокогорского муниципального...
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к развернутому тематическому плану
Развернутый тематический план разработан применительно к Примерной образовательной программе основного общего образования «Технология....
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе 3
Содержание психолого-педагогической работы по освоению детьми образовательных областей
Пояснительная записка к образовательной программе iconПаспорт программы 3- 4 Пояснительная записка к образовательной программе школы 4
Первоочередные направления работы по реализации образовательной программы школы (перспектива до 2013 2014г г.)
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе школы. Нормативно правовая база
Организационно-правовое обеспечение деятельности общеобразовательного учреждения
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к образовательной программе
Г. Г. Ивченкова, И. В. Потапов «Окружающий мир», 4 класс, часть1; М.: Аст: Астрель, 2011 (Планета знаний)
Пояснительная записка к образовательной программе iconРабочая программа по биологии 5- 9 класс Пояснительная записка
Приложение к Основной образовательной программе основного общего образования мбоу «Кейзесская сш»
Пояснительная записка к образовательной программе iconПояснительная записка к рабочей образовательной программе «Специальность: аккордеон»
Рабочая образовательная программа «Специальность: аккордеон» составлена для учащихся, обучающихся по дополнительной предпрофессиональной...
Пояснительная записка к образовательной программе iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Пояснительная записка к образовательной программе начального общего образования
Пояснительная записка к образовательной программе iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Пояснительная записка к образовательной области «Познание» по программе «От рождения до школы» …


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск