Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции)





НазваниеРабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции)
страница42/42
Дата публикации11.08.2015
Размер4.62 Mb.
ТипРабочая программа
100-bal.ru > Литература > Рабочая программа
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42


2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрне,җөмләләрне, 30-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу

-сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына,характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау.

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге

- Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

-е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу

-янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк.Габбас кебек сүзләрне, нечкә(калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнҗя, ашүяулык) дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү

-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру

-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче сүзләрне таба белү

-җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку,уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз,авыз, елга, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт,гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмҗе, җавап, җомга,җөмлә,җылы,йөрәк,караңгы,көньяк,кыңгырау,маңгай,Мәскәү,муен,онык,оя,пәнҗешәмбе,савыт, сәгать,, сәлам, сеңел, тавык,тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш,хайван,хөрмәт,һава,һаман,чаңгы,чәршәмбе,чия,шәһәр,шуа,эссе,юан,якшәмбе.


Уку –методик комплекты:
Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,

К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

Кушымта

Якынча контроль эш үрнәкләре

1 чирек
Бакчада

Асияләрнең өй артында бакча бар. Анда төрле агачлар үсә. Менә бу агачта алма пешә. Ул – алмагач, ә болары кечкенә агачлар. Алары карлыган бирә. Бакчада чия дә бар, ә түтәлләрдә гөлләр үсә. (31 сүз)
Биремнәр:

1 в.

1. Беренче җөмләдәге калын сузык авазларына һәм икенче җөмләдәге яңгырау тартык аваз хәрефләренә сызарга.

2. Чия сүзенә аваз-хәреф анализы ясарга.

2 в.

1. Беренче җөмләдәге нечкә сузык авазларына һәм икенче җөмләдәге саңгырау тартык аваз хәрефләренә сызарга.

2. Гөлләр сүзенә аваз-хәреф анализы ясарга.

2 чирек

Кыш

Салкын кыш килде. Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар урамга чыкты. Кулларында - көрәк, чиләк. Алар биек кар тавы ясадылар. Аңа су сиптеләр. Икенче көнне таудан чана шудылар. Кыш көне күңелле була.(31 сүз)
Биремнәр:

1в.

1.Тексттан юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләрне сайлап алып яз һәм саңгырау тартыклар астына сыз.

2.Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: кыш, алар, ясадылар, көне, күңелле.

2в.

1. Тексттан юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләрне сайлап алып яз һәм яңгырау тартыклар астына сыз.

2. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: чиләк, аңа, шудылар, таудан, су.

3 чирек

Язгы ташу

Матур яз җитте. Көннәр озайды. Төннәр кыскарды. Кояш алтын нурларын җиргә сибә. Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Елга сулары ярга сыймый. Без язгы ташу бозлары акканын карарга барабыз. Боз киткәнен күзәтү бик күңелле!

Биремнәр:

1.Билгене белдергән сүзләрне табып, астына дулкынлы сызык сыз: 1 вариант-беренче җөмләдә, 2 вариант-дүртенче җөмләдә.

2.Ия астына-бер, хәбәр астына ике сызык сыз:1 вар-т -дүртенче җөмләдә, 2 вар-т сигезенче җөмләдә.

Еллык йомгаклау тикшерү эше

Җәй

Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз, җылы. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара.Урман буенда ал, кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр үсә.Чәчәкләргә чуар күбәләкләр куна. Кошларның матур тавышлары ишетелә.

Биремнәр:

1в.

1.Беренче һәм икенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2.Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: су, кош.

2в.

1.Бишенче, алтынчы җөмләләрдә эшне белдергән җөмләләр астына сыз.

2. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: таш, тел.

2 нче сыйныф ѳчен татар теле фәне буенча якынча йомгаклау тикшерү эше.

Тест биремнәре

1 өлеш (А)

1. Тамырдаш сүзләр рәтен билгелә:

а)эштә, эшчән, эшнең

ә ) балык, балчык, балыкчы

б) кыш, кышлый, кышкы

2. Кайсы сүзгә –гыч кушымчасын ялгап була:

а) ач ә) эл б) бор

3. Предметны белдергән сүзне билгелә:

а) сугара ә)сулык б) сусыл

4. Предметның формасын белдергән сүзне билгелә:

а) биек ә) түгәрәк б) кечкенә

5.Эш- хәрәкәтне белдергән сүзне билгелә:

а) башлый ә) башлык б) башлы

6.Кем? соравына җавап биргән сүзне билгелә:

а) чебен ә) укучы б) сандугач

7. Капма-каршы мәгънәле сүзләр рәтен билгелә:

а) шатлана, куана

ә) шатлана, көлә

б) шатлана, кайгыра

8.Дөрес язылган сүзне билгелә:

а) болот ә) былыт б) болыт

9.Елга исемен белдергән сүзне билгелә:

а) Идел ә) Әлмәт б) Кавказ

10. ң хәрефе булмаган сүзне билгелә:

а) өрә...ге ә) урма...га б) кү...елле

2 өлеш (В)

(1) Балалар балыкка киттеләр. (2) Балыкчылар кармак, чиләк алдылар.

(3) Менә алар елга буена килеп җиттеләр.(4) Кармакларын салдылар. (5)Азатка кечкенә чабак эләкте. (6) Мансур алабуга тотты.

В 1. 3 нче җөмләдән янәшә тартыклы сүзне тап.

В 2. Тексттан предметның билгесен белдергән сүзне тап.

В 3. Авазлары саны хәрефләр саныннан артык булган сүзне табып яз.

В4. Ахыргы җөмләнең иясен табып яз.

В 5. Тексттан тамырдаш сүзләрне табып яз.
Материал : Мияссарова, И.Х. Татар теле: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенеӊ 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар ѳчен методик кулланмадан алынды.
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42

Похожие:

Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа разработана на основе: Закона РФ «Об образовании» (в действующей редакции)
Примерной образовательной программы основного общего образования, созданной на основе стандарта
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа ( обучение на дому) разработана на основе: Закона...
Целью программы является обеспечение языкового развития учащихся, формирование умения и навыков грамотного письма
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа по русскому языку для 1 класса разработана на основе:...
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа по изобразительному искусству для 5 класса составлена...

Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа по изобразительному искусству для 5 класса составлена...

Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа по изобразительному искусству для 7 класса составлена...

Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа разработана на основе: -закона РФ «Об образовании» (в действующей редакции)
Программа предназначена для общеобразовательных учреждений РФ по изучению предмета природоведение в 5 классе в объеме 70 учебных...
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа разработана на основе: -закона РФ «Об образовании» (в действующей редакции)
Программа предназначена для общеобразовательных учреждений РФ по изучению предмета природоведение в 5 классе в объеме 70 учебных...
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПояснительная записка рабочая программа по географии для 10 класса...
Основной образовательной программы среднего общего образования (рассмотрено на педагогическом совете протокол №1 от 26. 08. 2013...
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПояснительная записка рабочая программа по физике для 8 класса составлена...
Основной образовательной программы основного общего образования (рассмотрено на педагогическом совете протокол №1 от 26. 08. 2013...
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа по литературе для обучающихся 6-х классов разработана...
Закона «Об образовании в рф» Федеральный закон от 29. 12. 2012 n 273-фз «Об образовании в Российской Федерации»
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПояснительная записка к учебному плану на 2013-2014 учебный год
Федерального закона «Об образовании в Российской Федерации» (в действующей редакции)
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Закона Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции). В 1а, 1б классах реализуется фгос
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПояснительная записка. Данная рабочая программа по истории 7 класса...
Закона Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-фз от 24. 07. 1998г. (в действующей редакции)
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconПояснительная записка рабочая программа по химии в 11 классе составлена...
Целью изучения является создание условий для систематизации и расширении знаний учащихся о естественнонаучной картине мира, важнейших...
Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ и рт «Об образовании» (в действующей редакции) iconРабочая программа разработана в соответствии со статьей 32 Закона РФ «Об образовании»
Рабочая программа разработана в соответствии со статьей 32 Закона РФ «Об образовании», позволяющей определить структуру рабочей программы...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск