Рабочая программа попредмету татарский язык





НазваниеРабочая программа попредмету татарский язык
страница1/24
Дата публикации30.09.2014
Размер2.93 Mb.
ТипРабочая программа
100-bal.ru > Математика > Рабочая программа
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24


Муниципальное образовательное учреждение «Баймурзинская начальная общеобразовательная школа

Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

УТВЕРЖДЕНО

протоколом педагогического совета

от
Директор школы ____________ Т.В.Иванова
Введено приказом _______________________
Р А Б О Ч А Я П Р О Г Р А М М А

П О П Р Е Д М Е Т У ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

ДЛЯ 4 КЛАССА

(количество в неделю 3 часа, в год –102 часа)
Составитель: Лазерева Ольга Вильгельмовна

учитель начальных классов

первой квалификационной категории
СОГЛАСОВАНО

Заместитель директора по учебно-воспитательной

работе ___________ Р.Н.Алексеева
РАССМОТРЕНО

на заседании методического объединения начальных классов,

протокол от ___________________________________
Руководитель

методического объединения ________


д.Баймурзино

2011

Татар теле
Аңлатма язуы
. Татар теле буенча эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта мәктәп программалары.Башлангыч сыйныфлар”программасына нигезләнеп төзелде.
Программа атнага 3 сәгатьтән, елга 102 сәгать итеп төзелде.
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.
Тематик план




Бүлек исеме

Сәгать саны

1

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек.

5

2

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы


12

3

Сүз


11

4

Сүз төркемнәре


54

5

Җөмлә


11

6

Бәйләнешле сөйләм


9




Барлыгы

102


Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге
Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. (5 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзгә аваз-хәреф анализы.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (12 сәгать)

Сүз ясалышы. Тамыр, ясалма кушма, парлы сүзләр. Аларның ясалышы язылышы.Алынма сүзләр.Сүз төзелешенә анализ ясау.


Сүз ( 11 сәгать)

Сүзнең лексик мәгънәсе.Күп мәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним. Искергән, яңа сүзләр.
Сүз төркемнәре (54 сәгать)

Исем, килеш белән төрләнеше.

Фигыль, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат, дәрәҗәләре, дәрәҗә формаларының ясалышы, язылышы.

Алмашлык, килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.Бәйлекләр белән килүе.Җөмләдәге роле.

Кисәкчә, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.

Бәйлек, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.

Җөмлә ( 11 сәгать)

Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, тезмә кушма җөмлә.

Тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр,алар янында тыныш билгеләре.

Сүтезмә, сүтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
Бәйләнешле сөйләм ( 9 сәгать)

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.

Текстларның төрләре.Текстларның эчтәлеген тулысынча, кыскартып сөйләү.
Матур язу

Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональтоташтырылуын үзләштерү, камилләштерү.

Язу тизлеген үстерү.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы


Контроль эш төрләре

I яртыеллык


2 яртыеллык

Грамматик биремле диктант

3

3

Күчереп язу

1

1

Изложение

1

1


Укучылар белергә тиеш:

-кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүз;

-сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә,бәйлек;

-җөмләкисәкләренең тиңдәшләнеп килү.

Укучылар башкара алырга тиеш:

-сүзләрдәге орфограммаларны таба, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 үзле текстны хатасыз, каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

-сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

-кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

- сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү;

-сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;

-фигыльнең зат-сан,заманын күрсәтү;

- тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

- тиңдәш кисәкле җөмләне сөйләмдә куллану;

-текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

-текстның планын төзү;

-текстларның төрләрен аера белү;

-тасвирлау , фикер йөртү элементлары кергә 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

-хикәяләү характерындагы сочинение язу.












Татар теленнән

тематик планлаштыру

4 нче сыйныф







Бүлек

Темалар


Дәрес тибы



Сәг.

саны.


Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр


Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт


1


3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау



Аваз hәм хәреф. Сузык hәм тартык авазлар.



Кабатлау



1


Татар телендә авазлар ике төркемгә бүленә: сузык, тартык. Сузык авазлар калын һәм нечкә була.Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау була.

Иҗек-әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.Сузыклар- иҗек ясаучы авазлар.Алфавит.

Татар телендә в, к, г хәрефләре ике төрле аваз белдерә.

Сүзләр юлдан юлга иҗекләргә бүленгән урыннан күчерелә.












2


Иҗек.Дифтонг.



Кабатлау



1











3


Алфавит.



Кабатлау



1











4


В, к, г хәрефләре, аларның авазлары



Кабатлау



1











5


Сүзләрне юлдан юлга күчерү.


Кабатлау



1











6


Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы


Тамыр hәм кушымча.


Яңа белем үзләштерү


1

Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә.Күп вакытта сүз тамар һәм кушымчадан тора.











7


Кушымча төрләре.


Яңа белем үзләштерү


1

Ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче (төрләндергеч); калын ,нечкә кушымчалар була.











8


Тамырдаш сүзләр.


Яңа белем үзләштерү


1

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.Аларда мәгънә бәйләнеше саклана.











9


Тамыр hәм ясалма сүзләр.


Яңа белем үзләштерү


1

Тамыр hәм ясалма сүзләр була.











10 - 11


Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне язуга күнегүләр.



Яңа белем үзләштерү


2

Кушма сүзләр ике тамыр кушылып ясала, бер күренешнең исемен белдерә.

Кушма сүзләрне дөрес язу.

Сүзлек диктанты








12 -13


Парлы сүзләр. Парлы сүзләрне язуга күнегүләр.


Яңа белем үзләштерү


2

Парлы сүзләр ике тамырдан тора, бер мәгънә белдерә, сызыкча аша языла.Парлы сүзләрнең ясалу ысулларын үзләштерү, куллану күнекмәсе формалаштыру.











14-15


Тезмә сүзләр. Парлы ,кушма сүзләрне язуга күнегүләр.


Яңа белем үзләштерү



2

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәгънә белдерә.











16


“Сүз төзелеше. Сүз ясалышытемалары буенча аңлатмалы диктант.



Белемнәрне тикшерү


1




Аңлатмалы диктант.








17




Хаталар өстендә эш. Парлы ,кушма сүзләрне язуга күнегүләр.

Ныгыту

1














18



Сүз


Сүзнең мәгънәсе.


Яңа белем үзләштерү



1

Сөйләм сүзләрдән тора. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе сүз дип атала.










19

Сүзлекләр.

Яңа белем үзләштерү


1

Телнең байлыгы төрле сүзлекләрдә теркәлә.Аңлатмалы, орфографик, татарча-русча һ.б сүзлекләр була. Сүзлекләр белән эшләү күнекмәсе формалаштыру.











20-21


Бер hәм күпмәгънәле сүзләр.


Яңа белем үзләштерү



2

Бер hәм күпмәгънәле сүзләр була.












22-23


Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәсе.


Яңа белем үзләштерү



2

Сүзнең туры мәгънәсе предмет яки күренешнең төп билгесен атый, күчерелмә мәгънәсе предмет, күренешнең охшашлыгы, уртак үзенчәлеге булу нигезендә барлыкка килә.











24


Синонимнар, антонимнар, омонимнар.



Яңа белем үзләштерү



1

Синонимнар, антонимнар, омонимнар.

Сүзлек диктанты








25-26


Искергән hәм яңа сүзләр.


Яңа белем үзләштерү



2

Телнең сүзлек составы даими үзгәреп тора.Фәнгә, техникага, көнкүрештәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә , кайбер сүзләр кулланыштан төшеп кала яки сирәк кулланыла Шулай ук яңа сүзләр дә барлыкка килә.










27


“Сүз ” темасы буенча контроль диктант.




Белемнәрне тикшерү


1





Контроль диктант.









28


Хаталар өстендә эш.


Ныгыту


1














29-30


Сүз төркемнәре



Исем. Ялгызлык hәм уртаклык исемнәр. Яңа белем үзләштерү


Яңа белем үзләштерү



2

Исемнәр ике төркемгә бүленә: ялгызлык, уртаклык исемнәр.Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла.











31-32


Берлек hәм күплек сандагы исемнәр.


Яңа белем үзләштерү



2

Берлек сандагы исемнәр тамырдан гына тора, күплек санда –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана.










33


Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Татар телендә 6 килеш бар.Җөмлә төзү өчен, исемне килеш кушымчалары ярдәмендә башка сүзләр белән бәйләргә кирәк.











34


Иҗади язма эш.




1





Изложение








35


Баш килеш.


Яңа белем үзләштерү



1

Баш килештәге исем кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Гадәттә

баш килештәге исем җөмләнең иясе була.











36


Иялек килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Иялек килеше предметның башка бер предметка ия булуын белдерә.Иялек килешендәге исемнәр кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә.











37


Юнәлеш килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Юнәлеш килешендәге исемнәр кемгә? нәрсәгә? сорауларына җавап бирә

Сүзлек диктанты








38


Төшем килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Төшем килешендәге исемнәр кемне? нәрсәне? сорауларына җавап бирә.










39


Чыгыш килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Чыгыш килешендәге исемнәр кемнән? нәрсәдән? кайдан? сорауларына җавап бирә.











40


Урын - вакыт килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Урын - вакыт килешендәге кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап бирә.












41

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Ныгыту.


Яңа белем үзләштерү



1

Исемнәрне килеш белән төрләндерү, исемнәрнең килешен билгеләү күнекмәсе формалаштыру.













42

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше..


Яңа белем үзләштерү



1

Күплек сандагы исемнәр сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән берлек сандагы исемнәр кебек төрләнәләр.

Мөстәкыйль эш








43

“Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант.



Белемнәрне тикшерү


1

..

Контроль диктант









44


Хаталар өстендә эш.


Ныгыту


1














45-46


Фигыль.


Яңа белем үзләштерү



2

Фигыль нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап бирә.Предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.Заман белән төрләнә.











47


Фигыль төркемчәләре.


Яңа белем үзләштерү



1

Фигыльләр төркемчәләргә бүленә.: хикәя, боерык фигыльләр.











48-49


Боерык фигыль.


Яңа белем үзләштерү



2

Боерык фигыльләр эш кушуны, үтенү, өндәү, боеру, чакыруны белдерә.Юклык төре –ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала.











50


Хикәя фигыль.


Яңа белем үзләштерү



1

Хикәя фигыль эш яки хәлнең сөйләү вакытыннан алда, сөйләү вакытында, сөйләү вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвен белдерә.











51 -52


Хәзерге заман хикәя фигыль.


Яңа белем үзләштерү



2

Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләү вакыты белән туры килә торган эш яки хәлне белдерә.

Аңлатмалы диктант.

(күнегү№207)








53 -54



Үткән заман хикәя фигыль.

Яңа белем үзләштерү




2

Үткән заман хикәя фигыль сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә.











55-56


Киләчәк заман хикәя фигыль


Яңа белем үзләштерү



2

Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү вакытыннан соң булачак эш яки хәлне белдерә.












57 - 58



Хикәя фигыльнең юклык формасы.



Яңа белем үзләштерү





2

Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш яки хәлне эштән тыюны белдерә.











59


“Фигыль”темасы буенча контроль диктант.



Белемнәрне тикшерү


1




Контроль диктант.









60


Хаталар өстендә эш.



Ныгыту


1














61


Үткәннәрне ныгыту.Тест.


Ныгыту


1




Тест.








62


Сыйфат.


Яңа белем үзләштерү



1

Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә.Җөмләдә аергыч, хәбәр булып кил.










63



Сыйфат дәрәҗәләре.


Яңа белем үзләштерү



1

Татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе бар: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек.











64


Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның төп билгесен белдерә.











65


Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда чагыштырмача артыграк булуын белдерә.











66


Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда бик нык артык икәнлеген белдерә.











67


Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар предмет билгесенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә.












68


Үткәннәрне ныгыту.Тест


Ныгыту


1



Тест








69


Контроль күчереп язу.



Белемнәрне тикшерү


1




Контроль күчереп язу.








70-72


Алмашлык. Зат алмашлыклары



Яңа белем үзләштерү



3

Алмашлык. Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра.

Котлау язу








73-74


Зат алмашлыкларының ки-лешләр белән төрләнеше.


Яңа белем үзләштерү



2

Зат алмашлыклары исемнәр кебек үк ки-лешләр белән төрләнәләр.


Автобиография язу







75


Инша




1


Инша








76-77


Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр.


Яңа белем үзләштерү



2

Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Аларның мәгънәсен аңлатып булмый, алар, кушымчалар кебек, үзләреннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала.











78-80


Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.


Яңа белем үзләштерү



3

Аерым сүзләр белән янәшә килеп, аларга көчәйтү, чикләү, тизлек, раслау,сорау төсмере бирә торган сүзләр кисәкчә дип атала.Алар күп очракта аерым языла.











81


”Сүз төркемнәре темасы буенча” контроль диктант.





Белемнәрне тикшерү


1





контроль диктант.










82


Хаталар өстендә эш



Ныгыту


1














83


Җөмлә



Җөмләнең баш hәм иярчен кисәкләре


Яңа белем үзләштерү



1

Ия белән хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре.Баш кисәкләрне төрле яклап ачыклап килгән сүзләр иярчен кисәкләр дип атала.











84


Гади hәм кушма җөмлә.


Яңа белем үзләштерү



1

Бер генә җөмләдән торган җөмлә гади җөмлә була.Ике яки берничә җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә була.











85


Тиңдәш ияләр, тиңдәш. хәбәрләр.



Яңа белем үзләштерү



1

Җөмләдә бер иягә караган берничә хәбәр һәм бер хәбәргә караган берничә ия , иярчен кисәк булырга мөмкин.Алар тиңдәш ияләр, хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.












86


Тиңдәш иярчен кисәкләр



Яңа белем үзләштерү




1

Рәсем буенча хикәя язу








87


“Тиңдәш кисәкләр” темасын ныгыту




Ныгыту


1










88-90



Тиңдәш кисәкләр арасында hәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.


Яңа белем үзләштерү



3














91-92


Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр

бәйләнеше.


Яңа белем үзләштерү



2

Сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең үзара бәйләнешкә керүеннән барлыкка килә. Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче кисәктән тора.











93


Контроль күчереп язу.


Белемнәрне тикшерү


1




Контроль күчереп язу.








94-95


Бәйләнешле сөйләм


Текст.Тема. План.


Кабатлау


2

Берничә җөмләдән торган, мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән сөләм текст була.Текстлар 3 төргә бүленә: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары.











96-98


Текст төрләре.


Яңа белем үзләштерү



3











99


Контроль изложение.


Белемнәрне тикшерү


1




Контроль изложение.








100


Үткәннәрне кабатлау


Кабатлау



1














101


Еллык контроль диктант




Белемнәрне тикшерү


1




Контроль диктант










102


Ел буенча

алган белемнәргә йомгак ясау


Ныгыту


1














Муниципальное образовательное учреждение «Баймурзинская начальная общеобразовательная школа

Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

УТВЕРЖДЕНО

протоколом педагогического совета

от
Директор школы ____________ Т.В.Иванова
Введено приказом _______________________
Р А Б О Ч А Я П Р О Г Р А М М А

П О П Р Е Д М Е Т У ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ (ТАТАР.)

ДЛЯ 4 КЛАССА

(количество в неделю 2 часа, в год –68 часов)
Составитель: Лазерева Ольга Вильгельмовна

учитель начальных классов

первой квалификационной категории

СОГЛАСОВАНО

Заместитель директора по учебно-воспитательной

работе ___________ Р.Н.Алексеева

РАССМОТРЕНО

на заседании методического объединения начальных классов,

протокол от ___________________________________
Руководитель

методического объединения ________

д.Баймурзино

2011

Әдәби уку

Аңлатма язуы


Уку-сөйләм эшчәнлегенең бер төре.Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле:сүзнең график формасын аваз формасына күчерү.Уку-шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе,аның төп ысулы.Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы-укучыларда йөгерек,аңлы,сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру,текст һәм китап б-н эшләү осталыгы тәрбияләү.Уку тизлеге-укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор.Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала,баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәтсечкә бәйле.

4-сыйныф укучылары уку дәресендә түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәнү;

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләр б-н таныштыру;

-яңа китаплар б-н танышуга,элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү,китап укуда ләззәт,хозурлык табарга өйрәтү;

-әсәрне уку-аның”серенә” төшенү икәнлеген аңлату,авторның позициясен,язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү,автор б-н аралашу өчен уку;

-әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую;аны образлар тудыру алымы,авторның фикерен,уйларын,хисләрен белдерүче чара,автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетиккабул итүенә ирешү;хисләр сферасын әхлакый,рухи матурлык тойгылары б-н баету;

-әдәби әсәрләрне укыганда,балаларның акылын,ихтыярын,хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү..

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24

Добавить документ в свой блог или на сайт

Похожие:

Рабочая программа попредмету татарский язык iconРешили выучить татарский язык?
Решили выучить татарский язык? Безусловно, вы сделали правильный выбор, ведь татарский язык это второй по распространенности язык...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconМежъязыковые особенности реализации вариантов концептов татарский...
Работа выполнена на кафедре контрастивной лингвистики и переводоведения государственного образовательного учреждения высшего профессионального...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconРекомендации студентам по выполнению самостоятельной работы по предмету...
Конспект – это последовательная фиксация информации, отобранной и обдуманной в процессе чтения
Рабочая программа попредмету татарский язык iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Решили выучить татарский язык? Безусловно, вы сделали правильный выбор, ведь татарский язык это второй по распространенности язык...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Решили выучить татарский язык? Безусловно, вы сделали правильный выбор, ведь татарский язык это второй по распространенности язык...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconКраткое содержание проекта Одной из главных целей изучения предмета...
Одной из главных целей изучения предмета «татарский язык и татарская литература» на ступени общего образования является развитие...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconУчебно-методический комплекс рабочая программа для аспирантов специальностей
Русская литература, 10. 01. 09 Фольклористика, 10. 02. 01 Русский язык, 10. 02. 02 Языки народов Российской Федерации (татарский...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconОсновная образовательная программа высшего профессионального образования...
Основная образовательная программа бакалавриата, реализуемая в филиале фгаоувпо «Казанский (Приволжский) федеральный университет»...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconРабочая программа составлена в соответствии с требованиями фгос впо...
Отечественная филология (татарский язык и филология), Зарубежная филология, Отечественная филология (русский язык и филология), очной...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconУчебно-методический комплекс рабочая программа для студентов направления 032700. 62 Филология
Учебно-методический комплекс. Рабочая программа для студентов направления 032700. 62 Филология профилей подготовки – Отечественная...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconКафедра иностранных языков и межкультурной профессиональной коммуникации
«Онтология и теория познания», 09. 00. 05 «Этика», 10. 01. 01 «Русская литература», 10. 01. 09 «Фольклористика», 10. 02. 01 «Русский...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconЛитература древнего востока учебно-методический комплекс рабочая...
«Филология» Отечественная филология (татарский язык и литература) (очная форма обучения)
Рабочая программа попредмету татарский язык iconРабочая программа по предмету «Татарский язык» в 4 классе на 2013-2014 учебный год
Укучылар белергә тиеш: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, татар теленең үзенчәлекле авазларын һәм хәрефләрен аерып әйтә белү
Рабочая программа попредмету татарский язык iconИнформация о работе, проводимой по обеспечению образовательных потребностей...
С 2001 года Московский педагогический университет набирает абитуриентов на филологический факультет по специальности «Русский язык...
Рабочая программа попредмету татарский язык iconКафедры
Антропонимия сибирских татар в сравнительно-историческом освещении 10. 02. 02 Языки народов РФ (татарский язык)
Рабочая программа попредмету татарский язык iconТюменский государственный университет
Отечественная филология (русский язык и литература)", "Отечественная филология (татарский язык и литература)", "Зарубежная филология...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск