Значение религиозно-педагогической деятельности





НазваниеЗначение религиозно-педагогической деятельности
страница8/13
Дата публикации26.10.2014
Размер1.78 Mb.
ТипДоклад
100-bal.ru > История > Доклад
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

В. Н. Кузнецов

(Мамадыш ш.)
В.Т.ТИМОФЕЕВНЫҢ РОССИЯДӘ БЕРДӘМ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫН ТӨЗҮГӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ
Казан үзәк керәшен-татар мәктәбенең миссиясе – рус булмаган милләтләргә карата алып барылган эшчәнлеге зур кызыксыну уята.Чөнки бу миссиянең эшчәнлеге XIX гасырдан XX гасыр башларына кадәр дәүләт алып барган милли укыту сәясәтенә туры килә. XX гасыр ахыры XXI гасыр башларына кадәр профессионал әдәбиятта дини миссияләрнең эшчәнлеге Совет иленең социалистик үсеш этабындагы идеологиясе кысаларына кертелеп бер яклы, дини яктан гына яктыртылды. Шунлык белән бүгенге көндә керәшен мәктәбенең XIX гасырдан XX гасыр башларына кадәр алып барган мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген фәнни нигездә яңадан карап чыгарга кирәк.

Ул Н.И.Ильминскийның рус булмаган халыкларга белем бирү концепциясен тормышка ашыруда эксперементаль база ролен үти. Кызганычка каршы шул концепцияне тормышка ашыручы һәм Россиядә бердәм мәгариф системасын төзүгә үзеннән бик зур өлеш керткән Василий Тимофеевич Тимофеевның исеме бүгенге көндә онытылган. Аның исеме бик аз кешеләр, бары тик тарихчы галимнәр арасында гына билгеле. Ә бит аның исеме, 1917 елга кадәр Казан, Киев, Мәскәү калалары югары катлаулары арасында билгеле була. Үзе дә Россия империясенең шул заман өчен танылган кешеләре белән якыннан таныш була.

Василий Тимофеевның алдагы тормышы 1891 елга кадәр Н.И.Ильминский белән бәйле. Хезмәттәшләр, якын дуслар бер эш өстендә, иске керәшеннер арасында ярты гасырга якын мәгарифне үстерү өстендә эшлиләр (1).

Тимофеев эшчәлеген тәрҗемәче буларак башлый. Бу эшкә аны Н.И.Ильминский алып керә. Элегрек татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән дини китапларның эчтәлеге керәшеннәргә аңнашылмый, чиркәүләрдә кулланырга яраксыз булалар. Шунлык белән бу китапларны халыкның тере сөйләм теленә тәрҗемә итәрге кирәклеген аңлаган Н.И.Ильминский үзенә ярдәмче итеп В.Т.Тимофеевны ала. Аның ярдәме белән татар теленә 1862 елны “Букварь”ны, 1864-1867 елларда дини характердагы башка китапларны тәрҗемә итә. 1868-1888 елларда изге китаплар, уку-укыту әсбаплары: татар, чуваш, алтай, якут, бурят, тунгус, гольд, вотяк, мордва, мари, кыргыз, остяк-самоед телләрендә басыла. Эш туктап тормый, бу исемлек яңа басмалар белән тулылана. Бу тәрҗемә эшендә Василий Тимофеев корректорлаучы, таратучы һәм халык арасында аңлатучы вазыйфаларын башкара (2)

Казан тәрҗемә комитеты эшенең тарихы бик аз кешеләргә генә билгеле һәм әдәбият аларны игътибарсыз калдыра. Көнбатыш Европаның Мюльгауз шәһәрендәге Библия музеенда В.Т.Тимофеев һәм Н.И.Ильминскийларның югарыда санап үтелгән халыклар теленә тәрҗемә иткән ике дистәгә якын Библия саклана. Димәк үз илләрендә онытылган кешеләр Көнбатышка кирәгерәк булып чыга түгелме?

Шулай да Василий Тимофеев шәхесенә дан китерүче, халык арасында танылу китерүче өлкә, мәгариф өлкәсе була. Н.И.Ильминскийның ярдәме белән Тимофеев 1863 елның сентябреннән Казан духовный академиясендә татар теле белгече буларак практик эшчәнлеген башлап җибәрә (3). Шул ук елның кышында авылдан килгән 3 баланы үз өендә укыта башлый. Укыту малайларның туган сөйләм телләрендә алып барыла. Бер кыш эчендә йөгерек укырга, язарга өйрәнгән малайларның уңышлары башкаларда укырга кызыксыну һәм теләк уята (4).

Василий Тимофеевның практик тәҗрибәсенә таянып Н.И.Ильминский 1864 елны Казан мәгариф округы начальнигы исеменә керәшен балаларын өчен шәхси мәктәп ачуны сорап мөрәҗәгат итә (5). Шул ук елның 3 сентябрендә № 1932 приказ белән мәктәп ачарга рөхсәт бирелә (6). Шәхси уку йорты хокукында керәшен мәктәбе халык мәгарифе мәктәпләре исемлегенә кертелә. Мәктәпнең җитәкчесе һәм берүк вакытта беренче укытучысы итеп В.Т.Тимофеев билгеләнә. Беренче уку елында мәктәптә 20 укучы белем ала (7).

Җәйге айларда Тимофеев үзенең укучылары белән халык арасына чыгып практик эшчәнлек тә оештыра. Укучы балалар дини китапларны уку буенча үз осталыкларын халыкка күрсәтә. Хәзерге термин белән әйткәндә, керәшен мәктәбе реклама эше белән шөгыльләнә, укучылар туплый. Халык арасына чыгулар бушка китми. Балалар укыб чыга башлагач, Василий Тимофеев тырышлыгы белән Мамадыш өязе авыллары: Никифорово һәм Әрнәштә, Казан өязе Апазда керәшен мәктәбе терәге булачак мәктәпләр ачыла. Яңа ачылган мәктәпләрнең барысына да укытучылар итеп керәшен үзәк мәктәбен бетергән укучылар билгеләнә. Мәсәлән: Никифоровода ачылган мәктәпкә 15 яшьлек Феодора Гаврилова (Иванова) билгеләнә.

Мәктәпнең һәм аның җитәкчесе В.Тимофеевның популярлыгы артканнан арта бара. Аның сәбәбе укыту методлары, характеры, яңадан-яңа укыту алымнары куллануда була. Мәктәптә искелек калдыгы булган ясалма формалар, тән һәм башка төрле җәзалар да кулланылмый. Укучылар үз укытучылырына хөрмәт белән карыйлар, аны чын күңелдән яраталар.

Укыту ике баскычта оештырыла. Беренче баскычта башлангыч сыйныфлар укый. Бу баскыч укучылары туган тел, рус теле, арифметика, җыр һәм алла законнары җыентыгы кебек фәннәрне өйрәнә. Икенче баскычта данлыклы рус тарихы, география, табигать белеме, черчение, физика, геометрия башлангычлары, рәсем сәнгате кебек фәннәр өйрәнелә. Ике баскычта да укулар өлгерешкә карап 3 ел була, уку ахырында имтиханнар тапшырганнан соң документ бирелә. Имтиханнарны уңышлы бирүчеләр теләкләре булса аерым IV педагогик сыйныфларга языла алган. Педагогика сыйныфында дидактика һәм барлык фәннәрне дә укыту методикасы өйрәнелә.

Мәктәптә хөкем сөргән уңай атмосфера, шулай ук Тимофеевның педагогик таланты тиздән үз җимешләрен күрсәтә. Мәктәптә укучыларның саны арта һәм 1872-1873 уку елында бу уку йортында 120 ир, 45 кыз бала белем ала (8). Уку йортының дәрәҗәсе керәшенняр арасында гына түгел, империя чикләрендә яшәгән башка милләт вәкилләре арасында да зур популярлык казана. Аңа караган халык башлангыч мәктәпләре челтәре саны да үсә. Казан губернасында гына да аларның саны 128 җитә. Шуларның 61 керәшен, 49 чуваш, 4 чирмеш (мари), 7 вотяк һәм 1 мордва милләтенә караган. Үзәк керәшен-татар мәктәбе статусын алган уку йортының бай тәҗрибәсенә нигезләнеп, тиздән Сембер губернасында үзәк чуваш мәктәбе, Вятка губернасы Уржум өязендә үзәк удмурд мәктәпләре оештырыла. Алар буйсынуындагы йөзләрчә халык мәгарифе мәктәпләре ачыла. Үзәк керәшен-татар мәктәбен 1863-1913 елларда барлыгы 4449 бала тәмамлый. Бу укучыларның 636 уңышлы сынау узып укытучы дипломы ала, 398 гомерләрен шушы профессия белән бәйли (9). Уку йортында Санк-Петербург һәм Подольск шәһәрләреннән, Сембер, Тамбов, Воронеж, Пенза, Уфа, Вятка, Перм, Әстрахан, Вологда, Киев, Саратов, Екатеринбург, Чернигов, Кишинёв губерналарыннан һәм Байкал арты округыннан килеп укучылар да була (10).

Тимофеев мәктәбе белән югары катлау вәкилләре арасында кызыксыну арта бара. Мәгариф министры Д.А.Толстой шәхсән үзе Казанга килеп бу уку йортының педагогик эшчәнлеге белән таныша. Мәктәпкә карата да, Тимофеев шәхесенә карата да бик уңай фикердә кала. 1868-1869 елларда мәктәптә император фамилиясе әгъзалары булса. 1871 елның 27 мартында Александр II үзе бу мәктәптә була, уку йорты белән бик канәгатъ калып: “ Сезнең балаларыгызның монда укуы белән мин бик тә горурланам ”, – ди (11).

В.Т.Тимофеевның тырышлыгын югарыдагылар бик зур бүләкләр һәм III дәрәҗә Изге Анна ордены белән бәяли.
Кулланылган чыганаклар:

1. Василий Тимофеевич Тимофеев (некролог). Казан, 1896. – 5 бит.

2. Шунда ук, 6 бит.

3. Горохов В.М. Царизмның Идел буе халыкларына карата реакцион мәгариф сәясәте / В.М.Горохов. – Казан, 1941. – 123 бит.

4. Износков И.А. Казан Епархиясе миссиясе һәм рус булмаган халыкларны укыту: тарихи очерклар / И.А.Износков. – М., 1909. – 39 бит.

5. Ильминский Н.И. Үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм рус булмаган халыкларны укыту системасы турында / Н.И.Илминский. – Казан, 1913. – 59 бит.

6. Шунда ук, 83 бит.

7. Износков И.А. Күрсәтелгән әсәрләр, 39 бит.

8. Горохов В.М. Күрсәтелгән әсәрләр, 105 бит.

9. Казан шәһәрендә миссионер курслары турында истәлек китап. – Казан: Император университеты типо-литографиясе, 1896 .

10. Шунда ук.

11. Горохов В.М. Күрсәтелгән әсәрләр, 107 бит.


Р. А. Муллахметова

(Мамадыш ш.)
КЕРӘШЕН ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ ФОРМАЛАШУДА

КАЗАН КЕРӘШЕН-ТАТАР МӘКТӘБЕНЕҢ ТАРИХИ РОЛЕ

ҺӘМ АННАН ЧЫККАН КҮРЕНЕКЛЕ ШӘХЕСЛӘР
Василий Тимофеев мәктәбе Россиядә, кызлар белән малайларны бергә укыта торган бердәнбер мәктәп була һәм ул шактый еллар шулай саклана. Менә бу факт та тарихта шактый эз калдыра. Мәктәпкә, башлангыч елларында, балаларны авылларга барып җыеп йөрергә туры килә. Тимофеев монда да үз төбәгенә зур игътибар бирә. Чөнки үзе дә шулар арасыннан чыккан, белем алуга омтылган шәхес була ул. Халык тормышын, көнкүрешен яхшы белгән, аңлаган кеше булганлыктан, авыл крестьяннары арасыннан аң-белемгә тартылучы балаларны җыеп укытуны ул үз җилкәсенә ала. Аның чын гыйлем кешесе булуын, үз милләтләренә карата миһербанлылыгы да шунда чагыла.

Моны без архив документларында күренгәнчә күрсәтә алабыз. Мисал өчен, ул 1865 елның 7 августында укучысы Ефримны ала да, укырга теләүчеләрне алырга дип Колышчы авылына килә. Анда ул үз укучысы Семеннарда (фамилиясе билгесез) куна. Беренче елны 1 бала алып китсә, икенче елны 6 балага җитә. Ә 1867 елда Колышчыдан керәшен-татар мәктәбендә 9 бала укый.

Юкәчедән Петр Тихонов укыган. Гомумән алганда, төбәгебезнең керәшен авыллары балаларына аң-белем бирү өстендә ныклы эш алып бара.

Тагын шуны истә тотарга кирәк: мәктәпкә нигез салынганнан алып берничә ел буена В.Тимофеев бернинди эш хаксыз балаларга белем бирә. Ул әле мәктәпне генә тотып калмый, ашату-эчертүне дә үз өстенә ала. Аңа тугры җәмагате ашарга әзерләү, җыештыру, ямау һәм укучыларның керләрен юу белән дә шөгыльләнә.

Мәктәп башлангыч чорында һәм 1917 елның февраленә кадәр Казан үзәк керәшен-татар шкулы исемен йөртә.

Василий Тимофеевка тормыш юлында талантлы педагог, белем күтәрүдә оригиналь система тудыручы, киң кырлы тюрколог, востоковед, дөньякүләм әһәмияткә ия галим, Россия фәннәр академиясенең член-корреспонденты, Казан университеты профессоры Н.И.Ильминский белән танышуы, аларга тормышта һәм хезмәт юлында шактый уңышларга ирешергә ярдәм итә. Николай Иванович аның хезмәтләренә уңай бәя бирә. Аның аркасында күп кенә югары катлау кешеләре белән аралаша ала. Н.И.Ильминский хатларында Тимофеевка карата уңай фикерләрне бик күп күрергә мөмкин. 1864 елда граф Уваровка язган хатында Тимофеев турында шундый юллар бар: “Бу бердәнбер бәяләнмәгән кеше.” Икенче хатында (1864 ел 16 декабрь) ул: “Бу ачык күңелле, якты шәхес хөрмәткә тулысы белән лаек”, – дип яза. Ул аңа кыйммәтле табылдыкка ябышкан кебек ябыша. Тимофеев Ильминскийның “уң кулы” була, аның белән ныклы элемтәдә торып эш итә һәм бу гомерлеккә кала. Бердән аны хөрмәт итсә, икенчедән ул аның ныклы киңәшчесе дә була.

Архив документларында шактый кызыклы мәгълуматләр белән дә очрашырга мөмкин. Мәктәптә системалы укыту кертелә, укучылар саны елдан-ел арта бара. Аларга Алла законы, чиркәүдә җырлау, арифметика, рус тарихы, рус теле укытыла. Ул укытучылар мәктәбенә дә әйләнә. 1901-1902 уку елында мәктәп үзенең 38 ел эшләү дәвамын күрсәтә. Уку елы башына 118 укучы, шуларның 82 малайлар була.

Керәшен интеллегенциясе формалашуда Казан керәшен-татар мәктәбенең тарихи роле зур, төп белем нигезен шушы мәктәп бирә. Аны тәмамлаган укучыларның күбесе югары белем алып югары дәрәҗәләргә ирешкәннәр. 1914 елгы чыгарыштан гына мисал китерик:

А.Е. Яковлев – генерал-лейтенант;

А.В.Кибяков – член-корреспондент АМН СССР;

А.Н. Петров – КГУда алгебра кафедрасы җитәкчесе;

А.П.Харитонов – КГУда политэкономия кафедрасы мөдире;

М.Е.Никифоров – КХТИда механика кафедрасы мөдире;

С.С.Семенов – Закавказье округы командующий ярдәмчесе;

И.М.Шпаков – завод директоры;

В.Н.Смолина – КГПИның философия кафедрасы мөдире.

Мәктәпне бетерүчеләр арасында кеше булганнан соң hәлак булыучылар да бик күп була: якташыбыз, гражданнар сугышы герое, георгиевский кавалер, сталинизм чорында репрессиягә эләккән С.Д.Домолазов;

Наркомнар һәм министрлар Н.С.Соловьев, В.Н.Филиппов һ.б.

Шагыйрләр һәм язучылар Яков Емельянов, Дарҗия Аппакова, Василий Багряшевский, Давид Григорьев-Саврушевский.

Кряшен мәктәбен бетерүчеләр белән горурланырлык та. Бу мәктәпнең эш тәҗрибәсен үз хезмәтләренә нигез итеп алып эшләүче мәктәпләр аз булмый. Мин шушы мәктәпне бетереп, алда күрсәтелгән шәхесләр кебек, зур дәрәҗәгә ия булган төбәгебез шәхесенә туктап үтәсем килә. Ул – Матвей Васильевич Чебышев.

Матвей Чебышев районда танылган Чебышевлар нәселеннән. Бер гаиләдән алар өчәү керәшен мәктәбендә белем алалар. Бу гаилә гомумән алганда, белемле һәм мәгариф системасын үстерү өстендә эшләүче балаларының күплеге белән аерылып тора. Матвей нәселен аз гына күрсәтеп үтәсем килә. Аның килеп чыгышы да керәшен интеллигенцясе нәселеннән. Матвей белән Петрдан тыш башка балалары, керәшен мәктәбен бетермәсәләр дә, керәшен нтеллигенцясенә тарихи нигез булдыручыларның берсе булып торалар.

Бабасы Егор Федоровичның репрессия тегермәненә өлкән улы Василий (1919 елда үлгән) һәм гражданнар сугышыннан яраланып кайткан улы Әләксей (Алексей) генә эләкми калганнар. Борынгылар, “агач нәселе җирүтә керә, адәм нәселе ил үтә керә”, – дигәннәр. Язмыш Чебышевларны айкап-чайкап сипсә дә, алар югалмаганнар, исемнәрен җуймаганнар, нәселләренә тап төшөрмәгәннәр.

Олы улы Василийның тугыз баласы була: алты ул һәм өч кыз әтисе була.

Петр – 1898 елгы, Кырымда, профессор. Авыл хуҗалыгы академиясендә экономика-организатор бүлегендә кафедра мөдире.

Андрей – Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә тифтан үлә (Астраханьда).

Илья – тугач озак яшәми, дөнья куя.

Матвей – 1900 елгы. Петр белән бергә укытучылар семинариясен бетерәләр.

Лука – 1903 елгы. Бик яхшы укый. 2нче класстан 4 класска күчерәләр.

Евдокия – 1904 елгы. Урсай авылында хезмәт итә. Ире Роман укыта, пленда үлә.

Мария – Николай исемле улы конструктор булып эшли.

Варфоломей – физматны бетерә.Читага комсомол путевкасы белән китеп, гомер буе мәктәп директоры булып эшли.

Николай – дифтерия белән чирләп кечкенә чагында ук дөнья куя.

Казан үзәк керәшен мәктәбен кемнәр генә бетермәгән дә, язмыш аларны кайда гына сипмәгән. Шушы Бәчли әти (В.Тимофеев) мәктәбен тәмамлаучылар арасында Мамадыш районының Колышчы авылыннан Петр белән Матвей Чебышевлар да бар. 9 балалы ишле гаиләдә үскән Питер белән Мәтвей, гаиләдәге алтынчы бала – Әүдекейне (Евдокияне) дә шушы ук мәктәпкә урнаштыралар. Әмма кыз авылын, туганнарын сагынуга түзә алмый, кабат туган авылына кайтып китә. Гаиләдә иң олы Петрны, керәшен мәктәбен бетерүгә, Кырымга укытучы итеп җибәрәләр. Ул анда укытучы булып эшли башлый, әмма Кырым татарлары депортациягә эләккәч, аны да Себергә озаталар. Себердә дә укытучылык эшен дәвам итә, туган иленә бүтән кайтырга язмый. Соңгысы Чита шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә математика укыта һәм директор булып эшли.

Матвей керәшен мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, югары белем ала. 1929 елга хәтле Мәскәүдә Наркомземда белгеч булып эшли. Шуннан, репрессиядән куркып, Алма-Атага күченеп китә. Документларда 1929 елда аны партия кушуы буенча Казахстанга җибәрелә диелгән. Алма-Ата шәһәрендә зооветеринария институтында укыта. Биредәге зооветеринария институтында ул профессор дәрәҗәсенә күтәрелә, авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасын җитәкли.

Матвей проекты һәм күрсәтмәләре буенча Казахстанның Капчагай ГЭСы төзелә. Матвей Васильевичның хатыны Зинаида Гавриловна Колышчы авылында җиде тегермән тоткан, атаклы Тегермәнче Гәверлә кызы була. Зинаида Гавриловна Алма-Ата шәһәрендә югары партия мәктәбендә рус теле укыта. Матвей һәм Зинаида Чебышевлар үзләре кебек үк укымышлы ике ул үстергәннәр. Олы кызы Светлана да эзәрлекләүләрдән качып, Киров өлкәсенең Сосновка бистәсенә китә. Аның олы улы Серафим Казан авиация институтын тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый, доцент-педагог буларак озак еллар студентларны авиация нечкәлекләренә өйрәтә.

Матвей Васильевич 1981 елны 81 яшендә бу дөньядан күчкән. Кабере Алма-Ата шәһәрендә.

Ә Чебышевныкылар нәселен Колышчыда бүген Василий һәм Алексей Егоровичлар тармаклары дәвам итә. Иң өлкәне – Чебышева Анастасия Алексеевна – 90 яшен тутырып килә, иң яше – Чебышева Людмила Борисовна – авыл балаларына инглиз телен өйрәтә.

Керәшен интеллегенциясе формалашуда керәшен-татар мәктәбенең тарихи әһәмияте зур икәнлеген бу мисалларда ачык күрәбез. Василий Тимофеевның гади крестьян балаларын укырга тартуы да юкка булмаган. Аның тырышлыклары да юкка чыкмаган, анын жимешляре шушында ачык куренеб жата. Бу В.Т.Тимофеевнын туган илен, туган җирен чын яратуын, тормышын милләтенә багышлаунын олы нәтижәсе.

Мин үземне белә-белгәннән бирле, керәшен авыллары белән күрше булып яшәдем. Бигрәк тә үз тирәбездә урнашкан Ылыя (Уткино), Кумырык (Комаровка), Юкәче, Ташлыяр (Старый Мочалкино), Шәдче башы (Новый Мочалкино), Җөри (Зюри) авыллары балалары белән бергә укып, хәзерге көндә дә дус булып, аралашып яшибез.
Кулланылган чыганаклар:

Ильминский, Н.И. О системе просвещения инородцев и о Казанской центральной крещёно-татарской школе: К 50-летию его системы и школы... / Н.И.Ильминский. – Казань, 1913.

Казанская центральная крещёно-татарская школа: Материалы для христианского просвещения крещеных татар. – Казань, 1887.

Глухов-Ногайбек, Максим. Судьба гвардейцев Сеюмбеки / Максим Глухов-Ногайбек. – Казань: Издательство “ВАТАН”, 1993.

Письма Н.И.Ильминского к крещеным татарам. – Казань, 1896.

“Нократ”, “Туганайлар” газеталары материаллары.

Чебышев Борис Лукич сөйләгәннәрдән.
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Похожие:

Значение религиозно-педагогической деятельности iconСамообразования, характера его деятельности, отслеживание творческого...
Определение понятия и значение портфолио в профессиональной педагогической деятельности
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Целью педагогической практики является овладение основными функциями педагогической деятельности, а также выработка творческого исследовательского...
Значение религиозно-педагогической деятельности icon1. Наименование дисциплин
Профессионально-педагогическая деятельность, её аспекты. Содержание педагогической деятельности. Основные виды и структура педагогической...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Тема Значение и логика целеполагания в обучении и педагогической деятельности
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПонятие стиля педагогической деятельности
Целью данной работы является краткая характеристика основных стилей педагогической деятельности на основе анализа учебной и научной...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconМетодические рекомендации по изучению учебной дисциплины б 4 Профессиональная...
Б 4 Методология и методы ппд: профессиональная этика в психолого-педагогической деятельности
Значение религиозно-педагогической деятельности iconКритерий Высокие учебные результаты обучения при их позитивной динамике за последние три года
Анализ результатов педагогической деятельности Андрюхиной А. П. показал, что уровень обученности учащихся по предметам «русский язык»,...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconОбоснование стратегии и модели педагогической поддержки качества...
Этим и определяется значение физики в школьном образовании. Физика имеет большое значение в жизни современного общества и влияет...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
«Династия» в номинации «Наставник будущих учёных» -2009 года и 2011 года. В рамках конкурса лучших учителей образовательных учреждений...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconОтчет о работе районной инновационной площадки «Создание педагогической...
Целях обеспечения развития инновационной деятельности, сохранения и укрепления здоровья обучающихся в мбоу средней общеобразовательной...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Обобщение педагогического опыта – направление методической деятельности, обеспечивающее изучение и описание педагогической практики...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconГ. Р. Юнусова компьютерные технологии в инновационной и педагогической деятельности
Ахмедова А. М., Юнусова Г. Р. Компьютерные технологии в инновационной и педагогической деятельности. Учебно-методическое пособие....
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Во все времена учительской теме уделялось большое внимание. Писатели в своих произведениях показывают, какое значение на нас и нашу...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Цель педагогической практики – приобретение и осознание студентами первоначального опыта профессиональной педагогической деятельности...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconУчебно-методический комплекс дисциплины
Целью изучения дисциплины является освоение студентами теоретических оснований педагогической деонтологии как части педагогической...
Значение религиозно-педагогической деятельности iconПримерная тематика рефератов
Сравнительный анализ социально-педагогической деятельности и школьной образовательной деятельности


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск