Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения





НазваниеПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения
страница10/40
Дата публикации01.08.2015
Размер4.59 Mb.
ТипОсновная образовательная программа
100-bal.ru > География > Основная образовательная программа
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   40

Сөйләм (аралашу культурасы)

Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү (уку, фәнни, әдәби текст буенча). Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек белән эш (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып алу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыра бару.

Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген искә алып, укылган яки ишеткән текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Көндәлек тормыштан, әдәби әсәрләрдән, сынлы сәнгать әсәрләреннән алынган тәэсирләрне тасвирлый белү, фикерләү, хикәяләү аша бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану.

Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү.

Язма сөйләм культурасы

Язма сөйләм нормалары: эчтәлекнең әсәр исеменә туры килүе (тема чагылышы, геройларның характеры, вакыйга барган урын). Язма сөйләмдә телнең сәнгати сурәтләү чараларын: синоним, антоним, чагыштыруларны куллана белү. Бирелгән тема буенча хикәя, бәяләмә төзү.

Балалар китабы белән эш

Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү.

Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр.

Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык.

Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү

Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү.

Әдәби әсәр, әдәби образ, сүз сәнгате, автор (сөйләүче), сюжет, тема; әсәр герое: портреты, сөйләме, эш-гамәлләре, фикерләре; авторның әсәр героена мөнәсәбәте төшенчәләрен аңлату. Әсәрнең төзелеш үзенчәлекләре, сурәтләү (пейзаж, портрет, интерьер), фикер йөртү, геройның монологы һәм диалогы, композиция үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру.

Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү.

Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре.

Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгати чаралары.

«Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен күрсәтә. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, сочинение язу, әзер темага телдән яки язма рәвештә текст әзерләү, картиналар белән эшләү, әсәргә нигезләп инсценировка эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләрен куллану күз алдында тотыла.

Нәтиҗәдә, әдәби уку аша укучыларда сүз сәнгатен өйрәнүгә нигез салына, сөйләм культурасы булдыруга ирешелә. Бала әдәби текст укуның мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки әхлакый һәм эстетик ләззәт алу чарасы булуына төшенә. Укучы текст аша милли әдәбият үзенчәлекләрен тоярга, әсәргә карата үз бәясен белдерергә тиеш була.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучы әдәби әсәрдән автор җиткерергә теләгән төп фикерне аерып чыгара белергә тиеш. Шулай ук аның лирик әсәрнең хис белдерү өчен хезмәт итүен аңлавын, әсәрдә автор һәм анда катнашучы геройларның фикер аерымлыкларын тоемлый алуы да күз алдында тотыла.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә әдәби укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

– әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

  • төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

  • кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

  • укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

  • сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

  • төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Укучы белергә тиеш:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2–3 татар классигының исемен;

  • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

  • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

  • аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

  • текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;

  • фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

  • сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;

  • дәреслектә оста ориентлашу;

  • әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

  • уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

  • 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

  • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.




Курсның эчтәлеге

Тематик планлаштыру

Укучы эшчәнлегенә характеристика

Грамотага өйрәнү 20

Фонетика

-авазлар

-сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

-сузык һәм тартык авазлар

-калын һәм нечкә сузыкларны

-яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

-иҗек.

-сүзләрне иҗекләргә бүлү


Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз

сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру. Иҗек. Иҗек калыплары. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.

Укытучы үрнәгендә сүздәге авазларны дөрес әйтү.

Сүзләрне беренче һәм ахыргы авазлары буенча төркемләү, группалау. Шигырьдән бирелгән аваз тезмәләрен табу. Авазлардан сүзләр модельләштерү

Бирелгән схемага туры килгән сүзне билгеләү. Бирелгән иҗек схемасына сүзләр сайлау. Үз эшеңнең этапларын контрольлек итү, бирелгән биремне үтәү һәм нәтиҗәсен бәяләү. Тартык авазның калынлыгын һәм нечкәлеген белдерүче сузыкның эшен, функциясен аңлату сузык авазын алыштырып, иҗекләр уку. Укыган сүзләрне картиналары белән берләштерү

Графика.

-хәреф һәм аваз турында төшенчә.

-сузык һәм тартык авазлар. -калын һәм нечкә

-Е – ё, ю, я хәрефләре

-калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре



Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Е – ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләренең кулланылышы.

Хәрефләрнең элементын анализлау. Язма һәм басма хәрефләре чагыштыру. Баш һәм юл хәрефләрен чагыштыру. Хәрефләрне төрле предмет наборларыннан модельләштерү. Үзең төзегән хәрефне үрнәк буенча чагыштыру. Үз эшеңә контрольлек итү: картинкадан бирелгән хәрефне генә раерып буяу.

Уку.

-иҗекләп уку

-әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. -сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку

-зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку


Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын һәм нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку; гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен шомарту.

Сүзләрне укуга күчкәч, орфоэпик нормаларны саклау.

Иҗекләр уку, иҗекләп сүзләр уку. Әйтелешләре буенча сүзләрне төркемләү: калын һәм нечкә. Бирелгән схемага туры килгән сүзне билгеләү. Бирелгән иҗек схемасына сүзләр сайлау. Орфоэпик нормаларны саклап, сүзләр уку. Җөмләдән сүзләрне, сүзтезмәләрне билгеләү. Үз эшеңә контрольлек итү: гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итеп бирелгән текстны уку.

Сүз һәм җөмлә.

-сүз һәм аның лексик мәгънәсе

-сүз һәм җөмләне аеру

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.

Лексик берәмлеге буенча уйланган сүзне аеру, табу. Җөмләләрне модельләштерү. Бирелгән сүз белән җөмләләр төзү.


Сөйләм үстерү.

-укылган текстның эчтәлеген аңлау

-сюжетлы рәсемнәр, күзәтүләрең буенча зур булмаган текстлар төзү


Укылган текстның эчтәлеген үзлегеңнән кычкырып укыганда яки тыңлаганда аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.


Үз тормышыңнан, күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү. Уку диалогында катнашу, коммуникатив максатларны башкару һәм чишү юлларын бәялү. Аралашу өчен төркемләп эштә катнашу.

Халык авыз иҗаты әсәрләре

Халык авыз иҗаты нәрсәләрне үз эченә ала.

Бишек җырлары.

Санамышлар.

Табышмаклар.

Тизәйткечләр.

Эндәшләр.

Әкиятләр.

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Мәкальләр.

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен харак-терындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак,тизәйткеч,эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкият-ләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.

Әкиятләр турында гомуми күзаллау.Хайваннар турында әкиятләр.Тылсымлы әкиятләр. Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлы-гы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылы-шы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр.

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллауны булды-ру.Халык авыз иҗаты әсәр- ләрендә авторның булмавын аңлау.

Бишек җырларын тыңлау.

Санамыш,табышмак,тизйткеч,эндәшләрне яттан сөй-ләү. Аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.

Автор һәм халык әкиятлә-рендә сюжет-композиция охшашлыгын аера белү.

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау бул-дыру. Мәкальләр – халык-ның тормыш тәҗрибәсен-нән тупланган акыллы сүзләр белән таныштыру. Мәкалләрнең мәгүнәсен аңлату.

Мәсәлләр

Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.

Мәсәлләрнең тәрбияви роле.Татар язучы-ларының мәсәлләре.

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдә-ләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турын-дагы әкиятләрдән килеп чыгы-шы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мә-кальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.



Мәсәлләрнең төп асылын,

эчтәлеген аңлау.Мәсәлләрнең хай-ваннар турындагы әкиятләрдәнкилеп чыкканлыгына төшенү.Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.


Автор әсәрләре.

Тылсымлы шигьри әкиятләр.Автор әсәрләрендә сюжет бәйлә-неше.


Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.


Сәнгатьле уку, сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, төп геройларга характеристика бирү.

Әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү. Әкиятләрне сәхнәләштерү,

әкият геройлары булып сөй-ли,уйный белү.

Әдәби жанрлар

Әдәби жанрлар турын-да гомуми күзаллау булдыру. Хикәя. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Геройларга характеристика. Әкият һәм хикәя жан-рының аерымлыклары.

Шигырь.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, кулла-на белергә күнектерү. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының ша-гыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынлан-дыру, эпитет. Лирик геройның(«Катнашучы

герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау. Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны та-нып белүе аша күрсәтү Авторларның иҗат алымнары, тормыш-лары турында күзал-лау булдыру. Диалогик һәм моно-логик сөйләмне үстерү.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.


Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөй-ли белү. Әсәр геройларына ка-рата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары,характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Үз фике-реңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой порт-реты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерым-лыклары.Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү. Әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире. Герой характерының катлаулылыгы.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма бе-лән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгы-ның шагыйрь өчен илһам чиш-мәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, кон-траст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөнья-сын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчә-лекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка,дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау. (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар). Төрле ел фасылларын чагыш-тырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предмет-ларның гадәти булмаган якла-рын ачу.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү.Шигырьләрне укы-ганда әдәби сурәтләү чарала-рын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.



Әдәби жанрлар төшенчәсен аңлау. Хикәяне сәнгатьле итеп уку.Хикәя геройларына характеристика бирү. Ике образны чагыштырып сөйли белү.Әкият һәм хикәя жанрларын аера белү. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны һәм аермалы якларны таба белү.

Хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.Шигырь аша матур-лыкны тоя белү.Рифма төшенчәсен аңлау.

Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны таба белү.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны билгеләү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнү.


Библиографик культура

Библиографик культура.

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү

Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру.

Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү.

Тематик һәм моно-график җыентыклар турында күзаллау булдыру. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү.

Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү.

Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү.

Сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрән-гәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

Дәреслектән дөрес итеп файдалана белү,ориентла-шу.Китапханәләрдән үзеңә кирәкле әдәбиятны сорап ала белү, файдалану.

Дәреслекләрне һәм матур әдәбият китапларын саклап тоту.

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру.

Тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белү күнекмәсен үстерү.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.



Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Уку , сөйләү, тың-лау күнекмәләре формалаштыру

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнек-мәләре булдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр-лап уку. Укылган әсәргә анализ ясау .


Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.Укылган әсәрне анализлый белү.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү. Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Яттан сөйләгәндә сәнгатьле итеп,ашыкмый сөйләү. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләрен булдыру.

1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   40

Похожие:

Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Планируемые результаты освоения учащимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа начального...
Единство этих программ образует завершенную систему обеспечения жизнедеятельности, функционирования и развития конкретного образовательного...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПояснительная записка Общие положения Основная образовательная программа...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Стандарта), утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373 и примерной...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа основного общего образования муниципального...
Целевой раздел основной образовательной программы основного общего образования мбоу «сош №28»
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного...
Содержание образовательной программы муниципального бюджетного образовательного учреждения «Лучковская средняя общеобразовательная...
Приказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного образовательного учреждения iconОсновная образовательная программа начального общего образования...
Примерная основная образовательная программа начального общего образования муниципального образовательного учреждения


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск