2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении





Название2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении
страница6/22
Дата публикации11.06.2015
Размер2.77 Mb.
ТипДокументы
100-bal.ru > Литература > Документы
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм агымдагы уку елында үтелгән орфографик, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә.

Тупас булмаган орфографик хаталарга укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә); язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ялгышлар (Акъегет, коньяк, төньяк Һ.6.); мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә сүзләрне бутап язу (аш казаныашказаны, бер үкберүк, кай вакыткайвакыт, ике йөзлеикейөзле, ил гизәрИлгизәр, өй алдыөйалды һ. б.); программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик хаталар; беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар; дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан-юлга күчерүдә ялгышу.

Тупас булмаган пунктуацион хаталарга жөмлә эчендәге синтагмаларны яки, кушма жөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнең берсе икенчесенә каршы куюны белдергән очракта сызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янында — ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына — сызык, ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер; ымлык яки аваз ияртемнәреннән соң — өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә — өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш кисәкләр арасына өтер яки нокталы өтер; синтетик яки аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләдә — өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында — сызык, өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык; тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу, үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки ике нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.

Диктантларның төре

Диктант укучыларның орфографик һәм пунктуацион яктан белемнәрен тикшерү максатыннан яздырыла һәм, башкарылу алымнарына карап, ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәм контроль диктантлар.

Өйрәтү диктантына сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә диктантлар керә.

Сүзлек диктанты күбрәк башлангыч сыйныф укучылары белән дөрес язу кагыйдәләрен кабатлау максатында үткәрелә. Мондый алымны югары сыйныфларда «Фонетика», «Орфография», «Орфоэпия», «Лексика», «Сүз төзелеше», «Сүз ясалышы» һ. б. темаларны узгач куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

Яңа темаларны үткәндә очраган авыр язылышлы һәм яңа сүзләр, сүз тезмәләре, тема саен барланып барылып, сүзлек диктанты өчен файдаланыла ала. Димәк, диктантның күләме төрлечә: 5—6 сүздән 20—30 сүзгә кадәр булырга мөмкин.

Искәртмәле диктантны яздырганда, текстны укыганчы яки тиешле өлешен яздырыр алдыннан, кайбер кагыйдәләр, орфограммалар мисаллар ярдәмендә искәртелә ала. Бу төр диктантны «Орфография»,

«Сүз ясалышы», «Алынма сүзләргә кушымча ялгану тәртибе» һ. б. темаларны үткәндә файдаланырга мөмкин.

Аңлатмалы диктантны яздырганда, тиешле аңлатмалар текстны укыганчы да, өлешләп язу барышында һәм язып бетергәч тә бирелергә мөмкин. Шулай итеп, укучыларга, үз хаталарын табып, аңлап төзәтү мөмкинлеге бирелә.

Ирекле диктант яздырылганда, укучы, тексттагы аерым җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклаган хәлдә, хәтерендә калган сүзләр янына үзе теләгән башка сүзләрне дә өстәп яза ала.

Сайланма диктантта, баланын игътибары кирәкле орфограммаларга юнәлтелеп, текст тулысынча укыла. Аннары язылышы, ясалышы, төрләнеше һ. б. кагыйдәләргә караган сүзләр, сүз тезмәләре, җөмләләр генә сайлап яздырыла. Мондый төр диктантта тексттан синоним, омоним, антонимнарны һәм сурәтләү чараларын да сайлап яздырырга мөмкин.

Хәтер диктанты яздырылганда, тактага алдан язылып куелган текстны башта укытучы укып чыга. Уку барышында яки соңыннан укытучы балаларның игътибарын аерым сүзләрнең язылышына, тыныш билгеләренең куелышына юнәлтә. Аннан соң текстны укучылар укып чыга. Билгеле бер вакыттан соң хәтердә калган текст дәфтәргә языла. Мондый диктантны яздыру өчен, укытучы укучылары яттан өйрәнгән яки аларга яхшы таныш текст сайласа яхшырак.

Иҗади диктант яздырылганда, укучы, тексттагы җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклап, җөмләне яңа сүзләр, сүз тезмәләре белән тулыландыра. Бер грамматик категорияне, форманы, конструкцияне икенчеләре белән алыштыра яки тексттагы кайбер сүзләр урынына аларның синонимнарын файдалана.

Күрмә диктант яздырылганда, укытучы, текстны уку (язу) барышында, кирәкле урыннарда тукталып, авыррак язылышлы сүз яки җөмләләргә аңлатма бирә. Текст дәфтәргә язылып беткәч, укучылар, тактага язылган текстны үз язмалары белән чагыштырып, булган хаталарын төзәтә.

Контроль диктант, гадәттә, тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла.

Контроль диктант өчен алынган текстка өстәмәләр кертелми; бернинди аңлатма һәм искәрмәләр бирелми. Укучылар контроль диктантның булачагы, кайсы орфограммаларны кабатларга кирәклеге турында алдан кисәтелә.

Яза башлаганчы, укытучы контроль диктант текстын тиешле интонациядә укып чыга. Диктантны әйтеп яздыру тизлеге шул сыйныф укучыларының уртача уку тизлегенә якын булырга тиеш. Текст язылып беткәч, укучыларга, язмаларын тикшерү өчен, 3—5 минут вакыт бирелә.

Күрмә диктант, хәтер, иҗади, сайланма, сүзлек һәм ирекле диктантлар 5—6 нчы сыйныфларда ешрак язылса, контроль диктантлар тема, бүлек, курс буенча белемнәрне тикшереп, гамәли куллана белү дәрәҗәсен бәяләү максатында, югарырак сыйныфларда кулланыла.

Контроль диктантларны бәяләү

Бәяләү нормалары контроль диктант күләменнән чыгып бирелә. Язма эшләрнең күләме кимрәк яки артыграк булганда, нормалар да шуңа мөнәсәбәттә кими яки арта.

Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Сүзләр саны

уку елы башында

уку елы ахырында

5

100

110

6

110

120

7

120

130

8

130

140

9

140

150

10

150

160

11

160

170

Диктант текстын яздыру һәм язу методикасы

Диктантны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталар саны исәпкә алына.

Диктант язылганда, укучы тарафыннан текстка өстәлмә һәм үзгәрешләр кертелми.

Укытучы диктант текстын укыганда, укучы нишләргә тиеш?

Игътибар белән тыңларга. Укытучы, текстны бер кат сәнгатьле итеп укып чыккач, авыр аңлаешлы сүзләр яки фразеологик әйтелмәләр булса, аларны аңлата.

Диктант текстын укытучы җөмләләп яздыра, озынрак җөмләләрне, бер кат тулысынча укыгач, синтагмаларга бүлеп әйтә.

Укытучысы җөмләне синтагмаларга бүлеп әйткәндә, укучы тыныш билгеләрен «куеп калырга» ашыкмасын, чөнки синтагмаларның — мәгънәви кисәкләрнең — чикләре тыныш билгеләре булмаган урынга да туры килергә мөмкин, шуңа күрә тыныш билгеләрен җөмләне тулысынча укыганда кую җайлырак булыр.

Укытучы тексттагы сүзләрне әдәби телнең орфоэпик нормаларына туры китереп әйтә, ләкин аларның дөрес язылышын искәртми. Бу очракта укучы барлык сүзләрнең дә әйтелеше язылышка туры килмә- гәнлеген, сүзләргә (шул исәптән алынма сүзләргә дә) кушымча ялгану үзенчәлекләрен исенә төшерергә тиеш.

Укытучы аерым язылырга тиешле ярдәмлек сүзләрне төп сүздән пауза белән аерып әйтми, төп суз белән бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең, төп сүз белән кисәкчәләрнең, гөп сүз белән теркәгечләрнең язылыш Үзенчәлеген искәртми.

Укучылары җөмләне язып бетергәч, укытучы дөрес интонация белән аны тагын бер кат укый. Укучы бу очракта кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына тиешле тыныш билгеләрен куя; гади һәм кушма җөмлә эчендә аерымланган иярчен кисәкләр дә булырга мөмкин — аларны тыныш билгесе белән ничек аерырга икәнен исенә төшерә; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр эчендә тиешле тыныш билгеләрен барлый; синтетик һәм аналитик төрдәге иярчен җөмләләр белән баш җөмлә арасына тиешле тыныш билгеләрен куя; укытучысының җөмлә ахырында ясаган интонациясенә карап, җөмлә ахырына тиешле тыныш билгесен куя.

Диктант тулысынча язылып беткәч, укытучы текстны соңгы тапкыр сәнгатьле итеп укып чыга. Бу вакытта укучы беренче чиратта җөмлә эчендә һәм ахырында тиешле тыныш билгеләренең куелышын тагын бер кат тикшерә. Аннары укучыга, язмасын мөстәкыйль тикшерер өчен, 3—5 минут вакыт бирелә. Бу вакытны тиешенчә файдаланып, укучы тагын бер кат һәр төп сүзнен һәм ярдәмлекләрнең язылышын карап чыга. Тикшерү ахырына ул һәр сүзнең язылышы, җөмлә эчендәге һәм ахырындагы һәр тыныш билгесенең куелышы дөрес дигән нәтиҗәгә килергә тиеш. Бу — аның беренче нәтиҗәсе. Соңгы нәтиҗәне, эшне тикшергәннән соң, укытучысы ясый. Ул укучысының язмасындагы орфографик һәм пунктуацион таләпләрнең дөрес үтәлешенә бәя бирә — билге куя.
Укучысы язган диктант текстын тикшергәндә, укытучы нәрсәне истә тотарга тиеш?

Бер үк хатаның бер үк сүзләрдә кабатлануы бер ялгыш итеп санала; бер үк хата төрле сүзләрдә җибәрелгән булса, һәрберсе аерым ялгышка исәпләнә; жөмлә ахырына тиешле тыныш билгесен куймау сәбәпле, икенче җөмләне юл хәрефе белән башлау очрагы бер пунктуацион хатага исәпләнә; текст эчендә туры сөйләмне программа таләп иткән дәрәҗәдә бирә алмау пунктуацион хата исәбенә кертелә; туры сөйләмне дөрес биреп тә, тыныш билгеләрендә хаталар җибәрелсә, аларның чит кеше сүзләрен бирүгә караганнары барысы бергә бер хата итеп санала;

  • нче сыйныфтан башлап, төзәтелгән хаталарның кайсы төр хатага исәпләнүен күрсәтә торган шартлы билгеләрне поляда түгәрәк эчендә бирү бик уңайлы. Икесе бер тупас ялгыш итеп санала торган очракта, берсе түгәрәк эченә алынмый; бер төрдәге яки бер үк кагыйдәгә караган хаталар ялгышлар санында тулысынча күрсәтелә. Бу очракта аларның саны теге яки бу уңай билге кую нормасыннан артып китәргә мөмкин, шуңа күрә контроль диктантларда, җәяләр эченә алып, шундый ничә хата барлыгын күрсәтергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, контроль диктантта хаталар саны 3 (2) (3 хатаның 2 се — 1 төрдәге хата) рәвешендә күрсәтелә икән, ул эшкә «4» ле билгесе куеп була;

  1. укучының эшен бәяләгәндә, хаталарның төрләре (орфографик, пунктуацион һ. б.) аерым-аерым исәпләнелә һәм, шуларның барысыннан чыгып, бер билге куела;

  2. укучыларның язу тизлегенә дә игътибар ителә, шуңа күрә аеруча әкрен язучы укучылар белән шәхси эш оештырырга туры килә.


Ургача язу тизлеге бер минутка түбәндәгечә тәкъдим ителә:

Сыйныфлар

Сүз саны

Хәреф саны

5

10—11

55—60

6

11—12

60—65

7

13—14

70—75

8

15—16

85—90

9

16—17

90—95


Контроль диктантларны бәяләү



Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) 1 хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион 1 хаталы эшкә

«5» ле билгесе куела.

«5» ле билгесе куела ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкэ

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә

«4» ле билгесе куела.

«4» ле билгесе куела ала.

3.

2 орфографик, 1 —3 пунктуацион хаталы, 2 төзэтүле эшкэ

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә

«3» ле билгесе куела.

«3» ле билгесе куела ала.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзэтүле эшкэ

«2» ле билгесе куела.

5.

6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә төзэтүле эшкә

«1» ле билгесе куела.


Грамматик биремле диктантларны бәяләү

Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый Диктантларга ике билге куела: беренчесе — диктантка, икенчесе грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә «5» ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше Дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

Похожие:

2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconАктуальность программы мониторинга обучения. Роль тестирования в...
Гл Модернизация системы оценивания результатов обучения Задачи и способы оценки знаний
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconПоложение о внутришкольном контроле
...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconОвместное использование функционального и имитационного моделирования...
Ого моделирования, обеспечивающая повышение результативности разработки различных этапов жизненного цикла сложной технической системы....
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconСистема реализации кредитно- модульной системы в учебном процессе...

2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconЗадачи: 1 познакомить с населением Африки его особенностями, расовым,...
Цель: Сформировать представления о прошлом и настоящем народов Африки, о современной политической карте материка
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении icon«Управление развитием системы оценивания учебной деятельности студентов в вузе»
Ключевые слова: образовательный стандарт, модульно-рейтинговая система, система оценивания учебной деятельности студентов, принципы,...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconБалльно-рейтинговой системы оценивания при изучении дисциплины «информатика» Шрейдер М. Ю
Использование балльно-рейтинговой системы оценивания при изучении дисциплины «информатика»
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодические разработки к семинарам по дисциплине «История Отечества»
Методические разработки предназначены для преподавателей, работающих по дисциплине «История Отечества» со студентами 1-го курса заочного...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений...
Методика балльно рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине урология
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconПрограмма по формированию навыков безопасного поведения на дорогах...
Освоить различие употребления в связной речи глаголов в настоящем простом и настоящем продолженном временах
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений...
Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине Общая хирургия гос впо специальности...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconЦель. Задачи дисциплины, её место в подготовке бакалавра (с учетом...
Цель дисциплины – комплексное раскрытие концептуальных основ финансового менеджмента в контексте управления, ориентированного на...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодические разработки «Инновационные формы оценивания личностных...
Оценка качества макаронных изделий. Урок-практикум. (Исакова С. Ю. Сыктывкарский торгово-технологический техникум)
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconДоклад Информационное обеспечение автоматизированной системы мониторинга...
Учебник содержит тестовый контроль знаний по психотерапии и список рекомендуемой литературы. Для студентов медицинских вузов и врачей...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодические рекомендации по дисциплине «Современные средства оценивания результатов обучения»
Цель учебной дисциплины опд. Ф. 8 Современные средства оценивания результатов обучения обеспечить освоение студентами современных...
2. Цель и задачи разработки системы оценивания в настоящем положении iconМетодика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений...
Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине Оториноларингология


Школьные материалы


При копировании материала укажите ссылку © 2013
контакты
100-bal.ru
Поиск