Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения





НазваниеПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения
страница8/40
Дата публикации01.08.2015
Размер4.59 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > География > Основная образовательная программа
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   40

Язу. Грамотага өйрәтү чорында хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Укылган һәм тыңланган текстның эчтәлеген, тулы итеп яки сайлап, язмача бәян итү. Балалар өчен кызыклы булган темаларга сюжетлы картина, әдәби әсәр, видеоязма фрагментын карагач, күргәннәргә нигезләнеп һ.б.ш. типтагы кечкенә күләмле үз текстыңны төзү.

Грамотага өйрәнү

Фонетика. Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.

Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.

Иҗек. Иҗек калыплары. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.

Графика. Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Е ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләренең кулланылышы.

Уку. Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын һәм нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку; гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен шомарту.

Сүзләрне укуга күчкәч, орфоэпик нормаларны саклау.

Язу. Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.

Сүз һәм җөмлә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.

Орфография. Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән танышу:

  • сүзләрнең аерым язылуы;

  • о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;

  • җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү.

Сөйләм үстерү. Укылган текстның эчтәлеген үзлегеңнән кычкырып укыганда яки тыңлаганда аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.

Систематик курс

Фонетика һәм орфоэпия

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Нечкә һәм калын тартык авазларны аеру, парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү. Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү. Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Авазларның хәзерге әдәби тел нормаларына туры килгән әйтелеше. Сүзгә фонетик анализ элементлары.

Графика

Аваз һәм хәрефне аеру. Язуда ъ һәм ь хәрефләрен куллану. Е ё, ю, я хәрефләре булган сүзләрдә аваз һәм хәреф бәйләнешен билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую, кызыл юл кебек график чараларны куллану. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү. Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.

Лексикология

Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге булуын аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне ачыклау. Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү. Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу. Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү.
Сүз төзелеше (морфемика)

Тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру. Тамырдаш сүзләрне бер сүзнең төрле формаларыннан аеру. Тамырдаш сүзләрне омонимнардан аеру. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Тамыр һәм ясалма сүзләр, кушма, парлы, тезмә сүзләр. Аларның ясалышы һәм дөрес язылышы. Рус теле аша кергән алынма кушма сүзләр. Сүз төзелешенә анализ ясау.

Морфология

Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү.

Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Ялгызлык исемнәрне таба белү. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән исемнәрне аеру. Исемнәрнең сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, аларның килешләрен билгеләү. Килеш сораулары. Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән кулланылуы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, характер һ.б. билгеләрне белдерүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы, дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатларның җөмләдәге роле. Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Антоним һәм синоним сыйфатлар.Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфатка морфологик анализ ясау.

Алмашлык. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы, күләм, чама белдерүче сүзләрне алмаштырып килүе. Алмашлыкларның җөмләдәге роле. Текстта кабатланып килгән исемнәр урынына - алмашлык, алмашлыклар урынына исем куллану. Сорау һәм күрсәтү алмашлыклары. I, II, III зат алмашлыклары, аларның берлек һәм күплек сан формалары, килеш белән төрләнеше.

Фигыль. Мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе, төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе. Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Текстта синоним һәм антоним фигыльләрне куллану. Боерык һәм хикәя фигыль. Инфинитив.

Сан. Микъдар, тәртип, җыю саннары.

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле – мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре..

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм алмашлыкларның бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр. Баш, юнәлеш, чыгыш килешен таләп итә торган бәйлекләр, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланылышлы рәвешләргә һәм аларның дөрес язылышына күзәтүләр оештыру. Рәвешләрнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләр. Аларның төркемчәләре.

Синтаксис

Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.

Җөмләнең баш кисәкләре. Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънәви сораулар ярдәмендә бәйләнеш булдыру.

Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль рәвештә төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.

Гади һәм кушма җөмләләрне аеру.

Этнокультура.

Татар халкының милли гореф-гадәтләре. тарихы, мәдәнияты.

Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәре, табышмаклары.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият әсәрләреннән милли үзенчәлекне чагылдырган лексик берәмлекләр.

Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты нормалары.

Орфография һәм пунктуация

Укучыларда орфографик зирәклек тәрбияләү.

Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:

  • сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;

  • тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;

  • сүзне юлдан-юлга күчерү;

  • җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;

  • калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес язу;

  • һәмзә [ ’ ] авазын язуда белдерү;

  • җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре кую;

  • тиңдәш кисәкләр арасында өтер кую.

Сөйләм үстерү

Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү (сүз башлау, әңгәмәгә кушылу, аны дәвам итү, игътибарны җәлеп итү һ.б.). Уку, көндәлек аралашу шартларында тел әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәтле булу, сорау белән мөрәҗәгать итү). Татар телен йомшаграк белүче кешеләр белән аралашканда сөйләм әдәбе үзенчәлекләре.

Билгеле бер темага караган төрле (сурәтләү, хикәяләү характерындагы) сөйләм текстлары кулланып, телдән монологик сөйләмне гамәли яктан үзләштерү.

Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге. Текстка исем бирү.

Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге. Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге, кызыл юл турында төшенчә.

Текстка исем бирү, җөмлә һәм текст кисәкләрен билгеләү, җөмлә һәм текст кисәкләре эзлеклелеген төзәтү.

Текстның планын төзү. Бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре.

Котлау тексты һәм хат язу. Язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, үз текстыңны төзү һәм бирелгән текстларны тикшереп төзәтү, текстта синонимнар, антонимнар куллану.

Изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу (билгеләмәләрен ятламыйча): бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение, сочинение элементлары булган изложение, хикәяләү-сурәтләү рәвешендәге сочинение һ.б.

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен татар теленнән язмача тикшерү һәм бәяләү

I сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

Уку елы азагында контроль эш итеп басма шрифтлы текстны күчереп, кечкенә күләмле текстны ишетеп язу тәкъдим ителә.

I — IV сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, уку елының азагында уздырылалар һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант (күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Беренче сыйныфка язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләрдән торган текст сайлана. Әгәр дә диктант текстында кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Класслар

I

II

III

IV

Контроль эш төрләре

яртыеллыклар

I

II

I

II

I

II

I

II

грамматик

биремле диктант

-

1

3

3

3

3

3

4

күчереп язу

-

2

2

2

2

2

1

1

изложение

-

-

-

1

1

1

1

1

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме

класс

чирек

2

3

4

I

II

III

IV

25 сүз

45 сүз

65 сүз

30 сүз

50 сүз

70 сүз

35 сүз

55 сүз

75 сүз

40 сүз

60 сүз

80 сүз

I сыйныфта ел дәвамында 2 — 3 юл һәм баш хәреф, 2 — 3 иҗек, 2 — 3 сүз яки 2 — 3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздән торган текст я диктант итеп, я күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.

II - IV сыйныфларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара Һ.6.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү Һ.6.).

«4» — диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   40

Похожие:

Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа начального...
Единство этих программ образует завершенную систему обеспечения жизнедеятельности, функционирования и развития конкретного образовательного...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Стандарта), утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373 и примерной...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28»
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Примерная основная образовательная программа начального общего образования муниципального образовательного учреждения


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск