Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного





НазваниеПриказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного
страница7/34
Дата публикации06.11.2014
Размер4.1 Mb.
ТипОбразовательная программа
100-bal.ru > Культура > Образовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   34

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Класслар

I

II

III

IV

Контроль эш төрләре

яртыеллыклар

I

II

I

II

I

II

I

II

грамматик

биремле диктант

-

1

3

3

3

3

3

4

күчереп язу

-

2

2

2

2

2

1

1

изложение

-

-

-

1

1

1

1

1

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме

класс

чирек

2

3

4

I

II

III

IV

25 сүз

45 сүз

65 сүз

30 сүз

50 сүз

70 сүз

35 сүз

55 сүз

75 сүз

40 сүз

60 сүз

80 сүз

I сыйныфта ел дәвамында 2 — 3 юл һәм баш хәреф, 2 — 3 иҗек, 2 — 3 сүз яки 2 — 3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздән торган текст я диктант итеп, я күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.

II - IV сыйныфларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара Һ.6.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү Һ.6.).

«4» — диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

«3» — диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

«2» — диктантта 6 — 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтелмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.

Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тап¬кыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Билге

Хаталар саны

II

III

IV

“5”

Хаталар юк, 1 төгәлсезлек

хаталар юк

хаталар юк

“4”

1-2 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

“3”

3 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

“2”

4 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

«5» — биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4» — кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3» — билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дерес үтәлгән.

«2» — материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме — II сыйныф — 8 —10 сүз, III сыйныф— 10—12 сүз, IV сыйныф —12 — 15 сүз.

Бәяләү нормалары

«5» — хатасыз эш.

«4» — 1 хата, 1 төзәтү.

«3» — 2 хата, 1 төзәтү.

«2» — 3 — 4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 — 20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме III — IV сыйныфларда 0,5 биттен 1 биткә кадәр; бу якынча III сыйныфта 9—10 җөмлә (50 — 60 сүз), IV сыйныфта 11 — 12 җөмлә (70 — 80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар баш-кара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.

II — IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәй-ләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложение- дә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы.1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 — 2 төзәтү бар.

«4» — автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1—2 төзәтү бар.

«3» — автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда. эзлеклелек юк, 2 — 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмас¬ка тиеш. 3 — 5 орфографик, 1 — 2 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.

«2» — темага туры килсә дә, автор текстын¬нан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эч¬тәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны — 6 һәм анннан да артык, 3 — 4 пунктуа¬цион хата, 3 — 5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.

Укыту-методик комплекс:

1. Я. Х. Абдрәхимованың “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 3-4 “

( Казан “Мәгариф” 2008).

2. С. Г. Вагыйзовның “Кызыклы грамматика” ( Казан “Мәгариф” 2002) җыентыкларыннан алына.

3. Язма һәм контроль эшләр М. Х. Хәсәнова, Л. И. Галиеваларның “Диктантлар җыентыгы 1-4” (Казан “Мәгариф” 2000)

4. Я.Х. Абдрахимованың Татар теленнән диктантлар” (Казан, Мәгариф, 2009) китабыннан һәм “Мәгариф” журналларыннан алынды.

5. М.М.Шәуүрова, К.С.Фәтхуллова “I-IV сыйныфлар өчен язма эшләр” (Казан, 2009).

6. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина “Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү 1-4” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009).
Уку күнекмәсен тикшерү (Әдәби уку предметы буенча)
Уку күнекмәсе һәр сыйныф өчен программада билгеләнгән таләпләр нигезендә бәяләнә.
I сыйныф
Беренче уку елы дәвамында элементар уку күнекмәсе билге куймыйча гына тикшерелә. Тикшерүнең төп объекты — укучыларның сүзгә иҗек-аваз анализы ясый белүе, өйрәнелгән хәрефләр кергән сүзләрне, җөмләләрне, кыска текстларны салмак, иҗекләп укый алуы. Уку елы азагында программа таләп иткән башлангыч уку күнекмәсе тикшерелә. Укучылар текстларны дөрес, салмак, иҗекләп, минутына 30 сүз укырга тиеш. Нәтиҗәгә телдән бәя бирелә.
II сыйныф
«5» («бик яхшы») — дерес уку, укыганның эчтәлеген аңлау,

I яртыеллыкта иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку, тизлеге минутына 40 сүз;

II яртыеллыкта салмак, сүзләп уку ( читен сүзләрне генә иҗекләп уку), уку тизлеге — минутына 50 сүз, авазларны, сүзләрне ачык әйтү, сүздәге авазларны, иҗекләрне бозмый, урыннарын алмаштырмыйча уку;

сүз басымын дөрес кую, җөмлә азагындагы тыныш билгесенә карата пауза һәм интонацияне саклау;

укытучының соравына тексттан җавап таба белү, укылган текстның һәм аның иллюстрацияләренең эчтәлеген эзлекле рәвештә сөйләп бирү;

яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү.

«4»(«яхшы») — әсәрнең төп эчтәлеген аңлау;

I нче яртыеллыкта салмак, тулы сүзләп (читен сүзләрне иҗекләп) уку, тизлек — минутына 40 сүз;

II нче яртыеллыкта салмак, тулы сүзләп (читен сүзләрне иҗекләп), минутына 50 сүз уку; басым куюда, җөмлә ахырында пауза яса¬ганда һәм интонация сайлаганда, 1 — 2 хата булырга мөмкин;

укылган текстның эчтәлеген дөрес сөйләү, укытучы сорауларына дөрес җавап бирү, сөйләмдә үзе яки укытучы ярдәме белән генә төзәтерлек төгәлсезлекләр булырга мөмкин;

шигырьне яттан белү, ләкин сөйләгәндә сүзләрнең урыннарын алмаштыру, хаталарны җиңел һәм мөстәкыйль төзәтү.

«3» («канәгатьләнерлек») — укылган текстның эчтәлеген укытучы ярдәмендә генә аңлау;

I нче яртыеллыкта өзек-өзек, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтен килеш) уку, уку тизлеге минутына 30 сүздән ким түгел;

II нче яртыеллыкта салмак, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтен килеш) уку, тизлек — минутына 40 сүз, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, урыннарын алмаштыруга 3 — 5 хата булу, сүзләр, җөмләләр арасында пауза сакламау;

эчтәлекне сөйләгәндә, тексттагы эзлеклелекне югалту, сөйләм хаталары һәм аларны укытучы ярдәме белән генә төзәтү;

- шигырьне яттан белү, сөйләгәндә текстның ныклы өйрәнелмәгәнлеге ачыклану.

«2» («начар») — укылган текстның эчтәле¬ген укытучы ярдәме белән дә аңлый алмау;

I нче яртыеллыкта хәрефләп уку, уку тизлеге — минутына 25 сүз;

II нче яртыеллыкта өзек-өзек, иҗекләп, хәрефләп уку элементларын кертеп уку; уку тизлеге — минутына 35 сүз, укыганда иҗекләрне алмаштыруга, төшереп калдыруга 6 дан артык хата булу, сүзләр һәм җөмләләр арасында паузаны сакламау;

укытучы сораулары ярдәме белән дә эчтәлекне сөйли алмау;

яттан сөйләгәндә эзлеклелекне бозу, текстны тулысынча әйтә алмау.
III сыйныф
«5» — укыганның мәгънәсен дөрес аңлау;

I яртыеллыкта сүзләп (таныш булмаган, иҗек структурасы катлаулы сүзләрне иҗекләп), хатасыз уку, тизлеге — минутына 60 сүз;

II яртыеллыкта сүзләп уку, тизлеге — минутына 75 сүз;

текстны сәнгатьле уку, мәгьнә ягыннан кирәкле сүзләрне аерып күрсәтә белү һәм паузаларны саклау;

укыганның эчтәлеген җентекле һәм сайлап сөйләү;

зур булмаган текстны мөстәкыйль рәвештә кисәкләргә бүлә һәм аларга исем куя белү, эчтәлекне гади планга таянып сөйләү, бирелгән сорауга җавапны тексттан өзекләр китереп ныгытып кую;

ятлаган шигырьне ныклы белү һәм аны сәнгатьле сөйләү.

«4» — укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

I яртыеллыкта сүзләп сәнгатьле уку (аерым сүзләрне иҗекләп), уку тизлеге — 55 сүз;

II яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 70 сүз; укыганда 1 — 3 хата булырга мөмкин;

текстны мөстәкыйль рәвештә кисәкләргә бүлгәндә, кирәкле эпизодларны тапканда, 1 — 2 төгәлсезлек булу һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтү;

шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү; кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алмаштыру кебек төгәлсезлекләр җибәрү;

«3» — укыган текстның төп эчтәлеген укытучы ярдәмендә билгеләү;

I яртыеллыкта текстны сүзләп уку белән берге иҗекләп уку элементларының булуы, үзгәрешсез тавышлы уку, тизлеге 50 сүздән дә ким булмаска тиеш;

II яртыеллыкта уку тизлеге — 65 сүз, укыганда хәрефләрне, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә 4 — 6 хата булуы, сүз басымын ялгыш кую;

мөстәкыйль рәвештә, укытучының юнәлтүче сорауларыннан башка укыганның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлә һәм исем куя алмау, сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзәтү;

яттан шигырьне ныклы белмәү.

«2» — I яртыеллыкта бертөрле тавыш белән иҗекләп уку, уку тизлеге минутына 45 сүздән ким булмаска тиеш;

II яртыеллыкта күп сүзләрне иҗекләп, аерым сүзләрне бөтен килеш уку, тизлеге — минутына 50 сүзгә якын;

укыганда 6 дан артык хата җибәрү;

укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, текстны кисәкләргә бүлә алмау;

ятлаган шигырьне тулысынча сөйли алмау.
IV сыйныф
«5» — укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

I яртыеллыкта уку тизлеге минутына 85 сүздән;

II яртыеллыкта — минутына 95 сүздән дә ким түгел;

сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә алу;

текстның тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» — укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

сүзләп, сәнгатьлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

I яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

II яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 90 сүз, укыганда 1—3 хата булырга мөмкин;

укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытын¬да төзәтелгән 1 — 2 хата җибәрү.

«3» — укыганның эчтәлеген укытучы ярдә¬ме белән генә аңлау;

I яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән сүзләп уку (сирәк сүзләрне — иҗекләп уку элементлары катнаштырып), уку тизлеге —75 сүз;

II яртыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге — минутына 85 сүз, укыганда 4 тән алып 6 га кадәр хата булырга мөмкин;

укыганның кыскача эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» — укыганның эчтәлеген начар аңлау;

I яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге — минутына 60 сүз;

II яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау.

Дәрестә уку буенча билге укучының телдән җавап биргәне, мөстәкыйль укыганы өчен куела. Билгегә укылган текстның күләме түбәндәгечә булырга тиеш:

II сыйныф — уку китабының 1/4 бите; III сыйныф — 1/3 бите, IV сыйныф — 1/2 бите.

Билгене аңлатып куярга һәм укучыларны дөрес уку күнекмәсе булдыруга һәм китап белен эшләргә өйрәнүгә дәртләндерергә кирак.

Уку күнекмәсен тикшерү елына ике тапкыр: I һәм II яртыеллык азагында уздырыла.
Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, түбәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслеге һәм тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелеге һәм культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә III — IVсыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы үзләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сүзләрнең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзләр һәм җөмләләр тикшергәндә (аваз- хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның җаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, җөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» — укучының җавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, җавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз җавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» — укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган таләпләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, 1 — 2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» —укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөм-ләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» — укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата җибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.

Программада таныштыру максаты белән генә бирелгән материал буенча контроль эшләр уздырылмый.

Укыту-методик комплекс:

1. М.Х.Хәсәнова “Риторика: 4 сыйныф өчен дәреслек.

2. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 1-3 томнар.

3. Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”.

4. Х.Ярми, Х.Гатина “Татар халык әкиятләре”.

5. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

6. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. Татар балалар әдәбияты.

Проверка и оценка знаний, умений и навыковучащихся по математике 

Знания, умения и навыков учащихся по математике оцениваются по результатам устного опроса, текущих и итоговых письменных работ.

Содержание материала, усвоение которого проверяется и оценивается, определяется программой по  математике для четырёхлетней начальной школы. С помощью итоговых контрольных работ за год проверяется усвоение основных наиболее существенных вопросов программногоматериала каждого года обучения.

При проверке выявляется не только осознанность знаний и сформированность навыков, но и умения применять их к решению учебных и практических задач.

1 класс

В I классе   четырехлетней начальной школы, как известно, пятибалльная система оценок не используется. При обучении первоклассников их успехи определяются отношением ученика к учебе, его старательностью (прилежанием) при выполнении заданий учителя, продвижением, (динамикой) в овладении формируемыми знаниями, умениями, навыками и,наконец, уровнем усвоения учебного материала. Такая оценка деятельности ребёнка в I классе дается в словесной форме и должна носить преимущественно характер поощрения, похвалы. Это не исключает возможности отметить те или  иные негативные стороны в работе ученика. Однако во всех случаях оценка должна даваться доброжелательным тоном и нести положительные стимулы к дальнейшей работе ученика. Важно чтобы все замечания и указания учителя были аргументированы на языке, доступном пониманию ребёнка.

Большое значение имеет и то, что в течение урока возможно большее число учащихся должны получать оценку своей работы, а также то, что, подводя итоги урока, учитель оценивает работу класса в целом.

Выбирая формы оценки, учителю необходимо учитывать индивидуальные особенности каждого ученика.

Письменную работу учащихся, выполняемую ими в тетрадях с печатной основой, необходимо проверять по ходу её выполнения, исправляя допущенные ошибки и давая ее качественную оценку сразу же после выполнения.

В течение учебного года учитель ведёт систематический учёт усвоения основных вопросов курса математики каждым учеником, выбирая форму учёта по своему усмотрению.

По окончании учебного года все учащиеся переводятся  во II классе. Исключение составляют те из них, которые не усвоили основные разделы программы по состоянию здоровья. Вопрос о возможности продолжения обучения таких учащихся II классе решается  ПМПК.

II  - IV классы 

Во всех классах начиная со второго действует пятибалльная система опенок, и учитель руководствуется следующими нормами оценок знаний, умений и навыков учащихся.

I. Оценка устных ответов. 

Оценка «5» ставится ученику, если он:   при ответе обнаруживает осознанное усвоение изученного учебного материала и  умеет им самостоятельно пользоваться;

производит вычисления правильно, достаточно быстро и рационально; умеет проверить произведенные вычисления;

умеет самостоятельно решать задачу (составить план, объяснить ход решения, точно сформулировать ответ на вопрос задачи);

правильно выполняет задания практического характера.

Оценка «4»ставится ученику, если его ответ в основном соответствует требованиям, установленным для оценки «5»,  но ученик допускает отдельные неточности в работе, которые исправляет сам при указании учителя о том, что он допустил ошибку.

Оценка «3» ставится ученику, если он показывает осознанное усвоение более половины изученных вопросов и исправляет допущенные ошибки после пояснения учителя.

Оценка «2» ставится ученику, если он обнаруживает незнание большей части программного материала, не справляется с решением задач и примеров.

II. Письменная проверка знаний, умений, навыков. 

Письменная работа по математике может состоять только из примеров, только из задач, быть комбинированной или представлять собой математический диктант, когда учащиеся записывают только ответы   Объём контрольной работы трёх первых видов должен быть таким, чтобы на её выполнение учащимся требовалось в I полугодии II   класса до 20 минут, во  II  полугодии до 35 минут, в I и II полугодиях III - IV классов - до 40 минут, причём за указанное время учащиеся должны успеть не только выполнить работу, но и проверить её.

 А. Письменная работа. Содержащая только примеры. 

При оценке письменной работы, включающей только примеры (при числе вычислительных действий не более 12) и имеющей целью проверку вычислительных навыков учащихся, ставятся следующие отметки:

Оценка «5» ставится, если вся работа выполнена безошибочно.

Оценка «4» ставится, если  в работе допущены 1-2 вычислительные ошибки.

Оценка «3» ставится, если   в работе допущены 3-4 вычислительные ошибки.

Оценка «2» ставится, если   в работе допущены 5 и более вычислительных ошибок.

 

Б.   Письменная работа.   Содержащая только задачи. 

При оценке письменной работы, состоящей только из задач (2 или 3 задачи) и имеющей целью проверку умений решать задачи. Ставятся следующие отметки:

Оценка «5» ставится, если все задачи решены без ошибок.

Оценка «4» ставится, если нет ошибок в ходе решения задач, но допущены1-2 вычислительные ошибки.

Оценка «3» ставится, если допущена хотя бы 1 ошибка в ходе решения задачи независимо от того, 2 или 3 задачи содержит работа, и 1 вычислительная ошибка или если вычислительных ошибок нет, по не решена 1 задача.

Оценка «2» ставится, если допущены ошибки в ходе решения задач и 2 вычислительные ошибки в других задачах.

В.   Письменная   комбинированная работа. 

Письменная комбинированная работа ставит своей целью проверку знаний, умений, навыков учащихся по всемуматериалу   темы, четверти, полугодия, всего учебного года и содержит одновременно задачи, примеры и задания других видов (задания по нумерации чисел, на сравнение чисел, на порядок действий и др.). Ошибкидопущенные при выполнении этих видов заданий, относятся к вычислительным ошибкам.

1. При оценке письменной комбинированной работы, состоящей из 1 задачи, примеров и заданий других видов, ставятся следующие отметки: 

Оценка «5»  ставится, если все задачи решены без ошибок.

Оценка «4»  ставится, если нет ошибок в ходе решения задач, но допущены 1 -2 вычислительные ошибки.

Оценка «3»  ставится, если в работе допущена ошибка в ходе решения задачи при правильном выполнении всех остальных заданий или допущены 3 - 4 вычислительные ошибки при отсутствии ошибок в ходе решения задачи.

Оценка «2» ставится, если допущена ошибка в ходе решения задачи и хотя бы 1 вычислительная ошибка или при решении задачи и примеров допущенаболее 5 вычислительных ошибок.

2. Приоценке письменной комбинированной работы, состоящей из 2 задач и примеров, ставятся следующие отменен:

Оценка «5»  ставится, если все задачи решены без ошибок.

Оценка «4» ставится,  если в работе допущены 1-2 вычислительные ошибки.

Оценка «3» ставится, если в работе допущена ошибка в ходерешения   одной из задач,  при правильном выполнении всех остальных заданий, или допущены 3-4 вычислительные ошибки при отсутствии ошибок в ходе решения задач.

Оценка «2» ставится, если допущена ошибки в ходе решения двух задач, или допущена ошибка в холе решения одной из задач и 4 вычислительные ошибки, или допущено при решении задач и примеров более 6 вычислительных ошибок.

Примечание. Наличие в работе недочётов вида: неправильноесписываниеданных, но верное выполнение задания, грамматические ошибки в написании математических терминов и общепринятых сокращений, неряшливое оформление работы, большое число исправлений ведёт кснижению оценки на один балл, но не ниже «3».

Г. Математический диктант.

 При оценке математического диктанта, включающего 12 или более арифметических действий, ставятся следующие отметки:

Оценка «5»  ставится, если вся  работа выполнена безошибочно.

Оценка «4» ставится, есливыполнена неверно 1/5 часть примеров от их общего числа.

Оценка «3»  ставится, если выполнено неверно 1/4 часть примерев от их общего числа.:

Оценка «2»  ставится, если выполнено   неверно 1/2 часть примеров от их общего числа.

III. Итоговая оценка знаний, умений и навыков. 

1. За учебную четверть и за год знания, умения и навыки учащихся поматематике во II  - IV классах оцениваются одним баллом.

2.      Основанием для выставления итоговой оценки служат результаты систематических наблюдений учителя за повседневной работой учащихся, результаты устного опроса, текущих и итоговых контрольных работ. Однако последним  придается наибольшее значение.

При выставлении итоговой оценки учитывается как уровень теоретических знаний ученика,так и овладение практическими умениями и навыками. Однако ученику не может быть выставлена положительная итоговая оценка по математике, если большинство его текущих контрольных работ, а также итоговая контрольная работа оценены как неудовлетворительные, хотя его устные ответы оценивались положительно.

Учебно-методический комплекс


  1. Баталова В. К. Сборник тестовых заданий, математика 4 класс, Москва Интеллект-Центр, 2007

  2. Узорова О. В. Тесты по математике, Москва АСТ Астрель, 2007

  3. Черкесова М. Н. Поурочные разработки по математике, Волгоград, 2005.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   34

Похожие:

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №177 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального...
Рассмотрена и принята на педагогическом совете мбоу «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №70 от 5 октября 2013 года Основная образовательная программа...
Директор мбоу «Среднепшалымская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района рт
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ № от июня 2013 г. Основная образовательная программа основного...
Планируемые результаты освоения обучающимися 5 классов части основной образовательной программы основного общего образования
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа основного...
...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №357/од от 02. 12. 2013 г. Основная образовательная программа...
Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №68 от 31 августа 2013 г. Образовательная программа основного...
Образовательная программа мбоу «Чуру- барышевская оош» Апастовского муниципального района рт
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного...
Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ моин РФ №373 от 06 октября 2009 года)...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа начального общего, основного общего, среднего...

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПояснительная записка Основная образовательная программа начального...
Мензелинского муниципального района рт разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ № от 11. 2013 Образовательная программа основного общего образования...
Образовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №36 от «24» августа 2011 года Образовательная программа начального...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОбразовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного...
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего, основного общего, среднего (полного)...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ от 30. 08. 2012г образовательная программа начального общего...

Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconОсновная образовательная программа начального общего, основного общего...
Муниципального Бюджетного Общеобразовательного Учреждения Средней Общеобразовательной
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconРабочая программа по физике, 8 класс муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
Минобразования России «Об утверждении федерального компонента государственных стандартов начального общего, основного общего, среднего...
Приказ №65 от 3 октября 2013 года образовательная программа начального общего и основного общего образования муниципального бюджетного iconПриказ №213 от 6 сентября 2013 года образовательная программа среднего...
...


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск