Скачать 2.77 Mb.
|
Сүзлек диктантларын бәяләү Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:
Хатасыз башкарылган эшкә — «5» ле, бер-ике хаталы эшкә — «4»ле, өч яки дүрт хаталы эшкә «3» ле билгесе куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрне яздыру һәм бәяләү методикасы Өйрәтү характерындагы язма эшләр (торле күнегүләр, контроль характерда булмаган диктантлар Һ.6.), контроль эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый эшләрдә: а) укучының аны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль башкаруы; ә) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгыту яисә кабатлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ.б.) эшләнүе; б) эшнең күләме; в) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытында башкарылуы исәпкә алына. Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән очракта, «5»ле билгесе — ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле (укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булган эшкә — «3»ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2»ле билгесе куела. Җибәрелүе ихтимал булган ялгышлар алдан искәртелмәсә, мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктант нормасы белән бәяләнә. Изложениеләрне яздыру һәм бәяләү методикасы Изложение язу өчен, гадәттә, укучыга аңлаешлы телдә язылган хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур яки фәнни- популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ.б. сайланырга мөмкин. Кайсы гына өзек, текст бирелсә дә, укучы аның язылу стиленә игътибар итәргә, стильләрне бутамаска тиеш, чөнки язмага нигез буларак алынган башлангыч текстның стиль үзенчәлекләре укучының язмасында да сакланырга тиеш. Изложениенең күләме һәм эчтәлеге, сыйныфның әзерлегенә карап, укытучы тарафыннан сайлап алына. Изложение язу өчен, матур әдәбият һәм фольклор әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан хикәяләү характерындагы өзекләр яки текст алына. Тезмә әсәрләр нигезендә изложение сирәк яздырыла. Сайланган текстлар укучыларга белем һәм тәрбия бирү максатларын канәгатьләндерерлек, эчтәлеге һәм теле ягыннан аңлаешлы булырга, бәйләнешле сөйләм үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш. Текст белән эшләү барышында, укучыларның бәйләнешле фикер йөртә белү сәләте генә түгел, ана теленең орфографик, грамматик, стилистик һәм пунктуаңион үзенчәлекләрен белүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗә ясый белү сәләтенә, сүз байлыгыннан файдалана белү мөмкинлекләренә дә бәя бирелә. Изложение текстының һәм язма эшләрнен күләме (сүзләрдә) түбәндәгечә билгеләнә:
Изложение яздыру ярдәмендә, укучыларның түбәндәге белем, осталык һәм язу күнекмәләре тикшерелә:
Сөйләм төгәллеге дигәндә, сүзләрне контекстта дөрес мәгънәсендә куллану, контекст таләп иткән иң уңышлы синонимны файдалана белү, гади җөмләләрдә — сүзләрнең, кушма җөмләләрдә гади җөмләләрнең бәйләнешен дөрес оештыра алу күздә тотыла. Язуның образлылыгы исә үз эченә сүз һәм фразеологик әйтелмәләрне, сурәтләү чараларын (эпитет, чагыштыру, сынландыру, гипербола кебекләр) куллануны, һәр ситуациянең үзенә генә хас сөйләм төрен һәм стилен саклап язуны ала.
Изложениене яздыру һәм язу методикасы Теле һәм эчтәлеге ягыннан укучыга аңлаешлы текстны укытучы, сәнгатьле итеп (сүзләрдәге авазларны ачык әйтеп, синтагма һәм җөмлә чикләрен тиешле интонация белән дөрес билгеләп, җөмләләрдәге тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләрнең чикләрен билгели алырлык итеп, кереш һәм эндәш сүзләрне, туры сөйләм формаларын сиземләрлек итеп, фактик мәгълүматларга логик басым ясап), ике кат укып чыга. Текстта укучыга таныш булмаган сүзләр, фразеологик әйтелмәләр тактага язып яки телдән аңлатыла. Укытучысы изложение текстын укыганда, укучы нәрсәләр эшли ала? Хәтерендә калдырырга авыр, ләкин эчтәлекне бирү өчен мөһим булган кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, ялгызлык исемнәрне, даталарны, саннарны, аерым сүзтезмәләрне, туры сөйләмне һ.б. дәфтәр битенә теркәп барырга мөмкин. Тексттагы фикер эзлеклелеге югалмасын өчен, үзе кирәк дип санаган фикерләрне язып бара ала. Укучы шуны истә тотарга тиеш: аның язып, теркәп барулары укыла торган текстны тулысы белән хәтерендә калдырырга комачауламасын. Укучы язмасында текстның эчтәлеген генә «сөйләп чыгарга» тиеш түгел, бәлки, текстның (фәнни, публицистик, әдәби) стиль үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, эчтәлекне мөмкин кадәр текстка якын бирергә тиеш. Ягъни укучы текстның эчтәлеген, тесттагы эзлеклелекне үзгәртмичә, күләмен өлешчә (70% ка кадәр киметеп) үзгәртеп, сүз һәм җөмләләрне өлешчә файдаланып, аны әдәби язма телдә бирергә бурычлы. Шуңа күрә укытучы текстны бер кат укыгач, эчтәлеге хәтерендә яхшырак калсын өчен, укучы текстны, эзлекле итеп, эчтән генә сөйләп чыксын. Шуннан сон гына укучы изложениенең гади яки катлаулы планын төзи. Аннары, планга нигезләнеп, эчтәлекне тагын бер кат эчтән генә «сөйләп» чыга. Укытучы текстны икенче — соңгы кат укыганда, укучы эчтәлекне тулыландырырга, камилләштерергә, кирәк булган сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне «алып калырга» тырыша. Моның өчен абзац яисә җөмләләрдәге төп фикерне ачарга ярдәм итүче сүзтезмәләрне һәм сүзләрне төгәл бирергә омтылырга кирәк. Болай эшләгәндә, ягъни текстның «өлгесе» атынганда, эчтәлекне язмада тулы һәм аңлаешлы, эзлекле һәм бәйләнешле итеп бирү тагын да жиңеләя. Текст соңгы кабат укылгач, укучы, төзелгән планын тагын бер кат карап чыгып, кирәк дип тапса, аңа өстәлмәләр кертә. Аннары, шул планга нигезләнеп, язмасының эчтәлеген һәм төзелешен тулысынча аныклап, ашыкмыйча гына яза башлый. Язманы камилләштерү Изложение язганда, укучы, текстның эчтәлеген язмасында эзлекле һәм дөрес бирү белән бергә, тиешле урында тыныш билгеләрен куярга, сүзләрнең ясалыш, язылыш, төрләнеш һәм бер-берсе белән ялгану үзенчәлекләрен, җөмлә төзелеше турындагы кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш. Ягъни язмада сүзне, бер сүзнең төрле формаларын кирәкле урында тиешле мәгънәсендә куллана, контекст таләп иткән синонимны, сурәт чарасын файдалана белергә, гади жөмлә эчендәге сүзләрнең, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрнең бәйләнешен дөрес оештырырга, җөмләләр эчендә һәм ахырында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә кирәк. Боларның барысы да текстның үзенә генә хас стилен саклап язарга ярдәм итә. Тиешле урынында кулланылган һәр сүз, сүзтезмә, җөмлә, тыныш билгесе текстның эчтәлеген һәм стилен язмада төгәл бирүдә зур роль уйный, шуңа күрә, һәр сүзне урынлы куллану кирәк булган кебек, һәр тыныш билгесен тиешле урынына куярга кирәк. Аларны куймый калдырырга да, берсе урынына икенчесен куярга да ярамый. Шуны да истән чыгармагыз: текстта куелган һәр тыныш билгесенең язмада кабатлануы мәҗбүри түгел, ягъни укучы текстта бирелгән кайбер кушма җөмләләрне гади җөмләләр белән бирә; тиңдәш кисәкләр һәм кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы өтер, нокталы өтер урынына теркәгечләр, кисәкчәләр куллана яки, киресенчә, теркәгеч һәм кисәкчәләрне төшереп калдырып, алар урынына өтер, нокталы өтер кебек тыныш билгеләрен файдалана ала. Сыйныфның әзерлеген исәпкә алып, укытучы, алда үтелгән теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, грамматик бирем дә бирә ала. Изложение язмасын бәяләү
Сочинениене яздыру һәм язу методикасы Изложениедэ, үз карашыңны белдерми генә, тыңланган кечерәк күләмле текстның эчтәлеге языла. Сочинение язганда исә, өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ. б. га карата мөнәсәбәтеңне белдереп, үзеңнең әдәби язма текстыңны «тудырасың». Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Шулай ук укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтүне күздә тотып та үткәрелә. Әдәби сочинениеләр кайсы да булса әсәр (яки өзек) үтелеп беткәч яздырыла. Сочинение темасын укытучы бирә, язылу алымын (хикәяләү, хат, очерк, истәлек, рецензия һ. б.) укучылар үзләре сайлый. Әдәби сочинениеләр 5—8 иче сыйныфларда — өйрәтү һәм контроль, 9—11 нче сыйныфларда контроль сочинение буларак үткәрелә. Аларда әсәрнең төп героена — өлешчә яки тулы, образларга чагыштырма характеристика бирелә, әсәрнең эчтәлеген ачу, сәнгатьчә эшләнешен бәяләү кебек эшләр үткәрелә. Әдәби-иҗади сочинениеләр мөстәкыйль укылган яки дәресләрдә үткән әсәргә, андагы образ һәм вакыйгаларга карата укучы фикерен белү максатыннан яздырыла. Андый сочинениеләрне өйдә яздырганда, укучы, тәнкыйди материалларны тулырак файдаланып, үз мөнәсәбәтен ачыграк бирә ала. Өйрәтү характерындагы сочинениеләрне язганда, укучы текст, әсәр турындагы тәнкыйть материалларыннан, сүзлекләрдән файдаланырга тиеш. Контроль сочинениеләрне язганда, өзекне (цитатаны) бирүдә хилафлык булмасын өчен, укучыга әсәр текстыннан файдаланырга рөхсәт ителә. Сочинениеләр картиналар нигезендә дә яздырылырга мөмкин. Укучылар картина темасын үзләренчә ачсалар да, язу алымын (жанрын) укытучы билгели. Бу төр сочинениене яздырыр алдыннан, төрле әсәрләрдән эчтәлекне тулыландырырга ярдәм итәрлек өзекләр укылса, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр. Ирекле сочинениеләрдә тәкъдим ителгән теманы укучы үзенчә ача, вакыйга һәм геройларга, геройларның үзара мөнәсәбәтенә бәя бирә, үз фикерләрен исбатлау өчен, башка чыганаклардан һәм хыялый мөмкинлекләреннән файдалана. Бу төр сочинениеләр өчен күпмедер уртаклыгы булган берничә тема яки гомуми бер тема сайлана. Сочинение язарга әзерлек барышында татар әдәбиятыннан программаларны карарга кирәк, чөнки темаларның барысы да мәктәп программасына нигезләнеп алына. Шуның белән бергә, дәрестән тыш укылганнарны тикшерү өчен, I—2 ирекле тема да тәкъдим ителә. Бирелгән темалар арасыннан берсен сайлап алгач, түбәндәгечә фикер йөртеп карарга кирәк:
Укучылар уңай җавап бирә алсалар, түбәндәге киңәшләргә игътибар иттерергә:
Ни өчен план язарга кирәк соң? Сочинение ул — кечкенә күләмле фәнни эш, шуңа күрә, аны логик яктан төзек, эзлекле фактларга таянып язу өчен, план төзүнең әһәмияте бик зур. Сочинениенең кереш һәм йомгаклау өлеше гомуми күләмнең өчтән берен алып торырга тиеш, ягъни сочинениегез уртача 6—8 бит булса, шуның 1—1,5 бите кереш һәм йомгаклау өлешенә бирелә. Эзлекле һәм тулы язар өчен, план төзи белергә кирәк. Дөрес төзелгән план ул — язманың нигезе. План язмагызның эзлекле бирелгән кыскача эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Тикшерүче, планга карап, сезнең сочинениегезнең төп темасын, әйтергә теләгән фикерегезне фактларга таянып дәлилли һәм нәтижә ясый белүегезне күрә алырлык булсын. План төзегәндә, сочинениенең төп өлешләре билгеләнә һәм бу өлешләр тагын да кечерәк өлешләргә бүленә. План төзелеп беткәч, аның өлешләре арасындагы бәйләнешне җентекләп тикшереп чыгыгыз. Кирәк урыннарга кертеләсе өзекләрне (цитаталарны) билгеләгез. Шуннан соң, планыгызга нигезләнеп, язасы фикерегезне эчтән генә сөйләп чыгыгыз һәм ашыкмыйча гына яза башлагыз. Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик, аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла. Аларны ике нокга аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 орфографик, 3 пунктуацион,
|
Актуальность программы мониторинга обучения. Роль тестирования в... Гл Модернизация системы оценивания результатов обучения Задачи и способы оценки знаний | Положение о внутришкольном контроле ... | ||
Овместное использование функционального и имитационного моделирования... Ого моделирования, обеспечивающая повышение результативности разработки различных этапов жизненного цикла сложной технической системы.... | Система реализации кредитно- модульной системы в учебном процессе... | ||
Задачи: 1 познакомить с населением Африки его особенностями, расовым,... Цель: Сформировать представления о прошлом и настоящем народов Африки, о современной политической карте материка | «Управление развитием системы оценивания учебной деятельности студентов в вузе» Ключевые слова: образовательный стандарт, модульно-рейтинговая система, система оценивания учебной деятельности студентов, принципы,... | ||
Балльно-рейтинговой системы оценивания при изучении дисциплины «информатика» Шрейдер М. Ю Использование балльно-рейтинговой системы оценивания при изучении дисциплины «информатика» | Методические разработки к семинарам по дисциплине «История Отечества» Методические разработки предназначены для преподавателей, работающих по дисциплине «История Отечества» со студентами 1-го курса заочного... | ||
Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений... Методика балльно рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине урология | Программа по формированию навыков безопасного поведения на дорогах... Освоить различие употребления в связной речи глаголов в настоящем простом и настоящем продолженном временах | ||
Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений... Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине Общая хирургия гос впо специальности... | Цель. Задачи дисциплины, её место в подготовке бакалавра (с учетом... Цель дисциплины – комплексное раскрытие концептуальных основ финансового менеджмента в контексте управления, ориентированного на... | ||
Методические разработки «Инновационные формы оценивания личностных... Оценка качества макаронных изделий. Урок-практикум. (Исакова С. Ю. Сыктывкарский торгово-технологический техникум) | Доклад Информационное обеспечение автоматизированной системы мониторинга... Учебник содержит тестовый контроль знаний по психотерапии и список рекомендуемой литературы. Для студентов медицинских вузов и врачей... | ||
Методические рекомендации по дисциплине «Современные средства оценивания результатов обучения» Цель учебной дисциплины опд. Ф. 8 Современные средства оценивания результатов обучения обеспечить освоение студентами современных... | Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений... Методика балльно-рейтинговой системы оценивания учебных достижений студентов по учебной дисциплине Оториноларингология |